Әдәпле балачак - бәхетле киләчәк

Нам очень хочется чтоб наши дети прежде всего были воспитанными. А к нравственным качествам учащиеся воспитываются именно с начальных классов. В конспекте классного часа «Әдәпле балачак - бәхетле киләчәк» рассказывается как воспитывать у себя нравственные качества. В этом классном часе учащиеся обучаются быть внимательным к друг-другу, бережно относиться к природе, уважать старших, Изучается воспитание коллективизма,культуры поведения, мышление учащихся, Это очень полезный материал для учителей ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Әдәпле балачак - бәхетле киләчәк.

Максат: - укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, йомшак күңеллелек, рәхимлек, игелеклелек, ягымлылык сыйфатлары тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты белән таныштыру; шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр формалаштыру

Җиһазлау: " Әхлак дәресләре" - Вил Казыйханов; вакытлы матбугат материаллары, укучылар ясаган рәсемнәр; яхшылык турында мәкальләр; журнал " Яхшылык эшләргә ашыгыйк!" , ноутбук.

Эш барышы


  1. Актуальләштерү

( уңай психологик халәт тудыру)

  • Исәнмесез укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Менә шулай кәефләрегез һәрвакыт яхшы булып торсын!

Дәрестә дә мин сездән мин бары тик тулы һәм матур җавап кына көтәм.


  1. Төп өлеш.

1 (Тыныч кына бишек җыры яңгырый).

Укытучы: Һәр ата-анага шатлык булып дөньяга бала туа. Аны күргән һәр кеше изге теләкләр генә тели. Бала көннән-көн үсә.

Биләүсәдә ята сабый балам

Кулларыма аны мин алам.

Күз тидермә я раббым бер аллам

Тәүфикълы булып үс син балам.

Аның нинди булып үсәчәге ата-анадан, тәрбиячедән, укытучыдан, дусларыннан һәм күп өлеше үзеннән тора. Әйдәгез бала киләчәктә бәхетле булсын өчен кечкенәдән үк нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген карап узыйк.

1 нче күренеш.

-Балалар, сезнең бигрәк матур песиегез бар икән. Ашарына бармы соң аның? Ул нәрсә ярата?

- Песи сөт ярата. Без аңа сөт бирәбез.

- Сөтен эчкәч ул нишли әле? (сырпалана)

- Кит әле моннан, сырпаланма, Мырауҗан, дип малай песигә сугып җибәрә.

- Малай дөрес эшлиме?

Нәтиҗә: Хәтта хайваннар да ярдәм кулы сузуга рәхмәтле. Аларга сугарга ярамый, ә сыйпарга кирәк, миһербанлы булырга кирәк.


  1. нче күренеш.

Рәсем буенча эш. (Рәсемдә картларга ярдәм итү, ялгыз картларга булышулар сурәтләнгән)

  • Бу рәсемнәрдә нәрсә күрәбез?

  • Кайсыгызның әби-бабасы бар?

  • Күршеләрегездә ялгыз картлар бармы?

  • Сез аларга ничек ярдәм итәсез?

Нәтиҗә: авылыбызда ялгыз әби-бабайлар бар. Аларга ярдәм кулы сузу- шәфкатъле булу - безнең бурыч.


  1. күренеш.

Экраннан шигырь укыла. Вил Казыйханов "Вөҗдан газабы".

" Вөҗдан газабы"

Боргалана - сыргалана

Йоклап китәлми Ләлә.

Әнисе дә сизеп алды:

" Авырыйсыңмы әллә?"

" Юк", - дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

" Әйткәч әйтим, әни, - диде-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, ди,

Басып торган бабайга.

Ышан әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас

Хатаңны аңлагач, кызым,

Вөҗданың газапламас.


  • Ләлә ни өчен газаплана?

Нәтиҗә: Бу бала уйланып йөрмәгән булса каты бәгырьле булыр иде. Ләлә кебек йомшак күңелле булыйк, хаталар кылмаска тырышыйк.

4 нче күренеш.

Мәкальләр, әйтемнәр (экраннан уку).

  • Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.

  • Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

  • Яхшылык ташны да эретә.

  • Җәннәт әниләрнең аяк астында.

  • Матурлык бер көнлек, игелек мәңгелек.

  • Изгелек иткән юлда калмас.

  • Олыны олы ит, кечене кече ит.

  • Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

  • Укып чыккач нәрсә уйладыгыз?

  • Бу татар халык авыз иҗатының нинди өлешенә карый?

  • Әйе, мәкальләр бик күп, аларның һәрберсе кешене яхшылыкка матурлыкка этәрә. Бу барлык сыйфатларны үзебездә булдырыйк. Рәхмәтле булыйк!


  1. нче күренеш. Тест. Син үзеңне ничек тотар идең?

  1. Сыйныфка яңа укучы килде. Ул үзен бик кыюсыз, уңайсыз хис итә. (мин аңа ярдәм итәр идем, сыйныф белән таныштырыр идем.

  2. Синең энең менә-менә елап җибәрә, чөнки син сеңлең белән аны үртәдең (янәшәмдәгеләрне бәхетле итү турында уйлар идем)

  3. Синең дус ишләрең күрше малаен "ачык авыз" һәм башка кушаматлар белән үртиләр

  4. Соңгы вакытта әниең бик алҗыган, арыган төсле тоела

Нәтиҗә: Игелекле булыйк, синең хакта гел яхшы бала дисеннәр, күрсәткән ярдәмебез белән мактанмыйк.

6 нчы күренеш.

  • "Тәмле телле бала" дип кемгә әйтәләр?

  • "Тылсымлы сүзләр" беләсеңме?

  • "Яхшы теләкләр" тели беләсеңме?

Көтелгән җаваплар: Бәхетле бул, әйбәт укы, тәртипле бул, ялың күңелле үтсен, ашыгыз тәмле булсын,эшләрең уң булсын, хәерле юл....

Нәтиҗә: Үзеңә гел яхшылык теләгән кебек, бүтәннәргә дә шуны телә. Синең хакта бу ягымлы бала дисеннәр.


  1. Йомгаклау:

-Балалар, без бүген кешеләрдә булырга тиешле уңай сыйфатлар турында сөйләштек. Безнең һәркайсыбызда йодрыгыбыз зурлыгында йөрәгебез бар. Шул кечкенә генә йөрәкләрегезгә мәрхәмәтлелек, шәфкатълелек, йомшак күңеллелек, рәхимлелек, игелеклелек һәм ягымлылык орлыклары сала алган булсам,үземне бик бәхетле саныйм. Сезнең һәркайсыгызга ӘДӘПЛЕ БАЛАЧАК - БӘХЕТЛЕ КИЛӘЧӘК ТЕЛИМ.

Һәр көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик - бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак,

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Әлеге сүзләр тормышыгызның девизы булсын дигән теләктә калам.






Хәзер тынычлап кына утырыгыз һәм игътибар белән мине тыңлагыз.


Дога белмим дисең нигә?

Яхшылык - үзе дога!

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Изгелек ул - беркайчан да

Тузмый торган хәзинә.

Яхшылык эшлик һәрвакыт,

Ул - үзе изге дога.

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

( укучылар җавабы)

- Укучылар, быелгы ел республикада нинди ел дип игълан ителде әле?

- Хәйрия елы.

- Бу ел ни белән үзенчәлекле инде, без нинди эшләр башкарырга тиеш?

- Дөрес, укучылар. Быел башланып киткән ел - үзенең гадәттән җылы кышы белән генә түгел, кешеләрнең бер - берләренә карата моңарчы күрелмәгәнчә миһербанлы, ярдәмчел булулары белән истә калачак.

- Яхшылык нәрсә дигән сүз соң ул?

- Нинди кешеләр ярдәм итәләр?

- Карагыз әле тирә - юнегезгә: бөтен акчалы кешеләр дә бәхетлеме?

- Киресенчә, акча бүлешә алмаучы туган - тумачалар, ата - аналар һәм балаларны бүген һәр тарафта очратырга мөмкин. Баксаң, матди муллыкны күңел байлыгы гына бәрәкәтле итә ала.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

Безнең бүгенге тәрбия дәресебез хәйрия елы белән бәйле булачак.

Әлеге сөйләшүебез " Яхшылык эшләргә ашыгыйк" исемле журнал чыгару формасында булачак.

  1. Журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул: " Яхшы гамәлләр турында халык" дип атала.

Әйтем һәм мәкальләрне дәвам итегез:


  • Кешегә яхшылык итсәң...( үзеңә файда булыр)

  • Яхшылык иткән кешенең ...( файдасын бел)

  • Яхшылык итсәң ...( яхшылык күрерсең)

  • Яхшылык ташны да...( эретә)

  • Яхшылык итсәң, яшер, ...( яхшылык күрсәң - белдер).

  • Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, ...( балык белмәсә, халык белер).

  1. Журналыбызның икенче битен ачабыз. Бу биттә Вил Казыйхановның " Вөҗдан газабы" шигыре белән танышырбыз. Әгәр дә Ләлә киресенчә эшләгән булса, ул нинди эшләр башкарыр иде? Нәрсә ул вөҗдан?

( бер укучы шигырьне укый).

" Вөҗдан газабы"

Боргалана - сыргалана

Йоклап китәлми Ләлә.

Әнисе дә сизеп алды:

" Авырыйсыңмы әллә?"

" Юк", - дигән булды да кызый,

Бер мәлгә туктап калды.

Күзен яшерде юрганга,

Авыр итеп тын алды.

" Әйткәч әйтим, әни, - диде-

Бүген мин трамвайда

Урынымны бирмәдем, ди,

Басып торган бабайга.

Ышан әни, мондый хәлләр

Башкача кабатланмас

Хатаңны аңлагач, кызым,

Вөҗданың газапламас.


  1. Журналның өченче битен ачабыз. Аның бу битенә " Без кылган изгелекләр" дигән исем бирелгән. Хәзер һәр укучы үзе башкарган изге эшләр белән таныштыра. (укучылар сөйләве)


  1. Журналыбызның дүртенче битенә " Яхшылыклар - рәсемнәрдә" дигән исем бирәбез. Сезгә " Кылган яхшы эшләребез" дигән темага рәсемнәр ясап киләсе иде. Әлеге биткә шушы рәсемнәрне урнаштырырбыз. ( Һәр укучы үзе ясаган рәсем турында аәлатып сөйли).


  1. Журналыбызның соңгы битен ачабыз. Аның бу битенә " Яхшылык эшләргә ашыгыйк!" дип исем бирәбез. Әйдәгез бергәләп киләчәккә бурычлар билгелик.


  1. Кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле, миһербанлы булырга.

  2. Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга.

  3. Һәр көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга.

  4. Яхшылык барысын да җиңәчәк.

  5. Кылган эшләрең белән мактанып йөрмәскә.


  1. Йомгаклау.

Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында:

" Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер", - дигән әйтем бар. Сез дә бу сүзләрне исегездә калдырыгыз, Һәр

көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз.

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик - бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак,

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Әлеге сүзләр тормышыгызның девизы булсын дигән теләктә калам.

Һәм журналыбызны да шуның белән тәмамлыйбыз.



© 2010-2022