Сыйныфтан тыш чара Икмәк-табын күрке

     Сыйныфтан  тыш чараның максаты: Укучыларда игенче хезмәтенә кызыксыну  уяту, хөрмәт,ихтирам  тәрбияләү. Икмәк кадерен белергә өйрәтү,ипигә карата сак караш тәрбияләү,сакларга өндәү.      Кулымда яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән түгәрәк икмәк.Икмәк!Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Ул тамагыбызның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Шушы икмәккә караган саен хозурлыгым арта, го...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш чара "Икмәк - табын күрке".

Максат: Укучыларда игенче хезмәтенә кызыксыну уяту, хөрмәт,ихтирам тәрбияләү. Икмәк кадерен белергә өйрәтү,ипигә карата сак караш тәрбияләү,сакларга өндәү.

Залда төрле плакатлар: "Икмәк - ил көче!", "Ашлык - кыйммәтенә тиңе юк хәзинә", "Икмәк - тормыш тоткасы", "Икмәкне кадерләгез - берегите хлеб" плакаты , көзге күренеш, урып -җыюны чагылдырган рәсемнәр. Шулай ук төрле төр ипи продукциясен күрсәтүче күргәзмә, чигүле сөлге, ипи - тоз.

Алып баручы: Кулымда яңа гына мичтән чыккан күпереп пешкән түгәрәк икмәк. Никадәр кадерле ул, мәртәбәле ул, олы ул! Әллә нинди ризыклар торса да, аннан башка табында ямь юк. Табын падишаһы ул, тормыш падишаһы! Ул тамагыбезның тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Шушы икмәккә караган саен хозурлыгым арта, горурлыгым арта. Борыныма бәреп кергән хуш исендә иркен кырлар исен, җылысында туган туфрак җылысын тоям.

1нче укучы: Кеше белән гел янәшә Икмәк,

Кырда, юлда, табын янында.

Иң беренче өйгә Икмәк керә

Яңа йортка күчкән чагында.

Һәммәбездән өлкәнрәктер ул,

Яшәсәк тә җирдә нихәтле,

Шуңа хөрмәтледер исеме аның,

Шуңа газиз, шуңа хикмәтле.

Бардыр анда карлар олылыгы

Һәр ирләрнең сынмас ныклыгы.

Садәлеге бардыр сабыйларның,

Әниләрнең күңел аклыгы.

2нче укучы: Нәби Дәүли "Икмәк"

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

Ишетергә кирәк яз тавышын

Кар сулары әле акканчы.

Уянырга кирәк солдат кебек,

Түбәләрдән тамса бер тамчы.

Күрешергә кирәк кояш белән

Кыр өстендә йөзгә - йөз килеп.

Таң нурлары белән битне юып,

"Сәлам сиңа, туган җир!" - диеп/

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?

Тир тамчысы кирәк җирләргә.

Буразнадан алып җылы җирне:

"Җаным!" - диеп кирәк үбәргә.

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

Җыр "Чайкала иген кырлары". (И. Шәмсетдинов муз., Г. Латыпов сүзләре)

Г. Нәбиуллинның "Бабайның альбомы" шигыре.

3нче укучы: Көн буе йөрибез

Бодайлы кырларда,

Кайтабыз өйгә без

Бары кич булганда.

-Тамаша, - ди бабай, -

Комбайн дигәне.

Көн буе урып та

Сызламый билләре.

Җиребез нинди киң,

Нинди мул игене!

Ә соң мин яшь чакта

Ул шулай идеме?

4нче укучы: Эндәшмим бер сүз дә,

Бернәрсә аңламыйм.

-Элек ул комбайн

Булмаган мәллә? - дим.

Тик өйдә бабаем

Аңлатты барын да.

-Күз сал,- ди, - я шушы

Саргайган альбомга.

Ачылган саен, - ди, -

Альбомның битләре,

Күренер бабаңның

Башыннан үткәне.

5нче укучы: Менә бу рәсемдә

Борынгы заманның

Бик ачы газабы -

Кәп - кәкре сабаны.

Бик ябык йонлач ат

Сөйрәде гел аны,

Үзенең тамагы

Беркайчан туймады.

Икенче күренеш

Менә бу рәсемдә:

Берүзе бу агай

Чыккан ул чәчүгә.

6нчы укучы: Кулында тубалы

Чәчкече шул аның,

Кемнедер куамы,

Болгый ул кулларын.

-Менә ди,- бу биттә

Әбиең, бел аны.

Килгән ул басуга,

Кулында урагы.

Ә менә көлтәләр

Һәр елны буш калды,

Ай, озын иде соң

Ул чакның кышлары.

7нче укучы: Э. Мөэминова "Икмәк".

Яшәү чыганагы - кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Икмәк - игенченең җан җылысы,

Җир - ананың кадер хөрмәте.

Яшәү тамчысы ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

Әти - әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә - тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме -

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе!

8нче укучы: Р. Миңнуллин "Ипи булса".

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә -

Безгә куәт өстәргә!

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

9нчы укучы: Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле агы да,

Җитми калды аз гына,

Җитми калды тагын да.

10нчы укучы: Һәркемгә ипи кирәк,

Һәркөнне ипи кирәк,

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк!

Барысы бергә: Игенчене хөрмәт итәргә кирәк!

Җыр "Икмәк булса табында" Ә. Бакиров музыкасы, Заһид Фәйзуллин сүзләре.

1нче укучы: Ә хәзер икмәк турында мәкальләр,әйтемнәр, табышмаклар тыңлагыз!

2нче укучы: Икмәк - тоз - якты йөз.

3нче укучы: Хлеб - калачу дедушка.

4нче укучы: Сабанчы тирләгән төштә игенче биеп йөри. ( Шул рәвешчә чиратлап дәвам итү).

Икмәк туннан җылырак.

Где блины, тут и мы.

Эше юкның көче юк.

Пешкән икмәк исе - һәр чәчкәдән хуш исле.

Чужим ртом сыту не быть.

Кешене эше матурлый.

Үз икмәгең кеше калачыннан тәмлерәк.

Что испёк, то и кушай.

Чебиләрне көз көне саныйлар.

Җирдә башак калдырганчы, ашар кашыгыңда калдыр!

Хлеб и вода мужицкая еда.

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

Икмәк юлда йөк тәгел.

Что с возу упало, то пропало.

Иген келәттә, кеше хезмәттә күренә.

Есть калачи - не сидеть на печи.

Таза орлык таза иген үстерер, начар орлык кырга чүп - чар тутырыр.

Около хлеба и мыши водятся.

Табышмаклар.

Башы алтын чук. (бодай)

Диңгез түгел - дулкынлана. (басу)

Озак, озак, юлга тозак. (басу, иген кыры)

Яз көне җәйгән җәймәмне

Көзгә җыеп алдылар;

Бер келәткә салдылар,

Караңгыга яптылар. (чәчү, уру, амбардагы ашлык)

Үзе ура, үзе суга

Үзе капчыкка сала,

Шаулап - гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала. (комбайн)

1нче укучы: Р. Гәрәй "Табындагы арыш икмәге".

Алдыбызда ята кара икмәк,

Телем - телем итеп киселгән.

Өй эчләре шундый аңкып тора

Яңа пешкән икмәк исеннән!

Игенчеләр күпме тир түкмәгән

Һәр бөртеге өчен аларның?!

Ашауларын онытып, буразнада

Үткәргәннәр күпме таңнарын!

Һәр башакны саклап калган алар.

Җил - давыллар ярсып килгәндә.

Шуллар иккән икмәк...Бөртеген дә

Төшермәгез аның идәнгә.

Онытмагыз аның алтыннардан

Күп тапкырлар кыйммәт икәнен

Бәрәкәте белән тотыгыз сез

Табындагы арыш икмәген.

Исләремнән чыкмас беркайчан да

Шул сүзләре газиз анамның:

-Тәүфыйгы һәм бәхете күбрәк була

Икмәк кадерен белгән баланың.

Кичә Әхмәт Рәшитов сүзләренә язылган "Кояшлы ил - безнең ил!"җыры тәмамлана.Йомгаклау сүзләре әйтелә.


© 2010-2022