Разработка внеклассного мероприятия (татарский язык и литература)

Шагыйрь Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем   чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, — Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас; Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас. Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый. Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби, Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели; Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.   Җырлый-җырл...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе

Бөгелмә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе










Тапкырлар hәм зирәкләр бәйгесе



Бөгелмә бюджет муниципаль белем бирү

учреждениесе 16нчы урта гомуми белем

бирү мәктәбенең I квалификацион

категорияле татар теле hәм әдәбияты

укытучысы Габидуллина Наҗия

Равил кызының татар теле hәм

әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән

класстан тыш чарасы

















Бөгелмә

2014 ел

Максатлар:1) укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү;

2) укучыларның монологик-диалогик сөйләм

күнекмәләрен активлаштыру;

3) укучыларның татарча аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Җиhазлау: такта, рәсемнәр, плакатлар, музыка

Дәрес барышы:

Тактага эпиграф язылган.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел. Шәйхи Маннур.

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле катнашучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без "Зирәкләр hәм Тапкырлар" бәйгесен үткәрәбез. Шуның өчен без хөрмәтле жюри әгъзаларын чакырабыз. Бәйгедә 2 команда катнаша. Әйдәгез, аларны каршылыйк.

Алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән алыштырмый торган "әти", "әни", "әби", "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган йортыбызның, туган шәhәребезнең, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.

Бүген була очрашу,

Күңелле көч сынашу.

"Дуслык" hәм "Ялкын"

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша!

Уйныйк әле, уйныйк әле,

Сынаштан булмасын,

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын

Хөрмәтле катнашучылар, сезгә сүз бирелә.

1нче конкурс. Визит карточкалар

"Дуслык" командасы.

Девиз: Дуслык - безнең җиңү теләге.

"Ялкын"лыларга дусларча кайнар сәлам!

Телик бер-беребезгә без,

Сәламәтлек hәм уңыш!

Кайсыбыз җиңеп чыкса да,

Бетмәсен безнең дуслык!

"Ялкын" командасы.

Девиз: Ялкындай янып яшәргә, җиңәргә - бирешмәскә!

"Дуслык" командасына ялкынлы кайнар сәлам!

"Ялкын"дай янып яшәгез,

Көч сынашыйк без бүген.

Үскәч тә искә алыйк без

Бүгенге уйнау көнен!

2нче конкурс. Мәкальләр әйтү (Сүз, тел турында)

Алып баручы. Туган тел - ул акыл сандыгы. Тел ярдәмендә күпме акыллы мәкальләр, тапкыр табышмаклар ясалган. Әйдәгез, аларны искә төшерик.

Кайсы команда күбрәк мәкальләр әйтә, шул җиңә.


3нче конкурс. Фразеологизмнар конкурсы

Алып баручы. Бу конкурста командалар фразеологизмнарга русча эквивалентын әйтергә тиеш.

Агач авыз - ()

Сүз эзләп, күршегә керми - ()

Төрле телләрдә сөйләшү - ()

Уртак тел табу - ()

Сүз артыннан сүз чыгу - ()

Сүзендә тору - ()

Тамашачылар өчен конкурс.

Алып баручы. Тамашачыларыбыз, сез дә безнең белән уйнап карагыз әле. Сезнең өчен дә конкурслар бар. Кем уйнарга тели?

1)Тактага плакатлар эленгән. Плакатларга сүзләр язылган. Шул сүзләрдән күбрәк башка сүзләр ясарга кирәк. сүзләр: карават, гаилә, сәламәтлек, акбур, такта, урындык, чынаяк, бармак.

2) "Сукыр рәссам" конкурсы. Тамашачылар 2 төркемгә бүленәләр. Катнашучыларның күзләре яулык белән каплана. Тактага чыгып, төрле җәнлекләрне рәсем ясарга берничә тамашачы чиратлап чыга. Кайсы төркем тизрәк рәсем ясап бетерә, шул - җиңүче.


4нче конкурс. "Тәрҗемәчеләр"

Алып баручы. Хөрмәтле командалар! Плакатта шигырь язылган. Ләкин бу шигырьдә хата бар - сүзләренең яртысы русча, яртысы татарча язылган. Кем тизрәк төзәтә ала, шул җиңә.

И родной тел, и красивый,

Мамам, папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син, родной тел, аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буена

Бабуля рассказ сөйләгән.

И родной тел, аңлаталар:

Можно жить и быть синсез.

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.


5нче конкурс. Казанны иң яхшы белүче

Алып баручы. Безнең гүзәл башкалыбызны кем яхшырак белә? Хәзер Казанны иң яхшы белүчене сайлыйбыз.

  1. Казанда җәяүлеләр генә йөри торган урамның исеме ничек?

  2. Казан Кремле каршында кемгә hәйкәл куелган?

  3. Сөембикә манарасы ничә катлы?

  4. Кремль урамында нинди уку йорты урнашкан?

  5. Кремль территориясендә нинди мәчет урнашкан?

  6. Ул ничәнче елда җимерелгән?

  7. Спас манарасының сәгатьләре ничә ел элек куелган?

  8. Бауман урамы элек нинди исемен йөрткән?

  9. Екатерина II Казанга нинди бүләк калдырган?

  10. Кешеләр кайда очрашырга сүз куешалар?

Алып баручы. Ә хәзер без соңгы конкурска күчәбез. Ул - блиц-конкурс. Бу конкурста капитаннар катнашачак. Капитаннар, алга!

Һәр капитанга 8әр сорау бирелә.

"Дуслык" командасының капитаны.

  1. Татарстанның иң зур байлыгы нәрсә?

  2. Татарстанның иң зур шәhәре нинди?

  3. Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

  4. Сәгатьләр Татарстанның кайсы шәhәрендә җитештерелә?

  5. 30 августта нинди бәйрәм була?

  6. Татарстанда дәүләт телләре нинди телләр?

  7. Безнең республикада нинди йөк автомобиле җитештерелә?

  8. Республикабызның кайсы шәhәре балык исемен йөртә?

"Ялкын" командасының капитаны.

  1. Татарстанның халкы ничә миллион?

  2. Татарстанның башкаласы нинди шәhәр?

  3. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

  4. "Туган тел" шигыренең авторы кем?

  5. Яр Чаллы шәhәрендә нинди зур завод бар?

  6. Эстрада йолдызы Алсуның туган шәhәре нинди?

  7. Татарстан башкаласына ничә ел?

  8. Татарстан Республикасының беренче президенты кем?

Алып баручы. Соңгы конкурс тәмамланды. Хәзер хөрмәтле жюри балларын саный. Ә без бераз ял итик. Музыкаль тәнәфес.

Алып баручы. Нәтиҗәләр билгеле, җиңүчеләр дә билгеле. Кичәбез дә ахырына якынлашты. Бүген без командаларыбызның тел белемен тикшердек. Барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Димәк, бәйгедә катнашучылар барысы да татар телен дә, рус телен дә яхшы белә. Киләчәктә дә аларның белемнәре ныграк булачак дип өметләнәбез. Ә бүгенгә без сезнең белән саубулашабыз. Уңышлар сезгә!




© 2010-2022