Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме. Башлангыч сыйныф укучылары белән “Могҗизалар кыры” уены. Җиһазлау:залны бизәү өчен яфраклар,”Могҗизалар кыры”уены өчен табло,истәлекле көз бүләкләре,магнитофон. Барышы: -Кадерле,кунаклар, балалар, укытучылар! Без бүген халкыбызның онытыла барган матур бәйрәмен яңарту кичәсенә җыелдык.Ул-Сөмбелә бәйрәме. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм күңел ачарга чакырам. (“Алтын яфраклар” биюе) Ай,Кояш,Яңгыр,Сөмбелә керә 1бала:Зифа буйлы, җитен чәчле Зәңгәр күзле шушы кызның Исемнәре ничек икән, Әйтегезче, кем белә? Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә! Кояш: Исәнмесез, саумысез, Нигә тавык суймыйсыз Әтәчегез бозаулаган, Нигә чыгып алмыйсыз? Сөмбелә: Син ялгыштың ахрысы, алай түгел ул, болай!
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сөмбелә бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары белән "Могҗизалар кыры" уены.

Җиһазлау:залны бизәү өчен яфраклар,"Могҗизалар кыры"уены өчен табло,истәлекле көз бүләкләре,магнитофон.

Барышы:

-Кадерле,кунаклар, балалар, укытучылар! Без бүген халкыбызның онытыла барган матур бәйрәмен яңарту кичәсенә җыелдык.Ул-Сөмбелә бәйрәме. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм күңел ачарга чакырам.

("Алтын яфраклар" биюе)

Ай,Кояш,Яңгыр,Сөмбелә керә

1бала:Зифа буйлы, җитен чәчле

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Кояш: Исәнмесез, саумысез,

Нигә тавык суймыйсыз

Әтәчегез бозаулаган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Сөмбелә: Син ялгыштың ахрысы, алай түгел ул, болай!

Исәнмесез, саумысез...

Нигә кәҗә суймыйсыз.

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әссәләмегаләйкем, дуслар!

Балалар: Вәгеләйкем әссәлам!

Сөмбелә: Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

"Яз кайтырбыз"- диеп киттеләр.

Хушыгыз,хуш, матур кыр казлары.

Сау-сәламәт очып барыгыз.

Ә без монда матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

Ай: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,

Яфраклар да сары, кызыл- ялкын була.

Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

Амбарларга өем-өем ашлык тула.

1 бала:Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул-Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә. (Музыка астында ипи күтәргән бала керә).

Сөмбелә: Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме, үз юлында

Ул күпме хезмә күргән!

Ай: Ай, ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә

Үзем хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның игенче.

Бергә: Игенче, игенче, үзегезне күрикче!

Игенче: Әйе, мин ул игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа...

Кояш: Әйе, мин Кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем,

Ярдәм итте яңгыр да,

Шифасын бирде кырга.

Яңгыр:Мин-Яңгыр, үз вакытында

Кичекми килеп җиттем.

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Игенче:Аннан комбайн килде

Бөртекәрне түкми, чәчми,

Урып ,җилгәреп бирде.

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче: Ә мин ипи пешердем,

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

2бала: Һәркемгә ипи кирәк

Һәр көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да,очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар ачучыга да кирәк.

3 бала: Ипи сатучыга да,Ипи сезгә дә кирәк!

Ипи безгә дә кирәк-һәммәбезгә дә кирәк.

4 бала: Ипи эшләргә кирәк! Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларда иң авыр юллар узарга кирәк.

Шуңа да игенчене хөрмәт итәргә кирәк.

Сөмбелә: Инде белдек, рәхмәт сезгә,

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи- хезмәт җимеше, без белербез икенче.

5бала: Ботканың да тәме юк, ашының да тәме юк,

Хәтта чәйнең дә тәме юк, табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк,бары ипи генә юк.

6бала: Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә. безгә куат өстәргә.

Ипи булса абында, булдырам мин барын да.

7 бала: Әти ипи үстерә, әни ипи пешерә,

Ә мин... мин ипи ашыйм,

Ә аннары ипине үзем үстерә башлыйм.

(Ишек шакыйлар)Ал. баручы:Дусларым, безгә кунаклар килгән ахрысы. Кертәбезме?

Балалар: Кертәбез, түргә үтсеннәр.

Кыяр: Хәерле көн, Сөмбелә!

Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң ,Кыяр дустым?

Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды

Хуҗам бик тырыш бала,

Түтәле дымлы булды

Гел утап кына торды. (Ишек шакыйлар, помидор керә)

Помидор: Исәнмесез,хәерле көн , дусларым!

Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помидор дус?

Помидор: Хуҗабикәнең кызы бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады, шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр дип, рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган. тырыш. тәртипле, дип һәр җирдә сөйләп йөрдем.

(Ишек шакыйлар, Суган керә.)

Суган6 Исәнмесез, дусларым!Хәлләрегез ничек соң?

Миңа карагыз әле, мин матур һәм нинди зр!

Уңышым булды бик мул.

Балалар: Бик яхшы, бик яхшы! (Ишек шакыйлар, Җиләк керә)

Җиләк:Исәнмесез, дускайлар! Минем исемем -Җиләк.

Хуҗам бик уңган бала, җыйды берничә чиләк.

Рәхмәт әйтим әле диеп, мәктәпкә килдем эзләп.

Сөмбелә: Менә нинди уңган, тырыш балалар укый бездә.

Хезмәт шулай матурлый шул, нур балкый йөзегездә.

Кадерле, дусларым! Миңа сез бик ошадыгыз. Бәйрәм бик күңелле үтте.Ә мин буш кул белән килмәдем, сезгә зур күчтәнәч алып килдем.

Җыр"Көз, көз ,әйт әле"

А.Б. Балалар, Сөмбеләнең кәрзинендә бик кызыклы уен бар икән-"Могҗизалар кыры".Ә уенда катнашучыларны табышмаклар әйтешеп сайларбыз.

1.Лампа түгел яктырта, мич түгел- җылыта.(кояш)

2.Канаты бар-очмый, аягы юк- йөрми.(балык)

3.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә.

Үзе матур, аны кем әйтер.(помидор)

4.Аяксыз, кулсыз капка.(җил)

5.Үскәндә яфрагын ашыйлар,үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(суган)

1 тур. Кечкенә генә ярык, эче тулы халык.(борчак)

2тур. Аш тәмләткеч( петрушка)

3 тур. Ал яулыклар ябынган. а кыналар ягынган.

Кулым сузсам тешләп алды, шул кадәрле сагынган.(гөлҗимеш)

Финал. 1,2,3 турда җиңүчеләр белән финал.

"Сөмбелә"- гарәп сүзе.Тәрҗемә иткәндә, берничә мәгънә белдерә. Биредә шуларның берсе яшерелгән.(бөртек)

Суперуен: Бирем татар халык ашлары белән бәйләнгән. Бәрәңге кушып пешерелә торган ризык. 8 хәрефнең сен ачарга рөхсәт ителә.(кыстыбый)

Уенда җиңүчеләргә кабак, кәбестә, барлык катнашучыларга алма бирелә.









© 2010-2022