Театрализованное представление Шүрәле оныклары

БЫЛТЫР ҺӘМ ШҮРӘЛЕ ОНЫКЛАРЫ Катнашалар:  2 җан иясе,Шүрәле,Былтыр Урман җәнлекләре: төлкеләр, куяннар. Пәрдә ачыла. Урман аланы. Күктән яктылык төшә. Скафандр кигән 2 җан иясе чыга. Берсе телефонга сөйли. 1 җан иясе: Алло! Алло! Сәйрүн йолдызлыгы! Җир өстеннән хәбәр итәбез! Сәхнә артыннан: 002! Тыңлыйбыз! Сөйләгез! 1 җан иясе: Безгә кире кайтырга рөхсәт итегез! Җир өстендә ялкау, укыйсы килмәгән кешеләрне таба алмадык! Сәхнә артыннан: 002! Лазер Нейтрон улы! Җир шарында ялкау, надан кешеләр тулы...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

БЫЛТЫР ҺӘМ ШҮРӘЛЕ ОНЫКЛАРЫ

Катнашалар: 2 җан иясе,Шүрәле,Былтыр

Урман җәнлекләре: төлкеләр, куяннар.

Пәрдә ачыла. Урман аланы. Күктән яктылык төшә. Скафандр кигән 2 җан иясе чыга. Берсе телефонга сөйли.

1 җан иясе: Алло! Алло! Сәйрүн йолдызлыгы! Җир өстеннән хәбәр итәбез! Сәхнә артыннан: 002! Тыңлыйбыз! Сөйләгез!

1 җан иясе: Безгә кире кайтырга рөхсәт итегез! Җир өстендә ялкау, укыйсы килмәгән кешеләрне таба алмадык!

Сәхнә артыннан: 002! Лазер Нейтрон улы! Җир шарында ялкау, надан кешеләр тулып ята.Эзләгез! Элемтә бетте!

1 җан иясе: Һе... элемтә бетте ди...

2 җан иясе:Их, ичмасам, теге аңгыра шүрәлеләр дә очрамый бит!

1 җан иясе:Әйе шул. Без җир өстенең тарихын яхшы өйрәндек бит. Монда наданнар бик күп! Кая китеп беткәннәр икән соң алар?

2 җан иясе:Күрәсең ич! Төлке балаларына кадәр мәктәптә укып йөриләр.

1 җан иясе:Әйдә тагын эзләп карыйк! Бәлки табырбыз!

Җан ияләре чыгып китә. Былтыр чыга.

Былтыр: Мин батырның батыры!Теләсәмме? Теләсәм - Әнидән тукмак алып, аю белән көрәшәм.Теләсәмме? Теләсәм - Әбидән инә алып, бүре белән көрәшәм.Нәрсә? Әллә ышанмыйсызмы? Мин чынлап батыр малай! Чөнки мин Былтыр малае! Әйе, әйе, минем бабамның исеме - Былтыр! Вот! Менә ничек кызык иткәнен белмим шул!Бу турыда мәктәптә сөйлиләр сөйләвен. Ә мин мәктәпкә йөрергә яратмыйм! Укысыннар әнә башкалар! Ә мин рәхәтләнеп урманда җиләк ашыйм! Менә бүген дә мәктәпкә бармадым!Качып киттем! (җиләк җыя)Их, тәмле дә соң җиләк! Менә карагыз!Әһә кызыгасызмы? У-У-У ничек тәмле! Уф! Бераз йоклап алыйм әле!..(Былтыр читкә китеп ята. Аланда Шүрәле малае пәйда була. Җырлый.)

Шүрәле: Ах, Шүрәле! Шүрәле! Син кайсы авыл җүләре?Юк! Мин җүләр түгел! Мин акыллы!Әнә төлке балалары җүләр! Акыллы булсалар мәктәптә укыйлармы инде алар! Ә мин мәктәпкә бармыйм! Имеш, минем бабамны Былтыр атлы кеше кызык иткән! Ышанмагыз. Ялган! Минем бабамны берәү дә алдый алмас! Ә сез, Шүрәле белән Былтыр турындагы әкиятне беләсезме? Ә мин белмим! Беләсем дә килми! Минем кети- кети уйныйсым килә! (Шулчак Былтыр уяна.Шүрәлене күреп куркып кала.)

Былтыр: (тамашачылардан) Абау, бу нинди куркыныч нәрсә?Сез беләсезме? Нәрсә бу? Аюмы бу, бүреме? (тамашачылар:"Шүрәле"диләр)

Былтыр:Шүрәле? Кайсы Шүрәле?Теге минем бабам кызык иткән Шүрәлеме?

Шүрәле: Әй, син кем? Нишләп йөрисең минем урманымда?

Былтыр:Ә син үзең нишләп йөрисең? Әллә синнән курка дип белдеңме?!

Шүрәле:Ә мин синнән куркаммы?! Беләсең килсә, урман мәктәбендә төлкеләр спорт белән шөгыльләнә. Спорт белән!

Былтыр:Безнең мәктәптә каратэ өйрәтәләр!

Шүрәле: Син мәктәпкә йөрмисең бит! Менә урманга качкансың!

Былтыр:Син дә йөрмисең бит!Мин сине, мин сине хәзер әнә агач башына элеп куям! (көрәшә башлыйлар. Арып агач төбенә килеп утыралар)

Былтыр:Мин сине җиңәм! Мин сине бабам синең бабаңны кызык иткән кебек кызык итәм!Беләсең килсә минем бабам Былтыр булган!

Шүрәле:Былтыр?

Былтыр:Әйе, Былтыр!Эх, минем бабам ничек кызык иткән әле? Тукай бабай әкиятендә бар инде ул! Мин китаплар укымыйм бит!?

Шүрәле(үзенә)Тукта, Былтыр ничек кызык иткән әле минем бабамны? Төлкеләр белә инде аны!?...(икесе дә уйланып утыралар)

Шүрәле:Әйдә кети-кети уйныйбыз!

Былтыр:Кит , кит моннан мөгезле шайтан!Хәзер мин сине кызык итәм... Шүрәле:Мин дә сине шулай кызык итәм!

Былтыр:Ничек?

Шүрәле:Һе! Онытып кына җибәрдем!Хәзер искә төшерәм дә кызык итәм!

Былтыр:Мин дә оныттым!

Шүрәле:Ха-ха! Син дә белмисеңме!

Былтыр:Син дә белмисең бит!

Шүрәле:Әйе, белмибез икән шул! Әйдә, урман мәктәбенә барып, төлкеләрдән сорыйбыз!

Былтыр:Киттек! Сорыйбыз! Аннары мин сине кызык итәм!

Шүрәле:Киттек! Аннары мин дә сине кызык итәм!(Чыгып китәләр. Җан ияләре чыга)

1 җан иясе:Менә таптык1 Ике наданны таптык!

2 җан иясе:Әйдә, артларыннан киттек!

( китәләр. Былтыр белән Шүрәле каршына тәлкеләр чыга)

1 төлке: Әгәр, шушында язылган табышмакның җавабын тапсагыз, юлыгызны дәвам итәрсез.Табышмак... Курыкканнан да курыккан, курыкмаганнан да курыккан... Ул нәрсә?

Былтыр:Кем икән инде ул?.. О- белдем! Аю!

Шүрәле: Юк, Аю куркак түгел!

Былтыр:Син үзең урманда яшисең, үзең шуны да белмисең!

Шүрәле:Минме? Мин куркак түгел!

Былтыр(тамашачыларга):Балалар, зинһар. Ярдәм итегез!Кем ул хайван?

Шүрәле:Әйе шул. Куян!Мин үзем дә беләм!Онытканмын гына!

2 төлке:"Энәсе бар - тотып булмый, энәсе белән тегеп булмый"

Шүрәле:Һе, таптым! Монысы да куян!

Былтыр:Кит моннан. Урман сарыгы! Куянның энәсе буламени?

Шүрәле:Нигә? Куянны тотып булмый бит!?

Былтыр:Балалар, тагын бер тапкыр гына булышыгыз инде, ә?(залдан"Керпе")

Шүрәле:Ха! Керпе шул! Мин үзем дә белә идем аны!

Былтыр:Мактанмасана! Минем дә керпе күргәнем бар!

Былтыр:Төлкеләр! Хәзер мин сездән тун тегәм!

Шүрәле:Тукта! Тимә! Алар урман мәктәбендә укыйлар! Әйдә башта әкиятне сорыйбыз!

Былтыр:Үзем сорыйм!Аннары алардан тун тегәм! Әй килегез әле! (төлкеләр килә)

Былтыр:Сез урман мәктәбендә укыйсызы?

Төлкеләр : Укыйбыз!

Былтыр:Сез минем кем икәнемне беләсезме?

Төлкеләр:Әйе. Без әкиятне укыдык.

Шүрәле:Ха-ха! Үзе Былтыр оныгы, үзе бабасы турында белми дә!

Былтыр:Йәгез әле, төлкеләр! Сөйләгез әле Былтыр турындагы әкиятне!

Төлкеләр :Сөйлибез! Сөйлибез!

1 төлке: Нәк Казан артында бардыр бер авыл кырлай диләр(укыйлар)...

2 төлке: Аңлашылдымы?

Былтыр: Берни аңламадым!

Шүрәле:Мин дә аңламадым!

2 төлке: Алайса, мине тыңлагыз. Әнә теге җирдә яткан агачны күрәсезме? Гади агач түгел ул!? Компютерлы агач! Без аны үзебез уйлап таптык.

Былтыр: Компютерлы агач!Кит! Дивана! Миннән көлсәң. Хәзер мин сине!?

Шүрәле:Нәрсә ул Компютер!? Аның белән кети- кети уйнап буламы?

2 төлке: Ышанмасагыз, үзегез карагыз.(агачтагы төймәгә баса, агач хәрәкәтләнә)Менә күрдегезме? Сез белергә теләгән әйбер шушы агачта инде! Хәзер менә бу ярыкка кулларыгызны тыгарсыз.(кулларын ярыкка тыгалар, куллары кысылып кала)

Шүрәле, Былтыр:Ай! Ай! Кулым кысылды!

Шүрәле:Ай, кулым! Коткарыгыз!Җибәрегез мине!

Төлкеләр :Сез мәктәпкә йөрмисез, Сез әкият белмисез!Икегезгә бер агач, тик күтәреп йөрегез!

Былтыр, Шүрәле:Ай, кулым, кулым авырта!

Былтыр: Караул! Шүрәле кулымны кысты!

Шүрәле:Коткарыгыз! Былтыр кулымны кысты!

1 Төлке :(тамашачыларга)Кадерле балалар! Кокарабызмы бу мескеннәрне!

2 Төлке: Коткарыйк! Мин боларны кызганам!

1 Төлке :Әйе, мин дә кызганам. Коткарыйк, алайса.Әнә теге төймәгә, бас.( төлке төймәгә баса, ләкин ярык ачылмый)

2 Төлке:Абау! Ачылмый ич!Ватылган ахры!

1 Төлке: Йәле, үзем басып карыйм. Аһ! Чынлап ватылган!

2 Төлке:Хәзер, нишлибез инде? Боларны ничек коткарабыз?(Елашалар)

1 җан иясе:Ни булды? Ник елашасыз?

2 җан иясе: Берәр бәла булдымы әллә?

Былтыр:Кулым! Кулым авырта!

Шүрәле:Кулым! Кулым кысылды!

1 җан иясе:Безнең бурыч: Җирдәге наданнарны Сәйрүнгә алып китү.Әйдә менә боларны алып китәбез!

2 җан иясе:Компютер ясый белгәнсез, ләкин ата - бабаларыгызныңтарихын оныткансыз. Бу вакытта алар нишләрләр икән?

1 җан иясе: Чөйне балта белән ярыкка кагарга кирәк!(балта беләншулай эшли)

Былтыр:Уф, кулым исән икән бит!

Шүрәле:Карагыз, бармакларым ничек озынайганнар!

1 җан иясе:Әйдәгез. Хәзер сезне алып китәбез!

Былтыр:Юк! Юк! Минем надан буласым килми! Минем укыйсым килә!(чыгып йөгерә) Шүрәле:Юк! Мин дә надан түгел! Мин дә укырга барам!

2 җан иясе:Эх, булмады бу! Качтылар!Әйдә инде, башкаларын эзләп карыйк!

Барысы бергә "Мәктәпкә барам" җырын башкаралар.


© 2010-2022