Стихи на татарском языке для уроков и внеклассных мероприятий

Дорогой«Инфоурок»,высылаю вам стихи нашего односельчанина Васили Саттаровой "на татарском языке. Василя Саттарова поэтесса военных и послевоенных годов. Мужа потеряла на войне. Написала около ста стихотворений. Стихотворения жизни во время войны и послевоенные годы. Стихи можно использовать как на уроках ,так и на внеклассных мероприятиях. Они воспитывают у детей любовь к родной земле,труду. Каждая строчка посвящена тем людям ,которые не зная усталости трудились на полевом стане,в тылу ,особенн...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Вәсилә Саттарова

Азнакай районы Әсәй авылы

Җиңү көне - 9 Майга багышлап...


9 Май олы шатлык көне

Зур көрәшнең җиңү бәйрәме.

Һәр ел саен шул көн эзлим сине

Кулларымда чәчәк бәйләме.


Һәр ел саен шушы көннәрдә

Йөрәк әрнүләрем яңара.

Тоз сипкәндәй була йөрәктәге

Әрнеп торган авыр ярага.


Ничә еллар узып китсә дә

Озаткан көн әле хәтердә.

Онытылырлык түгел яралары,

Әрни әле йөрәк хәзер дә.


Күпме халык аңа ләънәт укый,

Кан эчүче фашист этенә.

Ялгыз яшәү безгә авыр булды

Кермәсәк тә сугыш эченә.


Наски, бияләй, бәрәңгеләр,

Фронт өчен иген иктек без.

Бала-чага, карт-корылар белән

Ат,сыерны эшкә җиктек без.


Озак булды сугыш, озак булды

Әрем басты иген кырларын.

Авырлыкка түзеп тырышып эшләп,

Көтте бар да, ирен, улларын.


Җиңү теләп: айлар, көннәр санап

Көтә идек сезнең кайтуны.

Шул чак шомлы хәбәр кара печәт белән...

Авыр аны бүген дә әйтүе.


Җиңү көнен күпләр күралмады,

Чыга алмады кайтыр юлына.

Туган иле, газиз җире өчен

Ятып калды сугыш кырында.


Җиңеп кайтам дигән олы сүзең,

Йөрәгемдә һаман саклана.

Кайта алмавыгыз өчен борчылганда,

Җиңделәр дип күңел шатлана.


Аерса да еллар, очраштыра юллар

Безнең юллар мәңге өзелде.

Күңел көтә һаман, очрашырбыз ди ул

Ышандырып булмый күңелне.







Ничә еллар узып китсәләр дә,

Озаткан көн әле хәтердә.

Сөенчегә дигән зәңгәр яулык

Сандыгымда әле хәзер дә.


Шатлыклар зур булды, илгә җиңү килде.

Кояшлы иртә иде.

Шул көндәге балаларның

Шатлыгын белсәң иде.


Хәзер әти кайтыр диеп

Җыелып сөйләштеләр.

Пешергән ризыклардан

Өлешләр бүлештеләр.


Рәсемең каршысына киләм дә мин

Сыйпыйм синең ике битеңне.

Әллә безнең хәлне сорыйсыңмы,

Кыймылдаттың кебек иренеңне.


Сорыйсыңмы әллә балаларны,

Алар хәзер колхоз эшендә.

Синең эшне улың дәвам итә

Тракторда колхоз кырында.


Мин шагыйрә түгел, булмасам да

Йөрәк куша шулай җырларга.

Әрни йөрәк, фашист көчләп таккан

Сугыш вакыты, авыр елларга.


Без телибез Туган илебезнең

Мәңге-мәңге тыныч торганын.

Басмасыннар сезнең каберләргә

Дошманнарның пычрак олтаны.


Тыныч булсын илем, тыныч торсын

Сезнең түккән каннар хакына.

Тыныч йокла, кайта алмасаң да

Тугры булдың изге антыңа!




Туган авылым Әсәем.

Башкорт халкы иң якын кешесен

Әсәем, - дип дәшә әнисен.

Ә мин авылым исемен,

Шулай якын итеп Әсәем, - дим

Күңелем якын күрә, нишлим соң.

Суың тәмле, һаваң да саф,

Туфрагыңа гөлләр чәчәрлек.

Әгәр мөмкин булса, яшәү көче

Кабат туып, кабат үсәрлек.

Чәчен үргән көмеш чулпың төсле,

Боргаланып ага Стәрлең.

Бакчаларың матур букет-букет,

Яшеллеккә күмелә өсләрең.

Төркем-төркем йөри көтүләрең,

Шаулап үсә кырда игеннәр.

Анда эшли һәрчак шат күңелле

Ир егетләр, кызлар, киленнәр.

Шау-гөр килеп торган клубың бар,

Күңел ача анда яшьләрең.

Мин үкенәм, нигә шушы чорда

Килмәгән, дип минем яшьлегем.

Авылымда тора мәктәбең

Чәчәк аткан кебек зур гөлең.

Хезмәт сөеп укый балаларың,

Шунда аңлый дөнья киңлеген.

Яшьләр сезгә әйтер сүзем бар,

Яратыгыз туган авылны!

Туган җирдә, дус ишләрең белән,

Күтәрүе җиңел авырны.

© 2010-2022