- Преподавателю
- Классному руководителю
- «Шалкан» әкияте
«Шалкан» әкияте
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Ганиева Ф.М. |
Дата | 13.03.2014 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: Шалкан әкияте.
Матур авыл көе уйный. Бакча күренеше. Якында гына өй, оясы янында эт йоклап ята.
Катнашалар :
Әкиятче
Бабай
Әби
Кыз
Акбай
Мыраубай
Тычкан
Әкиятче: Шалкан чәчкән безнең бабай
Майның нәкъ унбишендә
Уңыш алырга уйлаган,
Көзге көннең берсендә.
Бабай: Ни хәл итим, көчем җитми,
Әллә картлык килгәнме?
Әллә инде шалканым соң
Өлгереп җитмәгәнме?
Чыкмады шул шалканым,
Актарсам да балчыкны.
Чыгарырбыз бәлки икәү
Чакырыйм әле карчыкны.
( Әбине чакыра)
Тот шушыннан арканны,
Чыгарыйкчы шалканны.
Әби: Каты тотсам арканны,
Авырттырыр аркаңны.
Бабай: Карчык хәйлә тапма әле,
Тот шушын арканны!
Әби: Җыелышка барасым бар,
Кайткач сыер савасым бар,
Ит бәлеше саласым бар.
Тартсам тартырмын ярар,
Синеңчә булсын, давай!
Әкиятче: Әй тарталар, тарталар,
Шыбыр тиргә баталар.
Бабай: Юк шул, карчык көч җитми,
Бигрәк хәлсез булдыкмы?
Әллә шалкан бик ныкмы?
Чакрыйк соң, оныкны.
( Җырлый-җырлый онык керә)
Онык: Их тала, тала, тала
Тала ике беләгем,
Курчагымнан аералар
Шуңа яна йөрәгем!
Әби: Тот шушыннан арканны
Өчәү тартыйк шалканны.
Әкиятче: Әй тарталар, тарталар,
Шыбыр тиргә баталар.
Бик нык булса да аркан,
Һаман чыкмый шул шалкан!
Онык: Бәлки Акбай булышыр,
Сөяк бирсәк тырышыр.
Акбай, Акбай кил әле,
Безнең хәлне күр әле.
Акбай: Ничә ел өй саклыймын,
Отпуска да бирмисез.
Инде яшем дә шактый
Пенсия түләмисез.
Китәрмен бер көн качып,
Калырсыз авыз ачып.
Тартырмын бер сарык суйсаң,
Алга майлы калҗа куйсаң!
Бабай: Ярар инде, суярбыз,
Алдыңа ук куярбыз.
Булма бу кадәр үҗәт,
Көчеңне күрсәт тизрәк!
Тот шушыннан арканны,
Дүртәү тартыйк шалканны.
Әкиятче: Әй тарталар, тарталар,
Лачма тиргә баталар.
Акбай: Әллә кисенме икән,
Песиебез Мыраубай?
Барыбер тотмый өйдә күсе,
Тамак тук, өсте бөтен
Йоклый ул көнен - төнен.
(Мыраубай керә култык астында мендәр)
Мыраубай: Нигә шул кадәр шаулыйсыз?
Йокларга ирек бирмисез!
Мин тавышта йоклый алмыйм,
Әллә инде белмисез?
Мин бик матур Мыраубай
Тырнакларым бораудай!
Бабай: Тот шушыннан арканны,
Бишәү тартыйк шалканны.
Әкиятче: Әй тарталар, тарталар,
Шыбыр тиргә баталар.
Мыраубай: Сарай идән астында
Яши таныш тычканым
Әллә әйтеп карыйм микән,
Шушы тычкан дуска мин?
(Тычкан керә,күкрәгендә медаль)
Тычкан: Хәлегез бик мөшкелме?
Миңа ялыныч төштеме?
Минем өчен шалкан тарту
Ярты минутлык уен!
Тычкан халкы арасында
Мин беренче чемпион!
Әкиятче: Әй тарталар, тарталар,
Шыбыр тиргә баталар.
Барысы бергә: Өзелде шунда аркан,
Ниһаят чыкты шалкан!