Сценарий Праздник Навруз Понятие о празднике Навруз. Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа

Раздел Классному руководителю
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ГБС (К)ОУ «Нурлатская специальная (коррекционная) общеобразовательная школа- интернат VIII вида»

Сценарий Праздник Навруз Понятие о празднике Навруз. Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа.


Сценарий Праздник Навруз Понятие о празднике Навруз. Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа.






Составила: педагог дополнительного образования Айсина Г.Н.,

первая квалификационная категории.


Нурлат 2015г.



Тема : "Праздник Навруз"

Цель: Понятие о празднике Навруз.

Приобщение детей к национальной культуре и традициям татарского народа.

Формировать праздничную культуру, вызывать у детей эмоционально- положительное отношение к праздникам. Развивать у детей стремление к активному участию в праздниках.























Нәүрүз бәйрәме.

1вед: Исәнмесез, саумысыз,

Һәрберегез, барчагыз.

Бездән сезгә кайнар сәлам

Кабул итеп алыгыз.

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез бүген,

Әтиләр, әниләр белән бергә.

Бүген бездә бәйрәм көн

Уйнап, күңел ачам диеп,

Мәктәпкә килде hәркем.

2вед: Пробудилось все ото сна,

В гости к нам пришла весна!

И Навруз на целый год

Пусть вам счастье принесет!

Пробудилось все ото сна,

Это к нам пришла весна

Новый день как, Новый год

Радость всем нам принесёт!


1вед: - Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыны такмакларын ишетерсез, җырлы- биюле уеннарын күрерсез, үзегездә дәртлнеп биерсез.

Бәйрәм тамашасына рәхим итегез!

2вед: - Добрый день уважаемые гости, учителя и дети! Сегодня большой праздник - Навруз. Это праздник дружбы, труда и весны. Не зря праздник отмечают 21 марта. Ведь это день весеннего равноденствия. По мусульманскому календарю именно с этого дня начинается новый год. Слово «Навруз» от арабского означает новый день, новый год. С приходом весны вся природа оживает, появляется надежда на богатый урожай.

От порога к порогу-

Не в тягость твой груз,

Открывай нам дорогу,

Счастливый Навруз!

1вед: Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Җыр: "Әссәламегаләйкүм"( Р. Ахиярова муз., Р.Корбанов сүзләре.)


Әссәламәгаләйкүм!


Таң атада, кояш чыга

Кояшны сәламли көн

Саумы кояш, сүнмәс учак

Әссәламәгаләйкүм - (3раз)


Тел ачкычын иман биргән

Үз телем, туган телем.

Үз телемдә сәлам юллыйм

Әссәламәгаләйкүм - (3раз.)

Айсылу: - Күч безнең күңелгә, җыр яме, җир яме!

Рәхим ит, түрдән уз, "Нәүрүз" бәйрәме

Сэлимэ: Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде

Былбылдан аваз килде

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Ирина: Пришёл Навруз, весна пришла!

Пустыня ярко расцвела!

Все рады празднику вокруг!

И каждый здесь и брат и друг!

Аделя: Нәүрүз әйттек без сезгэ,

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Вместе-Бергә: - Нәүрүз мөбәрәк булсын!

1вед: - Хәер - дога кылабыз,

Аш - сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!


Вместе - Бергә: - Нәүрүз мөбәрәк булсын!

1вед: - Нәүрүз яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый. Ә Нәүрүз бәйрәме ул - Яңа ел бәйрәме, яз бәйрәме, кышны озату, язны каршылау бәйрәме, дуслык бәйрәме!

Никита: Солнце в небе лучисто,

Ветерок по садам.

Расцветай же, Отчизна,

Край наш, Татарстан!

2вед: На земле Татарстана

Каждый дом детьми богат,

Здесь живут под мирным небом

Татары, русский и чуваш.

Праздник радостно встречаем

Мы в Нурлате родном.

Поздравляем, поздравляем

Всех с Наврузом и весной.


Песня "Нурлатым" исполн. школьный хор.

Нурлатым, әй, Нурлат.


Үзәнлектэ калкып,

Йолдыз сыман балкып,

Күренәсең Нурлат ерактан,

Изге туган җирем,

Сиңа дигән җырым

Моң булып түгелә йөрәктән.


Нурлатым,әй, Нурлат,

Язмышымны урап,

Бәйләп куйдым сиңа

Бәхетемә юрап.


Тутарстан, эс чечеклен,

Тул хаватли сершывра

Нурлат хура ылтанпа пала

Тутарпа чаваш, в прас

Пуранасе пер латра

Пырса курар Нурлат хулине.


Страна «черного золота»,

Земля мучного колоса

И сахар белый сладкий, как майский мёд.

Народ трудолюбивый,

Весёлый, горделивый,

В делах не суетливый здесь живёт.


1вед: - Балалар бүген безгә кунаклар килергә тиешлүр иде, канатлы дусларыбыз, Яз кызы белән Нәүрүзбикә, нигәдер алар соңладылар. Әллә адашып безнең мәктәпне табалмыйча йөриләр микән!

2вед: - Сегодня к нам в гости должна прийти, Навруз. Почему-то наши гостья задерживается, ребята давайте позовём их.

Навруз ау!

(кошлар очып килә)

Кошлар: - Исәнмесез,балалар! Карр - карр! Чрк-чрк-чрк!

- Здравствуйте дети кар, кар, кар.

1вед: - Балалар, карагыз әле кошлар килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

- Кая таба очасыз?

2вед: - Куда вы летети?

К.кар: - Без сезгә хәбәр алып килдек

Карр - карр! Мы к вам прилетели с вестью.

Сыерчык: - Яз кызы Нәүрүзбикә сезнең мәктәпкә килеп җитәчәк.

Чрк-чрк-чрк!! Скоро к Вам придут Навруз.

Карга: Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә,

Без кайтабыз сагындырган

Туган, үскән җирләргә.

Земля открылась от толстого слоя снега

Дуют весенние ветра,

Мы прилетаем в родные края

Сыерчык: Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык.

Канатларын күтәреп,

Сезгә яз алып кайттык.

Наши дни пролетели на дорогах

С радостью мы прилетели к вам

И на своих крыльях принесли вести

Ребята давайте дружно позавём Навруз и Веснянку. Приходите к нам на праздник.

(кошлар очып китәләр) (Нәүрүз белән Веснянка килә, муз.уйный.)

Веснянка: - Здравствуйте ребята, я вам рада. И знаю всех вас давно. Я вижу, как каждую весну вы вскапываете грядки в огороде, помогаете земле дышать, белите деревья в саду, чтобы они были ещё красивее, сажаете цветы, чтобы весна была ещё милее.

Нәүрүз: - Исәнмесез балалар, исәнмесез кунаклар!

Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә,

Ачу китсен йөзегездән -

Шулай икән киләм сезгә!

Вместе вед: - Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз: Бурычлыны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл сызыгыз!

Шулай икән киләм сезгә!

Вместе вед: - Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз: Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф - сафа корыгыз.

Инде мине тынлагыз,

Моңаеп утырмагыз -

Уйнагыз да көлегез,

Биегездә җырлагыз.

1вед: - Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Яз иртәсен котлагандай матур булып,

Аяз күкне каплап алды зәңгәр болыт,

Бизәкләнгән төсле булды бөтен hава,

Кар өстенә шыбыр - шыбыр яңгыр ява.

Әй, дусларым килегез,

Күңел ачу көнебез.

Татарча матур итеп,

Без жырлыйбыз күрегез!

2вед: В гости к нам Навруз пришёл

Всем нам стало хорошо.

Мы танцуем и поём,

Дружно, весело живём.

- Весна красна, а наши дети знают про тебя песни. Хочешь послушать?

Весна: - Конечно!

(күмәк җыр: "Яз җитә".)

Песня про весны.

Припев: Яз,яз, яз җитә.

Тәрәзәне ачтылар

Тып, тып, тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.


1. Так чудесно светит солнце

В небе голубом!

И весенний день смеётся

Быстрым ручейком.


Припев:

Динь, динь, динь, динь-дон!

Окна солнцу распахни.

Динь-динь всюду капель звон

О весне поют они.


2.В новый домик прилетели

Бодрые жильцы.

Отмечают новоселье

Песенкой скворцы.

Весна: Да! Молодцы ребята, хорошо вы спели.


1вед: - Балалар, Нәүрүз бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле ягы бар әле. Бу бәйрәмдә әби -бабайларга ярдәм оештырыла. Аларга су, утын кертеп бирергә, ишек алларын чистартырга мөмкин. Менә мин дә әбигә сезнең исемнән котлау открыткасы яздым, аңа сәламәтлек теләдем hәм аны Нәүрүз бәйрәменә чакырдым.

2вед: - Дорогие ребята! Одна из особенностей данного праздника оказывать помощь бабушкам и дедушкам. И мы отправили поздравительную открытку с пожеланиями здоровья и пригласили на наш праздник.

(әби килә)

Әби: - Сөбханалла, сөбханалла, күпме халык җыелган!

Исәнмесез оланнар, исәнмесез балакайларым!

Мин чакыру открыткасы алган идем, дөрес килдем микән дим.

1вед: - Дөрес әбекәй, дөрес, рәхим ит, түргә уз!

Әби: - Мин бит әле буш килмәдем, кичә бәйрәмгә дип пенсия биргәннәр иде, килгәндә "Сәламәт" дигән кибеткә кереп балакайларыма күчтәнәчләр дә алып килдем бит. Бигрәк тә матурлар, бигрәк тә булганнар бит үзләре. Арып та киттем бугай, балакайларым сез нинди hөнәрләр беләсез соң, мин бит күчтәнәчләремне бушка гына алып килмәдем. И- и- и без яшь вакытта бергәләп жыелышкач "Чума урдәк, чума каз" дигән жырлы- бию уйный идек, мин әйтәм әллә яшь чакларны искә төшереп бер уйнап алыйкмы?

2вед: К нам в гости бабушка пришла, она пришла к нам с непустыми руками, а с гостиницами. Бабушка хочет вспомнить свою молодость и поиграть с вами в игры.

1вед: - И әбекәй, бу уенны безнең балалар да беләләр бит. Әйдәгез әле , балалар әбигә уйнап күрсәтик әле!

2вед:- Э бабушка эту игру наши дети тоже знают, давайте вместе поиграем.

("Чума үрдәк, чума каз"күмәк җырлы- бию.)


Әби: - Булдырдыгыз ,балакайларым, рәхмәт үзегезгә. Мин үземнең күчтәнәчләремне тәрбияче апаларыгызга калдырам, бергәләп сыйланырсыз. Бабагыз югалткандыр, кайтырга кирәк миңа. Мине бик сөендердегез балакайларым, ә хәзергә хушыгыз!

(әби кәрзинен калдырып китә)


1вед: - Күчтәнәчләрең өчен зур рәхмәт , әбекәй.Сау бул!

Бездән бабайга сәлам әйтергә онытма!

2вед: Бабушка спасибо вам за гостинцы, досвиданье.

Кошлар: - Телеграмма,телеграмма! Карр - карр!

1вед: - Күрегез, кошлар килгән, безгә телеграмма китергән, тагын кемнән булыр икән инде? Укып карыйк әле.

"Кадерле балалар ,тиздән сезгә килеп җитәчәкмен. Кыш бабай".Кыш бабай !? Кызык.., Кыш бабай яңадан киләм дигән.., аның вакыты үтте бит инде.!?

(кыңгырау чылтыратып Кыш бабай килеп җитә)

Кыш б: - Бу нинди жыен монда? Миннән башка гына нинди бәйрәм уздырасыз монда?

1вед: Яз кызы Нәүрүз килде Кыш бабай, аны каршылап Нәүрүз бәйрәме үткәрәбез.

Кыш б: - Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең

Ха - ха - ха

Бер өрермен - җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр,

Ике өрсәм - кар ятар,

Елга - күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүз: - Шып итсәм - җил тынар,

Елмайсам - карын елар

Үзең кит, кыш!

Кыш б: - Минем җитез тайларым бар:

Гыйнвар,февраль айларым бар.


Нәүрүз: - Минем дә тайларым бар:

Җылы апрель, майларым бар.

1вед: - Кыш бабай ачуланма инде, без сине дә бик яратабыз, яратсакта үзеңне, быелга син китеп тор, Нәүрүзгә бир көнеңне.

Кыш б: - Ничек алай? Мин бит әле китмәгән, китәргә дә җыенмыйм. Нәүрүз белән ярышып карыйк, әгәр ул җиңсә ул калыр, мин җиңсәм янадан кыш булыр.

1вед: - Ярый , Кыш бабай , без риза. Әйдәгез, көчегезне сынашып карагыз алайса!


(УенЧанага кем алдан утыра)


Кыш б: 1. - Менә минем чанам, икебез ике якка йөгерәбез, кем чанага алдан килеп утыра шул җиңүче була.

(кыш бабай җиңелә)( балалар белән уйнау)


2. - Бу ярышта мин җиңелдем, Менә хәзер карыйк ярышып, бераз аркан тартышып.

(Аркан тартышалар, кыш бабай җиңелә, балалар белән уен)


Булмады бу, менә кашык, менә күкәй, тот кулына чибәркәй, синдә йөгер, миндә калмам кайсыбыз килер алдан?

(кашык белән йомырка кабып йөгерү, кыш җиңелә, балалар уйный)


Болай гына бирешмим әле, яле тагын кул көрәштереп карыйк әле.

(Кул көрәштерәләр, кыш җиңелә, балалар белән уен)


Инде Нәүрүз соңгысына синең белән бию ярышы игълан итәм.

Нәүрүз: - Мин риза, Кыш бабай.

(татарча бииләр, кыш бабай китеп егыла, балалар җилләтәләр)


Кыш б: - Уф, арыдым ,эрим, агам ярдәм итегез. Кызым Нәүрүз, бик булдыклы, зирәк, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнең тәхетемне калдырып китәм. Имин яшәгез, бәхетле булыгыз ,балалар! Сау булыгыз!

(Кыш китә)


1вед: - Сау бул,Кыш бабай! Киләсе очрашуларга кадәр!


Нәүрүз: Бәйрәмебез дәвам итә.

Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын яңгырап торсын,

Эшләрегез уңнан булсын,

Илебезне бизәп торсын!

"Нәүрүз белән балалар җыры."


Нәүрүз җыры.


Яратыгыз җәйдә,

Яратыгыз кышныда.

Яратыгыз көзнедә,

Яратыгыз язныда.


Нэүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт, - 2раз

Телисең изге теләк.


Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны.

Кешеләр табигатьне

Саклагыз сез аларны


(Жыр бетүгә Хуҗа Насретдин ат белән килә)

Х.Н: - Әссәлламегаләйкум туганнар!(администрация белән кул биреп исәнләшә)

Нәүрүз, А.Б :- Вәгаләйкем әссәлам!

Х.Н:- Әйтегез әле, бу Нурлат базарымы?

1вед:- Юк.

Х.Н:-Бик зур күренә, Казан базарыдыр ахрысы? Сөбханалла!

1вед: - Юк инде, Хужа әфәнде , бүген бездә "Нәүрүз" бәйрәме. Сине бик күп мәзәк, мәкаль, табышмак белә дип ишеттек, безгә дә әйтмәссеңме икән?

Х.Н - Була ул , тыңлагыз! Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез.

Ин татлы тел - туган тел


Кем эшләми - шул ашамый.

Ялкау утырып йоклый - ятып эшли.

Эш беткәч - уйнарга ярый.

Кеше йөрми, ат керми. (салават купере)

Кешенен дусты,йортның хуҗасы (эт)

Суда юынып алды, күлмәге коры калды. ( каз)

Х.Н: - Бүген "Нәүрүз" бәйрәме,

Күңел ачу көнебез

Тәмле плаулар ашарга минем янга килегез.

Товарымны сатыйм әле,

Сезне сыйлыйсым килә.

(зурлар белән ботка ашату уены, 2пар кара каршы утырып, берсенең күзен бәйләргә)

Х,Н: -"Нәүрүз" бәйрәмен котлап,

Бүләк бирәсем килә, сый - хөрмәтләр сезгә булсын, Нәүрүз мөбәрәк булсын! Әй, кара инде! Өйлә намазына соңга калам икән бит. Ашыгыйм, тизрәк

ашыгыйм.

1вед: - Рәхмәт ,сиңа Насретдин әфәнде!! Мәңге яшә, Насретдин!

Кадерле әти-әниләр,балалар ,… бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам, ә хәзер барыгызныда сый - хөрмәт белән сыйланырга өстәлләрегез янына чакырабыз.

Балалар, без сезнең исән- сау булуыгызны, тырышып укуыгызны телибез!

Кадерле әти-әниләр,

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә Сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын Сезгә әйтәсе.

Исән-имин булыгыз,мәктәп белән элемтәне эзмәгез!

Балаларыгызның иң якын кешесе,таянычы булыгыз!

Килүегез өчен рәхмәт!

2вед:-Спасибо вам за угощение! Спасибо за праздник, до свидания!

Тәмам.













© 2010-2022