Конспект спортивного мероприятия на тему «Веселые старты»

Сәламәтлек - иң зур байлык,  иң зур бәхет,  аны берни белән дә алыштырып булмый,  аны бернинди байлыкка да алып булмый. Әмма сәламәтлекне саклап була. Әгәр дә без сәламәт булсак, аның хакында алдан кайгыртсак, тормышлар никадәр матур булыр иде.     Мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары белән  «Әти, әни  белән көчле мин!» дип аталган ярыш - кичә үткәрелде. Аның максатлары булып: балалар   һәм   әти-әниләр   арасында   сәламәт тормыш рәвешен   пропагандалау, балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш, әти - әнисе белән   горурлану хисе тәрбияләү булып торды.      Бу чарага җитди әзерлек алып барды.  Ярышларда катнашыр өчен гаиләләр  ике командага  бүленде. Әлеге ярыш-кичә спорт залында үтте. Залның стеналары  сәламәтлеккә багышланган плакатлар, рәсемнәр, шарлар   белән бизәлде.       Командалар бәйгедә бик актив катнаштылар.  Әти – әниләр кичә барышында үзләренең балачакларына кайткан кебек булдылар, алар чын күңелдән ярыштылар.    Бәйге – ярышта  иң шатланганнары – балалар иде, әлбәттә. Бу бәйрәмдә алар үзләренең көчләрен генә түгел, ә гаиләләренең бердәмлеген, ныклыгын, активлыгын күрсәттеләр. Уеннар гаиләләр тарафыннан әзерләр киленгән номерлар белән чиратлаштырып алып барылды.       Бу үткәрелгән спорт бәйрәменең ахырында уенга нәтиҗә ясалды. Гаиләләргә катнашу осталыкларына карап, төрле исемнәр бирелде.  Катнашучы гаиләләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр  белән бүләкләнделәр. Балалар әти – әниләренә үзләренең  теләкләрен, рәхмәтләрен  җиткерделәр.       Бәйрәм мавыктыргыч үтте. Балалар һәм әти-әниләр күңел күтәренкелеге һәм яхшы тәэсирләр алдылар.             Гаилә белән мәктәп бергә эшләгәндә генә баланы шәхес буларак тәрбияләргә, дөньяга уңай карашларын үстерергә, үз-үзеңне тоту гадәтләрен уңай яктан хәл итәргә мөмкин. Бу максатка ирешергә миңа әти – әниләр һәм балалар белән берлектә  башкарылган эшләр унай нәтиҗә бирә.         Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә.  Һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән . Димәк, ата-ана -бала өчен өлге. Баланың ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, әти – әниләрнең  балаларга  мөнәсәбәтләрендә,  аларның үз – үзләрен тотышына бәйле.     Шуңа күрә баланы шәхес буларак тәрбияләргә омтылганда, гаиләне мәктәп тормышына тартырга һәм укытучы (сыйныф җитәкчесе) белән бергә төрле эш алымнары алып барырга кирәк.     Мәктәпләрдә үткәрелә торган  мондый  чаралар бала белән ата- аналарның рухи бердәмлегенә ирештерә, бала шәхесендә төрле күнекмәләр үстерә.         Балаларның,әти-әниләр белән берлектә, уңай атмосферада, үзара күбрәк аралашулару   балаларга уңай нәтиҗә бирә, аларда горурлану хисе арта.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әти - әни белән көчле мин. 2014 ел, 12 март.

Максат: Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү. Гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.


Җиһазлау: Стендгазеталар, плакатлар, шарлар, соскы, обруч, кәрзиннәр, баскетбол туплары, хәрефләр, "Физкультура" дип язылган кәгазь, музыка.

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар һәм әлбәттә, безнең бүгенге бәйрәмебезнең йолдызлары - безнең тату һәм спорт сөюче гаиләләр! Бүген без спорт бәйрәменә, гаилә бәйрәменә җыелдык. Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр.

- Хөрмәтле әти - әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Сезнең барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз! Әйе, бүген мәктәбебездә зур бәйрәм, чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез - әти - әниләребез. Ә хәзер сүзне балаларга бирәбез. Аларның да сезгә әйтер фикерләре бар.

Бәйрәмебез белән котлап,

Әти -әни сезгә дәшәбез,

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып

Пар канатлар булып яшәгез.

Якты көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Әти - әни минем янәшәмдә

Мин бит бүген чиксез бәхетле.

Алар биргән назлы җылы караш

Алыштыра алтын тәхетне.

Сезнең кочак узе кайнар учак

Җылытырлык туңган йөрәкне.

"Безнең бәхет сезнең кулда, -дисез,

Өзмә генә, балам,үзәкне".

Иртә җитсә назлы сүзе белән

Әнкәй мине сыйпап уята,

"Озаклады бүген балам",-диеп

Мине көтеп кичен ут йота.

Хезмәт сөйгән - тормыш белгән диеп

Өйрәтүче булдың син, әткәй

Пөхтәлеккә, тәртип һәм әдәпкә,

Үрнәк булды һәрчак гел әнкәй.

Яхшы дус та, ныклы терәк тә сез

Без яшибез сезнең кочакта

Һәрчак җылы, кайнар ихлас хисләр

Гаилә дигән изге учакта.

Буген менә безнең олы бәйрәм

Буген безнең гаилә бәйрәме

Алар биргән кадәр наз-хөрмәтне

Башка берәү безгә бирәме?

Сезнең өчен безнең матур җырлар

Сезгә багышлана шигырьләр

Гаилә дигән бөек исем өчен

Иҗат иткән күпме шагыйрьләр

Көч сынашыйк бүген бергәләшеп

Бердәм булып күмәк ярышыйк

Безнең гаилә иң җитезе булсын

Башкалардан әле калышмыйк!

Ял итәрбез бүген бергәләшеп

Бәйгеләрдә тормыйк сынатып

Беренчелек бездә булсын өчен

Булган көчне алыйк уйнатып

Күңелле яшьләр.

Йомшак кына җылы җилләр исте,

Тибрәндереп матур инешне.

Җыйналыгыз дуслар, уйнап - көлеп,

Ямьләндерик эшне, тормышны

Илебезне өзелеп сөйгән өчен

Укыр өчен көчне бирдек без.

Эшләп арган тәнгә хәл җыярга

Ял итәргә бире килдек без.

- Бүгенге "Әти - әни белән көчле мин -" бәйгесендә катнашучы безнең уенчыларыбыз 2 командага бүленеп, бәйгедә катнашырга әзер торалар, инде алар белән дә танышыр вакыт җиткәндер.

Гаиләләр Сәйдәш маршы белән залга керәләр.

Җитезләр - Җиңәргә, җиңелмәскә, җиңелсәң - еламаска.

Кыюлар - Кыенлыклар безгә киртә була алмас, сынауларда сынатмабыз.

" Җитезләр" командасыннан Нигъмәтҗановлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Айрат, тормыш иптәше Гөлназ һәм кызлары Әлфинә. Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә бик матур булып 2 кыз бала үсә. Тату, тырыш, спортка гашыйк гаилә.

"Кыюлар" командасыннан Нигъмәтҗановлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Булат, тормыш иптәше Ландыш һәм уллары Данис . Бу гаилә әти - әни тәрбиясендә 2 ир бала үсә. Шулай ук тату, тырыш, спортка, сәнгатькә гашыйк гаилә.

"Җитезләр" командасыннан Ибатуллиннар гаиләсе. Гаилә башлыгы Халит, тормыш иптәше Илһамия һәм кызлары Ризәлә. Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә 4 кыз һәм 1 ир бала үсә. Авылыбызның "Күп балалы гаилә" исемлегенә кергән гаилә. Алар өчен уңганлык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлар хас.

"Кыюлар" командасыннан Галимовлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Нияз, тормыш иптәше Лилия һәм игезәк туганнар Айтуган белән Айсылу. Гаиләдә әти - әни тәрбиясендә 1 ир бала һәм 2 кыз бала үсә. Бу гаиләбез үз эченә 4 буынны берләштереп, тату, бердәм, дус яшәүләре белән безне сокландырып яшәүче гаилә. Аларга шулай ук пөхтәлек, тырышлык хас.

" Җитезләр " командасыннан Шәмсетдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Азат, тормыш иптәше Гөлия һәм кызлары Лилия. Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә 1 малай һәм 1 кыз үсә. Гаилә бик тырыш һәм бар яктан уңган булулары белән аерылып тора.

"Кыюлар" командасыннан Валиуллиннар гаиләсе. Гаилә башлыгы Илнур, тормыш иптәше Алмазия һәм кызлары Илзирә. Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә 3 кыз үсә. Гаилә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Без аларны тату, тырыш, тәртипле гаилә буларак беләбез.

"Җитезләр" командасыннан Зиятдиновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Фәнис, тормыш иптәше Гүзәлия һәм уллары Данис . Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә батыр 3 малай үсә. Хезмәт сөючән, бар эшкә уңган, тырыш гаилә.

"Кыюлар" командасыннан Галимзяновлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Александр, тормыш иптәше Лилия һәм кызлары Карина. Бу гаиләдә әти - әни тәрбиясендә 1кыз һәм 1 ир бала үсә. Безнең якны үз итеп, шәһәрдән авылдан күченеп кайткан гаиләне без тырыш, тәртипле гаилә буларак беләбез.

- Спорт бәйрәмебезнең жюрилар коллегиясе белән таныштырып үтәм. Жюри составында: мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Тимершәех кызы, педагог - организатор Рәвилә Исмәгыйл кызы һәм тарих укытучысы Диләрә Мәүлетҗан кызы булачаклар.

  • Катнашучы командаларның кыю, җитез, өлгер булуларын телибез.

Уенның тәртибен игътибар белән тыңлагыз. Кагыйдәләрне бозмаска

тырышыгыз! Җиңсәгез чын күңелдән шатланыгыз, җиңелсәгез

төшенкелеккә бирелмәгез, көчле рух белән алга таба атлагыз!

  • Ә тамашачыларга алкышларын кызганмаска - кул чабарга, командаларга дәрт , көч биреп торырга!

- Ә хәзер бәйгене башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Командаларга уңышлар, ә жюрилар коллегиясенә намус белән бәя биреп, гадел нәтиҗәләр чыгаруларын телибез.

1нче бәйге - "ВИЗИТКА". Һәр командир үзенең командасы, исеме һәм девизы белән таныштыра. Бу конкурс 5 балл белән бәяләнә. Командирлар рәхим итегез!

2 нче бәйге - "Кем күбрәк белә!" (сорауларга җавап бирү.)

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең сорауларга җавап бирсен тизрәк.


  1. Әтиләр өчен


  1. Әниләр өчен



  1. Балалар өчен

3 нче бәйге - Туп ату.

Командалар бер рәткә тезелә. Һәр гаилә члены чиратлашып кыршауга туп ата. Балалар 6 метрдан, әниләр 7 метрдан, әтиләр 8 метрдан.

4 нче бәйге -"Кыршау әйләндерү". (Балалар, әниләр өчен)

Бәйгедә укучылар һәм әниләр катнаша. (Укучылар аерым, әниләр аерым. Кайсы команда члены ахырга кадәр әйләндерә.)

5 нче бәйге - Скакалкада сикерү. (балалар һәм әтиләр өчен).

6 нчы бәйге. (Балалар өчен)

Туп, туп бит ул түгәрәк

Төрле якка тәгәри

Әгәр боҗра эченә салсаң

Салмак кына үрмәли.

Укытучы: Бу уеныбыз "Тәгәри тубым " дип атала.

-Һәр бала тупны обруч эченә алып, идәндә тәгәрәтеп бара. Шул ук тәртиптә икенче, өченче, дүртенче катнашучы дәвам итә.

7 нче бәйге - "Футболист". (әтиләр өчен)

Күз бәйләнә. Тупка арты белән баса, 5 адым китә һәм борылып килеп, тупка тибә.

8 нче бәйге -"Тигезлекне сакла". (әниләр өчен)

Күз бәйләп кеглилар арасыннан йөрү.

9 нчы бәйге - һәр гаиләгә 2 аяк эзе үрнәге бирелә. Әти кеше эзләрне күчерә, ә бала шул эзләргә басып, билгеләнгән урынга кадәр бара. Кайтканда киресенчә: бала эзләрне күчерә, әти эз буенча кайта.

10 нчы бәйге. Әни кеше гаиләнең учагын саклаучы. Бу конкурста гаиләне түгел, ә аякка бәйләнгән шарны гына саклап калырга кирәк. "ШАРНЫ САКЛА" конкурсы. Кемнең шары исән кала, шул җиңүче дип табыла

11 нче бәйге. (балалар өчен)

Чисталык сәламәт булуның бер шарты булып тора. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган өйдә бер кеше дә авырмый.

2 конкурс чисталыкка багышлана - ул "ҖЫЕШТЫРУЧЫЛАР" дип атала. Балалар чиратлап, куллар белән тимичә, соскы белән шарны "кәрзингә" алып барырга һәм үзе командасына йөгереп кайтырга тиеш. Кем тизрәк бетерә, шул җиңүче була.

12 нче бәйге. Алдагы уеныбыз "Сазлык" дип атала. Бу уенда әниләр генә катнаша.

Укытучы:

Сазлы юллар кичү авыр

Егылып батмаска кирәк

Бу ярышта җиңәр өчен

Төгәллек һәм сизгерлек кирәк

Бу ярышта һәр командадан 4 шәр әни катнаша. Алар сазлык аша үтәргә тиеш булалар, һәр командага да 4 шәр такта бирелә. Сазлыкның озынлыгы 6 метр. Әни кеше 2 тактага аяклары белән баса, ә калган икесен алга таба, билгеле бер озынлыкта

(атларга җайлы булсын) итеп куя.Алга атлаган саен, арттагы тактаны алга куя бара. Кире кайту юлы да шул рәвешле дәвам итә.

13 нче бәйге. Әйтегез әле акча янчыгы кемдә саклана? Яки гаиләдә кем финансист. Шуларны киләсе конкурска чакырабыз. Алдагы эстафетабыз әниләр өчен, аның тәртибе болайрак була. Идәнгә чәчелгән тиен акчаларны йон бияләй киеп жыярга. Кем күбрәк жыя. Бер, ике, өч.. башладык.

14 нчы бәйге - эстафета. Һәр кеше шарны бадминтон ракеткасына куеп, билгеләнгән урыннан йөгереп килә.


15 нче бәйге - эстафета. Кольцога туп ату. Командадагы уенчылар чиратлап тупны идәнгә бәреп баралар, тупны кольцога аталар, кире әйләнеп килеп тупны үзеннән соң торучыга тапшыралар. Уен шулай дәвам итә. Кайсы команда беренче булып уенны тәмамлый. Шулай ук кольцога кергән туп саны да исәпкә алына.

16 нче бәйге. Эстафета "Шарлар белән".

Һәр командага шар бирелә. Башта балалар ике аяк арасына шарны куеп, билгеләнгән араны йөгереп узалар. Аннан әниләр шарны дәфтәр өстенә куеп йөгерәләр. Соңыннан әтиләр шарны бадминтон ракеткасы белән суга-суга йөгерәләр. Шар шартларга тиеш түгел.

17 нчы бәйге. Алдагы ярышыбыз "Кулдан кулга" дип атала. Бу уенда командадагы барлык уенчылар да катнаша

-Сигнал белән ярышучылар берсе артыннан берсе йөгереп скамейкага утыралар. Мондый тәртиптә: әти, әни, бала.... Беренче катнашучы тупны куллар белән артка таба бирә, калганнар дәвам итә. Ахырдагы уенчы тупны тотып алга килеп утыра һәм тупны шулай ук артка таба җибәрә. Шул рәвешле скамейкада уен башында беренче утырган уенчы алга килеп җиткәнче уен дәвам итә. Тупны кулга алып өскә беренче кем күтәрсә -шул җиңүче була.

18 нче бәйге. Гаилә бердәм булса гына тормыштагы авырлыкларны җиңеп җыга.

Бу конкурс гаиләнең бердәмлеген күрсәтер. Ул "БЕРГӘ БУЛЫЙК" дип атала. Башта әти билгеләнгән урынга кадәр чабып, кире йөгереп кайта. Әни әтинең биленә тотынып бергә йөгерәләр, аннары балалары әнисенең биленә тотынып өчәү йөгерәләр. Кулларны ычкындырырга ярамый.

Командалар эзерләнгән арада тамашачылар белән уен уйнап алыйк эле.

  1. Бу экспонат футбол тубын алыштыра ала. (иске консерва банкасы)

  2. Борынгы заман сәгате. (Әтәч)

  3. Уйларны еракка тапшыру жайланмасы. (конверт)

  4. Фотоларны тиз ясый торган автомат. (көзге)

  5. Нәрсә өстәл янында бигрәк тә кирәк? (авыз)

  6. Кешегә иң якын әйбер нәрсә? (күлмәк)

  7. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була (төшне)

  8. Куян чаба-чаба да ник артына әйләнеп карый? (артында күзе булмаганга)

  9. Нәрсә өстән аска таба үсә. (сакал)

  10. Алманын яртысы нәрсәгә охшаган (икенче яртысына)

  11. Нинди сорауга бервакытта да «Әйе» дип җавап биреп булмый? (йоклыйсынмы?)

  12. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

  13. Юләр кайчан акыллы була (тик торганда)

  14. Тугай кайчан сайрый (Р хәрефе өстәгәч)

Дүртенче биремгә көч сорала, бераз тын алыгыз. Без кунаклар белән мәкальләр әйтешеп алыйк. Мәкальләр аңла- выбызча 6үген көчле затларыбыз турында. Бирем: Мин макаль әйтуче- тупны кемгә ыргытам, шул мин әйткән мәкальне дәвам итә. Мәкалънең дәвамын мин унга санаганчы әйтергә, әйтә алмаган кешегә җәза бирелә.

1.Ата- ак тирәк, ....(бала- яфрак)

2.Атасы гармунчы булса... (баласы биюче булмыйча хәле юк

3.Балага иң куәтле Кеше...(ата)

4.Бала башында бер кайгы..(ата башында мең кайгы)

5.Аталар сузе...(акылның узе)

6.Атасы балыкчы булса... (бала да суга карый)

7.Ата һөнәре ...( балага мирас)

8.Алма агачына..(бала ата- анасына охшар)


19 нчы бәйге. Командаларның җитезлекләрен күрдек, ә хәзер инде аларның тапкырлыкларын да сыныйк. 5 конкурс - "ИНТЕЛЛЕКТУАЛЛАР КОНКУРСЫ". Сезнең алда "Физкультура" дип язылган кәгазь ята. Бу

сүздән сезгә 1 минут вакыт эчендә бергәләшеп башка сүзләр уйлап язарга кирәк.

20 нче бәйге. Хәрефләрдән җөмлә төзү. "Без - бердәм, тату, көчле гаилә!"

Һәр командага кисмә хәрефләр бирелә. Шул хәрефләрдән кайсы команда беренче булып җөмләне төзеп бетерә.

Менә бәйгеләрнең ахыры да якынлашты. Сүзне хөкемдарларга бирик.

Хушлашырга вакыт җитте, кичәбез бик күңелле үтте. Теләп катнашкач, гаилә бердәм булгач, җиңә алмаслык сынаулар юк икәнлегенә без бүген тагын бер кат инандык. Бу тормышта барысы да үзебездән тора, без барысын да булдыра алабыз: тырышып укыйбыз, эшлибез, җырлыйбыз, биибез, ярышларда сынатмыйбыз. Киләчәктә уңышлар сезгә. Гаиләләрегез нык, иртәләрегез хәерле, тормышыгыз куанычлы булсын. Балаларыгызның уңышларына куанып, бәхетле яшәгез.

Хөрмәтле әти-әниләр, бүгенге бәйрәмгә килеп, чын күңелдән безнең белән бергә ярышып, сез безгә - балаларыгызга күпме шатлык - сөенеч китердегез. Бары тик сезнең белән генә без көчле һәм бик бәхетле. Мин сезгә балалар белән бергә зур рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер яңгыраячак балаларыгызның чыгышын аларның сезгә булган иң тирән рәхмәте һәм сезне бик нык яратуы итеп кабул итсәгез иде.

Туры юлдан барсын балам диеп

Үстердегез күпме көч куеп

Безгә биргән сезнең ул киңәшләр

Күңелләрдә калды уелып

Күп сынаулар, утлар-сулар кичеп

Мең бәлалар аша уттегез.

Безнең өчен күп тырышлык куеп,

Гомер йомгагын сез сүттегез.

Берәүгә дә тиңләп булмый икән

Сез бит безнең күңел түрендә

Кайгы-сагыш күренмәсен иде

Сезнең якты тормыш күгендә

Мең рәхмәтләр сезгә, әти-әни,

Урыныгыз булсын түрләрдә

Сезне тыңлап, киңәш, җавап сорап

Омтылырбыз якты үрләргә.

Сезнең белән генә көчле бит без

Бергә булсак гаилә түгәрәк

Киләчәккә зур өметләр баглап

Яшик шулай һәрчак бергәләп

Баш иябез сезнең алдыгызда

Көч-кодрәткә, сабыр булганга

Сезнең янга килеп елышабыз

Авыр чакта, күңел тулганда

Без күрсәттек бүген гаиләләрнең

Нинди көчкә ия булуын

Бердәм, тату, көчле булып кына

Зур үрләрне яулый алуын

Бездән теләк: һәрчак тату яшик

Иңне-иңгә куеп, бергәләп

Сезның янда гына безнең өчен,

Дөнья матур, дөнья түгәрәк

Без телибез сезгә зур уңышлар

Сәламәтлек, тыныч киләчәк

Сезгә һәрчак безнең нәни йөрәк

Яратам дип шашып тибәчәк.


Дөнья безгә дәшә.

Яну, дөрләү, уйнау - көлү туган - үскән якта,

Үзе бәхет икән җырлау, дуслар, бергә чакта.

Кушымта.

Шаяр әле, уйна әле, елмай әле тагын,

Күңелемә күзләреңнән нурлар җыяр чагым.

Безнең күңел назлап туймый, туган - үскән якны.

Сөйләр сүзләр бетмәс алар, бетмәс таңга чаклы.

Кушымта.

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле укучыларым! Кичәбезне түбәндәге шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә.

Гаилә көче - бердәм-тату булу

Бар җиһанга бәхет өләшү.

Шатлыкларга уртак сөенгәндә,

Кайгыны да бергә бүлешү

Өйдә сине сагынып көтеп торса

Гел кадерле әткәң-әнкәең

Иң беренче кочагыңа алып

"Мин сагындым" - булсын әйткәнең

Гаилә сүзе... купме наз-ярату

Сеңгән бит бу изге исемгә.

Кая гына язмыш ташласа да

Әти - әни булыр исеңдә

Алар булыр сина якты маяк

Дөрес юлдан әйдәп баручы

Баласына килгән бар газапны

Йөрәгенә якын алучы.

Китермәсә бала кайгы-хәсрәт

Әти-әни яши бәхеттә

Илтә бары алар фатыйхасы

Һәммәбезне олы бәхеткә

Бүгенге бәйгедә катнашкан гаиләләргә, ярдәм күрсәткән укытучыларга, җанатарларга зур рәхмәт! Гаиләләрегез тигез, спорт сөюче, сәламәт булса иде! Тату һәм бәхетле яшәгез.

Ф. Яруллин "Сез кирәк".

Без юлларга чыктык кына,

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны,

Сайлашырга сез кирәк.

Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт -

Егылганда тотынырга,

Көч бирергә сез кирәк.

Сүнгән чакта өметебез,

Калмаган чакта терәк,

Күз яшьләрен сөртә - сөртә

Юатырга сез кирәк.

Боекмасын өчен күңелләр,

Кимсенмәсен өчен йөрәк -

Сез кирәк, әти - әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк

Кичә чәй табыны янында җырлар, биюләр белән тәмамлана.







© 2010-2022