Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары

Җәмгыятьнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып, гомумән, холкы нинди булып формалашуында сабый вакытта баланың нинди тәрбия алуы гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Шуңа күрә дә инде, бала тәрбияләүдә аналарның зур бурычлы икәнлекләрен күрсәтеп, Р.Фәхреддин үзенең”Тәрбияле ана” китабында болай язган:”...Халыкның яхшы вә усал булуында күп вакытта аналарның да катышы буладыр...” Ризаэддин Фәхреддин “бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк”, дип санаган, шуңа күрә ана б...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары

"Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс.Шулай икән, тәрбия- иң кирәкле эш булачактыр".

(Р.Фәхреддин)

Эшемне Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия турында язылган сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. Бүгенге көндә Ризаэддин Фәхреддиннең бу сүзләре бик әһәмиятле булып, заманча яңгырый.

Чыннан да, һәр гаиләнең төп бурычы- балалар тәрбияләү. Бала тормышында тәрбия беренче көннәреннән үк башлана. Бала тирә-якны танып белергә гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга. «Оясында - ничек, очканда - шулай» дигән мәкалебез дә шуннан тугандыр, минемчә. Ә гаилә тәрбиясенең төп йөге ата белән ана җилкәсенә төшә. Ярый ла яшь гаиләгә бала тәрбияләүдә тәҗрибәсе булган әти-әнисе үзләренең киңәшләре белән ярдәм итсә? Бу бик яхшы. Ләкин күп очракта яшь гаиләгә үз дөньясын үз тәҗрибәсенә таянып кына башлап җибәрергә туры килә. Олылар бутап бетергән дөньяда яшьләр югалыбрак кала кебек.

Мин, сыйныф җитәкчесе буларак, милли тәрбия эшен алып барам.Гаиләдә илнең киләчәген төзүче балалар тәрбияләнә, ә тәрбия эше күпкырлы: яшь буында туган ягына, халкына, ниһаять, Ватанына турылыклы булу хисләре тәрбияләү шуның бик кирәкле һәм әһәмиятле өлеше булып тора. Балаларда бу хисләрне тәрбияләү максатыннан чыгып без төрле чараларда актив катнашабыз. Мәсәлән, язучы Резедә Вәлиева белән очрашуда балалар белән аның "Әтәч-Кызыл Кәпәч" әкиятен сәхнәләштердек, Яңа ел бәйрәмен үткәрү дә безнең сыйныфка йөкләнде. Укытучылар белән бергә балалар чиста татар телендә бәйрәмне алып бардылар. Нәүрүз бәйрәмендә, "Без татарча сөйләшәбез" акциясендә, фәнни- гамәли конференцияләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар алып торалар. Күренекле милләттәшләребез турында күбрәк белү, балаларда горурлык хисе тәрбияләү максатыннан чыгып, М.Җәлил, Г.Тукай, С.Сәйдәшев музейларында булдык. Татар халкының гореф- гадәтләре белән таныштырырга, аның кунакчыл, тырыш халык икәнең күрсәтергә тырышабыз. Тәрбияләү процессында ата-ана белән бергә эш иткәндә генә максатка ирешеп була дип уйлыйм мин, шуңа күрә ата-аналарны да бу эшкә тартырга тырышам, күп очракта алардан ярдәм сорыйм. Үз эшемне Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләренә таянып алып барам. Яшь буынга тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматларының әһәмияте бик зур. Олуг галимебезнең китаплары кешелек дөньясы өчен әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия булып торалар. Алар- бөртекләп җыелган җәүһәрләр. Ризаэддин Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп санаган. Хезмәтләрендә милләтне әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Камил кеше тәрбияләү - Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге. "Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм боларны бер- берләреннән аеру дөрес булмас",- дигән мәшһүр галимебез.

Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак мәсьәләләренә багышланган хезмәтләрен өйрәнеп, аның тормыш максаты булган кешелекнең мәңгелек тәрбия тәгълиматларына тукталып үтәсем килә.

Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы, журналист Ризаэддин Фәхреддин калдырган мирас күпкырлы, киң колачлы. Нинди генә вазифа башкарса да, һәм нинди генә фән тармаклары белән шөгыльләнсә дә, тәрбия-әхлак, шәхес тәрбияләү мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддин күбрәк игътибар биргән. Тәрбия өлкәсенә караган аның 77 китабы бастырылган! Ризаэддин Фәхреддиннең әлеге китаплары ата-бабаларыбызның гаҗәеп бай акыл хәзинәсенә һәм мең еллар буе тупланган милли гореф- гадәтләребез,йолаларыбыз, гаилә, әхлак, тәртип кануннары, этика, эстетика, психология, физиология, сәламәтлек саклау кануннары, гигиена чыганакларына нигезләнгән. Әдип тәрбия, тәртип, әдәп, әхлак, тыйнаклык, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларны бетерүче һәртөрле бозыкларга, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшкән. Мондый кызганыч һәм фаҗигале юлга төшмәс өчен, ул "Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала",- дип санаган һәм аның күп кенә китаплары үз- үзеңне тәрбияләүнең гүзәл үрнәге булып торалар. Ризаэддин Фәхреддин Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстафадел- әхбар..." китабы үрнәгендә үзенең "Юаныч" исемле 1200 битлек китабын язган. Бу хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтеп, ул болай язган: җиде белән егерме яшьлек арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен, үпкәләренең сыйфатларын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләре күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр..." Җәмгыятьнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булып, гомумән, холкы нинди булып формалашуында сабый вакытта баланың нинди тәрбия алуы гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Шуңа күрә дә инде, бала тәрбияләүдә аналарның зур бурычлы икәнлекләрен күрсәтеп, Р.Фәхреддин үзенең"Тәрбияле ана" китабында болай язган:"...Халыкның яхшы вә усал булуында күп вакытта аналарның да катышы буладыр..." Ризаэддин Фәхреддин "бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк", дип санаган, шуңа күрә ана буласы хатын-кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар биргән. Ул: "Бала тәрбияләү-ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора",- дип искәрткән. Аның фикеренчә, ана кеше үз балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә, аларны кызыксындырган сорауларга сабыр гына җавап бирергә тиеш. Тән җәзалары һәм башка төрле җәзалар кулланырга тиеш түгел. Үз балаларын кечкенә чактан ук үзләренең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнергә тиеш дип исәпләгән. "Тәрбияле ана- бетмәс- текәнмәс хәзинәдер. Бик ярлы өйдә тәрбияле ана булса, ул олуг байлык булып санала",- дигән галим. Үзенең гүзәл холкы үрнәгендә балаларын да яхшы холыклы, тәрбияле һәм тәртипле үстерергә тиешле хатын-кызның күркәм холыклы булуын гаилә алдында да, җәмгыять алдында да гаять зур җаваплылык һәм зур байлык икәнлеген күрсәтеп, Р.Фәхреддин үзенең "Тәрбияле хатын" исемле китабында болай язган: "...Йөзләрчә адәмнәрнең көче җитмәгән бер хезмәтне - күркәм холык камил кылыр. Маллар белән сатылып алынмаган хәтерләр - гүзәл холык белән алыныр..." Ә китапның ахырында исә, күркәм холыклы һәм тәрбияле хатын-кызлар турында канатлы сүзләр китергән: "...Яхшы тереклек - гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас", "Гүзәллеге белән мактанучы хатын - гүзәл түгелдер, бәлки тәрбияле хатын гүзәлдер".

Р.Фәхреддин үзенең "Әдәбе тәгьлим" исемле китабында җәмгыятьтә бала тәрбияләүнең никадәр авыр , катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген күрсәтеп болай язган: "... Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...". Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп караган һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясаган. Әлеге хезмәтендә галим, гүзәл холык тәрбияләүче кеше буларак, һәрвакыт гадел булырга кирәклеген, гүзәл холык тәрбияләүнең нигезе гаделлек икәнлеген аңлатып биргән. Аның фикеренчә, һәр кеше гадел булганда гына максатына һәм теләгенә ирешә алачак. "Гүзәл холыкларның иң гүзәле- гаделлектер. Гаделлек ияләре- һәр максатның юлынча барырлар вә һичкемгә таш атмаган хәлдә теләкләренә дә иркен вә тугры барып ирешерләр..." Балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләгән остаз Р.Фәхреддин 1898 нче елда "Тәрбияле бала" исемле китабын бастырган. Китапның беренче юлында ук автор тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле булуын күрсәткән. Халыкның күп гасырлар дәвамында камилләшеп килгән һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән әхлакый Һәм эстетик норма-кагыйдәләре бар. Р.Фәхреддин тәрбияне үгет-нәсихәт, вәгазь уку итеп кенә карамаган. Чын мәгънәсендә җәмгыятькә лаеклы, һәр өлкәдә мәгълүматлы, итагатьле, гомумән алганда, эчке культурага ия шәхес үстерү өчен, тәрбиянең һәртөрле чаралар җыелмасын кулланырга кирәк, дип куйган ул мәсьәләне.

Р.Фәхреддин әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны мәктәп, мәгърифәт белән генә чикләү дөрес булмас иде. Галим матур әдәбият әсәрләрендә кешеара, шәхесара мөнәсәбәтләргә, этика кагыйдәләренә, аларның җәмгыять тормышындагы роленә зур игътибар биргән. Бу - заман һәм чор ихтыяҗларына җавап бирердәй шәхес тәрбияләүнең аерылгысыз бер өлеше. Хәзерге вакытта балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи яктан бай булган, физик яктан камил булган шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора. Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп караган һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәмгыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясаган.

"...Баланың иң кечкенә вакытында имезү, йоклату, ашату, киендерү, юындыру, кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбиясе, тәрбия галимнәре каршында "беренче тәрбия" вә мәктәптә булган тәрбия - "икенче тәрбия" вә аннан соң булган тәрбия - "өченче тәрбия" исеме белән билгеледер. Бу тәрбияләрдән беренчесе - аналардан вә аналык хезмәтендә булганнардан; икенчесе - мөгаллимнәрдән, өченчесе -шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер"- дип язган.

Бала тәрбияләүдә - гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлткән: "...Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?.. Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер..." Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр..." Шул ук хезмәтендә Р.Фәхреддин, мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучыларның коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп иткән. Аның фикереңчә: "...Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы, вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: "Шулай булыгыз! Болай булыгыз!" дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар. Яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга тиешлеген, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиеш икәнлегенә басым ясап, Р.Фәхреддин болай дигән: "...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы ни кадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер". Димәк, Ризаэддин Фәхреддиннең әдәп-әхлакны яктырткан хезмәтләре зур игътибарга лаек. Аларны без белергә һәм тәрбия эшебездә мул итеп кулланырга тиеш дип уйлыйм. Ул вакытта гына халкыбызның якты киләчәге , саф тәрбияле яшь буыны булыр дип ышанып калам.



Кулланылган әдәбият

1.Ризаэддин Фәхреддиннең "Фәнни- биографик җыентык. Казан, "Рухият" нәшрияты, 1999ел. 2.Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану." Казан, РИЦ "Школа", 2004ел.

3. Ә.Хәйри "Олуг мәгърифәтче дәресләре", "Мәгърифәт" газетасы, 2004нче ел, 31нче гыйнвар.

4. Ә.Хәйри "Мәшһүр тәрбияче һәм бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин", Фән һәм мәктәп, 2005ел, 12нче сан.

Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары

Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары

© 2010-2022