Дәрестән тыш чара Әфганстан-йөрәк ярасы

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әфганстан - йөрәк ярасы

(Урта сыйныф укучылары белән үткәрү өчен)


Максат: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныштыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү; мондый сыйфатларны булдыруда үзтәрбиянең ролен аңлату.

Җиһазлау:

Плакатлар:

  1. "Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә." Н.А.Островский.

  2. "...герой - хәлиткеч моментта кешелек җәмгыяте өчен иң кирәкле булган эшне башкаручы." Ю.Фучик.

Кичә барышы.


Укытучының кереш сүзе.

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең бүгенге очрашуыбыз нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында.

1 а.б.:

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

(В.Һадиуллин "Әфганстан")

2 а.б.: Әфганстан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә, ят та, дәһшәтле дә булган бу сүз? Килеп керде дә, барыбызны дә сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарды.

1 а.б.: Әфганстан. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итте. Фәкать 1988 нче елның 15 нче маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлады һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.

2 а.б.: Бу сугыш безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Татарстан Республикасы Әфганстан сугышында менә дигән 257 егетен югалтты.

1 а.б.: "Әфган кызалаклары"ның кара таҗы Мөслим җиренә дә очып кунды: бездән чыгып киткән 128 асыл егетнең 6сы Әфган тауларында башын салды. Аларның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.


(Укучылар чыгышы)


1 нче укучы. Рядовой Владимир Абдугәрәй улы - 1964 нче елда туган, 1984 нче елның 5 нче мартында һәлак булды. Мөслим районы Мари - Бүләр авылында җирләнде.

2 нче укучы. Рядовой Солтанов Владимр Миннебай улы - 1961 нче елда туган, 1983 нче елның 12 нче сентябрендә һәлак булды. Мөслим районы Усаклык авылында җирләнде.

3 нче укучы. Өлкән лейтенант Байгузин Владислав Мөхәммәт улы - 1952 нче елда туган, 1981 нче елның 9 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Мари - Бүләр авылында җирләнде.

4 нче укучы. Рядовой Шәйхелмәрдәнов Илмир Зинир улы- 1965 нче елда туган, 1984 нче елның 29 нчы июнендә һәлак булды. Мөслим районы Бүләк авылында җирләнде.

5нче укучы. Сержант Фәррахов Илфар Рәмзи улы - 1963 нче елда туган, 1980 нче елның 9 нчы августында һәлак булды. Мөслим районы Әмәкәй авылында җирләнде.

6 нчы укучы. Капитан Рәшитов Фәиз Вәгыйз улы - 1955 нче елда туган, 1985 нче елның 30 нчы гыйнварында һәлак булды. Мөслим районы Мөслим авылында җирләнде.

2 а.б.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.

1 а.б.

Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

Бар дөнья бер минут тын калсын.

Ах, Әфган җилләре һәм дала гөлләре...

Чык түгел, гөлләрдән яшь тамсын!

(Әфган сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителә.)

2 а.б.

Онытмыйк! Мәңгелек дан аларга! Аларның соңгы истәлекләре булып, сагынып, өйдәгеләре өчен борчылып, туган якларын җирсеп язган хатлары гына калды.

(Илфар Фәрраховның соңгы хаты укыла.)

Х.Бигичев язмасында "Соңгы хат" җырының бер өлеше уйнатыла.(И.Хөснетдинов шигыре һәм көе.)

1а.б.

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

2 а.б.

Бу сугышта һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары безнең арада яши. Ишелеп килгән кайгы дулкыннарына, берсе артыннан берсе туып кына торган тормыш сынауларына бары ата-аналар гына чыдый ала. Шундыйларның берсе Рәшитова Гөлфәридә Гәрәевна бүген безнең арада.

Гөлфәридә апа - үзебезнең Мөслим егете, безнең мәктәптә укыган, шушы мәктәп бусагаларын таптаган, сугышчан батырлыгы өчен "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнгән гвардия капитаны Рәшитов Фәиз Вәгыйз улының әнисе.

(Мөмкин булганда, сүз бирелә.)

Сезнең сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр дә, мәңге төзәлмәс җан газаплары да сындыра алмаган сабырлыгыгыз алдында без баш иябез, Гөлфәридә апа, һәм сезгә багышлап җыр башкарабыз.

(Чәчәкләр бирелә, җыр башкарыла.)

1 а.б.

2003 нче елда Мөслимнең үзәк паркында калкып чыккан Батырлар шәһәрчегендә Әфган кырында һәлак булган батыр егетләребезнең барельефлары урнаштырылды, һәм исемнәре мәңгеләштерелде. Батырлар шәһәрчегенә килгән һәр кеше аларның батырлыгы алдында баш ия.

2 а.б.

Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын. Исән-саулары арабызда йөри. Бер яклары белән дә башкалардан аерылып тормыйлар шикелле алар. Ләкин сез аларның күзләренә төбәлебрәк, җаннарына тикле үтеп керергә тырышып багыгыз. Алар сугыш тузанын, сугыш төтенен иснәгән, яралы гәүдәләр, өзелгән кул-аяклар күргән кешеләр. Алар бездән иң әүвәл шуның белән аерылып торалар, моны бик авыр кичерәләр, оныта алмыйлар.

1 а.б.

15 февраль - совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга _____ ел тулган көн. Без бүгенге кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз еүзләре белән күргән әфганчы ______________________________ ны чакырдык. Аның бүген безгә, яшь буынга әйтер сүзе бар.

(Әфганчы чыгышы)


(Сораулар бирелә.)

1 а.б.

2нче номерлы Мөслим урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары исеменнән эчтәлекле һәм матур җавапларыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч, аяз күк йөзе телибез. Очрашу истәлеге итеп кечкенә генә бүләгебезне кабул итегез.

2 а.б.

Зур сугышлар бетә, ә тарих мәңгелек. Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшеп торачак авазлар калды: җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр, мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.

Укытучы:

Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату - аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз. Кешенең нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй-фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә. Хәзер үз-үзегезгә сорау бирегез: үзеңне ничек итеп батырлыкка әзерләргә мөмкин? Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәккәллек күрсәтергә туры килде? Сез үзегезнең ихтыяр көчегезне, максатчанлыгыгызны, тәвәккәллегегезне ничек камилләштерәсез? Ватанны яратуыгыз нидә чагыла?

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский "Батырлык һәм тәвәккәллек - ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта, эштә дә кирәк". - дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.

Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Без - тынычлык яклы!

(Җыр)


© 2010-2022