Внеклассное мероприятие

“ Дәрестән соң мәктәп” программасы кысаларында безнең Югары Баграж мәктәбе авылдашыбыз, Олимпия чемпионы, танылган чаңгычы Федор Симашевка музей оештыруны максат итеп куйды. Проектның исеме “ Чемпион эзеннән” дип атала. Спортчының тормыш юлы, яулаган уңышлары турында мәгълүматлар, аның турындагы видеоязмалар, шәхси әйберләреннән тупланган музей укучыларыбызның бик зур эше турында сөйли. Шуның өстенә, нәкъ менә мәктәбебез укучылары чаңгы шуу буенча зур уңышларга ирешүе белән таң калдыра. Быел Фед...
Раздел Классному руководителю
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Терекөмеш кебек керәшен...

(Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Бөтендөнья универсиадасы ярышларында җиңүче, 12 тапкыр Советлар Союзы чемпионы Федор Симашевка 70 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән искә алу кичәсе)

1 алып баручы.

Зәй районында бардыр бер авыл - Югары Баграж диләр,

Авыл үзе бик матур җиргә урнашкан, диләр.

Ул авылның, һич онытмам, истәлекле җирләрен ,

Гореф - гадәт, бәйрәмнәрен, гаҗәеп кешеләрен...

2 алып баручы.

Зурмы? - дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Әмма горурланыр кешеләре аз түгелдер һич кенә.

Монда һәр ел туып тора бик сәләтле балалар

Белемнәрен арттырып алга үрләп баралар.

1 алып баручы

Авылыбызның матур тарихы бар,

Шәкертләре аның җитәрлек.

Арасында шундый зур шәхесләр,

Дан казанган, исең китәрлек.

2 алып баручы Ә бу зур шәхесләр арасында , Олимпия, ике тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Бөтендөнья универсиадасы ярышларында җиңүче, 12 тапкыр Советлар Союзы чемпионы Федор Симашев аеруча зур урын алып тора.

1 алып баручы Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар әзерләп куярга мөмкин.

2 алып баручы

Без бүгенге кичәбезне 1997 нче елның 21 нче декабрендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән авылдашыбыз - Олимпия чемпионы - Фёдор Симашевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Исән булса, быел, 13 нче мартта аңа 70 яшь тулган булыр иде.

1 алып баручы

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

Әлеге шигырь юллары нәкъ менә Федор Симашевка туры килә дә инде.

2 нче алып баручы.

Хөрмәтле авылдашлар, бәйрәмебез кунаклары! Без бүген зур бәйрәмгә - авылдашыбыз Федор Симашевны искә алу кичәсенә җыелдык.

1 алып баручы

Ә хәзер сүз укучыларга бирелә.

1 нче укучы.

Авылдашыбыз Федор Симашевның тормыш юлы безгә үрнәк булып тора. Ләкин шундый зур уңышларга ничек ирешкән соң ул?

2нче укучы.

Ф. П. Симашев 1945 елның 13 мартында Югары Баграж авылында туа. "Мин, соңрак ярты дөньяны әйләнеп чыксам да, табигатьнең безнең авылдагыдай матур җирләрен күрдем дип әйтә алмыйм. Авылыбыз өч яктан урман белән әйләндереп алынган, инеш буена сыенган"- дип яза ул үзенең "Чаңгы юллары" дигән китабында.

1 нче укучы.

Энесе Николайга язган хатында ул үзенең шигырьләр яза башлавын әйтә. Тәмамланмый калган шигыре дә аның туган авылына багышланган.

1алып баручы

Эй Баграж, тауларың-

Тау асты чишмәләрең...

Бик аз гына бит суың-

И эчәм, эчәм әле.

Эй Баграж, ярларың-

Ярларың, таллыкларың.

Тауларыңда кошлар сайрый

Сагындыра шул чагың.

Эй Баграж, урманың,

Урманың, аланнарың -

Шул урман аланнарында

Уйланып калганнарым.

Эй Баграж, тауларыңнан

Чаңгы шудык яш чакта.

Егылып, көлеп, уйнап - үскән

Онытылмас берчак та...

Шомырт белән миләш үсә

Сарык тавы башында...

Шигырь әнә шул урында өзелеп калган.

2 алып баручы

6 сыйныф укучысы Коронов Максим тарафыннан хәзер җырланачак Баграж турындагы җыр Федор Симашевның рухына хәер-дога булып барып ирешсә иде.

(Җыр" Багражым" - Коронов Максим җырлый.)

3 нче укучы

Туган авылыбызда 7 сыйныф тәмамлагач, Федор Түбән Биш урта мәктәбенә йөреп укый башлый. Ул физкультура дәресләрен алып баручы Лев Яковлевич Ермолаев тирәсендә була, турникта шөгыльләнә, чаңгыда ияреп йөри.

4 нче укучы

Мәктәпне тәмамлагач, Федор Симашев Иркутск өлкәсендәге Усолье-Сибирское шәһәренә китә, химкомбинат төзелешендә балта остасы - бетончы булып эшли. Анда Федор чаңгычылар секциясенә языла. Кичләрен чаңгыда 20 шәр чакрым йөри. Шул кышта шәһәр беренчелегенә ярышта катнашып, 3 нче урынны яулый. Өлкә беренчелегенә ярышларда катнашасы командага керә. Бу ярышлар Ангарск шәһәрендә үтә. Ул вакытта Симашевка 19 яшь тулып килә.

5 нче укучы

1964 нче елда ул Чик буе гаскәрләренә армия хезмәтенә алына. Яшь солдатлар курсын үткәч, аларны заставага җибәрәләр. Һәр иртә физзарядкадан башлана, физик яктан әзерлекне яхшырту өчен махсус дәресләр оештырыла. Кышын чаңгычылар ярышына әзерләнәләр. Ул заставаның иң көчле чаңгычылары арасына керә.

6 нчы укучы

1968 елда Мәскәү педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. 1967 елда халыкара ярышларда җиңү яулап, илебезнең иң көчле 10 спортчысы арасына керә. 1968 елда ул СССР чемпионы һәм беренче мәртәбә Гренобльдә (Франция) узган X олимпия уеннарында катнаша. 1970 елда ул эстафета ярышларында дөнья чемпионы исемен яулый. Шушы ук елда аңа "СССРның атказанган спорт мастеры" дигән исем бирелә...

7 нче укучы

1972 елда Ф. Симашев Саппоро (Япония) шәһәрендә узган XI Олимпия уеннарында (эстафета ярышлары) чемпион исемен ала, ә 15 чакрым арада ул икенче була.

Спорт өлкәсендә уңышлары өчен Ф. П. Симашев "Почет билгесе ордены", "Аеруча хезмәтләре өчен" һ.б. бик күп медальләр белән бүләкләнә.

8 нче укучы

1991 елда ул Зәйгә күчеп кайта. "КамАЗ-Автоагрегат" акционерлык җәмгыятендә спорт буенча әйдәүче белгеч булып эшли, районыбызда чаңгы спортын тагын да үстерүдә зур эш башкара.

1994 елда аңа "Татарстан Республикасы һәм Россиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

1 алып баручы.

Авылдашыбызны туган яклары үзенә тарта. Ә бит ул бернинди авырлыксыз рәхәтләнеп башкалабызда яши алган булыр иде...Ләкин аның күз алдында һәрвакыт туган як, аның күз явын алырдай табигате, калын матур урманнары, челтерәп аккан чишмәләре тора.

(Лысманова Наташа җырлый - " Авылым")

2 алып баручы.

... Федор Симашев кебек беркем дә балаларның чаңгыга басуларын шулхәтле теләмәгәндер... Бәлки алардан олимпия чемпионнары да чыкмас, ләкин, Федор Симашев уйлаганча, зур спортка үз өлешеңне кертү - балага тормышта үз юлын табарга булыша...

2 алып баручы. Хәзер сүзне районыбызның спорт һәм туризм буенча башлыгы Уразайкин Пётр Сергеевичка бирәбез.

1алып баручы

Хәзер сүзне күренекле журналист, Фёдор Симашев турында язылган « Чаңгы юллары" исемле китапның авторы - Ильдус Ильдархановка бирэбез.

2 алып баручы.

Безнең арабызда авылдашыбыз, Фёдор Симашевның чордашы, талантлы шагыйрь Никифор абый Тукмачёв бар. Сүз Сезгә бирелә, Никифор абый!

Рәхим итегез!

(Никифор абый чыгышы. Үзенең чыгышында ул Фёдор Симашевка багышланган шигырен укый)

Башкаладан якын күрдең,

Туган-якның җир-суын.
Монда тартты әллә язмыш,

Әллә җаның җирсүе.

Чаңгы юллары буйлап син

Дөнья данын яуладың.

Сагына, юксына сине

Уйнап- үскән тауларың.

Гармун уйнап, урамнарга

Моң салып киткәләдең.

Бүген җырлый, әллә елый

Авылның чишмәләре.

Тормышыңда күргәнсеңдер

Дөньяның ак-карасын.

Багражда туып үс тә,

Чемпион булып кара син!

Сорасалар:" Син кайдан?-"дип,

Җавабым әзер алдан.

Горур әйтәм: "Баграждан мин,

Симашев авылыннан!"

2 алып баручы.

«... Симаш... Керәшен татары... Ялтырап торучы бераз кысык күзләр. Бер сүз әйтүгә авызы ерылып китә. Безнең авылларны Баграж урманнары аерып тора. Шушы туфракның суын эчеп, шушы урманның җиләген, чикләвеген, шомыртын, балтырганын, кукысын ашап, шул урманның диләнкәләрендә киселгән бүрәнәләреннән салынган йортлардагы мичләрдә җылынып кемнәр генә үсмәгән?!» - бу сүзләрне якташыбыз, Федор Симашевның сабакташы, куренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмов язган.

1 алып баручы

1997 елның 21 декабрендә Мөдәррис Әгъләмовны эзләп табып "Шәһри Казан" редакторы, Федор Симашевның якын дусты Илдус Илдарханов чылтырата:

- Беләсеңме, дустым, арабызда инде Симаш юк!

Мөдәррис Әгъләмов каушап, куркып кала. Ни дияргә дә, ни сүз катарга да белми. Бераз аңына килгәч, гадәтенчә, кулына каләм ала:

Декабрьның уртасында яшен,
Яшен
сукты-
Башка сыймаслык.
..
Арабызда
... балачактан безнең
Терекөмеш кебек Симаш юк!

Актарылып китте кинәт бәгырь

Тау-ташларны бәреп чыкты ул...

Кемне генә бәреп екмады соң,

Һәм...

Мине дә бәреп екты ул.

Үз-үзенә чаңгы юлы салып,
Баграж урманнары эченнән,
Авылыма килеп төшә иде
Кичерелгән бит бу!!!
Кичелгән.

Ә мәктәпкә төшеп , Бишавылдан

Яткан чакта интернатта...

Ни хакында гына гапләшмәдек,

Ул көннәр дә калды еракта.

Бик еракта... Инде арабызда

Яшәү белән үлем арасы.

Ә гапләшә идек: кемгә әле

Каласы да,

Кемгә әле ары барасы.

Ә син китеп бардың илләр буйлап

Үзең салган чаңгы юлыннан...

...Безгә шулай бергә очрашырга,
Аерылырга язган күрәсең.
Төшләремә Симаш ник керәсең -
Терекөмеш кебек керәшен...
Әле генә яши башлаган күк,
Уйлап баксаң шактый узылган -
Мин дә китәрмен бер шул син салган
Ап-ак карлы чаңгы юлыннан...



© 2010-2022