Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

Бу чара 8 март бәйрәменә багышлап мәктәп күләмендә, 1-11 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Бәйрәмгә биш гаиләдән икешәр кыз бала үстерүче әниләр, үзләренең кызлары белән чакырылды. Һәр гаиләгә алдан өй эше итеп берәр концерт номеры әзерләргә һәм үзләренең яраткан ризыкларын әзерләп алып килергә кушылган иде.  Бәйрәм барышында алар төрле өлкә буенча үзара көч сынаштылар. Өйдәге хуҗалык эшләре буенча да, җыр өлкәсендә дә, сорауларга  җавап биргәндә дә сынатмадылар.    Бәйрәм укучылар көче белән әзе...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!" (мәктәп күләмендә 8 март бәйрәменә

багышлап уздырылган бәйрәм программасы)

Максат: мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру;

укучыларны, әниләрне бәйрәм белән тәбрик итү;

әти-әниләрдә, укучыларда җыр,уеннар, көлке хәлләр аша бергәлек,

иҗадилык, күмәклек хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: плакатлар, шарлар,музыкаль үзәк, аппаратура, микрофоннар, дисклар, чәчәкләр, конкурслар өчен кирәкле предметлар һ.б.

Кичә барышы:

Алып баручы: Исәнмесез хәерле көн, хөрмәтле әниләр, укытучылар,укучы-лар!Һәрбер бәйрәмнең үз матурлыгы,үз мәгънәсе, үз йөзе бар. Язның беренче бәйрәме - 8 март бәйрәме башка бәйрәмнәрдән җылырак та, яктырак та, мөлаемрак та шикелле.Чөнки хатын-кыз ул -әни! Хатын-кыз тормыш алиһасе булып яратылган зат.Шуңа күрә дә менә бу бәйрәмне кешелек дөньясы күптәннән бәйрәм итеп килә.Сез белгәнегезчә, 1857 елның 8 мартында Нью- Йоркның тегүче хатын-кызлары үзләренең хокукларын яклап геройларча шәһәр мәйданнарына чыктылар. Шушы батыр йөрәкле хатын-кызларга теләктәшлек, аларны якты хатирә итеп искә алу өчен, 8 март бәйрәмебез - язның беренче бәйрәме барлыкка килде.

Хатын-кыз, гаилә җепкә тезелгәндәй бер-берсенә ялганган, тоташкан төшенчәләр.Гаилә тормышыбыз нигезе, гаилә ул җылы учак.Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык тату дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса., балалар аның көзгесе. әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң ,бер -береңне саклап, рәнҗетми яшәргә кирәк. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше.Тормыш бизәге, аның чәчәге булган иң гүзәл хатын-кыз - ана кеше.

Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек туып-үскән йорт, чәчәкле -чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат.

Хатын-кыз -бөек зат, ул күркәм, гүзәл, уңган - булган, тырыш, оста, җитез, тыйнак, түземле. Табигать тарафыннан хатын-кыз йомшак табигатьле, нәфис,хисчән итеп яратылган һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны - бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз - иң элек ана һәм гаилә җылылыгы саклаучы.

Заманалар үзгәрә барса да хатын-кызлар өйдә гаилә учагын сүндермичә, балалар тәрбияләп кенә торырга тиеш дип сөйләүчеләр булса да, әле бүгенгесе көндә җәмгыятебездә хатын-кызлардан башка эшләр бармый. Алар һаман да авыр участоклар да, җаваплы эшләрдә ирләр белән беррәттән, хәтта кайбер өлкәләрдә аларны да уздырып җибәреп эшләп яталар.

Колхозның иң авыр тармагы булган терлекчелек өлкәсендә дә, игенчелектә дә хатын-кызларыбыз сынатмый, тырышып эшлиләр. Шул вакытта хатын-кызларыбыз гаиләдә үрнәк тәртип, тәрбия булсын өчен дә тырышалар.

Бу елгысы уку елында безнең мәктәптә барысы 121 гаиләдән 176 бала белем һәм тәрбия ала. Бер гаиләдән икешәр,өчәр бала укыган гаиләләр дә күп. Шушы гаиләләр арасыннан 42 се күп балалы. Араларында 5 әр, 4 әр балалы гаиләләр дә бар. Пчеловод авылыннан Волкова Галина, Поршурдан Алексеева Анна, СелоЧура авылыннан Иванова Елизавета 3 баланы ялгызлары гына тәрбияли. Ходай аларга түземлек, сабырлык бирсен диясе килә. 5 гаиләдән өчәр балалары да мәктәптә укучылар бар. СелоЧурадан Антонова Әнисә,Архипова Лариса, Иванова Елизавета,Михайлова Ирина һәм Түбән Чурадан Никитина Зинаиданың. 2шәр балалары укучы әниләр үпкәләмәсләр , аларның барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Һәркемгә үз баласы газиз, кадерле. Җан өреп дөньяга тудырган, тормышның җил-давылларыннан саклап үстергән баласына ата-ана бары тик яхшылык, бәхетле булуын гына телидер.

Зур җирләр биләгән дәүләт гаилә дип аталучы кечкенә "дәүләтләрдән" тора. Алар ныграк, татуырак, иминрәк булган саен илнең куәте артуын җитәкчеләребез яхшы аңлый, шуңа да төп игътибарны гаиләлргә юнәлтү максатыннан 2008 ел - гаилә елы буларак игълан ителде.Ә гаилә тормышы һәрбер кеше өчен очсыз- кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шушы уңайдан мин барлык гаиләләргә гаилә бәхете, иминлек, тынычлык; әти-әниләрнең тигез гомер итүләрен, кызларыбызның матур тәүфыйклы кызлар булып үсеп, яхшы әниләр булуын, улларыбызның таза, батыр булып үсеп, безнең тынычлыгыбызны саклаучылар . гаилә терәге - әтиләр булып үсүен телим. Барыгызны да кабат бәйрәм белән тәбрик итәм. Барыр юлларыгызга язның беренче чәчәкләре умырзаялар сибелсен.

Кадерле әниләр! Сезгә мәктәпнең укытучылар коллективы исеменнән тәбрикләү сүзләрен җыр аша Лариса Васильевна җиткерә.З.Нагаева сүз. Һәм көе "Гомерләр зая узмасын"

Сөйкемле , ягымлы . йомшак күңелле әниләребез!Бүген бездә икеләтә бәйрәм.Икеләтә дим, чөнки беренчедән язның беренче бәйрәме- 8 мартны билгеләп үтсәк, ә икенчедән бездә гаилә бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан гаиләләрендә кызлар үстерүче әниләри бүген бездә кунакта. "Кызлы йорт- нурлы йорт" - ди халык. Кадерле дуслар! Бүген сезнең каршыгызга чыгарга батырчылык иткән әниләребез танылган җырчылар да ,атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филармония артистлары да түгел. Алар гап-гади хатын-кызлар, әниләр.Бүген алар барлык гаилә мәшәкатьләрен бер читкә куеп безгә кунакка килделәр. Бүген алар барлык гаилә мәшәкатьләрен бер читкә куеп безгә кунакка килделәр. Бүген безнең 5 әни үзләренең кызлары белән берлектә тапкырлыкта, зирәклектә. Уңганлыкта көч сынашырлар. Ә хәзер бәйгедә катнашучыларның үзләрен бирегә чакырырга вакыт җиткәндер.Беренчеләрдән булып бу залга Түбән Чура авылыннан 2 бала әнисе Никифорова Зөлфәрия Сәйдәш кызын чакырабыз. Аның белән кызлары Эльмира һәм Альбина.

Село Чура авылыннан 3 бала әнисе Афанасьева Нина Николаевна - кызлары Ксения әле укымый, Юлия - 9 нчы сыйныфта.

Село Чура авылыннан 3 кыз әнисе Карпова Елизавета Семеновна - кызлары Индира 7 нче, Лариса 10 чы сыйныфта.

Поршур авылыннан Апаева Людмила Алексеевна. Кызлары Зоя 7 нче,Аня - 10 чы сыйныфта укый.

Село Чура авылыннан 3 бала әнисе Осипова Лариса Робертовна - кызлары Мария әле укымый,Регина 7 нче сыйныфта.Рәхим итегез!Барыгызның да үз урыннарын алуын сорыйм. Рәхим итегез!

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

Жюри сайлау.

1.Гаиләләр белән танышу.

2. Беренче бәйгебез - матур сүз бәйгесе.

3. Шар кабарту. Әниләр шарларны кабарталар, бәйлиләр.Кече кызлар шартлата, уртанчылар эчендәге табышмакка җавап бирәләр.

Барлык әниләрне, якын туганнарны бертуган Татьяна һәм Владислав Тимофеевлар тәбрикли. "Абый -сеңел".

4."Күңелле трио".

Җырны: - ветераннар;

  • детсад балалары;

  • хәрбиләр;

  • укучылар;

  • хәзерге заман яшьләре булып җырларга.

Хатын-кыз көне бүген,

Әнием бәйрәме.

Беләм мин ярата ул

Чәчәкләр бәйләме.

Беләм мин, беләм мин

Чәчәкләр бәйләме.

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

5. "Сез миңа - мин сезгә".

Һәр гаиләгә дә 3 әр сорау бирелә. Янчыктагы бочоноклар ярдәмендә сорауларны үзләре билгелиләр.

Афанасьева Н.Н. гаиләсенең концерт номеры.

6."Онытмадыкмы икән?"

Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезнең туган көнегезгә - курчак, уенчык машина,йомшак уенчык,туп, кәрәзле телефон бүләк итте.Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.

7."Бармак түгел,кадак как!" (әниләргә кадак кактыру)

Никифорова З.С. гаиләсенең концерт номеры.

8. "Үз балаңны таныйсыңмы?"

Әниләрнең күзләре бәйләнә, 3 бала каршына китерелә. Арасыннан үзенекен танып әйтергә тиеш.

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

9. "Тәм -том рекламасы"

Гаиләләр өй эшенә бирелгән, пешереп алып килгән ризыклары белән таныштыралар.

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»


Карпова Е.С.гаиләсенең концерт номеры.

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

10. "Сорау-җавап"

Конкурска әниләр дә балалар ла катнаша. Әниләргә берничә сорау тәкъдим ителә. Алар алдан әзерләнгән биткә җавап язалар, балалар да җавап яза.Әнинең һәм баланың җаваплары туры килергә тиеш.

  • Кыз вакыттагы фамилиягез ничек?

  • Ничәнче елда тугансыз, туган көнегез?

  • Яраткан җырчыгыз кем?

  • Ирегез белән кайда таныштыгыз?

Апаева Л.А. гаиләсенең концерт номеры.

11.Әниләргә:иртә белән балаларыгызны мәктәпкә, балалар бакчасына озату күренешен күрсәтегез.

12. "Уңган кыз һәм әниләр"

Бергәләшеп газетадан алъяпкыч кисү.

Осипова Л.Р. гаиләсенең концерт номеры.

Безнең конкурсларыбыз шуның белән тәмам.Жюри үзенең нәтиҗәсен ясый торсын.Барлык бәйрәмдә катнашкан гаиләләрне һәм әниләрне ,укучы кызларны, укытучы апаларны укучылар исеменнән Иванова Татьяна һәм Игушина Дианалар җыр аша тәбрик итәләр."Мең яшә әнкәем!"

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

Җыр җырланып бетешкә укучылар әниләренә чәчәкләр тапшыралар.

Жюри нәтиҗә ясый

Разработка праздника к Дню 8 марта «Яз гөлләре сезгә, гүзәлләр!»

"Музыкаль гаилә"

"Уңган гаилә"

"Тапкыр гаилә"

"Тамашачылар күңелен яулаган гаилә"

"Талантлы гаилә"

Гаиләләргә бүләкләр тапшырыла, грамоталар бирелә. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.

Программаны Кукмара муниципаль районы Село-Чура урта гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле педагог-оештыручысы Хасанова Лидия Семёновна төзеде һәм алып барды.











© 2010-2022