«Здоровье в наших руках»

Тәрбия сәгате башлангыч сыйныфларда куллану  өчен бик уңай.  Максат: Сәламәтлегебез үз кулыбызда икәнен, бернинди акчага да сатып алып булмавын ачыклау өчен шартлар тудыру; сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау; татар халык милли уеннарына кызыксыну уяту; кешелеклелек, ярдәмчеллек; шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Тәрбия сәгате барышында презентация, әңгәмә, уен элементлары кулланыла, алар балаларда кызыксыну уята.Укучылар сәламәтлекне бары үзләре теләгәндә һәм тырышканда саклап булганны ачык...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе"

"Сәламәтлегебез -

үз кулыбызда"

(башлангыч сыйныфларда

тәрбия сәгате)

Сыйныф җитәкчесе:

Сафина Резеда Рашат кызы

2012

Максат: Сәламәтлегебез үз кулыбызда икәнен, бернинди акчага да сатып алып булмавын ачыклау өчен шартлар тудыру; сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау; татар халык милли уеннарына кызыксыну уяту; кешелеклелек, ярдәмчеллек; шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, акчалар, тартмачык.

Тәрбия сәгате барышы.

Исәнмесез укучылар.

  • Исәнме дигән сүз нәрсәне аңлата соң? (Сәламәт, таза-сау дигәнне)

  • Ә сез сәламәтме? Кем үзен сәламәт дип уйлый, кул күтәрсен?

  • Ә менә мин сәламәт түгел, укучылар. Авыртмаган бер җирем дә юк. Нилектән икән ул? Белмисезме?

  • Ничек уйлыйсыз, мин бәлки нәрсәне дә булса дөрес эшләмәгәнмендер.

  • Мин сезгә хәзер үз тормышым турында сөйлим, сез минем эшләгән гамәлләрем белән килешсәгез, кул чабыгыз, килешмәсәгез, торып басыгыз.

Мин кечкенә чакта бик матур бала идем. Телевизор карарга ияләштем. Күземне терәп телевизор каршына барам да утырам, барам да утырам. (басалар, зыянын аңлаталар)

Әни дә шулай уйлагандыр инде, телевизор күрсәтми башлады.

Шуннан тотындым китап укырга. Ятып та укыйм, юрган астына качып та укыйм, ашаганда да укыйм.

Әни китапны яшереп куйгач, урамга чыгып киттем. Их, пычракта рәхәт. Шул кул белән күзләрне уасың, авызга кабасың. Тәмле.

Ләкин кишер белән петрушканы юып ашый идем.(кул чабалар)

Су белән дус түгел идем, тешләремне бөтенләй дә чистартмадым.

Чипсы, кириешки, шоколадны рәхәтләнеп ашадым.

Физкулҗтура дәресләренә бөтенләй бармадым, дәресләрдә парта өстендә сузылып ята идем.

Ул көн саен малайлар белән кычкырыш, сугыш дисеңме.

(зыянын аңлаталар)

Менә шулай итеп мин шушы хәлгә калдым. Бөтен җирем авырта. Моңа кем гаепле? Әйе, укучылар, бары тик үзем генә гаепле.

Мин нәрсәгә килдем соң әле. Мин бит югалган сәламәтлегемне эзләп чыктым. Сезгә кадәр очраган кешеләр миннән көлделәр генә. Сез ярдәм итмәссезме соң?

Сәламәтлегемне табып бирсәгез, сезгә бер сандык акча бирәм.

- Сәламәтлекне сатып алып булмый.

-Кайдан алырга соң аны?

(Гимнаст яса, чаңгы шу, тешләр чистарт, йөгер һ.б.)

Яхшы балалар. Мин сезнең киңәшләрне тыңладым. Дөрес аңладым микән, хәзер мин сезгә киләчәктә нәрсә эшлим, шуны әйтәчәкмен. Сез минем белән килешсәгез, мин дә дип әйтегез, ярыймы.

  • Мин иртән торып, гимнастика ясармын.

  • Иртән һәм кичен тешләремне чистартырмын.

  • Вакытымны дөрес бүлермен.

  • Компьютерда озаклап утырырмын.

  • Телевизорны азрак карармын.

  • Яшелчә, җиләк-җимеш ашармын.

  • Көн саен тәмәке тартырмын.

  • Бүлмәне көн саен җыештырырмын.

  • Йокларга вакытында ятармын.

  • Йөгерермен, чаңгыда шуармын, саф һавада йөрермен.

  • Үземнең сәламәтлегемне саклармын.

-Укучылар, тиздән Татарстанда нинди чара була әле?

-Универсиада

-Сез анда катнаша аласызмы? Кемнәр катнаша?

-Әгәр тагын ун елдан универсиада булса, катнашыр идегезме?

-Ә анда катнашыр өчен безгә нинди булырга кирәк?

(җаваплар)

Сәламәтлекне кайдан алырбыз?

-Бары үзебез генә сәламәтлегебезне саклый алабыз.

Ә бу акчаларны нишләтербез соң?

Укучылар, экранга карагыз әле. Бездән аермалы буларак, бу балалар нинди? Бәхетлеме икән алар?(Инвалид, ятим балалар рәсемнәре күрсәтелә)

Без "Тәмле көн" ярминкәләрендә алар өчен күп кенә суммада акча җыйдык, шулай бит. Моның өчен әниләргә дә бик зур ршхмәт, чөнки алар тәмле әйберләр пешереп җибәрмәсә, без ул кадәр акчаны җыя алмас идек.

Ә тагын башкача сез мондый балаларга ничек ярдәм итә аласыз? Җылы сүз, ягымлы караш, аз гына игътибар да аларга зур ярдәм булыр. Мондый кешеләрне очратсагыз кимсетә, рәнҗетә күрмәгез берүк. Кешеләргә карата игелекле булыйк.

Безнең сәламәтлегебез үз кулыбызда, ә аларга бу акчалар ярдәм итәр. Сез минем белән килешәсезме?

Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп татар халкының "Ачык авыз" дип аталган бик матур бер уенын уйнап китик.

© 2010-2022