Воспитательный план на 2014-15 учебный год

Воспитательный план на 2014 -2015 учебный год разработан для работы с учащимися 7 класса.Воспитательный план  состоит из следующих разделов:цель воспитательной работы школы, задачи воспитательной работы, педагогико - психологическая характеристика класса, список класса,  воспитательный план работы с классом по месяцам с учётом учебного плана образовательного учреждения и воспитательного плана районного отдела образования. В воспитательном плане рассмотрены основные виды воспитательной работы: уч...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Воспитательный план на 2014-15 учебный годВоспитательный план на 2014-15 учебный год

Раслыйм:___________

Тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары

Мөхәммәтҗанова И.Х.





7 нче сыйныф укучылары өчен




Тәрбия планы






















Сыйныф җитәкчесе:

Киямова Л.Н.








2014-2015 уку елы












Тәрбия эшенең максаты:

"Белемле, тормышта үз урынын табарлык рухи һәм физик яктан сәламәт, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү".







  1. Хазерге һәм бүгенге көн таләпләренә туры килә торган проблемалы тәрбияләю чараларын үткәрү өстендә эшләү.

  2. ТР сәяси һәм икъдисади халәтеннән чыгып, укучылар алдында бүгенге көннең иң мөһим мәсьәләләрен чишергә өйрәнү.

  3. Мәктәптә, гаиләдә укучыларның даими була торган урыннарында педколлектив хәл итә торган мәсьәләләрне кую һәм аларны тәрбияләрлек дәрәҗәдә тормышка ашыру.

  4. Сыйныф укучыларының, коллективның үзенчәлекләрен аларның кызыксынучыларына кагылышлы булган чаралар үткәреп тәрбиялелек дәрәҗәсен өйрәнү.

  5. Тәрбия эше белән бергә белем бирүне, мәктәпнең бүгенге көн таләпләренә туры килгән положенияләрен тормышка ашыруга ирешү.

  6. Дуслык, туганлык, туган телне тирәнтән өйрәнүнең кирәклеген, асылын аңлату.

  7. Иҗади шәхес тәрбияләү, милләтара аралашу культурасы тәрбияләү, илебезнең лаеклы гражданы булырга омтылу.

  8. Яшь буынның физик һәм әхлакый сәләмәтлеген саклау эшләре оештыру.

  9. Гаилә тәрбиясенә, ата-аналарны педагогик- психологик белемле итүгә зур әһәмият бирү.

  10. Хезмәтне һәм сәламәтлекне саклауны үзара тыгыз бәйләү һәм шуңа карата чаралар оештыру.

  11. Укучыларның мәктәптә оештырылган кызыксыну буенча чаралар, түгәрәкләргә йөрүләрен ирешү.

  12. Миһербанлык, шәфкәтлелек хисләре тәрбияләү максатыннан тимурчылык эшен яңарту.




1.Укучыларның үзара аңлаешлы фикерләрен формалаштыру.

2. Нык,бердәм коллектив формалаштыруны дәвам итү

3. Рухи байлык булдыру, гражданлык тәрбиясен бирү.

4. Класста үзидарә структурасын үстерү.

5. Шәхес формалаштыру.

6. Укучылар белән индивидуаль эшләү, үзара шәхси

проблемаларны хәл итү.

7. Баланың барлык яшәү сфераларында иҗади активлыгын үстерү.

8. Балага шәхес итеп карау эшчәнлеген үстәрү.

9. Патриотизм, Ватанны ярату, гражданлык тәрбиясе өстендә эшләү.

10. Экология,сәламәтлек турында кайгырту һәм үтәү- башкаруны максат итеп кую.


  1. " Путь к успеху" программасын тормышка ашыру буенча эшне дәвам итү;


Сыйныфка кыскача педагогик- психологик

характеристика.


2014-2015 нче уку елында 7 нчы сыйныфта 2 укучы: берсе кыз бала (Габидуллина Ләйлә), берсе - малай (Валиахметов Әлфис). Укучылар сау-сәламәт. Икесенең дә әти - әниләре, бертуганнары бар. Гаиләдә үзара дус, тату яшиләр. Һәрберсе гаиләдә үз урынын тоткан кадерле, кирәкле балалар. Әти-әниләре һәм туганнарын яраталар, хөрмәт итәләр. Олылыр белән сөйләшә беләләр, кушылган эшләрне теләп башкаралар. Мәктәп формасы һәм спорт киемнәре, икенче һәм спорт аяк киемнәре дә бар. Уку өчен кирәкле барлык әсбаплары да бар. Укучылар сорамыйча һәм сәбәпсез дәрес калдырмыйлар, мәктәпкә теләп киләләр. Укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләрен һәм олыларны хөрмәт итәләр. Ата-аналар мәктәп белән тыгыз элемтәдә торалар, киңәшләрне үтәргә тырышалар.

Укучылар үзара да дус, һәрчак бергә, гел елмаеп, көлеп йөриләр, шат күңелле балалар. Ләйлә башка укучылар белән актив аралаша, ә Әлфис тиз генә дуслашып китә алмый. Мәктәп эчендә һәм бакчадагы эшләрдә актив катнашалар. Укуларына килгәндә исә, пассивлык күзәтелә. Ләйлә бик яхшы укый ала, өйдә таләп җитеп бетми. Әлфис күбесенчә өй эшләрен үтәми,гади генә кагыйдәләрне дә авыр үзләштерә, уку әсбапларын еш онытып калдыра. Ата- анасы тарафыннан игътибар һәм таләпчәнлек аз, системага салынмаган. Укучыларда начар гадәтләр күзәтелми, тәртипләре яхшы.







Укучылар исемлеге



7 нче сыйныф:


1.Валиахметов Әлфис

2.Габидуллина Ләйлә




































Унөч яшлекләрнең психологик үзенчәлекләре


Бу яшьтәге үсмерләр үзләренең эчке дөн ьясы белән кызыксына башлый , уй-хыялларга бирелә. Алар кинәт кенә өлкәннәр белән аралашудан туктый, өлкәннәрнең уртак тел табарга омтылуларын "кеше эшенә тыкшыну" дип кабул итәләр. Бу читләшү үсмер нең рухи җитлегү чорындагы табигый күренеш.

Үсмер тиз үпкәли, кызып китә. Үзен ихтирам итмәсәләр бик нык борчыла.

13 яшьлекләр үз-үзләрен аңларга тырышылар.Үзенең сыйфатларын идеаллаштырган шәхес белән чагыштырып карый. Буйлары артык озын яки кыска, гәүдәсе нык таза яки ябык булуына кимсенә.

Үсмернең үзе турындагы күзаллавы киңәя , ул яңа тәэсирләр белән яши, тормыш тәҗрибәсе арта. Гәүдәсе үзгәрә, акылы үсә, үзенең кайсы җенес вәкиле булуын, әйләнә- тирә мохитны ныграк аңлый. Боларның һәммәсе турында уйлану үсмергә кыен. Шуңа күрә ул ялгыз калырга тырыша . Телевидениедән кызыклы тапшыру караганда ул кинәткенең урыныннан торып үз бүлмәсенә кереп китәргә мөмкин .Өлкәннәргә бу гаҗәп тоела, ләкин 13 яшьлек үсмер ул тапшыруны караганда үзен дулкынландырырлык нәрсәдер күргән , ул әлегә информацияне эшкәртергә , шул хакта уйланырга мүҗбүр, шуңа күрә ялгыз гына калырга тырыша.

Бала еш кына уйга чумып бернинди эшсез утыра кебек. Ләкин бу хыял дөньясында йөзү, тормыш тәҗрибәсен анализлау моменты. Моңсуланып утырган баланы тарткаларга кирәкми. Ул үзен һич тә күңелсез итеп сизми. Аерым бүлмәсе булса үсмер күп вакытын ялгызы уздыра. Китап укый. Компьютер уйный. Өй эше әзерли, берни дә эшләмичә тик кенә утыра.

Кызлар да , малайлар да әниләрен якын итеп сөйләшми. Кайчакта ата-ана моңа борчыла, баланың үзеннән читләшү сәбәбен эзли. Ләкин бу шулай ук табигый күренеш.

13 яшьлекләр үзләренә дус сайлаганда игүтибарлы, таләпчән булалар. Аларның дуслары азая яки берәү генә кала, яки бөтенләй булмый.

Үсмер телефоннан озаклап сөйләшергә, көзгегә карарга ярата. Көзге ярдәмендә үзенең бит-кыяфәтен , нинди кием килешүен, чәчне ничек йөртергә, үзеңне ничек тотарга кирәк икәнен өйрәнә. Әгәр үзеннән канәгать булмаса кимсенә, борчыла-кайгыра. Үсмер тышкы кыяфәтенә борчылып кына калмый. Ул үзен чисталыкка-пөхтәлеккә өйрәтә.

13 яшьлек үсмер кино, китап геройларына охшарга тырыша, ләкин иярү, үрнәк алу өчен иң яхшы авторитетларны дус-ишләре, яшьтәшләре, сыйныфташлары арасыннан таба. Димәк баланың дусларына аерым игътибар итәргә кирәк.Бала хисләрен яшерә, тик иң якын дустына гына серен бераз ача. Өлкәннәр үсмерне хиссезлектә гаеплиләр , ләкин бу алай түгел. Үсмер бик сизгер,уен-көлкеле сүзне бик авыр кабул итә. Шуңа күрә тәрбия чарасы буларак юмордан бик сак кулланырга кирәк.Әти-әниләргә иптәшләре, туганнары янында бала турында бик сак сөйләшергә кирәк. Ул һәрбер сүзгә үзенчә бәя бирә һәм күңеле бик тиз яралана.

Өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть яхшы нәтиҗә бирми. Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә һәм һич тә яратмый. Мораль уку киресенчә үсмернең ачуын китерә, ул әти-әнисеннән тагын да ныграк читләшә. Өлкәннәр моны искә алырга,түзәргә тиеш.14 яшьтә үсмер тагын әти-әнисенә якыная башлый.

13 яшьлекләрнең эне-сеңелләре белән мөнәсәбәтләре яхшы түгел. Ул алардан качарга , бүлмәсенә кереп бикләнергә тырыша.

Кызлар яшьтәш дус кызга мохтаҗ. Алар аңа серен сөйли. Малайларда андый ихтыяҗ юк. Алар бергәләшеп уйнай, кино карау. Балык тоту өчен дуслары белән

аралашалар. Яшьтәш кызлар белән сөйләшергә читенсенәләр, оялчан булалар. Шуңа күрә кызлар өлкәнрәк малайлар белән дуслашалар.



















Сентябрь

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Белем бәйрәмендә катнашу.

Түгәрәкләргә язылу

01.09

2.Патриотик һәм гражданлык тәрбиясе

1 нче сентябрь - Белем бәйрәме. "Исәнме, мәктәп".

Сыйныф сәгате " Моя малая Родина"

01.09

3.Әхлак тәрбиясе.

-"Террорист" төшенчәсе белән танышыйк

- Сыйныф сәгате "Экстремизмга - юк"

04.09

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Сыйныфта гөлләр утырту, аларны карап тәрбияләү

Класста дежур торуны оештыру.

Мәктәп бакчасында көзге эшләрдә катнашу.

даими

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Сыйныф сәгате "Синең көндәлек режимың"

Чәршәмбе, җомга көн иртәнге гимнастика ясау.

Спорт түгәрәкләренә язылу һәм йөрү

"Юл йөрү кагыйдәләре" - с.сәг.

11.09

даими

25.09

6. Эстетик тәрбия

"Бу минем сыйныф" - сыйныф почмагын тулыландыру

7. Экологик тәрбия

Табигатькә экскурсия.

"Минем йортым чиста һәм матур".

Максат: йорт - җир тирәсен даими чиста тотарга өйрәтү

даими

8.Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, хокук

Эвакуацияләү тренировкасы үткәрү "Укучыларның бурычлары һәм хокуклары"-с.сәг.

Инструктаж һәм таныштыру ФЗ № 71(28.04.09).

18.09

9.Гаилә

"Белем" бәйрәмендә катнашу

Ата-аналар җыелышы "Роль родителей в обеспечении безопасности детей"

01.09



Октябрь


Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Укучылар өчен чыга торган газета-журналларын күзәтү , язылуны оештыру

"Укытычыны котла"акциясендә катнашу

Ай дәвамында

01.10-5.10

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

Телдән журнал: " Минем туган җирем".

02.10

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Яхшы гадәтләр" - дискуссия

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"- с.сәг.

"Нәрсә ул мин, нәрсә ул без?" - с.сәг.

02.10

09.10

30.10

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

"Хезмәте барның, хөрмәте бар"- с.сәг

Укучыларның өйдә әти-әниләренә булышуларына ирешү.

Мәктәп алды тәҗрибә участогында үзләре эшли алырлык эшләрне башкару

16.10

даими

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Саф һавада уеннар

"Дөрес утыруның файдасы" - әңгәмә

"Витаминнар- сәламәтлек дуслары" - с.сәг

18.10

23.10

6. Эстетик тәрбия

"Сөмбелә"бәйрәменә хәзерлек һәм үткәрүдә катнашу.

Укытучылар бәйрәменә стенгазета чыгару.

23.10 -30.10

1.10-5.10

7. Экологик тәрбия

Мәктәптә узучы субботникларда канашу

даими

8.Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек, хокук

Батырлык, кыюлык турында китаплар,хикәяләр уку

"15 октябрь-Хәтер көне"- әнгәмә

даими

18.10

9. Гаилә

Гаиләләрдә балалар өчен газета-журналларга язылу.

Гомуми ата-аналар җыелышында катнашу

ай дәвамында









Ноябрь

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

"Уку- белем чишмәсе" - с. сәг.

Конкурсларда катнашу

13.11

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

- Татарстан символлары - әнгәмә

4.11.- "Халык бердәмлеге көне"

6.11.-"Татарстан Республикасы Конституциясе көне"

01.11

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

- "Хокук бозуларны кисәтү турында"гы ТРның 2008 нче елының 13нче октябрендә кабул ителгән 105 нче законын укып өйрәнү.

- Укучыларның буш вакытларын ничек уздыруын күзәтү максатында рейдлар үткәрү.

15.11

ай дәвамында

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Бакчада көзге эшләр.

"Авылым уңганнары" -с.сәг.

ай дәвамында

20.11

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Класстагы тәртип һәм чисталык турында әңгәмә

"Скажем "Нет!" -СПИДу" - сәламәтлек сәгате

Көзге каникулга инструктаж үткәрү

22.11

27.11

01.11

6. Эстетик тәрбия

-Акция. "Китапны саклагыз!"

-"Нинди ямь бар бу дөньяда "- әнгәмә

-Сыйныф бүлмәсен чиста, кабинеттагы әсбапларны пөхтә тоту.

11.11

29.11

даими

7.Экологик тәрбия

"Табигать һәм без" - әнгәмә

"Табигать, әйләнә -тирә нәрсә ул?" (сыйныф сәгате)

25.11

8.Иҗтимагый- сәяси эшчәнлек, хокук

"Үз-үзеңне тәрбияле тоту кирәкме?" - әнгәмә

18.11

9.Гаилә

" Ана- бөек исем" - с. сәг.

29.11



Декабрь

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

-"Туган телем - иркә гөлем" -кл.сәгате

- " Рухи байлык нәрсә ул?" - әнгәмә

04.12

06.12

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

"Гаиләдә милли гореф-гадәтләр."

13.12

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Телефоннан сөйләшү әдәбе" - практикум

"Әдәплелек иленә сәяхәт" - с.сәг.

20.12

11.12

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Кабинетта җиһазларның төзеклеген күзәтү.

Кабинетта чистарту, төзекләндерү эшләре алып бару

Операция "Карлы әкият".

даими

даими

ай дәв-да

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү

"Грипптан ничек сакланырга?" - с.сәг.

Саф һавада уеннар, ярышлар

Кышкы экскурсия

даими

18.12

6. Эстетик тәрбия

"Гади кеше нинди була?" - әңгәмә.

Яңа ел бәйрәменә карата стенгазета чыгару

Яңа ел бәйрәменә хәзерләнү һәм катнашу

20.12

ай дәвамында

7.Экологик тәрбия

" Гүзәллеккә кеше хуҗа"- с. сәг.

25.12

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Хезмәт куркынычсызлыгы турында әңгәмә

Укучылар өчен кагыйдәләр.

27.12

9.Гаилә

Балаларның сәламәтлеге турында ата-аналар белән берлектә кайгырту

даими






Гыйнвар

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

Укуда тырыш, игътибарлы укучыларны мактау

2. Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

"Безгә тынычлык кирәк." - с.сәг.

Җыр һәм строй смотрына әзерлек

15.01

ай дәв-да

3. Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Әхлаклы булу ни дигән сүз ул?" - с.сәг.

"Культуралы кеше нинди була?" - дискуссия

22.01

24.01

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

" Һөнәрләр һәм аларның күптөрлелеге" - с.сәг.

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

" Начар гадәтләр" - с.сәг.

Кышкы уеннар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү

Саф һавада уеннар, ярышларда катнашу

Кышкы экскурсия

29.01

даими

план буенча

6. Эстетик тәрбия

"Агач яфрагы белән матур, ә кеше?"- әнгәмә

31.01

7. Экологик тәрбия

Рәсемнәр күргәзмәсе: "Табигать-Анабызны, сакла!".

План буенча

8. Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

"Минем хакым бар..." - дискуссия

27.01

9. Гаилә

Балаларның дөрес туклануы турында әңгәмә





Февраль


Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

" Китап дус та, киңәшче дә" - с.сәг.

Бөтендөнья китап көне

05.02

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

"Ватанны саклаучылар көненә" үткәрелә торган кичәдә катнашу

"Муса Җәлил - патриот шагыйрь" - с. сәг.

Җыр һәм строй смотрында катнашу.

"Афганистан - йөрәк ярасы" - с.сәг.

план буенча

12.02

план буенча

14.02

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Ялган һәм намуссызлыкка каршы" - дискуссия

"Әтием һәр эшкә өлгер!"- әңгәмә

"Кешегә хөрмәт - нәрсә ул?" - дискуссия

Бүләкне ничек бирергә? Практикум

09.02

21.02

28.02

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Кабинетта чистарту, төзекләндерү эшләре алып бару

Олы кешеләргә ярдәм итү.

даими

даими

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Кышкы уеннар вакытында куркынычсыз урыннар сайлау турында әңгәмә

Организмны чыныктыру өчен физкультураның әһәмияте

"Тешләр һәм безнең сәламәтлегебез" - с.сәг.

даими

даими

19.02

6. Эстетик тәрбия

"Әтиләр сүзе-күңелнең күзе"- әнгәмә

20.02

7. Экологик тәрбия

"Экологик лото" уены

24.02

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

"Үз-үзеңне тәрбияле тоту кирәкме?" - с.сәг.

26.02

9.Гаилә

Әтиләрне 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлау

Әти-әниләрнең дәрескә килүләрен оештыру .

Март

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

"Вакытны дөрес бүлү, көн режимы" - әңгәмә

07.03

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

"Нәүрүз" бәйрәмендә катнашу

"Халыкара хатын-кызлар көне" - әниләр көненә багышланган бәйрәмендә катнашу

План буенча

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Әниләр - гөлләр кебек" -с.сәг.

05.03

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

"Әниләргә иң яхшы бүләк" конкурсы

"Татар халык ашлары" - әңгәмә

14.03

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

"Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне"

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"-с.сәг.

24.03

12.03

6. Эстетик тәрбия

"Халыкара театр көне"

"Халыкара музей көне"

27.03

7. Экологик тәрбия

"Бөтендөнья су көне"

"Халыкара җир көне"

"Су - табигый күркә" с.сәг.

22.03

21.03

26.03

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Халыкара хатын-кызлар көне

Нәрсә ул алкоголь?" - әңгәмә

28.03

9.Гаилә

Ата-аналар җыелышы «Гаилә тәрбиясенең кайбер мәсьәләләре»














Апрель

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

"Тукай халык күңелендә" - с.сәг.

Шигырь конкурсында катнашу

09.04

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

Г.Тукайны искә алу көне

26.04

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

"Хат яза беләсеңме?" - с.сәг.

16.04

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Мәктәп яны территориясен чистартуда катнашу.

Сыерчык оялары ясап кую.

"1май - Яз һәм хезмәт бәйрәме" - с. сәг.

План буенча

30.04

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Язгы ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре .

"Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе" - с.сәг.

даими

23.04

6. Эстетик тәрбия

Язгы табигатькә экскурсия

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү.

7. Экологик тәрбия

Бөтендөнья Җир көне.

"30 апрель-янгын сүндерүчеләр көне" - әңгәмә

Бөтендөнья кошлар көне

2.04

28.04

1.04.

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Ата-аналар җыелышы: «Гаилә тәрбиясенең кайбер мәсьәләләре»

9.Гаилә

Ата-аналар белән даими элемтәдә тору. Гаилә хәлләре белән танышып тору.












Май

Эшчәнлек төре

Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү

вакыты

1.Танып-белү эшчәнлеге, укуга аңлы караш

"Сабантуй" газетасына күзәтү

Балаларны яклау көне.

Җиңү көне

Бөтен дөнья музей көне.

Китапханә көне

01.05

9.05

16.05

27.05

2.Патриотизм һәм гражданлык тәрбиясе

"Беркем дә онытылмый, берни дә онытылмый" - митингта катнашу

"Туган ягым- Татарстан" - викторина

09.05

05.05

3.Әхлак һәм әдәп-әхлак (гореф-гадәт) тәрбиясе.

Тынычлык һәм милләтләр дуслыгы турында җырлар,шигырьләр өйрәнү

" Тыйнакның кулы эшләр" - с. сәг.

07.05

4.Хезмәт сөючәнлек тәрбиясе

Өмә.

Мәктәп ишегалдын җыештыру, яшелләндерү.

Чәчәкләр утырту.

план буенча

5.Сәламәт яшәү рәвешен булдыру

Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау.

"Кече Сабантуй" ярышларына әзерләнү

"Тәмәкенең зарары" - с. сәг.

14.05

6. Эстетик тәрбия

"Кече Сабантуй"да катнашу

"Һәрвакыт булсын тынычлык". Бөек Ватан сугышына карата рәсем күргәзмәсе.

план буенча

7. Экологик тәрбия

Табигатькә экскурсияләр. Планетаның бер кисәген матурла.

"Ут дус та, дошман да." - с.сәг.

21.05

8.Иҗтимагый

-сәяси эшчәнлек, хокук

Җәйге каникул вакытында ялны файдалы итеп үткәрү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж

"Хезмәт ияләренең бердәмлеге" көне

9. Гаилә

"Җәйге ялны ничек оештырырга?" - балалар белән берлектә ата-аналар җыелышы




Тәрбия сәгате темалары

Айлар

Тема

Үтәү вакыты

1

Сентябрь

"Моя малая Родина"

01.09

2

"Экстремизмга - юк!"

04.09

3

"Синең көндәлек реҗим"

11.09

4

"Укучыларның бурычлары һәм хокуклары"

18.09

5

"Юлда йөрү кагыйдәләре"

25.09

6

Октябрь

"Яхшы гадәтләр"

02.10

7

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

09.10

8

"Хезмәте барның, хөрмәте бар"

16.10

9

"Витаминнар - сәламәтлек дуслары"

23.10

10

"Нәрсә ул Мин, нәрсә ул Без"

30.10

11

Ноябрь

"Уку - белем чишмәсе"

13.11

12

"Авылым уңганнары"

20.11

13

"Скажем "Нет!" -СПИДу" - сәламәтлек сәгате

27.11

14

Декабрь

"Туган телем - иркә гөлем"

04.12

15

"Әдәплек иленә сәяхәт"

11.12

16

"Грипптан ничек сакланырга"

18.12

17

"Гүзәллеккә кеше хуҗа"

25.12

18

Гыйнвар

"Безгә тынычлык кирәк"

15.01

19

"Әхлаклы булу ни дигән сүз ул"

22.01

20

"Начар гадәтләр"

29.01

21

Февраль

"Китап дус та, кинәшче дә"

05.02

22

"Муса Җәлил - патриот шагыйрь"

12.02

23

"Тешләр һәм безнең сәламәтлек"

19.02

24

"Әфганистан - йөрәк ярасы"

26.02

25

"Үз-үзеңне тәрбияле тоту кирәкме?" - с.сәг.

26.02

26

Март

"Әниләр - гөлләр кебек"

05.03

27

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл"

12.03

28

"Су - табигать күркә"

26.02

29

26.03

30

Апрель

"Тукай - халык күңелендә"

09.04

31

"Хат яза беләсеңме?"

16.04

32

"Телебез - татлы, йөзебез якты булсын"

23.04

33

"1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме"

30.04

34

Май

" Бөек Ватан сугышы сукмаклары буйлап"

07.05

35

"Тәмәкенең зарары"

14.05

35

"Ут дус та, дошман да"

21.05



© 2010-2022