«Табигать - туган йортыбыз» темасына 5 нче сыйныфта дәрес конспекты

(Рус телле балалар өчен татар әдәбиятыннан сөйләм телен үстерү дәресе) Дәресне үткәрде: I нче квалификацион                                             категорияле татар теле һәм әдәбияты                                 укытучысы Фетхуллова Римма Хабетдин кызы           2013-2014 нче уку елы   Дәреснең темасы: Табигать – туган йортыбыз Максат:  Табигать турындагы белемнәрне ныгыту, тәртипкә салу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: табигать күренешләре төшерелгән слайдлар,  карточкалар. Дәрес барышы. 1.     Оештыру. Хәерле көн, укучылар. Дәресне башлыйбыз. Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик. Утырыгыз. Дәрестә игътибарлы һәм актив булыгыз. 2.     Фонетик зарядка. Кошлар турындагы әйтешләрне, тизәйткечләрне искә төшерәбез.                 1нче өстәл.                                          2нче өстәл.                          Карга әйтә кар-кар,                               Кәк-күк, кәк-күк               Мичтә бәлеш бар-бар.                          Монда гөмбә бик күп.Мичтән бәлеш алыр идем                    Бик күп, бик-күпӨйдә кунак бар-бар.                             Кәк-күк, кәк-күк.           3нче өстәл.                                          4нче өстәл.Тук-тук, тукран                                   Өйгә... Шуны көтеп утырам.                          Очып чык, очып чык.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе

"Биләр гомуми белем бирү мәктәбе"





5 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе:

Табигать - туган йортыбыз

(Рус телле балалар өчен татар әдәбиятыннан сөйләм телен үстерү дәресе)







Дәресне үткәрде: I нче квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фетхуллова Римма Хабетдин кызы



2013-2014 нче уку елы



Дәреснең темасы: Табигать - туган йортыбыз

Максат: Табигать турындагы белемнәрне ныгыту, тәртипкә салу. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү. Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: табигать күренешләре төшерелгән слайдлар, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Хәерле көн, укучылар. Дәресне башлыйбыз. Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик. Утырыгыз.

Дәрестә игътибарлы һәм актив булыгыз.

  1. Фонетик зарядка. Кошлар турындагы әйтешләрне, тизәйткечләрне искә төшерәбез.

1нче өстәл. 2нче өстәл.

Карга әйтә кар-кар, Кәк-күк, кәк-күк

Мичтә бәлеш бар-бар. Монда гөмбә бик күп.

Мичтән бәлеш алыр идем Бик күп, бик-күп

Өйдә кунак бар-бар. Кәк-күк, кәк-күк.

3нче өстәл. 4нче өстәл.

Тук-тук, тукран Өйгә кергән чыпчык,

Тукылдатып утырам. Очып йөри чып-чып.

Өйдә бәлеш пешәме Чыпчык, чыпчык

Шуны көтеп утырам. Очып чык, очып чык.

  1. Актуальләштерү.

Сорауларга җавап бирү.

3нче һәм 4нче номерлы укучылар сорауны укыйлар. 1нче һәм 2нче номерлы укучылар җавап бирәләр.

  1. Өй эше тикшерү.

Диалогларны сөйлиләр.

Тәрҗемә итәләр.

  1. Дәреснең темасы.

Төркемнәрнең исеменә карап, рәсемнәргә карап, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Бүген дәрестә туган як табигате темасын йомгаклап табигать турында булган белемнәребезне ныгытырбыз.

Дәреснең эпиграфы: Табигать - безнең туган йортыбыз. Аны саклау безнең изге бурычыбыз.

Укыйлар, тәрҗемә итәләр.

Конэрс.

Укучылар, игтибар итегез, бүлмәнең һәр почмагында сүзләр язылган.

Саф һавада уйнау. Су коену. Гөмбә җыю. Тимераякта шуу.

Тәрҗемә итәбез.

Сезгә күбрәк нәрсә ошый. Уйлыйсыз һәм язып куясыз.

Хәзер сез күбрәк нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз, шул почмакны сайлагыз.

Ни өчен бу почмакны сайладыгыз.Үзегезгә пар сайлыйсыз.( Сөйләшәләр)

Син иптәшеңә нәрсә әйттең?

Иптәшең нәрсә әйтте? Бер- берегезгә рәхмәт әйтәсез һәм урыннарыгызга утырасыз. (Поблагодарили друг-друга, возвращаемся на свои места).

Хәзер һәр төркем үз ел фасылы турында сөйләргә әзерләнә Бу ел фасылында табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

1нче номерлы укучы башлый, чылбыр буенча калганнар дәвам итә.

Кошлар тавышы.

Һәр өстәлдән 2нче номерлы укучылар гомумиләштереп сөйлиләр.

  1. Ныгыту.

Хәзер һәр өстәл үз ел фасылына туры килгән сыйфатларны уйлый. Чиратлашып кәгазьдә язалар. (1 номер записал, передал второму...)

ярты минут уйлыйлар.

3нче номерлы укучылар тактада язалар. 4нче номерлы укучылар тәрҗемә итәләр.

Рәхмәт, укучылар. Хәзер урыннарыгыздан торасыз һәм музыка астында әйләнәсез. Музыка туктагач башка группадан пар табасыз.

Музыка.

Иптәшеңнән сора, аңа нинди ел фасылы ошый? Кем озынрак шул башлый. (Спроси у собеседника какое время года ему нравится? Начинает тот кто выше. )

Син нәрсә әйттең? (Что ты сказал собеседнику?)

Музыка.

Иптәшеңнән сора, аның туган көне кайсы ел фасылына туры килә? (Спроси у собеседника в какое время года у него день рождение?) Иптәшең нәрсә әйтте? (Что ответил собеседник?)

Бер - берегезгә рәхмәт әйтәсез һәм урыннарыгызга утырасыз.

Кроссворд чишү. 2 минут. Яшерелгән хайваннар һәм кошлар исемен табарга.

1нче номерлы укучылар сүзләрне табалар, 2нче номерлы укучылар язалар, 3нче номерлы укучылар укыйлар, 4нче номерлы укучылар тәрҗемә итәләр.

Һәр ел фасылының үз хезмәте, үз матурлыгы бар. Һәр ел фасылында табигатьне саклау өчен нәрсәләр эшлисез?.Шул турыда фикер алышасыз. 1 минут.

1 нче номерлы укучылар укыйлар.

Йомгаклау.

Без табигатьне саклау һәм аңа булышу турында искә төшердек. Җөмләләрне тәрҗемә итәбез.

  • агачларны сындырмыйк;

  • урманда учак якмыйк;

  • ялдан соң чүп калдырмыйк

  • елгаларны һәм чишмәләрне пычратмыйк;

  • кошларны һәм җәнлекләрне саклыйк;

  • кышын кошларга җимлекләр ясыйк;

  • язын һәм көзен агачлар утыртыйк;

  • табигать - безнең өебез, әйдәгез аны чисталыкта тотыйк.

Тикшерәбез:

  • не ломать деревья;

  • не зажигать костер в лесу;

  • после отдыха в лесу не оставлять мусор

  • не загрязнять реки и родники;

  • беречь птиц и зверей;

  • делать зимой птицам кормушки;

  • весной и осенью сажать деревья;

  • природа - наш дом, давайте держим ее в чистоте.


  1. Билге кую.

  2. Өй эше бирү.

"Табигать - безнең өебез, әйдәгез аны чисталыкта тотыйк" темасына рәсем ясарга.

Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Кәефләрегез ничек? (Өстәлдән смайликны алып тактага ябыштыралар) (Парковка)

Саубуллашу.







© 2010-2022