Әлифба бәйрәме бөйрәм конспекты

Раздел Классному руководителю
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Әлифба

бәйрәме







Укытучы. Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.

1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

Укытучы. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.

Бәйрәмебез котлы булсын!

4 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

5 ук. ("Ә" хәрефе белән)

"Әни", - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефе язмаган.

6 ук. ("Л" хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

7 ук. ("И" хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

8 ук. ("Ф" хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

9 ук. ("Б" хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

10 ук. ("А" хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

11 ук. Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

12 ук. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

(Әлифба керә).

Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

1 ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

4 ук. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

5 ук. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

6 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

7 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба. Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

9 ук. Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

10 ук. Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

1) Бежит по дороге

Чёрная собака

Такая умная

Такая рыжая

Такая добрая собака.

2) Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.

11 ук. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

Ял минутлары:

  1. Тәрәз каршына килгән бер чыпчык,

Мине чакыра: - Чык әле, чык, чык!

Алдый ул, беләм, гел шулай итә

Йөгереп чыксам, оча да китә.

  1. Вот мотор включился

Пропеллер закружился

К облакам поднялись

Вот мы тут приготовили парашют

И шасси убрали

Толчок, прыжок

Парашюты все расскрылись

Дети легко приземлились.

  1. Кара каргалар килде

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була,

Суыта кичкә таба.

Тамчылар тама тып та, тып

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

(Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

1) Әни уенчыклар алган,

Балаларга тараткан.

Алсуга ул биргән шар,

Илгизәргә самовар.

Илсур улына барабан,

Гөлназ кызына диван,

Санагыз әле, дуслар,

Күпме уенчык булган?

2) Керпе гөмбәгә барган

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энесенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

3) 7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да!

4) Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр чиләккә?

5) Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез,

Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Ашыга-ашыга "5"ле керә.

"5"ле. Миннән башка бәйрәмне

Уздыралар инде әллә?

12 ук. Юк ла инде, бишле дус, һәрбер билге хәтердә.

1 ук. Беренче көннән үк сине

Якын иттек һәммәбез,

"4" ле дус кая китте соң,

Чакырыйк әле, әйдәгез.

("4" ле билгесе керә).

"4" ле билгесе. Дусларым, мин монда торам,

Телим сезгә теләкләр.

"4" ле белән, "5" ле белән

Көчле булсын беләкләр.

("3" ле билгесе һәм "2" ле билгесе кочаклашып керә).

"3" ле билгесе. Сине чакырдылармы, ахирәт,

Әлифба бәйрәменә?

"2" ле билгесе. Мин кемнән ким, матурлыгыма

Сокланмас тик кем генә?!

"3" ле. Әйе шул, киттек, ахирәт

Безне көтәләрдер, шәт.

"2" ле. Уйнап көлеп күңел ачыйк,

Белемсез дә бик рәхәт.

2 ук. Якын килмәгез безгә сез,

Сездә бар йогышлы чир,

Белемгә омтылабыз һәр көн,

Түгеп җиргә кайнар тир.

3 ук. Матурлык зур роль уйнамый

Кеше булсын намуслы.

Тәүфыйкъ белән көн күрсен ул.

Эчкерсез һәм ягымлы.

4 ук. Дөрес итеп утырып,

Язам җайлап, матурлап,

Ярамый бит дәфтәргә

Төшерергә кара тап.

Апа әйтә: хәрефләр

Тигез генә язылсын,

Синең язган язуны

Бар кеше дә танысын.

Әлифбаны карадым,

Бар хәрефне таныдым,

Авылга хат языйм әле,

Бабамны бик сагындым.

5 ук. Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

"Әлифба" җыры.

Туган тел. Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба. Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

Җыр "Кил син, язым!" (Р. Вәлиева сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы)

Әлифба. Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

"5" ле белән дус булыгыз,

"3" ле эләктермәгез.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

6 ук. Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

7 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

8 ук. Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырларбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик(Укучыларның үз куллары белән әзерләнгән бүләкләре тапшырыла).

9 ук. Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Туган тел. Китап - ярдәмчең синең,

Дустың, киңәшчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Азбука. Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма, син

Керле кул белән аны,

Беркайчан да тотма син.

Туган тел. Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап, язуыңны,

Ялгыш язып куйма син.

Математика. Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис.

Туган тел. Дәфтәрең чиста булсын,

Китабың көлеп торсын,

Ачып җибәргәндә син,

Үзлегеннән укылсын.

Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик. Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

10 ук. Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

"2" ле алмаска,

Тырыш булырга,

"5" кә укырга.

Җыр "Бәхеттә, шатлыкта..." (Рамил Чурагулов сүзләре)

© 2010-2022