Конспект внеклассного мероприятия «Сомбелэдэ кунакта»

Конспект внеклассного мероприятия посвящённый празднику «Осенний бал» для начальных и средних классов на татарском языке.На этот праздник приходит ленивый мальчик,который не хочет выращивать овощи в огороде.Вместе с ведущими,со стихами,песнями и танцами ему доказывают ,что без труда ничего в жизни не добьёшься. В конце праздника мальчик понимает, что самые полезные витамины в овощах и перед всеми дает клятву-стихотворение , что обязательно будет трудиться. Праздник сопровождается самыми весёлыми...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алып баручы.

Слайды (көзге матурлык)

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!

Без бүген көз бәйрәменә - Уңыш бәйрәменә җыелдык.

Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

Ялкау малай чыга.

Уф,туйдым шушы укудан..шушы дэреслэрдэн .Купме укырга була инде?

Эх,ялкаулар иленэ эләгергә иде..Сузылып ятыр идем..Һәм ипигэ помидор куеп ашап кына ятыр идем

А.б.Айдар!Нэрсэ булды сина?Ипи белэн помидорны ашар очен аларны устерегэ кирэк...устерер очен эшлэргэ кирэк!!

Ялкау малай .Ничек инде җэй коне су кермичә эшләп ятарга???Юк!!!Безнен бакчада яшелчәләр узләре усә.узләре пешә.Пешмэсэ дэ нигэ кирэк инде ул???Мин колбаса яратам

А.Б.Ничек инде кирэк булмасын!?Ботен витамин яшелчэдэ !Алар бик файдалы.. Безгэ кунакка яшелэчэлэр килде..эйдэ эле карап китик..Алар сина ничек ускэннэрен..һәм файдалары турында сойлэп китерлэр..

1.Монтаж "Яшелчэ бакчасында" 1-3класс

Сөмбелә: Исәнмесез, балалар, хөрмәтле кунаклар!

Балалар: Исәнме, Сөмбелә! Сине күрүебезгә бик шатбыз.

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин - көз кызы - Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда

Бэйрэм белэн сезне дусларым!!1Туганнарым

2.Җырлый Эльвира Шиабиева

Сомбелэ. Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм - сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул.

Изге җир-ананың хезмәтчел уллары

Матурлап, яшәртеп төзиләр дөньяны.

Кайсысы шатлыклар кичерә, кичерә.

Кырларда шаулатып игеннәр үстерә.

Элек-электэн ук гади халык басуда эшлэгэндэ такмаклар жырлап эшлэгэн..Эйдэгез эле тынлап китик

3.Такмаклар 2-4 сыйныф

Сомбелэ.

. Туган илкәем, сөйгән җиркәем

Иртәнге саф нурга күмелә.

Урман буйлары, басу юллары

Бигрәк инде матур күңелгә.

Лэкин мина буген кунелсез ,чонки якын дусларым-кошларым жылы якка очып китэ

.Баш очыннан киек казлар оча

Их, аңлыйсы идее кош телен !

Кош теленнән җиргә моң түгелә ,

Киек казлар моңы ! «Ху-у ш илем «

Кошлар китә .Бераз гына моңсу

Ләкин көзләрнең дә бар яме.

Э менэ безнең авыл кошлары ничэ ел инде туган авылын ташлап китмилэр…шунысы сөендерэ..Алар узебезнен авылда кыш уздыралар..ничек…? Авыл кошлары!!!Тургә узыгыз!!!

4.Кошлар биюе 5 класс

Сомбелэ.

Хөрмәтле әти-әниләребез, укытучылар ,укучылар һәм килгән кунаклар ! Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрик итә мәктәбебезнен укыту эшлэре буенча урынбасары Лениза Мехаматнуровнага,

Иген кыры ! шушы кырда трактор җир сөргән, орлык чәчкән ә комбайн урган ,җыйган ,суккан. Биек арышлар , куе бодайлар үзләре генә үсмиләр шул , бу җирләргә яңгыр гына яумаган , монда игенченең маңгай тирләре дә тамган.Игенче язын көзен яңгыр астында чыланмаганмы , үзәк өзгеч җилләрдә калмаганмы ? Монда йокысыз төннәр дә , җәфалы көннәр дә бар.Сезнең өчен хөрмәтле игенчеләребез Вахитов Ильсаф бии

5.Татарча бию

А.Б. Хәзер сүзне бәйрәмебезнең олы кунагы колхозыбыз рәисе Гализов Марат Миндаровичка бирәбез.

Гализов сөйли.

Ал.б. Марат абый, рәхмәт изге теләкләрегез, яхшы сүзләрегез һәм ,әлбәттә, бүләкләрегез өчен.Хәзер яңгыраячак җырларыбыз, биюләребез , нәфис сүзләребез сезнең өчен., ару-талуны белмичә хезмәт иткән эшчелэребез өчен яңгырый.

6.Бию урман кызлары 2-4 класс

А.Б. б. Елдагыча бакчаларыбызда үзебезгә кыш буе тукланырлык яшелчә үстердек.. Безнен укучыларыбыз жыйган уныштан торле поделкалар ясап килгэннэр..Нэрсэ генэ юк анда..Мул унышларын алып килгэн укучылар минем янга чыгыгыз эле..Рэхмэт тырышкансыз..сезгэ сомбелэ кечкенэ генэ булэклэр алып килгэн..(шоколад олэшэбез).Утыралар..Э хэзер сезгэ укучылар осталыкларын курсэтэлэр..Алар кул астында булган эйберлэрдэн узлэренэ яшелчэ формасында кулмэклэр ясаганнар..

7.Мода курсэту(под музыку)

Рэхмэт кызлар Молодцы!!(шоколад биру)

Без «Ин тәмле,ин матур салат» дигән конкурс оештырдык. Хэзер безнен кызларыбыз осталыкларын курсәтэлэр.(кызлар чыга салатлар)под музыку.

Һәрберсе салат рецептын сойли.Уз салатын яклый.Жюригэ тапшырабыз..Урыннар билгелибез..Кереп китэлэр.

7.Алена жырлый

Сомбелэ белэн ялкау малай чыга.Айдар..анладынмы инде..?Ялкау кешенен унышы да булмый..бэхете дэ булмый.

Ялкау малай..Эйе.анладым

Шаккатып карап торамын,

Ай-һай уңган һәммәсе!

Әллә инде үземә дә

Берәр шөгыль табасы!

Бик дөрес әйтәсең, дускай,

Хезмәттә-хөрмәт, диләр.

Бакчада җиләк-җимешләр

Тырышкач кына уңар!

Уйнап алыйк эле..Мин сораулар бирэм сез жавап бирэсез!Сорауларым русча,чөнки сәхнәбездә рус милләтле кешеләр утыра.

1 Назовите сказку итальянского писателя, где все герои - фрукты и овощи. («Приключения Чиполлино» Джанни Родари).

2. Какой сказочный герой посеял деньги, думая, что вырастет денежное дерево и останется только собирать урожай? (Буратино)

2 кеше чыгып пословицаны анлата.

(Пословица для 1: Любишь кататься - люби и саночки возить.)

(Пословица для 2: Без труда не вытянешь и рыбку из пруда.)

Хэзер сэхнэгэ чит илдэн килгэн кунакларны чакырабыз!!!!

8.Бию индия

Сомбелэ

.- Эштә үткәндер көнегез,

Ямьле булсын кичегез!

Ай сокланып йөрсен күктә-

Күңелле ял итегез!

Әйләнә җирем яктыга,

Син дә бер килеп әйлән.

Уйна ,бие,җырлар җырла-

Мәктәптә бүген бәйрәм.

. - Якын дуслар җыелганнар

Шул уңай белән бүген.

Җырларның иң матурларын,

Биюләрнең дәртлеләрен

Башкармый мөмкин түгел.

Сәхнәгә 8 сыйныф укучыларын чакырабыз

9.Скетч

Сомбелә

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

Чын бакчага әйләнде.

Мәктәп бакчасында, дуслар,

Тырыш хезмәт куйдык без.

Уңышлар да куандырды,

Сау-сәламәт булыйк без.

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы

Гел яңгырап торсын.

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Хушыгыз дусларым!!!

10.Җыр Мы желаем счастья вам

Аб.

-- Шушының белән килгән кунакларыбыз,

Тәмамлана безнең Алтын көз кичәбез.

Эшне, ялны бергә ялгап

Рәхәтләнеп яшәгез.



© 2010-2022