Стихи о матерях (на татарском языке)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фәһимә Гыйльманова

Югары Табын

Аңлый безне әниләр

Сандугачлар кунып сайрый,

Канатларын кагынып.

Авылыма юл тотамын,

Әниемне сагынып.

Изгелекләре өчен дә

Берни өмет итмиләр.

Нинди хәлләрдә кайтсак та

Аңлый безне әниләр.

Әнием янында гына

Балачакка кайтамын.

Борчулар, мәшәкатьләрнең

Барысын онытамын.

Алтын йөрәкләре өчен

Һични өмет итмиләр.

Абынсак та, сөртенсәк тә

Аңлый безне әниләр.

Аңлый бары әниләр.

Әнкәйләрне тиңләр идем...

Әнкәйләрне тиңләр идем

Якты кояш нурына.

Күзләренә бер карасаң,

Туң йөрәкләр җылына.

Әнкәйләрне тиңләр идем

Болындагы гөлләргә.

Назлы, җылы карашлары

Өнди биек үрләргә.

Әнкәйләрне тиңләр идем

Сайрап торган кошчыкка.

Йомшак, тәмле сүзләре

Рухландыра уңышка.

Әнкәйләрнең күңеленә

Тупланган бар изгелек.

Саклыйк, яклыйк әнкәйләрне,

Кадерләрен без белик.



© 2010-2022