ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ТЕМАСЫНА ДОКЛАД

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мортазина Ч.Г.

Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия

Әлмәт шәһәре

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

Татар халкының тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакяр гамәлләре белән тирән эз калдырган Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади һәм фәнни мирасы гаять күпкырлы. Киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе, рухи тормышның төрле тармакларында йөзләгән хезмәтләр иҗат иткән шәхес буларак, Ризаэддин Фәхреддин XIX йөз азагы XX йөз башында татар тарихи әдәбияты, иҗтимагый фикер үсеше һәм мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен биләп торучы асыл зат. Ул бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Гомере буена халкы күңеленә армый-талмый якты нурлар чәчеп яшәгән мәшһүрләрдән мәшһүр татар галиме, бөтен барлыгы, меңнәрчә тамырлары белән татар җире, татар рухы белән бәйләнгән зыялы,укымышлы нәсел вәкиле. Танылган педагог та, журналист та, тарихчы да, философ та,олуг дин әһеле дә Ризаэддин Фәхреддин.

Киң карашлы мәгьрифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя.

Бүгенге көндә укыту процессында да бөек галимебезнең тәрбия чыганакларын үзебезнең эшебездә кулланабыз, аның хезмәтләрен өйрәнәбез,әңгәмәләр үткәрәбез.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р.Фәхреддин хезмәтләренә, фикерләренә мөрәҗәгать итәм. Беренчедән, укытучы нинди фән укытуына карамастан, галимнең «Адәбе тәгълим» («Укыту кагыйдәләре») китабын укырга, үзенең эш тәҗрибәсендә кулланырга тиеш.

Татар әдәбияты дәресләрендә аның хезмәтләреннән киң файдаланам. «Тәрбияле ана», «Тәрбияле бала», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт» китапларын кулланам.

5 нче сыйныфта Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен укыганда мондый фикерләрне мисал итеп китерәм: «Холкы гүзәл булган бала - бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер, ... укыган вә холкын тәрбияләгән бала - алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр, ... мондый балалар - кардәш-кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт өчен вә бөтен халкы өчен мактаныч булыр», «Бала чактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дип дәлиллим.

7 сыйныфта Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен укыганда Р.Фәхреддиннең мондый нәсыйхәтен мисалга китерәм: « Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда, сез утырып тормагыз!..»,Ата-аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр»,«И, газиз балалар! Көчегездән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итегез һәм хөрмәт күрсәтегез! »

8 нче сыйныфта Ш.Камалның «Буранда»хикәясен өйрәнгәндә. « Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш» дигән фикерне файдаланам.

10 нчы сыйныфта Г.Исхакыйның «Бай углы» повестын укыганда галимебезнең мондый сүзләре ярдәмгә килә: «Кайбер балалар булыр ки: аталарының малларына ышанып, һичбер кәсеп вә эш юлына кермәсләр, бәлки ялкаулыкка гадәтләнерләр. Ахырда бер көн килер, акчалары да бетәр.Тереклек итәр өчен кулда һөнәр дә булмас.Шуның өчен ата малына ышанып тормыйча, бәлки никадәр бай баласы булсагыз да- булыгыз, үзегезне кеше баласы санап, һөнәр өйрәнергә тырышыгыз!»

Шулай ук, татар теле дәресләрендә дә бу хезмәтләрнең файдасы искиткеч зур. Мәсәлән,6 нчы сыйныфларда сүз төркемнәре бүлеген үткәндә сүзләргә морфологик анализ ясау өчен күнегүләрне «Олуглар вә бөекләр өчен» китабындагы нәсыйхәтләрдән алам. Гомумән, Р.Фәхреддиннең нәсыйхәтләре- тиңсез хәзинә, файдалана гына белергә кирәк.

Һәрберебезнең изге бурычы - балаларны белемле итү генә түгел, тәрбияле, әхлаклы итү. «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас». Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

Әдәбият

1. Балаларга үгет-нәсыйхәт.-Казан: «Дом печати» нәшрияты. -2001.-192 бит.

2.Ризаэддин Фәхреддин: тормыш юлы. Иҗади мирасы: Дәреслек-хрестоматия/Төз:Р.Ш.Шаһиев.-Казан РИЦ «Школа».2005.-272б.


© 2010-2022