Игра-состязание-представление

"Озын толым" - "Длинная коса".Цель этого мероприятия познавательная. девочки получают знания по уходу за волосами.Эстетическая цель - показать красоту длинных волос. Воспитательная цель -  у девушек-татар длинные волосы - это красота, богатство. Поэтому делаем большой акцент на это. Из покон-веков  считалось, что длинные волосы - это красота, богатство, особенно, собранные волосы, заплетенные в косу. Эта разработку можно применить для учениц 5-11 классов - условие девочки должны быть с длинными ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 144нче номерлы гомуми урта белем мәктәбе.



"Озын толым."

(V - IX класс укучылары белән үткәрү өчен уен-бәйге-тамаша)





Укытучылар:

Гаязова Әлфинур Исмәгыйлевна I категорияле татар теле укытучысы

Озын толым.

Зал чәч турында әйтелгән плакатлар белән, милли сөлге белән, яулыклар белән бизәлгән. Стендларда озын толымлы кызлар рәсемнәре "Татар кызы" - Зөһрә Сәхәбиева башкаруында. (аудиотасма)

1нче алып баручы: Исәнмесез. Хәерле көн кадерле тамашачылар!

2нче алып баручы: Без бүген "Озын толым" конкурсына җыелдык.

1нче алып баручы: Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар.

2нче алып баручы: Нинди генә шигырьләр, җырлар чыгармаганнар озын толымлы кызлар турында.

1нче алып баручы: Шуларның берсен генә тыңлап карагыз әле.

Ераклардан күренеп тора

Актаныш басмалары.

Кызлар чәчен үреп салса

Җилферди тасмалары.

Ал кадыйм түшләреңә,

Гөл кадыйм түшләреңә.

Озын толымнарың үреп

Керәсең төшләремә.

2нче алып баручы: Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игъибарга һәм ихтирамга лаек.

1нче алып баручы: Андый кызлар безнең мәктәптә дә күп икән. Кайберләре 6 а, б, г сыйныфларында укыйлар. Бүгенге бәйгедә катнашырга килделәр.

2нче алып баручы: Бәйге барышында кызларның чәчләренә, аларның җитезлегенә, уңганлыгына, осталыгына, шаянлыгына игътибар ителәчәк. Тиешле нәтиҗә чыгарып бару өчен жюри сайларбыз.

1нче алып баручы: Ә хәзер бәйгедә катнашачак кызларны сәхнәгә чакырабыз. Һәркайсына номерлар бирәбез. (кызлар үзләре сайлап алалар).

("Мәк чәчәге" көе уйный, кызларның чәч толымнарын күрсәтү церемониясе)

2нче алып баручы: Беренче бирем - Визитка. Кызлар үзләре белән таныштыралар.

(Өйдә ясап килгән шәҗәрәләре белән таныштыралар)

1нче алып баручы: Икенче бирем - Чәч темасын дәвам итәбез.

Һәр кызга - бер сорау. (кызлар җавапны оста, кызык итеп бирергә тиеш.)

Укытучы: Өченче бирем - "Алло, без талантлар эзлибез" д.а.

Һәр кыз 1 куплет халык җыры җырлап күрсәтергә тиеш.

("Ай былбылым" җырның 1 куплетын җырлау)

2нче алып баручы: Безнең татар кызлары элек-электән кул эшләренә бик оста булганнар. Бәйләү, чигү, тегү эшләрен бик яратып, күңел биреп эшләгәннәр. Безнең кызларның нинди һөнәрләре бар икән?

(кызлар жюригә кул эшләрен тәкъдим итәләр).

1нче алып баручы: Ә мин кызлардан хәзер имтихан алачакмын. Туган телебезне, әдәбиятыбызны яхшы беләләр микән?

(билетлар өләшенә, җаваплар тыңлана).

(Музыкаль тәнәфес)

2нче алып баручы: Татар хатын-кызлары аш-суга һәрвакыт бик оста булган. Кызларны да бу эштә тикшереп карыйк. Бу кичәгә нинди ризыклар пешерделәр икән?

(жюригә тәкъдим итәләр, сөйлиләр).

1нче алып баручы: "Сайрат, сайрат гармуныңны,

Җилкенсеннәр яшь кызлар;

Безнең кызлар нурлы йөзле

Әйтерсең лә йолдызлар."

Кызларны бию конкурсына чакырам.

(кызлар татар биюе башкаралар).

(Татар бию көе яңгырый)

Укытучы: "Халкыбыз кызлар турында" конкурсын мин тәкъдим итәм.

Мәкальнең башы миннән, ахыры-синнән.

(җаваплар тыңлана).

х) Тауның күрке таш

Кызның күрке - чәч.

х) Күкне йолдыз бизи,

Кызны чәче бизи.

х) Тау күрке - таш,

баш күрке - чәч.

х) Һаваны йолдыз, ә хатын-кызны чәче нурлый.

х) Кызлар чәчен тарак, битен юса, гөлләр күк була.

х) Кызлы йорт - нурлы йорт.

(музыкаль тәнәфес)

2нче алып баручы: Борын заманнардан җыйналып, югалмыйча сакланып килгән традицияләребез гаять бай. Кызлар бу турында ниләр беләләр икән, сорап карыйк әле.

(сораулар өләшенә, 1 мин. эчендә җавап бирергә тиешләр).

(милли киемнәр, милли бәйрәмнәр, милли бизәнү әйберләре, өй җиһазлары, милли ашлар, милли йолалар.)

1нче алып баручы: Татар кызы бишәктән төшү белән һөнәргә өйрәнгән: Җеп тә эрләгән, йомгак та ураган. Безнең кызлар булдырамы икән? Кем җитезрәк?

(кызлар йомгак урыйлар.)

(Музыкаль тәнәфес)

2нче алып баручы: Кызларыбызның чәчләре матур итеп таралган, җыелган. Ә алар башка матур килешле прическалар ясый беләме?

(Прическа ясарга, исем бирергә)

(Музыкаль тәнәфес)

1нче алып баручы: Шуның белән конкурсыбыз тәмам.

Жюри әгъзалары йомгак ясый.

(1, 2, 3 урыннар билгеләнә. Калган катнашучы кызларга төрле номинацияләр билгеләнеп дипломнар бирелә:

х) "Иң зирәк, тапкыр кыз"

х) "Озын толымлы сылу"

х) "Туган телне иң яхшы белүче кыз"

х) "Иң оста җырчы"

х) "Алтын куллы кыз"

х) "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз"



© 2010-2022