Сценарий праздника Белем бәйрәме

День знаний по традиции отмечается 1 сентября. Это праздник больше  всего для первоклассников.В настоящее время 1 сентября — это праздничный день для всех школьников,  и их родителей. Праздник первого звонка несет особую смысловую и эмоциональную нагрузку. Народная мудрость гласит: «Хорошее начало — половина дела». Поэтому имеет особое значение, как начнется новый учебный год, — какой энергетический и эмоциональный заряд получат участники праздника. Особое внимание, безусловно, следует уделить п...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Белем бәйрәме

А.б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр hәм

бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне

кабат бергә җыйды.

Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку

елы башлана. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы

hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.

А.б. Мәктәп еллары-кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә

баланың укырга килү көне-зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы

да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе

күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка,

сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели.

Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Җыр "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй"

А.б. Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры Тәслимә Тахир кызы Идиатуллинага бирәбез.

--Ә хәзер сүзне Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Рахимҗан улы Махмутовка бирәбез.

--Районнан килгән вәкилгә сүз бирелә.

Алсу: Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч килә:

- Исәнме! - дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып

Күбәләкләр куып китәргә.

Инсаф:Балачакта зурлар дөньясына

Сайлар өчен юллар җитәрлек

Тик еракта калган сабый чакка

Тапмый юллар килеп китәрлек

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам?

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

Булат: Таза, көчле булып шыта орлык

Уңдырышлы җирләр куенында

Чәчәк-орлык язмышына охшаш

Укучының мәктәп елы да.

Ә җирлеге аның -укытучы,

Җылытучы -белем нурлары.

Мәктәп сукмагыннан башланалар

Яшь буынның олы юллары.

Алсу: Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,

Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

Күпме кеше сезгә баш ия.

Сокланырлык гомер кичерәсез,

Балалар дип янып яшисез.

Олы җанлы, киң күңелле, якты

Фәрештәгә тиңнәр кеше Сез!

Инсаф: Укытучым! Саулык телим сезгә һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып..

Нинди рәхмәтләр дә аз булыр күк,

Аз булыр күк әйткән теләгебез.

Зур хөрмәт белән моң-җырыбыз

Булсын сезгә безнең бүләгебез.

ҖЫР "ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ"

Алсу: Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган сезнең күңелдән

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә.

Булат: Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз!

Сезнең тормыш юлы олы тарих

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт , дибез, сезгә чын йөрәктән

Сезнең гомер - безнең горурлык.

А.Б. -Ә хәзер тәбрикләү өчен сүз ветеран укытучыларыбызга бирелә.

Алсу: Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез , бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт.Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

А.Б. -Котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә. Рәхим итегез!

Булат: И килә яңа кешеләр

Юлларны гөлгә күмеп.

Иң кечкенә беренчеләр,

Үзләре гөлләр кебек.

Чәчәктәй ваемсыз үткән

Гомернең җиде елы.

Гомернең шушы көненнән

Башлана гыйлем юлы.

Алсу: Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең

Озатасың изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр.

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иңбашыңа күрә йөгең дә бар

Син җаваплы кеше бүгеннән.

А.б. -Әйе, бүген балачакның иң матур бер мизгеле - 1 Сентябрь иртәсе. Әйдәгез, хәзер сүзне беренчеләрнең үзләренә бирик.

1 б. Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумкамны

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

2 б. Бүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

1 б. Шатлыклы җырлар белән

Күтәрәбез күңелне.

Кунаклар да сокланып

Тыңлыйлар үзебезне.

2 б. Хуш, сөекле бакчабыз,

Рәхмәт сезгә, апалар,

Кала бар уенчыклар,

Безне көтә парталар.

А.Б. Котлау өчен сүз Яңа Үзи балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Әсхать кызы Кыямовага бирелә.

1 б. Хәрефләр дә өйрәнербез,

Сүзләр тезеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

2 б. Өлкән дуслар шаярталар

Ә без ачуланмыйбыз.

Чәчәкләр артыннан, -диләр.

Күренми бит буегыз.

1 б. Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде:

-Алдынгы булырга тырыш,

Бәбекәчкәем, - диде.

А.Б. - Әти-әниләр бүген нәни дусларыбыздан да ныграк дулкынлана, чөнки балаларын мәктәпкә озату- алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә йөрткән иң изге теләкләрен җиткерү өчен сүзне беренче сыйныфларның әти-әниләренә, әбиләренә бирәбез. Рәхим итегез!

2 б. Дус, тату, матур яшәүнең

Серенә төшенербез.

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез.

ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

А.Б. -Бүген сез мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасыз.Бу сәяхәт белем иленә илтә.Белем илен һәркем үзе ача, һәм сезгә бу ачышта ярдәмчегез, сезгә юл күрсәтүчегез, беренче укытучыгыз - Лариса Миннәхмәт кызы Гамирова булыр.Хәзер сүзне аңа бирәбез.

А. б. - Әйе шул, дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин "Белем иле"нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч бездә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта безнең сорауларга җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Балалар: Риза, риза!

1. Акчасыз керәсең,

Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

Ә шулай да бик җиңел.

Уку башлангач мәктәпкә

Минем кулда бара гел. (портфель)

3. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,

Керә йөз кыяфәткә.

Тап җавабын

Ул нәрсә? (пластилин)

А.Б. Нәни дуслар! Белем иленә сезне һичшиксез кабул итәрләр. Серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан сигез ел элек алар.да, кулларына шул серле ачкычны тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаганнар. Ә бүген алар белем иленә ачкычны сезгә мирас итеп тапшыралар.

Беренчеләр: Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга

Бирегезче безгә ачкыч

Белемнәр сараена.

Булат: Иренмичә, ялкауланмый

Укыгыз фән илендә

Китапларны ачыр өчен

Ачкыч бирәбез сезгә. (Белем ачкычын тапшыру)

Алсу:- Укучылар, сезгә тагын бер табышмагыбыз бар әле. Анысына да җавап тапсагыз, сез чын укучылар буласыз.

Инсаф:Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Булат: Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Алсу: Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсез, ул нинди китап?

Балалар: Ул - Әлифба китабы!

1А.б. - Беренчеләрнең мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре - кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын.

2А.Б. -Бүген башлап басасыз сез

Олы белем юлына

Белем дөньясына ачкыч-

"Әлифба" ал кулыңа.

(Әлифба китаплары тарату)

Беренчеләр: Рәхмәт сезгә, апалар,

Рәхмәт сезгә , абыйлар,

Сезнең арттан барабыз без

Тик салыгыз безгә ак юллар.

Инсаф: Рәхмәт кадерле, нәни дусларыбыз!

Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,

Бу китаплар сезгә нур чәчсен!

Эчләрендә булган әйбәт сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

Булат: Укытучы, мәктәп - бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем, дип әйткән чакта телем,

"Укытучым", дип йөрәк эндәшә.

Алсу: Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен. (Чәчәкләр тапшыру)

ҖЫР : "Мәктәп, мәктәп"

Алсу: Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

Хуш киләсез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

1 А.Б. Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

2 А.Б. Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән - Белем көненнән

Уку елы башлана.

Хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!

© 2010-2022