Конспект внеклассного мероприятия «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»

Разработка внеклассного мероприятия об истории создания города Нижнекамска.  История города начинается с 1958 года...     Чал Чулман буенда əкияттəгедəй кыска вакыт эчендə уннарча мең егет həм кызларның хыялын həм язмышын берлəштергəн гүзəл кала – яшьлек каласы Түбəн Кама həм химия, шина заводы  туа.     Түбән Кама Бөтенроссия конкурсында шәһәребез төзекләндерү буенча 1 урынны алды, “Идел буе төбәгенең мәдәни башкаласы” дип игълан ителде.      Түбән кама  –Татарстан Республикасының  һәм Россияне...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Шәһәркүләм ачык чара

Тема: Хәтерлим әле бүгенгедәй...

Максатлар:

  • Балаларга эстетик тәрбия бирү,

  • Милли үзаң тәрбияләү өстендә эшне дәвам итү.

  • Гражданлык, үз ягың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: кичә эчтәлеге буенча мультимедиа система сайтлары, плакатлар, музыкаль язмалар, презентация, видеоязмалар

Чараның барышы:

(Кичәнең башында рус төркемендә укучы балалар башкаруында "Туган җир"исемле җыр башкарыла, З. Туфайлова сүзләре, Л Батыр-Болгари көе)


1 а.б. Илне гиздем, күпне күрдем

Әзме җирне таптадым

Әмма, Кама, синдәй гүзəл,

Ямьле җирне тапмадым

Тирə-ягың - зур төзелеш

Алдымда Түбəн Кама.

Аткан алсу таң нурыдай

Балкып торган ак кала.

( Музыка уйный. Шәһәребезнең хəзерге вакыты турында 1-5 слайд)

2 а.б. Әйе, Кама ягының кайсы гына төбəгенə барып чыкма, həр җирдə аның гүзəллегенə, исең китмəле. Ә табигатьнең искиткеч почмагына урнашкан Түбəн Кама - республикабызның иң матур, иң яшь шəhəре.

1 а.б. Мин белəм - шəhəр булачак,

Мин белəм - бакчалар чəчəк атачак.

В.Маяковскийның бу шигъри юллары Түбəн Каманы төзергə килгəн беренче романтикларның кайсыдыр шəhəрнең беренче йортына нигез салганда əйткəн.

2 а.б. Ә беренче төзүчелəр ул сүзлəрне булачак яшьлек каласына килүче олы юл буена язып куйган. Шигъри юллар, елдан-ел яңартылып, əле дə саклана. Анда язылган сүзлəр инде күптəн чынбарлыкка əйлəнде. Шəhəр дə бар, чəчəк атучы бакчалар да күп биредə, калабыз үзе дə гөлбакчага əверелде.Тиздəн туган шəhəребез үзенең 45 еллык юбилеен билгелəп үтəчəк.


(Татар биюе)

1 а.б. Ә кайчандыр … Әйдəгез, үткəн көннəргə карыйк əле…

Тарихи ельязмаларга күз салыйк…

(6 слайд - шəһəрнең төзелү вакыты, диктор тавышы)

1958 ел

1958 нче елның 8 маенда КПСС Үзəк Комитеты химия промышленностен үстерү буенча конкрет чаралар билгели.

Июль аенда тагын бер əhəмиятле карар кабул ителə - Татарстан җирендə яңа төр каучук җитештерү буенча күəтле производство предприятиясен төзү. Шундый нефтехим комплексын Түбəн Кама төбəгендə төзү кулай дип табылды.

(7 слайд - Нефтехимия комбинаты күренешләре)

1960 ел

Булачак төзелеш урынына Лениногорск каласыннан беренче чаналы трактор-поезд килə həм ул Актүбə белəн Афанас юллары арасында туктый.

Укучы. Беркөн җилле дала котын алып:

- Монда шəhəр була диделəр.

Тракторга тагып вагоннарын

Тəүге төзүчелəр килделəр.

Сана, Вакыт, сана сəгатьлəрне,

Ай, елларын санап бар язып.

«Шəhəр» дигəн җиргə нык кул белəн

Утыртылды янə бер казык.

Төзүчелəр эшчəн, кыю халык

Курыкмады усал җиллəрдəн.

«Түбəн Кама» дигəн төзелешкə

Килде алар төрле җирлəрдəн.

1961 ел

1961 нче елның 24 марты - рəсми рəвештə яңа шəhəрнең беренче йортына нигез салу көне. Экскаваторчы Булавкин тəүге йорт фундаментыннан беренче чүмеч грунт ала. Котлованга беренче бетон блок төшерелə.

Залда утыручы алып баручы. Беренче төзүчелəр десанты җитəкчесе, Түбəн Каманың почетлы гражданины Кəрим Вəлиуллин бүген бездə кунакта. Сүзне аңа бирик əле.

(Кəрим Вəлиуллин сөйли)


Рəхмəт сезгə, хөрмəтле, Кəрим ага. Иртəгə 25 ноябрьдə - Сезнеӊ туган кѳнегез! Без сезне кайнар котлыйбыз, сəламəтлек, иминлек телибез. Җырыбыз, сезгə, бездəн бүлəк булып яңгырасын.

("Смелость города берет" җырын Әүһәдиева Энҗе башкара, Н. Добронравов сүзләре,

А. Пахмутова көе)

Тарихи елъязма белəн танышуыбызны дəвам итəбез.

1961 ел

1961 елның май аенда промбазада вакытлы клуб, мəктəп, ашхəнə həм кибет төзелə. Шəhəр өчен тугыз йортка нигез салына. Ел азагында Төзүчелəр бистəсендə 20 мең квадрат йорт файдалануга тапшырыла.

1962 ел

1962 нче елның 17 декабрендə Түбəн Кама шəhəрендə 1 нче мəктəп ачыла.

Әхмәдиева Н.Г. чыгышы. Шəhəрдə 1 нче номерлы мəктəп ачылу тарихы турында шул мəктəптə укытучы булып эшлəгəн Түбəн Кама шəhәренең почетлы гражданины Василий Иванович Игънатьев болай дип яза: «Мəктəп ачу өчен Алабугадан, Казаннан жиhазлар ташыйбыз, республиканың төрле районнарыннан укыту əсбаплары эзлəп алып кайтабыз. Менə 1 нче сентябрь дə килеп җитте. Көнне-төнгə ялгап эшлəгəн төзүчелəр, ата-аналар, педагоглар, укучылар мəктəпнең ачылуын зур түземсезлек белəн көттелəр. Əмма 1нче сентябрьдə укуны башлап җибəреп булмады. Спорт залы идəне əле кибеп тə җитмəгəн иде, өстенə толь җəеп, мəктəпне ачу тантанасын үткəрдек. Ә инде 17 сентябрьдə уку булачак шəhəрнең горур həйкəле - беренче объекты - 1 нче номерлы яңа мəктəптə башланды».

Залда утыручы укытучы. Бүген без үзебезгə кунакка Николай Максимович Максимов исемен йөрткəн 1 нче мəктəптə шул елларда укытучы булып эшлəгəн шәһәрнең почетлы гражданины, танылган фотограф Клементий Степановыч Кузьминны да чакырдык. Клементий Степанович, безне үзегез, мəктəптə эшлəгəн елларыгыз белəн таныштырып китсəгез иде.

(Кузьмин Клементий Степан улының чыгышы)

Шундый матур чыгышыгыз өчен бик зур рəхмəт сезгə.

(рус биюе)

1963 ел

Төзелеш həм монтаж идарəлəре «Татэнергострой» оешмасы берлəшə. Аның җитəкчесе итеп Евгений Никифорович Королев билгелəнə.

22 мартта булачак химкомбинат салына башлый.

Июнь аенда беренче торак йорт файдалануга тапшырыла.

Укучы. Чулман җырлый. Сылу тал кызлары

Тигез генə көйгə чайкала

Яр өстеннəн зəңгəр яулык болгый.

Төзелеп килə торган яшь кала.

Шəhəр төзү җиңел генə түгел

Җанга тия баткак юллары…

Кирпеч арты кирпеч өйде ташчы

Туңса туңды эшчəн куллары.

Җан җылысын биреп кирпечлəргə

Сала барды hаман йортларын

Яшьлек дигəн урам калкып чыкты

Кабындырып якты утларын.

Күккə аша бара биек йортлар,

Төзүченең битен җил кисə

Әкияттəге бары егет кебек

Ай үсəсен кала көн үсə.

1966 ел

РСФСР Верховный Совет Президиумы Указы белəн «Нижнекамский» бистəсенə Түбəн Кама шəhəре статусы бирелə.

(«Безнең яшьлек шəhəре» җыры башкарыла, Х. Гыйбадуллина музыкасы һәм сүзләре)

1967 ел

Июльдə химкомбинат беренче продукциясен бирə həм бу көн предприятиенең туган көне итеп рəсмилəштерелə.

Түбəн Кама шин заводы төзү урыныннан беренче чүмеч грунт алына.

1 а.б. Чал Чулман буенда əкияттəгедəй кыска вакыт эчендə уннарча мең егет həм кызларның хыялын həм язмышын берлəштергəн гүзəл кала - яшьлек каласы Түбəн Кама həм химия, шина заводы əнə шулай туа.

2 а.б. Шəhəр халкы бер дус гаилə булып формалаша, матур йолалар барлыкка килə, үзлəренең күркəм эшлəре белəн мəңге онытылмаслык, килəчəк буыннарга үрнəк булырдай легендар шəхесләр туа. Менә алар:

1 а. б. - шəhəребезнең төзүчелəр башлыгы, Хезмəт Герое - Евгений Никифорович Королев;

- «Нефтехим» берлəшмəсенең генераль директоры, Хезмəт Герое Николай Васильевич Лемаев;

- 30 ел буе «Шин» берлəшмəсенең генераль директоры булып эшлəгəн Николай Зеленов

- шəhəрнең беренче төзүчеләре - Кəрим Вəлиуллин, Зинаида Златковская, Клавдия həм Николай Гончаренколар.

- беренче мəгърифəтчелəр: Николай Максимов, Нəкый Әхмəтшин, Татьяна Криницына, Петр Ибаев, Клементий Кузьмин,______________

- беренче табиб Фатих Хəйбуллин.

- h. б. бик күп түбəн камалылар үзлəреннəн соң якты эз калдырган шəхеслəр.

("Чишмəлəрем"җырын Иванова Надежда башкара, Н Тукмачев сүзлəре,

А. Нəҗмиев көе)


1 а. б. Бөек рус рəссаме Иван Иванович Шишкин үлемсез картиналарында мəдхия җырлаган нарат урманнары буенда калкып чыккан бай шəhəр үзенең нефть-химия комплексы предприятиялəре белəн бөтен дөньяга танылды.

1967 елда беренче продукциясен биргəн Түбəн Кама «Нефтехим» ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан индустриясенең көчле флагманы гына түгел, ə бөтен Америка, Европа həм Азия материкларындагы гигантларның да көчле көндəше, дөнья базарындагы йөздəн артык төр югары сыйфатлы нефть-химия продукциясе җитештерү үзəге дə.

2 а. б. Монда чыккан тəгəрмəчлəр

Тəгəрилəр ил буйлап,

Хəтта Сахара чүллəрен

Кайттылар алар урап.

1 а. б. Түбəн Кама шин җитештерү заводы - Россиядə мондый типтагы иң зур предприятие. Завод 1971 нче елда эшли башлый. Монда ел саен 124 төрдəге 12 миллион шин ясала. Россиядə həр өченче шина Түбəн Кама шин җитештерү заводында ясалган.

2 а. б. Яшьлек каласында тагын бер зур предприятие - нефть эшкəртү комплексы да калкып чыкты. Төзелеп эшли башлавына əллə ни күп вакыт үтмəсə дə, ул җитештерә торган продукциягә Россиядə дə, чит иллəрдə дə сорау зур.

1 а. б. Синең белəн бергə үсəм

Минем гүзəл шəhəрем.

Язмышым сиңа бəйлəнгəн

Синдə генə яшəрмен.

Биек йортлар, якты утлар,

Киң урамнарың хозур

Яшең бик зур булмаса да

Шөһрəтең синең бик зур.

2 а. б. Чулман буенда ун чакрымнан артыкка сузылган Түбəн Кама югарыдан нарат урманы аланында йөзүче гигант корабльне хəтерлəтə: ике яктан ул урман белəн əйлəндереп алынган. Шəhəр матур həм мəгърур,урамнары киң. Күлəгəле аллеялар həм яшел скверлар аны тагын да гүзəлрəк итə.

1 а. б. Түбəн Кама язын яшел келəмдəй түшəлеп үлəннəр төртеп чыгып, алмагачлар ап-ак чəчəктə чакта; көзен сары яфраклар коелып, йортлары серле зəңгəр төскə чумганда; кышын җир ак юрганын ябынганда, җəй зəңгəр күк астында алтын башаклар чайкалганда, искиткеч гүзəл.

2 а. б. 2000 нче ел нəтиҗəсе буенча Түбəн Кама Бөтенроссия конкурсында 100 меңнəн артык халкы булган шəhəрлəр арасында төзеклəндерү буенча беренче урынны алды.

1 а. б. Президентыбыз М. Ш. Шəймиев, шəhəрне котлап: «Бу вакыйгага аерым əhəмият бирəбез без, чөнки Түбəн Кама - химиклар шəhəре. Һəр гаилəнең сəламəтлеге, кəефе, рухи тынычлыгы аның төзеклегеннəн, экологик чисталыгыннан тора. Түбəн Камалылар үз шəhəре, микрорайоннары белəн чын-чынлап горурлана алалар», - диде.

2 а. б. 2002 нче елда яшьлек каласы «Идел буе төбəгенең мəдəни башкаласы» дип игълан ителде.

1 а. б. 2003 нче ел нəтиҗəлəре буенча Түбəн Кама шəhəре «Татарстан Республикасының иң төзек шəhəре» исемен ала.

2 а. б. Тагын бер зур җиңү - «Россиянең иң төзек шəhəре» - дигəн исемне яулау. Халык саны 100 меңнəн артык булган Россиянең 500дəн артык шəhəре арасында да бу шəhəребезнең икенче кат җиңүе.

(«Түбəн Кама» шигыре, автор Р. Биктимеров)

1 а. б. Шəhəребезнең həр почмагында, həр урамында яңару чалымнарын күрергə мөмкин. Көн саен архитектура ягыннан зəвыклы итеп эшлəнгəн, яңа комфортабель йортлар калкып чыга.

2 а. б. Берсеннəн-берсе матур культура - көнкүреш биналары, мəктəплəре, балалар учреждениелəре, сəүдə йортлары шəhəребезне бизəп тора.

1 а. б. Шəhəр уртасындагы мəhабəт бина - дүрт манаралы җəмигь мəчете үзе генə дə ни тора!

2 а. б. Хастаханəлəр янында, шəhəр читендə төзелгəн чиркəү дə дин тотучыларга зур бүлəк.

1 а. б. Ә яңа өйлəнешкəн парлар, шəhəребезгə килгəн кунаклар исə, Красный Ключ бистəсендəге төзеклəндерелгəн, яңартылган Изге Чишмə хозурлыгына бара.

2 а. б. Шəhəребезнең йөрəге аның куəтле промышленносте икəн, аның җаны - кешелəр. Безнең Түбəн Кама халкы аҗдаhаны иярлəгəн əкият батырларыдай, катлаулы процессларны авызлыклаган, химияне кулга иялəштергəн көчле затлардан.

1 а. б. Шəhəребезгə 5 яшь тулганда, аның 50 меңгə якын халкы була. 10 еллыгын исə - 130, 30 еллыгын -215 мең кеше билгелəп үтə. Ә инде 45 еллыгын 260 меңнəн арткан кеше билгелəп үтəчəк.

2 а. б. Түбəн Кама - яшьлек каласы, халыкның уртача яше 30 яшьлəр чамасы. Шулай булгач, шəhəрнең килəчəге яшь буынның тəрбиясе, белемле булып үсүенə бəйле. Шуңа күрə дə муниципаль район хакимияте мəгарифкə зур игътибар бирə. Шəhəрдə 51 белем бирү учреждениесе бар. Аларда 28 меңнəн артык бала белем ала. 7 югары, 5 махсус урта уку йортларында студентлар белем үрлəрен яулый.

1 а. б. Түбəн Кама - дуслык шəhəре. 50 дəн артык миллəт кешелəре химия həм шиналар предприятиелəрендə, мəгариф, мəдəният, сəламəтлек саклау, сəүдə өлкəлəрендə хезмəт итəлəр, бер гаилəдəй дус həм матур яшилəр.

2 а. б. Элеккеге Советлар Союзының төрле төбəклəреннəн яшьлəр каласын төзергə килеп, шунда төплəнеп калып, аны туган йортыдай якын итеп, төрле миллəт кешелəре эштə дə батыр, сəнгатькə дə гашыйк.

1 а. б. Шəhəребездə 10 театр коллективы, 11 музыкаль ансамбль, 13 бию түгəрəге бар. «Нардуган», «Нəүрүз», «Яшьлек» җыр həм бию ансамбльлəре, халык уен коралы оркестры, «Илhам» татар эстрада ансамблен чит иллəрдə дə таныйлар.

2 а. б. Шəhəр күлəмендə «Ильинка» спорт комплексында үткəрелə торган мəдəни чаралар, əйтик шəhəребезнең туган көне, кыш озату, Сабантуй, «Нəүрүз» бəйрəмнəре həркемнең күңелендə җылы тойгылар калдыра.

Залда утыручы укытучы. Шəhəрнең мəдəни тормышын сез, Камил абый, якыннан белəсез. Үз фикерлəрегезне безнеӊ белəн дə уртаклашсагыз идее?

(Камил Гыйльмуллинның чыгышы)

2 а. б. Ә «Сабантуй» бəйрəме аеруча бер мəдəни югарылыкта үтə. Меңлəгəн тамашачыны сыйдырырлык мəдəни күңел ачу комплексында иҗат коллективлары, үзешчəннəр, музыка, сəнгать мəктəплəре, гомуми белем бирү учреждениелəрендə укучылар катнашында сəхнəлəштерелгəн тамаша бəйрəменə килгəн халыкны да, кунакларны да таң калдыра.

1 а. б. Сабантуйга килгəн мəртəбəле кунаклар, дəүлəт җитəкчелəре безнең Сабантуйны: «Бу гади тамаша гына түгел, ə шəhəреңнең, республикаңның, илеңнең патриотларын тəрбиялəү академиясе дə» -дип бəялилəр.

("Второе дыхание" ансамбленең "Сабантуй күренешләре"

дип исемләнгән композиция күрсәтелә)


1 укучы. Якты булыр синең килəчəгең,

Кичəгедəй матур бүгенең.

Горурлыгы булсаң зур илемнең,

Син йолдызы татар күгенең.

2 укучы. Шиңмəс гөллəр булып яшə

Гүзəл Түбəн Камабыз.

Тиздəн синең туган көнең

Бəхет телəп калабыз.

3 укучы. Манаралы аең нур сирпегəн саен

Йөрəклəрдə бетə сагышлар

Ак шəhəрем минем, гөлбакчалы илем

Аермасын синнəн язмышлар.

4 укучы. Синең кебек həрчак балкып

Мин дə янып яшəрмен

Сүнмəс йолдыз сыман мəңге

Кал җырымда, шəhəрем!






Укучы. Беркөн җилле дала котын ала:

- Монда шəhəр була диделəр.

Тракторга тагып вагоннарын

Тəүге төзүчелəр килделəр.

Сана, Вакыт, сана сəгатьлəрне,

Ай, елларын санап бар язып.

«Шəhəр» дигəн җиргə нык кул белəн

Утыртылды янə бер казык.

Төзүчелəр эшчəн, кыю халык

Курыкмады усал җиллəрдəн.

«Түбəн Кама» дигəн төзелешкə

Килде алар төрле җирлəрдəн.

Укучы. Чулман җырлый. Сылу тал кызлары

Тигез генə көйгə чайкала

Яр өстеннəн зəңгəр яулык болгый.

Төзелеп килə торган яшь кала.

Шəhəр төзү җиңел генə түгел

Җанга тия баткак юллары…

Кирпеч арты кирпеч өйде ташчы

Туңса туңды эшчəн куллары.

Җан җылысын биреп кирпечлəргə

Сала барды hаман йортларын

Яшьлек дигəн урам калкып чыкты

Кабындырып якты утларын.

Күккə аша бара биек йортлар,

Төзүченең битен җил кисə

Әкияттəге бары егет кебек

Ай үсəсен кала көн үсə.


Җирдə иң гүзəл шəhəр.

Мондый шəhəр җирдə бүтəн

Минемчə, юктыр кебек…

Шəhəр күзе - тəрəзəлəр

Нур белəн балкый көлеп.

Меңлəгəн кояшны, гүя,

Куйганнар шунда элеп…

Килеп бер күргəннəр аны

Сөйлилəр мактап, зурлап:

- Бу шəhəрне төзүчелəр

Барысы да шагыйрь булган!..

Ерактан сокланып килдек

Күз алмый карап, - дилəр

Алар əле бу шəhəрнең

Иң зур серен белмилəр:

Әткəм төзегəн шəhəр,-

Шуңа күрə җир йөзендə

Иң матур, гүзəл шəhəр!..

Химик шəhəре

Хикмəт дигəн серле сүз

Тирəн мəгънəсе,

Шəhəрендə хикмəтлелəр яши, янəсе

Шəhəр корып, сөеп, сөелеп

Заводлар төзеп,

Көяз йортлы киң урамнар

Киткəн тезеп,

«Җидегəн Чишмə»лəре шаулап,

Гөрлəп агалар,

Кайнар «Мунча ташлары»нда,

Өтеп алалар.

Милли йөзле, милли хисле

«Туган Як» лары,

Җырга-моңга үтə хирыс

Йөзек кашлары «Лəззəт» ашлары.

Миллəт диеп янып йөргəн

Каhарманнары

Халкына хезмəт итүче

Татар уллары.

Түбəн Чулман буендагы

Хикмəт шəhəре,

Сине зурлап, берничə юл

Яздым нибары.

© 2010-2022