Сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе “Дару усемлекләре”

Тема: “Дару  усемлекләре” Максат: балаларны туган ягыбызда үсүче дару үсемлекләре белән таныштыру. Бурычлар: 1.     Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыклары белән таныштыру; 2.     Туган ягыбызда үсүче чәчәк, үләннәрне һәм агачларны таный белү күнекмәләрен ныгыту, 3.     Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү; Җиһазлау: урман рәсеме, дару үләннәре, чәчәкләре рәсемнәре,киптерелгән дару үсемлекләре, проектор, компьютер, презентация. Барышы.      Әйe, менә без сезнең белән урман аланында кунак...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының - Алан гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесенең - "Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе" филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафиуллина Әминә Тимергали кызының сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе









Тема: "Дару усемлекләре"

Максат: балаларны туган ягыбызда үсүче дару үсемлекләре белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Балаларны табигатьнең гүзәллеге, аның байлыклары белән таныштыру;

  2. Туган ягыбызда үсүче чәчәк, үләннәрне һәм агачларны таный белү күнекмәләрен ныгыту,

  3. Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү;

Җиһазлау: урман рәсеме, дару үләннәре, чәчәкләре рәсемнәре,киптерелгән дару үсемлекләре, проектор, компьютер, презентация.

Барышы.

Әйe, менә без сезнең белән урман аланында кунакта. (Слайд№2- урман рәсеме, кошлар тавышы ишетелә) Аһ, сулап туя алмаслык нинди саф һава монда! Тыңлап кына карагыз әле, урман безне үзенең җыры белән каршы алды. Кошлар сайраша, бал кортлары, бөҗәкләр безелди, төрле - төрле күбәләкләр оча, яфраклар узара шыбыр - шыбыр ниндер серләшәләр. Әкияти дөньяга килеп кергән кебек монда. Балалар, урман - табигатьнең иң гүзәл почмагыдыр ул. Күз явын алырлык ямь - яшел күлмәге генә дә ни тора. Күпме хуш исле үләннәр, кая карама аллы - гөлле чәчәкләр үсә монда. Балалар, ә сез беләсезме, алар кешеләргә күп файда китерәләр бит.

Кешеләр дә, хайваннар да авырырга мөмкин. Кыргый хайваннар авырса, үзен терелтә торган үләннәрне исеннән табып, урман шифаханәсендә дәвалана.

Кешеләр дә авырганда төрле дару үсемлекләреннән файдалана. Без бүген сезнең белән нәкъ шул дару үсемлекләре турында сөйләшәбез. Ә бу урман аланында алар бик күп.

Карагыз әле, балалар, монда сезгә яхшы таныш булган бер үсемлек бар. (Слайд №3- кычыткан рәсеме)

Кулын чакса да шактый

Әбиегез аны бик мактый.

Төреп кайта яулыкка,

Файдалы, - ди саулыкка.

Әйе, бу үсемлек - кычыткан. Үзе зәһәр, үзе файдалы, исеме дә зәһәр дигәнне аңлата ( Русча - крапива). Ул канны туктату, организмны ныгыту, кәефне яхшырту өчен кулланыла. Кычыткан иртә язда ук чыга башлый, витаминнарга бик бай үсемлек, шунлыктан аннан бик тәмле ашлар да пешерәләр.

Монда карагыз әле, балалар,

Сәяхәтче юлдашы бу

Бу үләнне кем белә?

Юлда аяклар кабарса.

Аның файдасы тия.

(Слайд №4-бака яфрагы рәсеме.) Әйе, бака яфрагы (русча исеме-подорожник) аяк табаны хәрәкәткә китерә дигән мәгънәне белдерә(латинчадан). Аның орлыклары бик ябышучан,аяк киемнәре,хайваннарның тоякларына,тәпиләренә ябышып сукмаклар,юллар буйлап күпләп тарала.Бу үлән турында сез үзегез дә беләсез.

Тәнебездә кечкенә генә яра, киселгән урын булса, бака яфрагы ябабыз, йөткергәндә, салкын тигәндә суын эчәбез, пешүләрне төзәтү, кан агуларын туктату өчен кулланабыз.

Яраларны дәвалый ул, беләсезме?

Бармагыма ябар идем, диясезме?

Нинди үлән икәнлеген әйтмәссезме? (Слайд №5- үги ана яфрагы рәсеме)Бик дөрес, үги ана яфрагы. Ютәл куу дигән мәгънәне белдерә (Мать и мачеха). Бу үлән турында да сез яхшы беләсез. Ул язын иң беренчеләрдән булып чәчәк ата. Салкын тигәндә аның суын эчәбез, яфрагын җәрәхәтләргә ябабыз. Үги ана яфрагы - баллы үсемлек, аның чәчәген кортлар да бик ярата.

Бу үсемлек - сары мәтрүшкә( зверобой) - җәнлек үтерүче дигән мәгънәне белдерә. (Слайд №5- сары мәтрүшкә рәсеме) Ул ак төстәге яки ак таплы хайваннарны һәм бары тик кояшлы көндә генә агулый ала. Шунлыктан хайваннар бу үсемлекне яратмыйлар.Ә кешеләрне ул бик күп авырулардан дәвалый ала. Сары мәтрүшкә кан туктатучы, ютәлне, ашказаны , баш авыртуларын дәвалаучы, нервларны тынычландыручы һ.б. күп авыруларны дәвалаучы буларак кулланыла, халык аны юкка гына 99 авыруга дәва үләне дип атамаган.

Ә менә бу уләнне кем белә? Кычытканга ошаган ул, тик зәһәр түгел үзе, чакмаса да кулны, чәнечкәли бераз. (Слайд №7- сукыр кычыткан рәсеме) Әйе, бу үсемлек - сукыр кычыткан, алсу шәмәхә чәчәкле. Йөрәк эшчәнлеген яхшырата, нервларны тынычландыра.

У-у-у, монда карагыз әле, балалар, никадәр күп чәчәкләр!(Слайд №8- тузганак рәсеме)

"Өф" - дип бер өргән идем,

Очты китте, югалды,

Тик иң кирәк өлеше -

Тамыры безгә калды.

Р. Вәлиева

Тузганакның исеме тынычландыручы, дәвалаучы дигән төшенчәләргә туры килә. Ул йокысызлыктан дәвалый. Ашказаны әгъзаларына уңай йогынты ясый, үпкәләрне тазарта, кан басымын төшерә, сары авыруыннан файдасы бар. Тамырын эч авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Ә чәчәгеннән бик тәмле кайнатма ясарга була.

(Слайд №9-ромашка рәсеме)

Сары төсем бал кебек,

Ак чукларым кар кебек,

Әллә ничә авыруга

Файдам тия эч белеп!

Ромашка чәчәген буыннар сызлаганда, тәнне бетчәләрдән чистартуда, агуланганда, йөрәк һ.б авыруларны дәвалаганда кулланалар.

(Слайд №10- энҗе чәчәк рәсеме)

Чәчәкләре ак кына,

Ап - ак кына, вак кына.

Үзен мактап сөйлиләр:

"Дәвалаучы ул", - диләр.

Р. Вәлиева.

Әйе, энҗе чәчәк -бик хуш исле кыйммәтле үсемлек. Аннан ясалган дарулар белән кешеләрне сары су, йөрәк авыруларыннан, эпилепсиядән, бизгәктән дәвалыйлар. Чәчәгендә дә, яфрагында да, җимешендә дә файдалы матдәләр бик күп. Әмма бу үсемлек агулы да.

Балалар, чәчәкләр - тормышыбызның аерылмас юлдашы. Күп чәчәкләр символик мәгънәгә ия. Мәсәлән: миләүшә чәчәге - тыйнаклык һәм сафлык, канәфер- тугрылык, роза - ярату билгесе һ.б. Италия, Англия, Франция, Голландия кебек илләрдә чәчәк бәйрәме дә уткәрелә.Чәчәкләрдән бик матур итеп бәйләм ясарга, аларны теләгән кешеңә бүләк итәргә яки өстәлгә куеп бүлмәне ямьләндерергә була.Чәчәкләр - кешеләр арасындагы гаҗәеп арадашчылар, аларга иң нечкә хисләреңне сөйләргә була. Чәчәкләр үстерүче кеше үзенә һәм башкаларга сөенеч китерә. Кулында чәчәк булган кеше начар гамәлләргә сәләтле түгел. Чәчәкләрне ярату - дөньяны, җирне ярату дигән сүз ул.

Балалар, чәчәкләрне сак кына җыегыз, тамырлары белән өзмәгез; кыр, урман, болын чәчәкләренә тиктомалдан кагылмаска кирәк, чөнки алар табигатькә ямь биреп үсәләр, алардан бал кортлары бик тәмле бал җыялар. Чәчәкләрне яратыгыз, бакчаларда үзегез дә үстерегез.

Башларыгызны югары күтәреп карагыз әле, никадәр гүзәллек!Зифа каеннар, сылу юкәләр, баһадир имәннәр. Ә сез бу агачларны аера беләсезме? - Әйе бу каен агачы.(Слайд №11-каен агачы рәсеме)Аны дару агачы дисәк тә дөрес булыр. Чөнки аның бөреләре, яфраклары бик файдалы. Бөреләрне иртә язда ук җыялар, бавыр һәм бөерләр авыртканда, сулыш юлларын дәвалаганда кулланалар. Яфраклары ревматизм авыруларын , буыннар сызлауны дәвалау өчен кулланыла. Ә себеркеләре - инде үзе бер сихәт! Шунлыктан мунчада нәкъ менә каен себеркеләрен файдаланалар. Әле каен агачыннан тәмле һәм файдалы каен суы да алалар. Яз җитеп табигать уянуга, ак каеннарның кәүсәләре буйлап баллы су йөгерә. Һәм балалар шул татлы суны эчәбез дип каенны тишкәлиләр, хәтта шешәләр дә асып куялар. Аннан урман сылуының ярасыннан "яшь" тамып утыра. Әйе, балалар, каен күз яшьләре белән елый. Шул су кәүсә буйлап ага, аңа төрле бөҗәкләр куналар да , шуннан гөмбәчекләр барлыкка килә, каен авырый, әкренләп ул һәлак була, корый. Балалар, сез дә шулай, каеннарны елатмагыз, бер йотым су хакына аларны харап итмәгез, каеннарны саклагыз, бу агачны үзегез дә үстерегез. Аны безнең халкыбыз яратып сылу каен, зифа каен, бөдрә каен, ак каен дип атый.Аңа үзенең моң- сагышларын, шатлык- кайгыларын сөйли. Әйдәгез әле, без дә сезнең белән каен агачы тирәли әйлән - бәйлән уйнап алыйк.

" Ак каен" җыры. Татар халык көе, Зыя Ярмәки сүзләре.

Ә менә бу агач?-юкә. (Слайд №12- юкә агачы рәсеме)Аның чәчәген салкын тигәндә төнәтеп эчәләр.Юкә чәчәген кортлар да бик яраталар."Юкәнең чәчәге- бал, кабыгы- юкә, чәчәге- дару, агачы- утын" ди халык.

Менә монда ,балалар,кызыл докторлар тезелгән.(Слайд №13-миләш,гөлҗимеш,балан рәсемнәре).Алар сәламәтлек өчен бик файдалы.

Күрәсезме,балалар,бу аланда никадәр күп дару үсемлекләре бар икән!

Урманда дару үсемлекләре генә түгел,агулы үсемлекләр дә күп үсә (Слайд №14) - бүре җиләге,карга күзе,тилебәрән,миңгерәткеч рәсемнәрен күрсәтү)Аларны ашарга һич ярамый!

Балалар, дару үләннәрен җәй көне һәркайда табып була,ә менә кыш көне

аларны кайдан табарга?

Дөрес ,аларны кыш өчен вакытында җыеп,күләгә,җиләс урында киптереп,

кәгазь пакетларга тутыралар.

Шулай итеп без сезнең белән бүген кайбер дару үсемлекләре белән таныштык. Хәзер инде сез дару үсемлекләрен үзегез дә җыя аласыз. Аларны аяз көнне, чык кипкәч җыялар, пычранган, авыру һәм олы юл буендагы үсемлекләрне җыярга ярамый. Дару үсемлекләрен җыйганда, тамырлары белән өзмәскә һәм бер урыннан гына җыймаска кирәк, чөнки алар юкка чыксалар, безнең табигатебез ярлыланыр иде. Дару үләннәре кешеләрнең сәламәтлеген ныгыта. Без ,аларны җыеп, кешеләргә шатлык китерәбез, бакчаларда бу үләннәрне үзегез дә үстерегез.

Урман - безнең байлыгыбыз ул. Шуңа күрә яшел дусларны сакларга, аларны тагын да күбәйтергә кирәк!

Балалар, сезгә коелган яфракларның әйтер сүзе бар.(Слайд №15)

Безнең тәннәребезгә исемегезне чокып язмагыз!

Суыбызны эчәбез дип безне җәрәхәтләмәгез!

Ботакларыбызны сындырмагыз!

Урманда ут якмагыз! Чүп ташламагыз!

Кош ояларын туздырмагыз!

Кырмыска ояларына тимәгез!

Агачлар утыртуда ярдәм итегез.

Урамнарга, өй, мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз.

Ә хәзер әйдәгез, балалар, урманга рәхмәт әйтеп, аның белән саубуллашыйк. (Музыка уйнатыла, кошлар тавышы ишетелә)



© 2010-2022