На тему Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану.Кереш өлеш.1.Халык педагогикасы-фәнни педагогиканың нигезе. 2.Аралашуда халык педагогикасының роле. 3.Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләрнең әһәмияте. Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп.Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Халык педагогикасы- фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заман...
Раздел Классному руководителю
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану.

Кереш өлеш.

1.Халык педагогикасы-фәнни педагогиканың нигезе.

2.Аралашуда халык педагогикасының роле.

3.Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләрнең әһәмияте.

Яшь буынга тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр күп.Балаларның, үсмерләрнең үзара аралашулары һәммәбезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.Шушы максат мине халык педагогикасына мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Халык педагогикасы- фәнни педагогиканың нигезе. Анда борынгы заманнардан ук халык акылы, аның зирәк фикерләре, киңәшләре тупланган. Аларны һич тә югалтырга ярамый. Халыкның үзенә генә хас булган тарихи үсешен, аның психологиясен чагылдырган, балаларга һәм яшьләргә белем һәм тәрбия бирү ысуллары, чаралары турындагы карашлар, буыннан-буынга күчеп үсәргә, камилләшергә тиеш. Традицияләрне, гореф-гадәтләрне кире кайтару гына түгел, аларны заманчалаштыру,яңарту, гомумкешелек кыйммәтләре юнәлешендә үстерү дә мөһим эш.

Халык педагогикасы- акыллылык, рухи сафлык чишмәсе.Халык педагогикасы дип кешеләрнең табигый шартларда, күзәтүләр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибәсен халыкны тәрбияләү һәм белем бирү максатларында куллану ысулларын атыйлар.

Татар халык педагогикасында элек-электән укуга зур игътибар бирелгән. Укыган, белемле кешеләрне олылар хөрмәт иткән, татар халкында китапка хөрмәт зур булган.

Халык педагогикасын өйрәнгәндә еш кына безгә башка фәннәргә, бигрәк тә фольклор чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләр аеруча зур әһәмияткә ия. Киң таралган фольклор әсәрләрнең берсе- мәкальләр.

Мәкальләрдә ана телебезнең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә. Халык үзе болай ди: "Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль- сүзнең җиләге".

Мәкальләр кешенең фикерләү сәләтен үстерә, акылын, тапкырлыгын тирәнәйтә, телгә мәхәббәт тәрбияли.

Мәкальләрдә халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәте, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

1

II.Төп өлеш.

1."Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль-сүзнең җиләге".

2.Әхлак тәрбиясе бирү турында күренекле педагогларның, шәхесләрнең фикерләре.

3.Дәресләрдә әхлак тәрбиясенең роле. Укытучы-укучы-ата-ана-тәрбиянең мөһим өчпочмагы.

4.Әхлак дәресләренә мисаллар.

Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән.

Халкыбыз аң-белемгә багышлап бик күп мәкальләр иҗат иткән.

Мәсәлән: "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне

егар"."Белем бәхетле итә". "Белемле кеше югалмас". "Беләгеңә

таянма, белемеңә таян". "Бер галим мең наданга тора". "Дөньяда иң зур байлык- белем һәм саулык"."Дөнья-йозак, ачкычы-белем"."Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр".

Мәкальләр халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтә. Халыкның тыйнаклык турында да зирәк мәкальләре шактый. "Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын". "Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк".

Туган ил-халыкның бишеге ул. Аның белән кешенең бөтен тормышы, гомере бәйле. Шуңа күрә туган ил халык өчен бар нәрсәдән дә кадерле, газиз.Бу гасырлар буе телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә дә тирән чагылыш таба. Мәсәлән, "Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар"," Үз илем-алтын бишек","Ил барда ир хур булмас","Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык", "Ватан-икенче ана", "Үз илендә чыпчык та үлмәс", "Иленнән аерылган-канаты каерылган", "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил".

Тел белән сүз турында да халкыбызда матур мәкальләр бар."Тел белемнең ачкычы, акылның сакчысы", "Акыллы сүз алтыннан кыйбат", "Яхшы сүз өй салдыра, яман сүз өй туздыра", "Иң татлы тел-туган тел, анам сөйли торган тел", "Асыл сүз-телдән чыккан алтын".

Әхлак турындагы мәкальләр белән дә танышыйк әле.

"Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан","Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар", "Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

2

тыңламаган-әрәм булган".Халкыбызда дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. "Дус акчадан кыйммәт", "Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер","Дустын сакламаган дошманына эләгер", "Дустыңның кем икәнен беләсең килсә бурычка бир", "Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар".

Әйе, тормышның һәр өлкәсендә дә без халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны тормышыбызда киң кулланабыз.

Кайбер мәкальләрнең мәгънәләрен укучылар ачыклап үткәнчә язам: мәсәлән, "Белем бәхетле итә"-белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый."Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"-әти-әнине, әби-бабайны тыңласаң, үз балаларың да сине тыңларлар."Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр"- телең бай булса,син кешеләр белән бик тиз уртак тел табасың, телне белмәсәң, югалып калырга мөмкин."Ни чәчсәң, шуны урырсың"- эре уңыш чәчсәң, урган вакытта яхшы уңыш җыярсың, яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык эшләрләр."Берлектә-көч"-бер кеше үзе генә өй сала алмый, өмәләп эшләгәндә генә өй салына.

Балалар белән эшләгән вакытта, халкыбызның атаклы улы Ризаеддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышына язылган сүзләренә тап булдым: "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас".

Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский "Гадәтләр кулланмасы" дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә: "Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары-зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр".Шунда ук халыкта киң таралган хикмәтле фикерне дә җиткерә: "Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп, яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса, шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала".Атаклы швейцар педагогы Песталоцци киңәшләренә колак салыйк әле. "Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш",-дигән ул. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра.

3

Тәрбия гаиләдән башлана. Шулай ук укытучы да укучыларга

тәрбия бирүдә зур роль уйный.Әгәр укытучы белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче-таянып торган ягы-ата-ана була. Дөрес, ата-ана дәрестә турыдан-туры катнашмый, әмма бала белән 45 минут эшләү вакытында укытучы бер генә минутка да аларны күз уңыннан ычкындырмый һәм, ахыр чиктә,дәрестә тикшерелгән проблеманы өйдә чишү өчен миенә "төяп" җибәрә һәм әйтә:"Дәрестә күтәрелгән мәсьәләне гаиләдә әти-әниең белән тикшерү мәҗбүри",-ди. Нәтиҗәдә өч як та ота: укытучы үзенә җәмгыять тарафыннан йөкләтелгән изге бурычны намус белән үтәгәнен исбат итә, бала исә чын мәгънәсендә мөстәкыйль фикер йөртә белүче, теләсә нинди шартларда да югалып калмый торган шәхескә әверелә. Ата-анага килгәндә, алар бала тәрбияләүнең никадәрле мөһим икәнлеген аңлап, үз-үзләренә карата таләпчәнлекне, җаваплылыкны арттыралар.

Дәресләрдә әхлак тәрбиясе бирүне укучылар табигый кабул иттеләр. Ни өчен дисезме? Чөнки кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләренең көндәлек тормышта адым саен кабатланып торуын алар даими күзәтәләр, читтән битараф булып, шаһит сыйфатында гына түгел,күпчелек очракта шул мөнәсәбәтләрнең кайнап торган "казан"ының уртасына килеп эләгәләр.Аннан исән-сау гына котылып буламы? Башкача ул "казан"га эләкмәс өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Боларның барысына да җавапны бала әхлак дәресләре аша табарга тиеш.

Шушы максат белән уздырылган дәресләргә мисаллар китереп үтәм.

Тема:Сердән авыр нәрсә юк.

Максат:әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау серләренә өйрәнү.

Дәрес барышы.

I.Өй эшен тикшерү.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Ике уен уйнап алыйк.

а)Һәркем үз янына утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә;

б)беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганның колагына җиткерә. Сүз,

4

колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп

чыгарга тиеш.

Төркемнәрдә тикшерү өчән сораулар:

-Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?

-Бар, әлбәттә.

-Нинди?

-Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын-барысы да.

-Ике генә кеше белгән сүзне икенче төрле нинди бер сүз белән әйтәбез?

-Ул сер була.

-Ә икенче уендагысы?

-Ул сүз сер була алмый.

-Ни өчен?

-Чөнки аны беренче төркемдәгеләрнең барысы да белде.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сер саклау турында.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерү.

1нче бирем.

-Нәрсә ул сер?

-Әлегә ачылмаган, танып беленмәгән үзлек, сыйфат һ.б.

-Фән серләре ачыла башлады. Кешегә белдерергә ярамаган яшерен мәгълүмат һ.б. -Тыңла, үзеңә сер сөйлим.Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, әһәмияте. -Компьютерның серләренә төшенеп барам. Ачылмаган, билгесез сәбәп.-Озак яшәүнең серләренә төшендем.

Үз-үзеңә бәя бирү.

2нче бирем.

-Борынгы кытайлылар: "Сер саклый белә торган кеше-акыллы кеше ул",-дигәннәр. Ни өчен?

-Сер саклый белә торган кеше-ышанычлы кеше, ул дустын да, халкын да, илен дә-беркемне дә сатмый, димәк, хыянәт итми дигән сүз.

Үз-үзеңә бәя бирү.

5

3нче бирем.

-Сер саклау белән бәйле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

-Сер тотмас-дус тапмас. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр.Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит. Үз серен җилгә очырган кеше серен саклый белми(испан). Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә(немец). Сердән авыр нәрсә юк(француз).

Үз-үзеңә бәя кую.

4нче бирем.

Сер саклый белү буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын язарга.

Көтелгән план үрнәге.

1.Сер тота белә өйрәнергә кирәк.

2.Беркайчан бер кешенең серен өченче кешегә белгертергә ярамый.

3.Сер төшенчәсе белән бәйләнешле әсәрләрне даими укып барырга һәм тиешле нәтиҗә ясарга.

Үз-үзеңә бәя кую.

IV.Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез?Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?Дәрес сезгә ошадымы?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V.Өйгә эш бирү.

1."Безнең гаиләдә сер тота беләләрме?"дигән темага йортта сөйләшү оештырырга.

Тема:Саулык-зур байлык.

Максат:саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.

Дәрес барышы.

I.Өй эшен тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II.Уку максатын кую.

-Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?

-Сау-сәламәт, таза булганда гына.

-Сау булу нәрсәне аңлата?

-Сау булу-чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.

-Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

6

-Саулык турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

-Халыкта саулык белән бәйләнешле нинди мәкаль бар?

-Саулык-зур байлык.

-Нәрсә ул байлык?

-1.Бай булу("бай" сүзенең сыйфат мәгънәсеннән). -Ипигә байлык.

2.Бай кеше булу җәһәте. -Аларның гаражы, машинасы булу байлыкларын күрсәтеп торган дәлил түгелмени?

3.Тупланган мал, җыелган кыйммәтләр-Себердән ул гомерлек байлык туплап кайтты.

4.Нәрсәнең дә булса иң кыйммәтле ягы. -Саулыгың-байлыгың. Язның байлыгы-кояш, көзнең байлыгы-уңыш. Мәкальләр.

5.Берәр яктан мәгънәви кыйммәте булган нәрсәләр җыелмасы турында. -Рухи байлык. Күңел байлыгы.Һәрбер аерым телнең үзенең сүз байлыгы була. В. Хангильдин. Күптөрлелек, эчтәлеклелек. -Тел чараларының байлыгы.

Үз-үзеңә бәя бирү.

2нче бирем.

-Түбәндәге мәкальләрнең мәгънәсен ачыклагыз.

-Байлык бер айлык,саулык-гомерлек. Байлыкның башы-тазалык. Баш сау булса, башка бүрек табылыр. Баш сау булмаса,мал күзгә күренми. Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дус юк. Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык. Саф һава-тәнгә дәва. Сәламәтлек-җәүһәр, ләкин тиз югала. Таза булсаң, таш та ярып була. Саулыкны сатып алып булмый(рус).Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен беләләр:яшьлекне һәм саулыкны(гарәп).

Үз-үзеңә бәя бирү.

3нче бирем.

-Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез?Озын гомерлелекнең серләре нидә?

Җаваплар.

-Озын гомерле нинди шәхесләрне беләсез?

-Гомәр Бәширов, Сәйфи Кудаш, Әмирхан Еники, Бакый Урманче, Лев Толстой, Сергей Михалков, Ибраһим Сәлахов һ.б.

-Гомерне озайтуның төп серләрен санагыз.

7

-Режим белән яшәү, сыйфатлы туклану. Эшне ял белән

чиратлаштыру.

IV.Рефлексия.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Аннан нинди сабаклар алдыгыз?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V.Өйгә эш бирү.

1.Нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барлагыз. Нилектән алар озак яшәгән? Шуның серен өйрәнегез.

Тема:Нинди китап укысаң-шундый кеше булырсың.

Максат:балаларда китап сайлап укуда җитди караш тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Бер акыл иясе болай дигән:"Кем белән дус булуыңны әйтсәң, мин синең нинди кеше икәнлегеңне әйтеп бирәм". Шушы ук билгеләмәне китапларга карата да әйтергә була. Син нинди китаплар укырга яратуың турында әйтсәң, мин синең нинди кеше булуыңны, күңелеңдә нинди уйлар ятканлыгын әйтеп бирәм.Тәнгә азык кирәк булган кебек, акыл, йөрәк һәм җан да шулай ук азык таләп итә.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

-Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?

-Китапларны да, дуслар кебек, сайлый белергә кирәк.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Уку өчен китапларны сайлый белүнең җитди, бик тә җаваплы мәсьәлә икәнлеген аңлау турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем.

-Нәрсә ул китап?

-Китап-нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

8

-Китап турында нинди халык мәкальләре һәм әйтемнәре беләсез?

-Китап-белем чишмәсе.Китап бер нәселнең икенче нәселгә калдырган мирасы. Китап-тормыш көзгесе.Китапсыз йорт-кошсыз урман.Китап укысаң белемең артыр, укымасаң-белгәнең дә онытылыр. Китап-якын сердәш, ялкаулык-яман килендәш. Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә. Китап укымаган кеше-чәчәк күрмәгән бал корты(белорус). Яхшы китап-иң гадел дус: яратсаң-ачуланмый, ә ышансаң-алдамый (төрек). Яхшы китап укысаң, тагын бер дустың арта(кытай).

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

-Китапларны ничек сайларга: аларның яхшыларын, начарларын ничек аерырга соң?

-Китапны яшеңә, белем дәрәҗәңә карап сайларга кирәк.

-Әгәр бу өлкәдә тәҗрибәң җитми икән?

-Үзең хөрмәт иткән кешегә(укытучыга, әти-әниеңә, иптәшеңә) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Яшең үскән саен, тормыш тәҗрибәң арткан саен, күләмлерәк, катлаулырак әсәрләргә тотынсаң да ярый.

Үз-үзеңә бәя кую.

4нче бирем.

-Дөньяның барлык акыл ияләре дә беренче башлап классик язучыларның әсәрләрен укырга киңәш итәләр. Классик әдәбият нинди ул?

-Үрнәк булырлык атаклы, киң танылган язучы, фән яки сәнгать эшлеклесе классик була.

-Рус һәм татар әдәбиятларының классик язучыларын санагыз.

А.С.Пушкин, Н .В. Гоголь, М.Ю. Лермонтов, И .С.Тургенев, Н.А.Некрасов, Л. Н.Толстой, Ф.М.Достоевский, Г.Тукай, Ш. Бабич, М. Гафури, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Еники, М. Әмир, Ф. Хөсни, М. Мәһдиев һ.б.

Үз-үзеңә бәя кую.

5нче бирем.

Әгәр китап сөйләшә белсә, ул үзенең укучыларыннан нинди кагыйдәләрне үтәүне катгый таләп итәр иде икән?

Көтелгән кагыйдәләр үрнәге:

1.Зинһар өчен пычрак кул белән тотынмагыз: башка китап укучылар мине кулларына алсалар, миңа оят булачак.

9

2.Мине кара яисә карандаш белән сызгаламагыз-бу килешми.

3.Мине укыганда минем өскә терсәкләрегезне куймагыз һәм йөз белән аска да каратмагыз; әгәр сезнең белән шулай кылансалар, бу сезгә дә ошамас иде.

4.Юка кәгазь битеннән башка миңа шулай ук карандаш та, бертөрле калын әйбер дә куймагыз, югыйсә төпсәм ертылып чыгачак.

5.һава дымлы булганда, мине кәгазьгә төрегез, чөнки андый һава миңа зарарлы.

6.Миңа саф һәм чиста булып калырга ярдәм итегез һәм мин сезгә бәхетле булырга ярдәм итәрмен.

Үз-үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя бирү.

V. Өйгә эш бирү.

1.Гаиләгездә китап укырга яраталармы?-Шул хакта әңгәмә корыгыз.

Тема: Яхшы сүз-җан азыгы.

Максат: яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү.

Дәрес барышы.

I. Өй эшен тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән:"Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле кеше икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын".

Хуҗа Эзопны чакырган.

"Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньяда иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт".

Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята.

"Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!". "Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени? Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез.Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез,тел

10

белән без "ирек" сүзен әйтәбез".Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди:"Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын".

Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. "Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!"

"Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез. Тел белән без сугыш игълан итәбез.Тел белән без "кол" сүзен әйтәбез"...

Тикшерү өчен сораулар:

-Бу притчада сүз нәрсә турында бара?

-Телнең яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерергә дә сәләтле булуы турында.

-Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?

-Сүзләр белән.

-Сүзләрнең ниндиләре була?

-Яхшылары да, яманнары да.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сүзләрнең яхшылары, яманнары турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1нче бирем.

-Нәрсә ул тел?

-Аралашу чарасы, сөйләү өчен хезмәт итә торган корал.

-Нәрсә ул сүз?

-Төшенчә белдерә торган берәмлек.

-"Яхшы" дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

-Уңай, киресе: начар.

-Яхшы сүзне кемнәр әйтә?

-Укыган, белемле, акыллы,тәртипле, әдәпле кешеләр әйтә.

-Бар очракта да яхшы сүз әйтеп буламы? Әйтик, ачу килгән чакларда?

-Мондый очракларда акыллы кешеләр начар сүз кулланмас: алар я эндәшми калырлар, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, әйтәселәрен аңлатырлар.

-Начар сүзләр кулланудан котылып буламы?

-Була, әлбәттә. Үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк; сүз байлыгыңны арттырырга кирәк, моның өчен күп укырга кирәк һ.б.

11

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

-Тел, сүз турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

-Бер яхшы сүз мең бәладән коткара. Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә. Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә керә,йөрәктән чыкмаган колакка да керми. Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри. Сүзе хакның йөзе ак. Сүзне үлчәп сөйлә. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә һ.б.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

-К.Насыйриның "Китап-әт-тәрбия"дәге сиксән тугызынчы тәрбиясен укып тикшерегез. "Әй,угыл,кешенең күңеленә хилаф килә торган сүзне телеңә китермә. Бер сүзне син пәйвайсыз(саксыз) әйтеп йибәрерсең, ишеткән кешенең күңеле җәрәхәтләнә торган сүз булыр, күңеле рәнҗер. Кеше күңелен рәнҗетүдән бик саклан".

-Кешене рәнҗетүне сез ничек аңлыйсыз?

-Рәнҗетү-кемгә дә булса хаксызлык күрсәтү, кыерсыту, урынсызга кимсетү,җәберләү.

Үз-үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Аннан сез нинди сабак алдыгыз?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя бирү.

V. Өйгә эш бирү.

1.Гаиләдә сорашып бел: сезнең нәселнең кушаматы бармы? Ул кайдан килә?

Тема: Мин яратам сине, туган илем!

Максат: туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I.Өй эшен тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II.Уку мәсьәләсен кую.

Дәрес барган бүлмәдә туган ил турында җыр яңгырый. Әйтик, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында "Мин яратам сине, Татарстан" җыры.Җырны тыңлагач, тикшерү өчен сораулар:

12

-Сезгә җыр ошадымы?

-Әйе, ошады.

-Кайсы ягы белән?

-Сүзләре дә, көе дә йөрәккә якын.

-Ни өчен дип уйлыйсыз?

-Чөнки ул безнең республикабыз турында.

-Республика-икенче төрле әйткәндә-анда яшәгән халык өчен нәрсә ул?

-Ул безнең дәүләтебез, туган илебез.

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Туган ил, туган җир турында.

Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1нче бирем.

-Кеше өчен туган илнең кыйммәте нәрсәдә?

-Ул ансыз яши алмый. Яшәгән очракта да гел сагынып торачак.

-Ни өчен?

-Чөнки кеше өчен туган ил, газиз анасы кебек, бер генә. Аңа булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлатып буламы икән?

-Нәрсә соң ул сагыну?

-Элек күрелгән яки белгән берәр нәрсәне, кешене яки үткән хәлне уңай ягы белән искә төшереп, аны юксыну хисе кичерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем.

-Туган ил, туган җир белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

-Туйган җирдән туган җир артык. Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул. Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. Атасын югалткан-бөлгән, илен югалткан-үлгән. Ватан белән ата-ананы чит җирдә таба алмассың. Илдә яшисең икән-илеңә хезмәт ит. Туган илең-туган анаң. Чит ил-үги ана. Туган илнең кадерен читтә торып белерсең.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

-Ни өчен кеше иленә, җиренә тугрылыклы булырга тиеш?

-Чөнки ул бер генә. Аны алыштырырдай башка бер нәрсә дә юк.

-Илен, җирен яратмаган кешеләргә нинди караш яши?

13

-Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Берәүләр яшәү чыганагы

эзләп илен ташлый, икенчеләр байлык артыннан чыгып китә, өченчеләр дан, шөһрәт эзли, дүртенчеләр сәяси килешмәүчәнлек аркасында илдән китәргә мәҗбүр булалар.

-Шундыйларның кайсысы Ватан өчен куркыныч тудыра?

-Байлык турында уйлап, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, илен сатканнары.

Үз-үзеңә бәя кую.

4нче бирем.

-Кеше туган илен, туган җирен яратырга ничек өйрәнә?

-Барыннан да элек-туган теле аша.

-Ни өчен алай дип уйлыйсыз?

-Чөнки туган илне, туган җирне анда яшәгән халыксыз күз алдына китереп булмый.

-Димәк, туган илне ярату нәрсә дигән сүз?

-Үз халкыңны, аның телен, гореф-гадәтләрен ярату ул.

Үз-үзеңә бәя кую.

5нче бирем.

Туган җиргә,туган илгә,Ватанга бәләкәйдән үк мәхәббәт тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? План языгыз.

Көтелгән план үрнәге:

1.Туган илеңдә,туган җиреңдә, Ватаныңда яшәгән халык телен, аның гореф-гадәтләрен, тарихын яхшы белергә.

2.Үз халкың тудырган бөек шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын, мирасын өйрәнергә.

3.Үз милләтеңнең ышанычын яулау өчен тырышырга.

IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды? Ни өчен кеше туган илен яратырга тиеш? Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

Дәрес өчен үз-үзеңә бәя кую.

V.Өй эше бирү.

1.Авылыгыздан, шәһәрегездән чыккан атаклы кешеләр турында гаиләдә әңгәмә корыгыз.



14

III.Йомгаклау өлеше.

Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару искиткеч авыр эш. Шуның өчен мин балаларда милли рух, милли хисләр тәрбияләргә ярдәм итә торган халкыбыз йолаларын, гомумән, төрле чараларны сыйныфта һәм сыйныфтан тыш эшләрдә мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тырышам.

Минем максатым укучыларны татар халык авыз иҗатының бай тарихы белән таныштыруны дәвам итү, яңа белемнәрне элек булган белемнәр белән бәйләү. Укучыларны татар әдәби телендә иркен сөйләргә өйрәтү, аларда ана телендәге әдәбиятны мөстәкыйль укып аңлау һәм үз фикерләрен сөйләм рәвешендә әйтә белү күнекмәләрен булдыру. Мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, укучыларның рухи дөньясын баету, аларга патриотик, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү.




15

Эчтәлек.


I. Кереш өлеш..................................................................................1

1.Халык педагогикасы-фәнни педагогиканың нигезе.................1

2.Аралашуда халык педагогикасының роле.................................1

3.Тәрбияви өлкәдә фольклор әсәрләрнең әһәмияте.....................1

II.Төп өлеш.......................................................................................2

1."Әйтем-сүзнең бизәге, ә мәкаль-сүзнең җиләге"......................2

2.Әхлак тәрбиясе бирү турында күренекле педагогларның, шәхесләрнең фикерләре..................................................................3

3.Дәресләрдә әхлак тәрбиясенең роле. Укытучы-укучы-

ата-ана-тәрбиянең мөһим өчпочмагы............................................4

4.Әхлак дәресләренә мисаллар.................................................4-14

III.Йомгаклау өлеше......................................................................15

IV.Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................16






Кулланылган әдәбият исемлеге:

1. Лихачев Б.Т.Философия воспитания.М.,1995.

2. Попов Л.А. Этика.М.,1998.

3. Зеленкова И.Л., Беляева Е .В. Этика. Минск, 1997.

4. Харламов И.Ф. Нравственное воспитание школьников. М., 1983.

5. Рахимов А.З. Психодидактика. Уфа, 1996.

6. Рахимов А.З. Нравственная психология. Уфа, 1996.

7. Рахимов А.З. Педагогическое руководство самовоспитанием

школьников. Уфа, 1984.

8. Энциклопедия мысли.Собрание афоризмов и изречений от древности до наших дней. В двух книгах. Составители И.Беляева, С.Казанцев, И.Платонова.Санкт-Петербург, 1997.

9. К.Насыйри.Китаб-әт-тәрбия. Казан, 1992.

10. К Насыйри.Сайланма әсәрләр.Казан, 1977.

11. Подарок царям.Собрание правил хорошего тона для всех людей. СоставительА.Рахимов. Уфа, 1992.

12. В мире мудрых мыслей.Афоризмы, изречения, литературные цитаты.Составитель С.Воробьев. Уфа,1985.

13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.Өч томда.Казан, 1977, 1979,1981.

14. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төзүчесе Х.Мәхмүтов.Казан, 1987.

15. Татар халык мәкальләре.Җыючысы һәм төзүчесе Н.Исәнбәт.Өч томда. Казан, 1959. 1964, 1967.

16. Алтын хәзинә. Дөнья халыклары мәкальләре һәм әйтемнәре.Төзүчесе Зәки Нури. Казан, 1973.

17. Пословицы народов мира. Составитель Г.Козлов. Санкт-Петербург, 1995.

18. Зәйнуллин Җ.Г. Шәрыкъ алынмалары сүзлеге.Казан, 1994.

19. Таранов П.С. 500 шагов к мудрости. В двух томах. Донецк, 1996.

20. Мәгариф, 1994, №7.

21. Мәгариф, 1998, №10.

22. Вил Казыйханов.Әхлак дәресләре.Яр Чаллы, 2001.

16

© 2010-2022