Меня зовут коррупция

Тема: Минем исемем коррупция. Максат: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу. Коррупцияне тормыш шартларында таный белү.Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.Терминнар: Коррупция, җинаять кылу, административ кагыйдәләрне бозу.                       Дәрес барышы: Укытучы алдан бер укучыны “взятка бирүче” итеп билгели, ул уеннарда катнаша, уенда җиңелә, укытучы уеннан чыгарга кушкач ,акча тәкъдим итәргә тиеш була.   1 өлеш. “Игътибарлылык уены”.·         “Артык у... ·        Өй эше  «Намуслы яшәргә кирәк!”  (Рәсемнәр ясарга).
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

Чапшар башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы









ТЕМА: Минем исемем коррупция ( класс сәгате эшкәртмәсе)

























Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Асадуллина Г.Г.







Тема: Минем исемем коррупция.

Максат: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу.

Коррупцияне тормыш шартларында таный белү.

Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.

Терминнар: Коррупция, җинаять кылу, административ кагыйдәләрне бозу.

Дәрес барышы:

Укытучы алдан бер укучыны "взятка бирүче" итеп билгели, ул уеннарда катнаша, уенда җиңелә, укытучы уеннан чыгарга кушкач ,акча тәкъдим итәргә тиеш була.

Уенда катнашучыларның башкалары күбрәк бирсә, взятка бирүче ставканы күтәрергә тиеш. Уенны алып баручы взятка бирүчене җиңүче итеп таныганчы уен дәвам итә.

1 өлеш. "Игътибарлылык уены".

  • "Артык укучы" уены. Урындыклар саны укучылар санына караганда 1гә кимрәк. Өч укучы һәм взятка бирүче уенда катнаша. Музыка башлангач, уенчылар урындык тирәли бииләр. Музыка туктагач урындыкка утырып калырга тиешләр. Утыра алмаганы уеннан чыгарга тиеш.

Уен башлана, музыка туктагач взятка бирүче утыра алмый кала (укытучы кушуы буенча).

  • Минем уеннан чыгасы килми, бәлки без килешербез?

  • Юк, син уен кагыйдәсе буенча уеннан чыгарга тиешсең. (укучы бирелергә теләми.)

  • Ярый, мин сезгә 100 сум акча бирәм, ә сез мине уенда калдырасыз. (Уенны алып баручы уйлана. )

  • Юк, 100 сум аз, (башка уенчыларга мөрәҗәгать итә). Кем миңа 200 сум бирә, ул уенда кала. (укучылар риза булмыйлар) Укытучы взятка бирүчегә әйтә, ярый, син уенда калырсың, ( икенче уенчыны чыгара, уен дәвам итә) взятка бирүче һәрвакытта да урынсыз кала, һәм акча тәкъдим итеп җиңүче булып кала. Уенның максаты: Взятка бирүчегә карата укучыларда канәгатьсезлек билгесе тудыру.

Уенны алып баручы "взятка бирүчене" класс алдында мактый.

  • Сезгә уен ошадымы? Нәрсәсе белән?

  • Сез уен вакытында үзегезне ничек хис иттегез?

  • Нәрсә ошамады? (ошамаган якларны укытучы тактага яза.)

  • Уен барыгызга да ошасын өчен, нәрсә эшләргә? (тактаның икенче ягына языла)

  • Ни өчен взятка бирүче уенда калды? Ул аны ничек эшләде? Башка уенчыларга карата, укытучы дөрес нәтиҗә ясадымы? Уенны алып баручы взятка алырга тиеш идеме? (нәтиҗә ясала). Гомуми нәтиҗәне укытучы ясый.

  • Коррупция нәрсә ул?

  • Сезнеңчә, коррупция нәрсә ул? (Аңлатмалы сүзлектән мәгънәсе аңлатыла).

  • Коррупциянең билгеләрен ачыклау.

  • Коррупция алуда катнашучы кеше - җитәкче кеше.

  • Ул үзенең тоткан урыны белән законсыз файдалана.

  • Бу башка кешеләргә, дәүләткә зур зыян сала.

  • Коррупция сүзенә төшенчә бирелә.

Коррупция:

а) хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазыйфаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү;

б) «а» пунктчасында күрсәтелгән гамәлләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә кылу;

(«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 1 статьясындагы 1 пункт)

Коррупция: дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу.

(«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 1 пункт).

  • Коррупциянең сәбәпләре: "Мозговой штурм"

Без сезнең белән коррупциянең нәрсә булуын, аның төп билгеләмәсе белән таныштык, ә хәзер сәбәпләрен ачыклыйк.

Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек, коррупциянең дә үз тамыры бар. Ничек уйлыйсыз коррупцияне нәрсә китереп чыгара?

  • Түбән хезмәт хакы.

  • Законнарны белмәү.

  • Җиңел юл белән табыш алу.

  • Илдә тотрыклылык булмау.

  • Урыннарда эшләүчеләрнең еш алмашынуы. Коррупцияне гадәти күренеш итеп карау.

  • Халыкның түбән дәрәҗәдә яшәеше.

  • Дәүләт институтларының түбән үсеше.

  • Эшсезлек.

  • Казусларны чишү

Казус для первой группы:

Учитель географии Акча Билимыч во время экзамена хотел оста-

вить на второй год ученика Тарапыша несмотря на его правильные

ответы. Акча Билимыч предложил Тарапышу попросить родителей

подарить школе автобус, чтобы дети, живущие на другом берегу озера, могли добираться до школы. Тарапыш поддержал эту идею, с радостью согласился с предложением учителя и без проблем получил экзамен.

Казус для второй группы:

Мальчик по имени Мамыт, играя с друзьями, упал и ударился го-

ловой. Друзья повели его в ближайшую больницу. Врач Дарыжан, работавший в этой больнице, отказался осмотреть его. Он мотивировал свой отказ тем, что у Мамыта не было денег, а также пожаловался на низкую заработную плату врачей и сказал, что ему срочно нужны деньги на покупку нового медицинского оборудования. Он сказал, что за «просто так» никто не будет осматривать Мамыта. В этот момент санитар сообщил о том, что появился пациент с деньгами, и Дарыжан тут же побежал оказывать ему помощь.

Казус для третьей группы:

Тарапыш, Мамыт, Эльсина, Жусик и Айсал были привлечены к суду по обвинению в незаконном смехе, неуплате налогов и воспрепятствовании обогащению государственных чиновников. По всем фактам и доказательствам, предоставленным судье Антифемиду, было видно, что обвинение ребят было необоснованным. Судья должен был отпустить их. Однако высокопоставленный чиновник, фигурировавший в деле, вынудил Антифемида принять незаконное решение, угрожая ему физической расправой. В итоге Антифемид принял решение, по которому ребят посадили в тюрьму.

Укучылар җавап бирә.

-Ничек уйлыйсыз, коррупциядән зыян күбрәкме, әллә файдамы, ни өчен?

- Бер генә кешегә зыян киләме, әллә җәмгыятьнең башка кешеләренә дә зыян киләме? (Укытучы нәтиҗә ясый).

7. Йомгаклау.

Уен " Чума үрдәк, чума каз". Икешәрләп тотынып басалар, бер укучы елга аша чыкканда, үзенә иптәш алып китә. Укытучы янына чыгып җиткәч, укытучы аларга сорау бирә, җавап бирергә тиешләр. Сораулар кызыклы булырга мөмкин, мәсәлән: классташыңның күзенең төсен әйт. Алдагы дәресегез нинди?

Парсыз калган кеше пар алып чыга, укытучы тагын сорау бирә.

Нәрсә ул коррупция?

Коррупциянең билгеләрен әйтегез?

Коррупциянең 2-3 сәбәбен әйтегез.

  • Халыкның түбән урында яшәеше коррупция китереп чыгарырга мөмкинме?

  • Законнарны белмәү коррупция китереп чыгарырга мөмкинме?

  • Нинди зыян сала коррупция?

  • Коррупцияне булдырмый калырга мөмкинме? Кемнән яки нәрсәдән тора ул?

  • Коррупциягә билгеләмә нинди законда чагылыш таба?

  • Коррупциягә каршы көрәшергә кирәкме? Ни өчен?

  • Өй эше «Намуслы яшәргә кирәк!" (Рәсемнәр ясарга).


© 2010-2022