Винни Пух көзге бәйрәмдә

Бал корты: Исәнмесез! Мин – бал корты. Әй, очтым бүген, киң кырлардан, болыннардан иң матур чәчәкләрне эзләдем, бал җыйдым.Шулай очып барганда, урманда карт агачка эленгән белдерүдән, көзге бәйрәм буласын укыдым да, сезнең янга күңел ачарга килергә булдым. Күчтәнәчкә бал да алып килдем! Пчела ставит бочонок меда на подоконник. Раздаются звуки песенки: Кем  кунакка иртән бара, Шул акыллы затлар. Кунакка йөрү өчендер Иртүк бик шәп чаклар. Моңсуланалар хуҗалар Җәйләрнең кичендә. Әгәр кунак иртән килсә, Булмас бу хәл бердә. Әгәр кунак иртән килсә, Ашыкмый бер кая. Урра диеп кычкыралар, Хуҗалар шатлана. Яныбызга кунак булып, Иртүк килә кояш та. Тарам-парам, парам-тарам – Иртән үк йөр кунакка. Открывается дверь и в зал входит Винни-Пух. Винни-Пух (очень жизнерадостно): Сәлам, дуслар! Исәнме, бал корты! Сез монда нәрсә, бәйрәм итәсез. (оглядывается по сторонам). Мин сезнең янга юкка ашыкмаган икәнмен. Ә монда каяндыр бик тәмле ис килә. (Принюхивается.) Әй, бал корты, ул синдәме?  Бал корты: Бу минем балаларга бәйрәм бүләге – чып-чын юкә балы. Әле яңа гына урманнан җыеп кайттым. Ә син нинди күчтәнәч алып килдең? Винни-Пух (растерянно): Ой-ой! Мин шундый ашыктым, шундый ашыктым, ә бәйрә... Бик шәп бүләк, минемчә, ул бал Моны балалар бик тиз аңлар. Аз гына дисәң, бер кашык бирсәң, Бәйрәмнәр бәйрәм була. Тулы бер чүлмәк шәберәк тагы да, Җирдә бар әйбер яки юк, яки бар, Ләкин алай түгел, кызык әйбер бал, Ә бал?.. Аңа шуңа китә исләрем, Сизмәссең дә аның беткәнен. Тыңла әле, бал корты, әйдә, мин синең балыңны үзем тапшырыйм. Бал корты (важно): Син нәрсә! Мин күпме тырыштым, иң матур чәчәкләрдән сайлый-сайлый бал җыйдым. Уйлама да! Винни-Пух (подозрительно): Шулай итеп син миңа бал бирмисеңмени? Бал корты (решительно): Юк! Әле син аны бүләк иткәнче, үзең ашап бетерәсең, аннан ни тапшырырсың? Винни-Пух: Әле син шулаймы! Мин аны бераз гына авыз итәр идем, бүләк итәрлек кенә калыр иде! Бал корты: Юк-юк. Мин бу балны умарталыкка яшерәм дә, саклап торам. Пчела ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Винни Пух көзге бәйрәмдә.

II кечкенәләр төркемендә көзге бәйрәм.

Алып баручы: Көз көннәре килеп җитте, Хушлашабыз җәй белән. Бөтен җиргә яфраклардан Алтын келәм җәелгән. 1. Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк та матур икән!

2. Алмалар, әй, уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

3. Әй ямьле дә урманда.

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

4. Очыргычлар ясадык без

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күккә

Киек казлар артыннан...

ҖЫР "КӨЗ КИЛДЕ" 5.Осень наступила,
Высохли цветы,
И глядят уныло
Голые кусты.
6.Вянет и желтеет
Травка на лугах,
Только зеленеет
Озимь на полях.
7.Туча небо кроет,
Солнце не блестит,
Ветер в поле воет,
Дождик моросит..
8.Зашумели воды
Быстрого ручья,
Птички улетели В тёплые края. ПЕСНЯ. Бал кортлары "очып" чыгалар, җырлыйлар. Бал кортлары: Без чәчәкләргә кунабыз Бал җыяр өчен. Тырышабыз, бал җыябыз - Кешеләр өчен. Без, без, без, без... Кумагыз безне. Без, без, без, без... Чакмабыз сезне. БАЛ КОРТЛАРЫ БИЮЕ. Бал корты: Исәнмесез! Мин - бал корты. Әй, очтым бүген, киң кырлардан, болыннардан иң матур чәчәкләрне эзләдем, бал җыйдым.Шулай очып барганда, урманда карт агачка эленгән белдерүдән, көзге бәйрәм буласын укыдым да, сезнең янга күңел ачарга килергә булдым. Күчтәнәчкә бал да алып килдем!
Пчела ставит бочонок меда на подоконник. Раздаются звуки песенки:
Кем кунакка иртән бара,

Шул акыллы затлар.

Кунакка йөрү өчендер

Иртүк бик шәп чаклар.

Моңсуланалар хуҗалар

Җәйләрнең кичендә.

Әгәр кунак иртән килсә,

Булмас бу хәл бердә.

Әгәр кунак иртән килсә,

Ашыкмый бер кая.

Урра диеп кычкыралар,

Хуҗалар шатлана.

Яныбызга кунак булып,

Иртүк килә кояш та.

Тарам-парам, парам-тарам -
Иртән үк йөр кунакка.

Открывается дверь и в зал входит Винни-Пух.
Винни-Пух (очень жизнерадостно): Сәлам, дуслар! Исәнме, бал корты! Сез монда нәрсә, бәйрәм итәсез. (оглядывается по сторонам). Мин сезнең янга юкка ашыкмаган икәнмен. Ә монда каяндыр бик тәмле ис килә. (Принюхивается.) Әй, бал корты, ул синдәме?
Бал корты: Бу минем балаларга бәйрәм бүләге - чып-чын юкә балы. Әле яңа гына урманнан җыеп кайттым. Ә син нинди күчтәнәч алып килдең?
Винни-Пух (растерянно): Ой-ой! Мин шундый ашыктым, шундый ашыктым, ә бәйрәмгә бүләк алып килергә кирәклеге бөтенләй исемнән чыккан. (задумчиво чешет в затылке). Нәрсә генә бүләк итәргә соң миңа? Таптым!

Бик шәп бүләк, минемчә, ул бал

Моны балалар бик тиз аңлар.

Аз гына дисәң, бер кашык бирсәң,

Бәйрәмнәр бәйрәм була.

Тулы бер чүлмәк шәберәк тагы да,

Җирдә бар әйбер яки юк, яки бар,

Ләкин алай түгел, кызык әйбер бал,

Ә бал?..

Аңа шуңа китә исләрем,

Сизмәссең дә аның беткәнен.

Тыңла әле, бал корты, әйдә, мин синең балыңны үзем тапшырыйм.
Бал корты (важно): Син нәрсә! Мин күпме тырыштым, иң матур чәчәкләрдән сайлый-сайлый бал җыйдым. Уйлама да!
Винни-Пух (подозрительно): Шулай итеп син миңа бал бирмисеңмени?
Бал корты (решительно): Юк! Әле син аны бүләк иткәнче, үзең ашап бетерәсең, аннан ни тапшырырсың?
Винни-Пух: Әле син шулаймы! Мин аны бераз гына авыз итәр идем, бүләк итәрлек кенә калыр иде!
Бал корты: Юк-юк. Мин бу балны умарталыкка яшерәм дә, саклап торам.
Пчела подходит к импровизированному улью, закрепленному на стене, опускает туда бочонок с медом и, скрестив руки на груди, с важным видом начинает «сторожить».
Винни-Пух в другом углу комнаты думает, приставив руку ко лбу.
Винни-Пух (громко): Таптым! (громким шепотом) Кызык, сездә миңа яраклы һава шары булмасмы икән? Мин аны балны менеп алырга файдаланыр идем. Тизрәк табып бирегез, миңа һава шары, тизрәк!
ҺАВА ШАРЫ БЕЛӘН БИЮ.
Винни выбирает самый большой синий шар и, прячась за ним, приближается к пчеле.

Винни-Пух:

Ә без кая киттек болай?

Беркем белми әле.

Сөйләмибез берәүгә дә

Юк шул, юк шул и... әйе.

Остановившись на полпути, рассуждает.
Винни-Пух: Бер сорау бар: бал корты һава шары артыннан мине танымасмы? Бәлки, таныр, бәлки, юк. Ул бал кортларының башына ни киләсен кем белгән? Ә шулай да мин кечкенә болыт кисәге кебек кыланырмын, ул мине аю дип уйлап та карамас.

Подходит к пчеле и поет:
Мин болыт, болыт, болыт,

Түгел лә мин аю.

Ничек рәхәт болытка

Җырлап очып бару.

Зәңгәр, зәңгәр һавада

Никадәрле серләр.

Шуңа бөтен болытлар

Күңелле яшиләр.

Бал корты (угрожающе жужжит в сторону Винни): Ж-ж-ж!
Винни-Пух: Ай! Бу бит болай гына түгел! Ул нидер сизә бугай!

Пчела грозит ему пальцем.

Винни-Пух: Сезнең зонтик бармы?

Алып баручы: Бар.
КУЛЧАТЫР БЕЛӘН БИЮ.
Алып баручы: Нәрсә, зонтны нишләтим - ачыйммы, юкмы?

Винни-Пух: Син зонтигыңны ачып: "Тс-сс, яңгыр яварга җыена түгелме соң?" - дип әрле-бирле йөри башла.
Винни руководит детьми и опять подходит к пчеле, дети повторяют: «Кажется, дождик собирается».
Бал корты: Нәрсә инде бу! Мин берни дә аңламыйм. Балалар. Нәрсә бу, шундый кечкенә болыт кисәге буламы инде? Болыт икән, аңа нәрсәгә бал? Хәзер, барысын да хәл итәбез!

Пчела достает булавку и протыкает воздушный шарик.
Бал корты: И, Винни! Менә син дә эләктең!
Винни встает на колени и, молитвенно сложив руки, обращается к пчеле.
Винни-Пух: Аюлар балны сөя,

Нигә шулай кем белә?

Я, әйтегез, дөресен,

Бал тәмле соң ни өчен?

Ни өчен?

Бал корты, әйдә, дуслашабыз!
Бал корты: Ярый, яхшы, бәйрәм хакына без синең белән дуслашырбыз. Кичерәм мин сине, Винни-Пух. Тик онытма, башка болай шаярмыйсың.

Винни-Пух: Ярый,ярый, ә безгә уйнарга булса да ярыймы соң? Балалар, әйдәгез, уйнап алыйк.
В зал бегает Кролик.

Куян: Менә сиңа мә! Уңыш җыярга вакыт җиткән, ә сез берни эшләмичә, тик утырасыз!

Көз көне әй күп эшләр, Өлгерде яшелчәләр.

Берүзем генә ничек җитешим? Уныш җыярга ничек өлгерим?

Алып баручы: Кайгырма, Куян, бер дә, Без бергә чакта көчле! Булышырбыз сиңа без, Башкарырбыз бар эшне!

Син безгә ничек итеп, мул уңыш үстерүеңне сөйләп бир әле.

Куян: Яз килүгә бакчага,

Орлык чәчтек без анда.

Булышты куян-дуслар,

Бик күп булды уңышлар.

КУЯННАР БИЮЕ.

Куян: Шуннан соң яңгырны чакырдык.

Куяннар: Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!

Көмеш кадак, ука бау...

Яу син, яу килеп кенә,

Тыпырдап биеп кенә,

Чамасын белеп кенә,

Җиргә ямь биреп кенә.

Куян: Яңгырдан соң, түтәлдә,

Табышмак үскән менә!

Дети отгадывают загадки, а Кролик выкладывает овощи на грядку. Озын, яшел - түтәлдә,

Сары, тозлы - кисмәктә. (Кыяр.)

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге.)

Җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып. (Кишер.)

Үсеп утыра бер чүлмәк.

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә.)

ЯШЕЛЧӘЛӘР БӘХӘСЕ.

Көзге таба бакчада

Яшелчәләр җитешә.

-Кайсыбыз иң яхшысы? -

Дип, алар бәхәсләшә.

-Мин иң кызыл арада, -

Помидор горурлана.

-Без ин хуш исле гөлләр, - дип,

Рәйханнар хозурлана.

Кыяр билгә таянган:

-Мин яшел, иң кетердек,

Хуҗабикә тәпәнен

Без тутырып бетердек.

Тырышудан шәмәхә

Төскә керә баклажан:

-Минем салат иң тәмле,

Кабып кара банкадан.

-Мин иң сары, - ди шалкан, -

Тәмгә тәмле сары май.

-Ә миндә иң күп күлмәк,-

Ди кәбестә, - мин ин бай!

-Миндә иң күп каротин,

Ашап кына кара син!

Үзем баллы, кетердим,

Кояш төсле кишер мин.

-Мин иң ачы, - ди суган, -

Сарымсак - минем туган.

Алга чыга чөгендер:

-Бу бәхес ни өчендер?

Без барабыз иң-иңнәр,

Бергә булсак, юк тиннәр.

Без - тау-тау

ВИТАМИННАР.

ҖЫР "БЕЗНЕҢ БАКЧА"

Алып баручы: Әйдәгез, дуслар,

Барыйк өмәгә!

Сыналсын көчләр

Шушы өмәдә.

Без, куанышып,

Басуга барып,

Кайтырбыз өзеп,

Барын да алып.

"УҢЫШ ҖЫЯБЫЗ" УЕНЫ. (Несколько детей собирают овощи и складывают их в большой грузовик.)

Куян (на большом блюде вносит угощение): Менә сезгә күчтәнәч - Көз бүләге - алмалар. Шушы тәмле алмалар, Сезнең өчен, балалар!



© 2010-2022