Нәрсә ул бәхет? темасына сыйныф сәгате

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныф сәгате

Тема: "Нәрсә ул бәхет?"

Максат:

- укучыларны "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү;

- балаларның үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү;

- укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Чара барышы:

1. Кереш сүз.

Укытучы: Нәрсә соң ул бәхет? Кайда соң ул?Ничек аны эзләп табарга?

Укучылар! Без бик еш бер-беребезгә бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында күренекле кешеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Бәхет турындагы бүгенге әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә.

Нәрсә ул бәхет? Мин сезгә берничә сорау бирәм, сез җавап бирерсез. Күзләрегезне йомдык...

Бәхет нинди төстә?

Җөмләне дәвам итегез: Бәхет - ул янәшәңдә ..

Бәхет нинди зурлыкта?

Бәхеткә кагылсагыз ,сез нәрсә тоясыз?

Бәхетнең тәме нинди? (җаваплар тыңлана) Рәхмәт,күзләрне ачтык.

Җаваплар бик күп төрле, чөнки бу сорауларга җавапларны һәркем үзенчә күзаллый.

Бәхет нәрсә ул?- дисезме,

Ул бит гаҗәп төшенчә.

Җаваплар булыр күп төрле-

Һәркем аңлый үзенчә…

Бәхет турында "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә болай дип язылган:

Бәхет - тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.

Бәхет төшенчәсе ике өлештән тора:

- Мораль сыйфатлар ( шәфкатьлелек, ярдәмчеллек)

- Тормыштагы уңайлыклар ( саулык, уңыш, материаль байлык)

Бәхет турында мәкальләр дә күп:

  • Бәхет пыяла кебек, сакламасаң - уала.

  • Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый.

  • Үз-үзенә ышанган кеше бәхетле була.

  • Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

  • Ызгышкан җирдән бәхет качар.

  • Бәхете ташып торса да, усал кеше - бәхетсез.

2. Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.

  • Нәрсә ул бәхет? дигән сорауга 6 укучы- гаиләң имин булу; 3се- яшисе килеп яшәү; 2- һәр яңа көнгә сөенү; 4әү- дусларың булу; 3се- ГИАны,ЕГЭны әйбәт бирү; 1 укучы- тәмәке тартмау, аракы эчмәү, наркотик кулланмау, 2се- әйбәт билге алу, 1се- машинаң булу дигән фикерне сайлаган.

  • Бәхетне акчага сатып алып буламы? дигән сорауга барлык укучылар да юк дип җавап бирде.

  • Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме? дигән сорауга 7- әйе; 1- җавап бирә алмыйм дип җавап бирде.

1.Бәхет төшенчәсен билгеләгән җавапларны күрсәтергә:

А) байлык Б) тазалык В) әйбәт билге алу

Г) машинаңбулу Д) гайләң имин булу

Е) дусларыңбулу Ж) ЕГЭны әйбәт бирү

З) сөю и) сөелү

К) һәр яңа туган көнгә сөенү л) яшисе килеп яшәү

М) тәмәке тартмау о) аракы эчмәү

П) наркотик кулланмау

Үз фикереңне язарга______________________________________

Бәхетне акчага сатып алып буламы?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

3.Кешенең бәхете үз кулында булуы белән килешәсезме?

А) әйе б) юк в) җавап бирә алмыйм

Шагыйрь Разил Вәлиевның "Нәрсә соң ул бәхет?" дигән сорауга җавабы белән танышып үтик әле:

- Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, шатлык, канәгатьләнү халәте ул. Сау булыйк! Бәхетле булыйк.

Исеңдә тот!

  • Бәхетнең вакыт сынавын узган үз формуласы бар - ул уңайлы йорт,

дус гаилә һәм яраткан эш.

Һәркем кояшлы көнгә шат, күңеле күтәренке була.Шуңа да экранда кояш рәсеме. Аның һәр нуры бәхеткә илтә торган юл булсын.

1. иң кадерле кешеләреңне ярату,алар белән бергә булу.

2. бер мизгеллек бәхет

Ачыгу + ризык = бәхет

Сусау+ су = бәхет

Юксыну + очрашу = бәхет

3.тынычлык, җир шарында сугышсыз тормыш

Сугыш чорларын кичергән өлкәннәр: бәхет ул- аяз зәңгәр күк йөзе, якты кояш, кошлар сайравы диләр.

4. Хыялларыңның тормышка ашуы

Бүгенге сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә мин бер гап-гади бәхет рецептына тап булдым,сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Бер касә сабырлык алыгыз.

Аңа йөрәк тулы ярату кушыгыз.

Ике чеметем юмартлык өстәгез.

Юмор хисен салырга онытмагыз.

Шәфкатьлелек сибегез.

Мөмкин кадәр күбрәк ышаныч өстәгез һәм барысын бергә әйбәтләп болгатыгыз.

Аннары сезгә бирелгән гомернең берәр кисәгенә аны сылагыз да юлыгызда очраган һәркемгә аны тәкъдим итегез!!!

5.Сәламәт булыгыз

6. Игелекле эшләр эшләгез

Күрегез,менә нинди кояш булды безнең!


3. Төркемнәрдә ситуацияләр тикшерелә

Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар . Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганлыгын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.

  • Эх,бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.

  • Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.

Сөйләшә-сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр.

Һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...

Малайлар фикере белән килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы?

Җаваплар: (Өлкәннәр очрашып үзара сөйләшкәндә дә, кечкенәләр белән булганда да күп очракта сүзләрен сәләмәтлек сорашып башлыйлар, шуны теләп төгәлмиләр. " Сәләмәт булсаң барда була", диләр алар. Бу күзәтүем мине " бәхет ул сәламәтлектә" дигән фикергә килергә этәрде.

Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү - бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрәдә безгә үз сәләмәтлегебез турында кайгыртырга кирәк минемчә. )

Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр , шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренә. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул ул.

Ни өчен икән? Бәхет төшенчәсе монда ничек сурәтләнгән?

Җаваплар: (Мин бәхетне дуслар белән бергәләп яшәүдә күрәм. Мин бик аралашырга яратам. Ни генә эшләсәм дә минем дусларымның фикерләрен ишетәсем килә.

Чынлап та алар авыр минутларда ярдәмгә киләләр, кирәк чакта шатлыкны уртаклашалар. Мин шул чак бәхетле! Тик дуслар беркайчан да хыянәт итмәсеннәр иде. Мин моны гафу итә алмам шикелле.

Әйе, тормышта кеше үзе генә яши алмый. Иң олы җәза итеп кешенең гомерен алмыйча аны ялгызлыкка дучар итеп җәмгыяттән куганнары мәгълүм.

Тик дуслык нык булсын, аны саклап калу өчен үзең дә көрәшергә кирәк. 100 сум акчам булганчы 100 дустың булсын диләр.

Тормышта байлык кирәк: Ләкин мин беренче урынга рухи байлыкны куя идем. Кешелекле,тәрбияле кешеләр тормыш авырлыкларын җиңеллерәк кичерәләр кебек тоела миңа.)


Әйе, "Нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга җавап күптөрле. Сез моны үзегезнең җавапларыгызда ачык күрәсез. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бу сорауга җавап та үзгәрә бара. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләрегезнең исән - сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез мине бик сөендерә.

Хәзер,балалар,сүзне сезгә бирәм. (Бәхет турында шигырьләр сөйлиләр)

Бүгенге әңгәмәбезне бер риваять яки гыйбрәтле хикәят белән тәмамлар идем.

Көннәрдән беркөнне өч бертуган чокырда утырган Бәхетне күрделәр. Агайларның берсе чокыр янына килеп,Бәхеттән акча сорады. Бәхет аңа,әлбәттә, бик күп итеп акча бирде. Агай нык сөенеп өйгә кайтып китте. Икенче туган үз чиратында Бәхеттән матур хатын сорады. Аның да теләген кәнагатьләндерде Бәхет.Агай хатыны белән тиздән күздән югалды.Өченче туган чокырга иелде. "Сиңа нәрсә кирәк?"- дип сорады аннан Бәхет. "Ә сиңа нәрсә кирәк?"- дип кабатлады агай. "Мине бу тирән чокырдан чыгарсаң иде,"- дип җавап бирде Бәхет.Агай кулын сузды да, Бәхетне чокырдан тартып алды. Аннары борылды да,барыр юлын дәвам итте.Ә Бәхет аның артыннан иярде...

Балалар, бәхет ул һәрчак янәшә, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәламәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы- барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр.

Сыйныф сәгатебезне җыр белән тәмамлыйк. Бәхетле булыгыз! ( "Иң зур бәхет" җыры башкарыла)

Яшел Үзән районы Г. Айдарский исемендәге Күгеш төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исмагилова Энҗе Рәшит кызы әзерләде.


© 2010-2022