- Преподавателю
- Классному руководителю
- Внеурочное мероприятие Универсиада авылына сәяхәт
Внеурочное мероприятие Универсиада авылына сәяхәт
Раздел | Классному руководителю |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Шаймухаметова А.И. |
Дата | 24.12.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Универсиада авылына сәяхәт»
сыйныфтан тыш чара. 3 нче сыйныф.
Үткәрелү вакыты 30минут.
Максат: балаларда 2013 елда Казан шәһәрендә уздырылган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада турында күзаллауны булдыру, Универсиада тарихы, символлары, үткәреләсе спорт төрләре белән таныштыру; укучыларның иҗади һәм танып-белү осталыкларын үстерү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеген җиткерү.
Кирәкле җиһазлар: проектор,
I. Башлам.
Музыка уйный («Казан - Универсиада!» 3 мин 34 c)
Укытучының кереш сүзе:
Кадерле балалар, исәнмесез! Бүгенге дәрестә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Карагыз әле, сез ничек барыгыз да матур, көчле, таза-сау! Бер-берегезгә карап елмаегыз әле!
Бүген безнең дәрес 2013 елның 6 нчы июленнән 17 июленә кадәр Казанда уздырылган вакыйгага багышланган. Бу нинди вакыйга?
(Көтелгән җавап: Универсиада.)
Дөрес, әлбәттә бу - Универсиада.
Әйдәгез әле, ике командага бүленеп, зур булмаган ярышлар үткәрәбез. Биремнәребез Универсиадага кагылышлы булыр. Җаваплар 5 баллы система белән бәяләнәчәк. Хөрмәтле жюриларыбыз белән таныш булыгыз. Бәя куйганда җавап төгәллеге, җитезлек һәм өлгерлек исәпкә алыначак. Сезгә сораулар биреләчәк. Җавабы әзер команда фонарь яндырып, әзерлеген белдерә һәм җавапны әйтә. Әгәр җавап дөрес булмаса, җавап бирү хокукы икенче командага күчә.
Башта сүз командирларга бирелә. Башладык.
1 нче команданың командиры: ________________________________
Команда исеме: ____________________________________________
Девизы: ___________________________________________________
2 нче команданың командиры: ________________________________
Команда исеме: ___________________________________________
Девизы: __________________________________________________
Биремнәр
1. Универсиада сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Халыкара студентлар спорты, аларда 17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар катнаша)
2. Рәсемнәрнең кайсысы Универсиада символы? (Слайд 1). Ни өчен аны сайлаганнар? (Универсиада символы булып традицион татар орнаменты элементы булган лалә чәчәге (тюльпан) һәм үз эченә инглиз телендә язылган: Универсиада, Казан, Россия сүзләрен, үткәрү елын һәм биш континентны символлаштыручы биш йолдызны алган конструкция )
3. Казанда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының ачылышы кайсы көнгә билгеләнгән иде? (2013 елның 6 июле).
4. Казанда Универсиада ябылышы кайчан булды? (2013 елның 17 июле)
5. Слайдта сезгә уен төрләренең сурәтләре бирелә. Сез шул уен өчен кирәкле булган уен коралын атарга тиешсез.
1 нче командага бирем:
футбол - футбол тубы, спорт гимнастикасы -спорт аты, бадминтон - ракетка и волан, фехтование -сабля, кылыч.
2 нче командага бирем:
баскетбол - баскетбол тубы, нәфис гимнастика - лента, өстәл теннисы - ракетка һәм шар, ату - мылтык
6. Сүзләрдән мәкаль төзергә. (Слайд 4) (Слайд 5 җавабы)
1 нче командага: Сәламәт булуның бер юлы - хәрәкәт итү.
2 нче командага: Саф һава - тәнгә дәва.
7. Казан Универсиадасы талисманын атагыз. (Слайд 6) (Юни (Unie), канатлы ак барс малае).
8. Казанда узачак Универсиадада спортның ничә төре булачак? (спортның 27 төре).
9. Кәгазьдән самолетлар ясап очырту. Кем ераккарак җибәрә, шул җиңүче.
10. Универсиада вакытында катнашучы спортсменнар яшәгән комплекс ничек атала? (Универсиада авылы).
11. Казан Универсиадасы эмблемасы рәсемен сайлап алыгыз ( лалә).
( Слайд7 тюльпан рәсеме)
12. Универсиадада кемнәр катнаша ала? (17 яшьтән алып 28 яшькәчә булган студентлар һәм аспирантлар).
13. Универсиада нинди вакыт аралыгында үткәрелә? (һәр 2 ел саен).
14. Халыкара спорт оешмасы символындагы йолдызлар нәрсәне аңлата? (5 континентны).(Слайд 8)
15. Универсиаданы үткәрү вакытында ничә объект кулланылачак? (64 объект)
Булдырдыгыз балалар! Һичшиксез, киләсе Универсиада турында без әле барысын да белеп бетермибез. Ләкин без аның турында күбрәк белергә омтылырга тиешбез.
16. Экранда спорт ярышларының талисманнары күрсәтелә. Спорт ярышларының талисманнары һәм спорт ярышларының исемнәре язылган карточкалар командаларга таратыла. Карточкаларның парларын дөрес итеп җыярга тиешсез.
- Афәрин, балалар! Сез биремнәрне бик яхшы үтәдегез! Спортның барлык төрләрен дә белеп, исегездә калдырдыгыз дип ышанам. Хәзер сүзне хәкемдарларыбызга бирик. Уенда катнашкан дусларыбызга кечкенә генә бүләкләр тапшырырга рөхсәт итегез. Һәр яңа көн барчабызга да саулык -сәламәтлек, иминлек, уңышлар алып килсен. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. Спортны үз итеп, көн саен гимнастика ясап, саф һавада йөрик. Сәламәт булыйк. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт барчагызга да.
спорт гимнастикасы
көрәш
нәфис гимнастика.
билбау көрәше
футбол
самбо
баскетбол
дзюдо
волейбол
бокс
пляж волейболы
авыр атлетика
чирәмдәге хоккей
җиңел атлетика
регби
теннис
академик ишү
өстәл теннисы
су полосы
бадминтон
синхрон йөзү
фехтование
йөзү
шахмат
байдаркада һәм каноэда ишү
ату
суга сикерү