Внеклассное мероприятие Көз бәйрәме

Раздел Классному руководителю
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Алып баручы : Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

-Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән; агачларда сары-кызыл яфраклар.

Җыр "Яфрак бәйрәме"

1б. Җил агачка хәбәр салды

Яфракларын коярга.

Инде җәйләр артта калды,

Көз, син килеп ояла.

2 б. Көз ашыга агачларга

Үз бизәген салырга.

Урманнарны, болыннарны

Буяп китә сарыга .

3 б. Кошлар көньякка төбәлеп,

И очалар, очалар.

Әйләнеп кайтырбыз диеп,

Һаваларны кочалар.

Җыр "Көзге моң" Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.

Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала) Йомшак икән бу! Аның эчендә нидер кыштырдый әле! Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әлеге хатны. "Исәнмесез, балалар!Мин - серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән сезнең янга килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга - бакчалар, басулар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!"

Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри тәгәри "бакча" каршына килеп туктый.

Алып баручы: Балалар, безне йомгак кая китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.

Алып баручы. Бу бакчада ни үсәме

Бу яшелчә бакчасы

Бар табынга куеласы

Яшелчәнең барчасы .

Бакчада "усеп утырган" яшелчәләр сөйли:

5 б. Кәбестә

Мин булам-Кәбестә

Үзем яшкелт төстә

Күлмәгем дә күп катлы

Ашларга да төшәм мин

Бәлештә дә пешәм мин

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

6 б. Кабак

Карагыз әле бер генә

Менә миңа - кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта 9 табакка.

7б. Чөгендер

Җир астында үстем

Кып-кызыл булып пештем

Ашка тәм һәм төс бирәм

Салатым да бик тәмле .

8 б. Кишер

Минем исемем - кишер

Теләсәң болай пешер .

Теләсәң ашка тура

Мине яраткан бала

Озын гомерле булла

9б. Суган

Минем исемем- суган

Мин Һиндстанда туган

Мине бик тә мактыйлар

Салатка да турыйлар

Тураганда елыйлар.

"Яшелчәләр" хороводы

Алып баручы: Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр икән. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләр дә бар икән! Әйдәгез без аларны - бер - беребез белән ярышып чүплик.

"Кем тизрәк чүпләр?"уены

Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез! ( йомгак артыннан йөреп залны бер тапкыр музыка астында әйләнеп чыгып, "басуга" килеп туктыйлар. )

Алып баручы: Йомгак безне кая алып килде?!

10 б. Йомгак артыннан бергәләп

Басуга килеп җиттек

Анда ниләр үскәнен

инде хәзер белик.

11б. Борчак

Үзем ап-ак, вак-вак, йомры

Мул итеп уңыш бирәм

Вакытында җыймасагыз

Өйдән чыгып йөгерәм.

Бодай

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

Минем аннан күмәч пешә

Менә шулай күпереп

Арыш

Кар астында кыш үткәрәм

Яшел тунымны киеп

Көздән чәчеп калдырганга

Өлгерәм мин иң элек

Алып баручы:Карагыз әле, балалар , монда нинди сихри чәчәк тә бар икән. ( чәчәкләрнең таҗы зур, артларында табышмак, яфракларны өзеп укып, табышмакларга җавап бирәләр)

Катлы-катлы булып үсә, җир өстендә ул нәрсә ? (Кәбестә)

Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың. (Суган)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәнге)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар? (Алма)

Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

Алып баручы: Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез!

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез!

Җыр, Бию.

Алып баручы:Әйдәгез, Серле Йомгагыбызга иярик. Кая килеп җиткәнбез балалар?

Балалар: Урманга .

Алып баручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган. Кошлар да сайрамый - урман тып-тын.

14 б. Көз җиткән, көз җиткән

Сап -сары булган урман .

Хәзер инде менә карыйк

Нәрсәләр үсә анда

15 б. Гөлҗимеш

Әрәмәдә үсәм мин

Җимеш тә мин, гөл дә мин .

Витаминнар оясы -

Барасы да, җыясы .

16 б. Балан

Суымны эч авырсаң,

Төчкерсәң, я карлыксаң

Шәп дару юк моннан да

Дару ясыйлар минем

Хәтта камырымнан да.

Җыр

Көз кызы керә. Исәнмесез, дусларым! Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфракларны санап йөри идем, колакка сезнең шат авазларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.

18 б. Моңлы, гүзәл, матур аяз көннәр

Мул игеннәр синең бүләгең

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур ай-һай күлмәгең!

Көз кызы: Рәхмәт матур сүзләрегезгә!

19 б. Көз сылу килгән ерактан

Нәрсә генә алмаган

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

Каеннарга соры муллык,

Миләшкә муенсалар,

Чиягә көрән алкалар

Бигрәк килешеп торалар .

Көз шулай төрле төсләргә

Буйый бөтен җирне дә .

Җиләк-җимеш белән сыйлый

Шатландырып безне дә

Көз кызы: Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк але.

Уен:"Кем җитез" М.:Зонтик тотып, гәлүш киеп йөгерү

20 б. Җырладык та, биедек тә

Шигырьләр дә сөйләдек.

Матур гына уйнап алдык

Бер дә читенсенмәдек.

Көз: Рәхмәт сезгә дусларым, үземнең биләмәләремне кышка тапшырам, сезнең белән хушлашам.Сау булыгыз!

А.б:Бүгенгә без хушлашабыз. Бәйрәмне тәмамлыйбыз. Күңелле дә соң бу көз!





























© 2010-2022