Брошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән

Мәктәптә татар теле укытучысының  эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган тел дәресләре һәм чаралары белән укучыларга мөмкин кадәр тулы йогынты ясарга омтылу укытучыдан киеренке рухи эшчәнлек, тирән белемнәр һәм педагогик осталык таләп итә. Татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укытыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек хәзерли, башка теллә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Брошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннәнБрошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннәнБрошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннәнБрошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннәнБрошюра Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма

комитетының "Мәгълүмат-методик үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе



"Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе







(укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати - коммуникативтехнологияләр куллану)





















Гыйздәтуллин И.Р.

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мамадыш 2012







Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма

комитетының "Мәгълүмат-методик үзәге" муниципальбюджет учреждениесе.



"Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе





Гыйздәтуллин И.Р.

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы







(укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати -коммуникатив технологияләр куллану)





















Мамадыш 2012



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгълүмат-методик үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе методик киңәшмәсе рөхсәте белән басыла.











Автор: "Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин Илфир Рәхимша улы.





Рецензент: ФГБОУ ВПО "Яр Чаллы социаль - педагогик технологияләр һәм ресурслар институты"ның тарих һәм менеджмент факультеты деканы социологик фәннәр кандидаты , доцент Л.М.Галиев.




Бу җыентыкта Кече Кирмән төп гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйздәтуллин И.Р.ның эш тәҗрибәсе яктыртыла. Кулланма татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9нчы сыйныфларында эшләүче татар теле укытучыларына өстәмә материал буларак тәкъдим ителә. Хезмәттә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану үзенчәлекләре яктыртыла













Мамадыш 2012


Эчтәлек

  1. Туган телне сөючегә(кереш).........................................................................................5-6

  2. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив һәм мәгълүмати-коммуникатив укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе.................................................................7-18

Коммуникатив һәм мәгълүмати технологияләр кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар

  1. Һ.Такташ иҗаты(дәрес эшкәртмәсе)....................................................................19-22

  2. Бөек милләт шагыйре(М.Акмулла иҗаты буенча дәрес)..................................23-26

  3. Тукай безнең күңелләрдә(әдәби-музыкаль кичә).................................................27-32

  4. Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне (әдәби-музыкаль кичә)..............33-41

  5. Укучыларның белемнәрен бәяләү өчен тестлар..................................................42-58

  6. Файдаланылган әдәбият.............................................................................................

Кушымта

  1. Заманнан калышмыйча (бәяләмә)..........................................................................59-60

  2. Диск CD-R(хезмәтнең электрон варианты)...............................................................61





























Туган телне сөючегә

Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Туган тел дәресләре һәм чаралары белән укучыларга мөмкин кадәр тулы йогынты ясарга омтылу укытучыдан киеренке рухи эшчәнлек, тирән белемнәр һәм педагогик осталык таләп итә. Татар теле укытучысы, үзенең укучыларына туган телдән белем бирү, аларны логик эзлекле, төгәл һәм матур итеп сөйләргә, грамоталы язарга өйрәтү белән беррәттән, мәктәптә укытыла торган башка предметларны үз ана телендә үзләштерүгә җирлек хәзерли, башка телләрне өйрәнүгә дә булыша. Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буынга патриотик омтылышлар булдыру, сүз ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта тулып яткан матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү зарурлыгын да исәпкә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр йөкләнүен сиземләве кыен түгел. Шуңа күрә дә укытучы гел эзләнә, яңа алымнар, яңа технологияләр өйрәнә. Дәресләрне һәм дәрестән тыш эшләрне кызыклы, җанлы, нәтиҗәле итеп үткәрергә тырыша.

Әлеге кулланмада мин, үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып,татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану буенча тәҗрибә уртаклашырга телим, шушы технологияне кулланып үткәргән дәрес эшкәртмәләре, сценарийлар тәкъдим итәм. Максатым - укучыларда туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм тирәннән белергә омтылыш тудыру; иҗадилыкны үстерү; сөйләшкән һәм язган чакта һәр әйтелгән һәм язылган сүзең өчен җаваплылык хисе тоярга күнектерү; туган тел турында күп белү, аны олылауның, фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисләрне матур һәм үтемле итеп әйтеп бирә белүнең һәрбер кеше өчен зарури икәнлеген төшендерү.

Татар теле һәм әдәбият бер-берсен тулыландырып тора. Шуңа күрә тел дәресләрендә укытучы матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын киң куллана. Мин үзем, татар теле дәресләрен үткәргәндә, шул ук сыйныфта укылган әсәрләргә тукталам. Кайбер вакытта татар теле һәм әдәбият дәресләрен берләштереп укыту да нәтиҗәле була. Бу төрдәге дәресләр укучыларның игътибарлылыгын, иҗадилыгын, фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Түбәнрәк сыйныфларда укучылар халык авыз иҗатын яратып кабул итә. Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләргә таяну күп күзәтелә. Мин дә татар теле дәресләрендә аларны еш кулланам. Төрле сүз төркемнәренә карата уйланылган яңа әкиятләрне укучылар тагын да зур кызыксыну белән кабул итә.

Заман мәктәбенең тормышын информацион технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Укыту процессын информатизацияләү мәгариф өлкәсендә гаять зур мөмкинлекләр тудыра, чөнки аны белем бирүдә бик нәтиҗәле итеп кулланып була. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп, урынлы итеп кулланырга мөмкин. Бу технологияләрнең тел һәм әдәбият дәресләрендә куллануның берничә функциясен атарга мөмкин:

  • белем бирүнең чыганагы;

  • мультимедиа һәм телекоммуникацияләр кулланып күрсәтмәлелекнең сыйфатын яңа биеклеккә күтәрү;

  • тренажер;

  • диагностика һәм тикшерү чарасы;

  • текст редакторы буларак.

безнең мәктәптә мәгълүмати-методик үзәк тарафыннан оештырылган "Информацион-коммуникатив технологияләрнең нигезләре" дигән курсларны барлык методберләшмә укытучылары үтте. Шушы елдан башлап без тел һәм әдәбият дәресләрендә әкренләп компьютер технологияләрен куллана башладык. Баштагы елларда дәресләрдә куллану өчен дәрес презентацияләре төзедек, аннары аларны дәресләребездә, семинарларда кулландык. Нәтиҗәләребез елдан-ел яхшырды.

Информацион технологияләргә нигезләнеп,укучының дәрес материалын ни дәрәҗәдә үзләштерүен дә тестлар ярдәмендә тиз генә тикшереп була. Һәр укучы җавабының дөреслеген, түгеллеген белешмәгә куелган гиперссылка аркылы тикшерә ала, шулай ук ул класстан тыш чараларны үткәрүне дә кызыклы, нәтиҗәле итә.

Яңатехнологияләр куллану укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыра, уңышка ирешергә этәрә, укытучыга дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, иҗади эшләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Автор.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе.

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыру өчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринципларыначыклау-программаэчтәлегенсайлауөчентөпкритерийлар, нормативбазабулыптора (Е.И. Пассов, В.Г. Костоморов, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубин, В.Ф. Габдулхаковһ. б.).

Бупринципларның эчтәлегенидәнгыйбарәтсоң?

1. Телнеаралашуашаөйрәнүпринцибы

АтаклыпсихологларА.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперинхезмәтләрекүрсәтүенчә, белемнәрнеүзләштерүаларныниндидәбулсаэшчәнлектәкуллануашабара. Баштабелемнәрсуммасыбулдырып, аннансоң аныпрактикадакулланыргамөмкиндипуйлаухәзергедидактикталәпләргәҗавапбирми. Сөйләмгәөйрәтүпроцессыбаштааерымсүзләр, грамматиккатегорияләрөйрәнеп, аннаншуларнигезендәсөйләмоештыруашабарса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсезюлбулыриде. Коммуникативтехнологиянигезендәэчтәлексайлаустратегиясеһәмтактикасытүбәндәгедәнгыйбарәтбула: баштабалаларның яшьүзенчәлегенәкарап, аларның аралашүсфералары, аралашуситуацияләреачыклана, аннансоң улсфералардасөйләшүнеоештыраалырлыклингвистикматериалсайлана. Бупроцесстүбәндәгесхемадакүрсәтелә:

Лингвистикматериалсайлаусхемасы



Социальконтактлар, аралашусфералары, ситуацияләрнеачыклау





Сөйләшү, сөйләмпредметынбилгеләү





Сөйләмбурычларыначыклау





Тиешлелингвистикматериалнысайлау.

Әлбәттә, эчтәлексайлаганда,сөйләмматериалының күләменбилгеләүөченбалаларныңпсихо-физиологикмөмкинлекләренисәпкәалузарур.

Югарыдаәйтелгәннәрнеискәалыпсайланганматериалмәктәптәтелгәөйрәтүшартларын телнетормыштакулланушартларынаякынлаштыру мөмкинлегентудыра.

2. Уку процессыниндивидуальләштерүпринцибы

РоссияФедерациясенеңмәгарифнеүстерүдоктринасындакүрсәтелгәнчә, хәзергезаманбелембирүсистемасыүсешенең төпюнәлеше-укытупроцессынукучыларның шәхсиихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологикүзенчәлекләренисәпкәалыпоештыру.

Кечкенә сыйныфукучыларыэмоциональ, хәрәкәтчән, тизарыйлар. Баламатериалныүзөченкызыкбулсагына, үзенең шәхси ихтыяҗларынатурыкилсәгенәкабулитәһәмфикерлибашлый. Күрсәтелгәнпсихологикүзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлексайлагандаисәпкәалынуызарур.

Кечкенәсыйныфларда укытупроцессындаәкияти, фантастиксюжетлар, кызыклыгеройларбеләночрашу, уенэлементларын куллану -телматериалынөйрәнүнеңмотивлашканбулуын тәэмин итә.

Уртаһәмюгарысыйныфукучыларыөченпрограммадаэчтәлекәхлакыйпроблемалартирәсенәтуплана. Әйтик, "Белемһәмтормыш" темасында "Яхшыукуөченниндисыйфатларкирәк?" "Яхшыукуҗиңелме?" проблемаларыбуенчасөйләшүоештырыла, әдәрескәбупроблемаларныачыклаганәдәбиәсәрләрдәнөзекләрсайлана. Аңлашыла, буәхлакыйпроблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләренчагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үзфикерләренәйтү, димәк, сөйләшергәтеләүихтыяҗытуа. Укучыукытучыкушкангатүгел,әүзтеләге, үзихтыярыбеләнсөйләм эшчәнлегенәтартыла.

3. Телнеактивфикерләүнигезендәөйрәнүпринцибы

Белемалупроцессынукучыларның активфикерләвенәнигезләпоештырупсихологияһәмпедагогикафәннәренең алдангывәкилләрекуйгантөпталәпләрнең берсе (С.Л. Рубенштейн, И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, М.Н. Скаткин, И.А. Зимняя, И.Л. Бим, Е.И. Пассов, Л.З. Шакирова, В.Ф. Габделхаков, Ф.Ф.Харисов, Р.З.Хәйдәрова).

Психологлар, методистларфикеренчә, материалныкат-каткабатлап, ятлапөйрәнүгәкараганда, аралашуситуацияләрендәсөйләмбурычынатәңгәлкилгәнлексик-грамматикматериалныукучыларның мөстәкыйлькомбинацияләпсөйләшүе-телөйрәнүөченкүпмәртәбәнәтиҗәлерәкалым. Димәк, эчтәлектәаралашситуацияләреһәмситуативкүнегүләрсистемасыбулумәҗбүр. Телнеаралашуситуацияләренәбәйләпөйрәнгәндә,укучылартелөйрәнүнең практикәһәмиятеншундуктоялар, эмоциональкүтәренкелектуаһәмтелөйрәнүпроцессының мотивлашканбулуытәэминителә. Шуңакүрәпрограммадаһәрсыйныфтааралашуөченкоммуникативмаксатлар, өлкәнсыйныфлардааралашупроблемаларыкүрсәтелепбарырга тиеш. Лингвистикматериалһәмсөйләмүрнәкләрепрограммаданәкъменәкоммуникативмаксаттан, аралашупроблемаларыннанчыгыпбилгеләнә.

4. Телнефункциональтөстәөйрәнүпринцибы

КоммуникативметодикагаберенченигезсалучыларданбулганЭ.П. Шубинмәктәптәтелнеөйрәтүпроцессындаграмматикматериалныакадемикграмматикаэзлеклелегендәһәмтирәнлегендәөйрәнүнемәҗбүритепкуймый. Функциональпринципнигезендәпрограммагаграмматикматериалтүбәндәгеталәпләрбуенчасайлана:

- грамматикматериалкоммуникативмаксаттан, аралашухаҗәтеннәнһәмкуллануешлыгыннанчыгыпбилгеләнә;

- грамматикматериалның күләме, теоретикавырлыгыукучыларның үзләштерү мөмкинлекләренисәпкәала;

- грамматика, телберәмлегебуларактүгел, әсөйләмберәмлегебуларакөйрәнелә; иңберенчечираттаграмматиккатегориянең формасынатүгел, әаның функциясенәигътибарителә: хәбәритү, аңлату, сорау, тәкъдимитү, киңәшбирү, ышандыруһ.б.

Башлангычэтапөчен грамматик материалкүрсәтелгәнкритерийларгатаяныпсайлана. Берникадәрграмматикматериалтеоретикформадабирелмичә, әлексик-грамматиктөзелмәләрформасындатәкъдимителә. Аларныүзләштерүсөйләмситуцияләренигезендәоештырыла. Әҗиңелрәкдипсаналганграмматикматериалфилологикформада, кагыйдәләрнигезендәөйрәнеләбара.Ләкинкагыйдәләрнеятлаумәҗбүри түгел, әкүбрәкаралашудакуллануныимитацияләүгәигътибарителә.

Уртаһәмюгарызвенода-грамматикматериал, нигездә, филологикформада, грамматиккагыйдәләрнигезендәтәкъдимителә.

Укучылар һәр көнне кешеләр белән аралаша. Баштарак әти-әниләр, туганнар белән гел бергә була, бергәләп фикерләшә, аннары балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, иптәшләр, дуслар белән ешрак очраша. Ә инде мәктәптә укыганда дуслар, иптәшләр, таныш-белешләр тагын да күбәя. Алар кешеләр белән генә түгел, сәнгать, матурлык дөньясы(кызганычка каршы, ямьсез күренешләр белән дә), әдәбият, спорт, һ.б. белән дә таныша, аралаша. Аралашу - балалар өчен гадәти хәлгә әйләнгән, алар аның катлаулы күренеш икәнлеге турында уйлап та тормый. "Кеше һәрвакыт икенче бер кеше белән аралашып, рухи баю ихтыяҗы тоеп яши, - дигән К.Маркс. Безнең аралашу даирәбез көннән-көн киңәя, артканнан арта бара. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алышудан гыйбарәт. Беренчедән, ул - әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә белү.

Аралашу телдән башка була алмый. "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә тел - "җәмгыятьтә кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы", диелә.

Бүгенге көндә тулы һәм сыйфатлы белем бирү проблемаларының берсе - укучыларның тормышка яраклашуын (социальләшүен) тәэмин итүче чара буларак дәүләт телләрен һәм чит телләрне сыйфатлы өйрәтү. Президентыбыз тарафыннан республиканың мәгариф системасы алдына үз фикерләрен телдән дә, язмача да дөрес һәм матур итеп әйтә ала торган шәхесләр әзерләү бурычы куелган иде. Бу бурычлар төрле педагогик технологияләр белән өйрәтелә. Шундый технологияләрнең берсе - бүгенге көндә методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология. Коммуникатив технология ул - сүз-фикерләрне тапшыру чарасы. Бу технологиянең башка методикаларга караганда нинди үзенчәлекләре бар соң? Беренче үзенчәлек- эчтәлек сайлауда коммуникатив мотивациягә таяну. Сөйләм эшчәнлеге теориясендә сөйләшергэ теләк, ихтыяҗ- психологик халәт. Билгеле булганча, сөйләм объекты булган эчтәлек сөйләшүченең шәхси, интеллектуаль ихтыяҗына, кызыксынуларына туры килсә, сөйләм мәҗбүрилексез, ихтыярый бара. Ягъни укучының дәрестәге сөйләм эшчәнлеге укытучы мәҗбүр иткәнгә түгел, ә аның үзенең эчке халәте, эчке теләге нигезендә, ягъни коммуникатив мотивация нигезендә оеша.

Күрсәтелгән психологик үзенчәлек дәреснең эчтәлеген сайлаганда исәпкә алына. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен сайлаган материал билгеле бер сюжет аша таныштырыла. Сюжет эчтәлеге нигезендә сөйләм материалы кертелә бара. Сюжет кече яшьтәге балаларның социаль контактларына, аралашу сфераларына туры килә. Укучылар акрынлап үзләренең аралашу сфераларында сөйләшергә өйрәнә баралар.

Шулай ук төрле проблемалар буенча сөйләшү оештырыла. Бу проблемалар нигездә балаларның үзләренең аралашу сфераларыннан алына, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра, аларга карата укучыларның үз фикерләрен әйтү, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа.

Эчтәлек сайлауга проблемалы якын килү укытуның тәрбия функциясен дә көчәйтә. Тәрбияви темалар буенча сөйләшкәндә, әңгәмәләр оештырганда, укучылар әхлакый проблемалар аша уза. Алар үз карашларын, үз фикерләрен әйтергә өйрәнәләр, бәхәсләшәләр. Гомумкешелек кыйммәтләре белән аралашу, аларны күңел түренә салу әхлакый шәхес булып формалашуга зур йогынты ясый.

Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар булдыруда. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллыкка корылган. Цикл- текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү. Диалог- тормышта иң еш кулланыла торган табигый сөйләм формасы. Диалогик сөйләмгә, нигездә, сорау- җавап, өстәмә аңлатмалар китерү, ризалашу яки инкарь итү, сөйләм әдәбен саклап сөйләшү хас. Кара- каршы сөйләшү өчен билгеле бер ситуациянең булуы шарт. Сөйләм формалаштыруны шулай ук билгеле бер лексик- фразеологик минимумнан башка да күз алдына китереп булмый. Методик әдәбиятта диалоглар ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү төрендәге һәм гадәти(табигый) диалоглар.

Монологик сөйләмгә өйрәткәндә, фикерне эзлекле итеп белдерү; төп фикерне аерып күрсәтү; фикерне ачып бирү; сөйләм үрнәкләрен дөрес куллану; сөйләмдә билгеле бер темпны саклау мөһим. Монологик сөйләм- тыңлап ишеткәнне яисә укыганны сөйләү генә түгел, укучының үз фикерен белдерүе дә булырга тиеш. Моның өчен тиешле күрсәтмә әсбаплар, ситуацияләр, фактлар сайлар алу һәм укучыларның шуларга карата үз фикерләрен әйтә алуына ирешү әһәмиятле. Монологик сөйләм вакытында мәгълүмат беркадәр үзгәртелә: кайбер сүзләр алыштырыла, грамматик конструкцияләр гадиләштерелә, бик үк әһәмиятле булмаган өлешләр төшереп калдырыла. Дәресләрдә кулланыла торган монолог төрләре мондый: тасвирлау; укыганны сөйләп бирү; нәрсә дә булса турында хәбәр итү; фикер йөртү.

Диалогик сөйләм күнекмәләренә өйрәтүне, программа материалы белән бәйләп, түбәндәге тәртиптә алып барырга кирәк.

Текстка кадәрге этап. Уку материалы нигезендә микродиалоглар төзү.

Төп этап- аралашу ситуациясе булдыру һәм диалогик текст белән таныштыру. Сорауларга тулы яки тулы булмаган җөмләләр ярдәмендә, кереш сүзләр, фразаара бәйләү чаралары кулланып җавап бирү үрнәкләрен тикшерү.

Тексттан соңгы этап. Аралашу ситуациясенә нигезләнеп, текст лексикасыннан файдаланып, укучыларның мөстәкыйль рәвештә диалоглар төзүе.

Тексттан соң этапта эчтәлек буенча диалогик- монологик сөйләмгә чыгу, ягъни диалогик- монологик сөйләм дәресләре оештырыла. Бу дәресләрдә тексттагы лексик- грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә картиналар белән эшләүнең әһәмияте зур. Картиналар- балаларда коммуникатив сөйләм күнекмәләре булдыруда нәтиҗәле чара, алар укучыларның сөйләм активлыгын, фикер йөртү, танып- белү эшчәнлеген үстерә, игътибар һәм күзәтүчәнлекне дә арттыра.

Иң мөһиме- барлык укучыларның да уку эшчәнлегенә тартылуы. Моның чыганагы укыту процессының, нигездә, үзләштерү законнарын, табигый этапларын бозмыйча оештырылуында.

Бу механизмга шулай ук бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлекләре дә салынган: циклдагы дәресләрне оештыру дәвамында авыр фикерләүче балалар материалны үзләштерү дәрәҗәсенә җитәләр, шулай ук сәләтле балаларга да эш җитәрлек, тик укытучының үз укучыларының үзенчәлекләрен аңлап эш итә белү осталыгы гына кирәк.

Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзлегеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Мәсәлән, "Сәламәтлек" темасы буенча коммуникатив максат: табибка тән әгъзаларының авыртуы турында әйтү белү. Өйрәнелә торган сөйләм үрнәкләре шушы максаттан чыгып билгеләнә.

Коммуникатив технология белән укыту системасында күнегүләр башлыча ихтыярсыз, образлы хәтергә нигезләнә. Механик хәтерләү, ятлау кире кагыла. Күнегүләрнең биреме уку эшчәнлегенең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Коммуникатив технологиянең тагын бер үзенчәлеге- грамматик кагыйдәләрнең функциональ төстә бирелүе. "Бала өчен авыр кагыйдәләрдән качып, грамматик материалны җиңел генә итеп аңлатып бирә алу- үзе бер сәнгать, осталык",- ди коммуникатив технология вәкилләре.

Билгеле булганча, укыту процессын нәтиҗәле оештыруда контроль әһәмиятле роль уйный. Кызганычка каршы, бүгенге көн укыту процессында белем дәрәҗәләрен контрольгә алу формасы нәтиҗәле укыту процессын оештыруга ярдәм итми. Бу биремнәр укучыларның филологик белемнәрен контрольгә ала. Аралаша белү контрольдән читтә кала. Укытучы да үз эшен контроль формаларына көйли, укыту процессында аралашырга өйрәтүне төп максат итеп куймый.

Коммуникатив технология укучыларның нәкъ менә сөйләшә белү дәрәҗәләрен тикшерә торган контрольлек формаларын тәкъдим итә. Бу биремнәр лексик- грамматик материалны таный белү генә түгел, ә аралашу ситуацияләрендә укучыларның аларны мөстәкыйь куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуда һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион - коммуникатив технологияләр куллану.

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып тора.

Бүгенге уку-укыту процессын компьютерлардан башка күз алдына китерү кыен.Шуңа күрә, балаларга белем биргәндә,информацион-коммуникатив технологияне куллану зарур.

Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашу-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

- үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

- уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлеклелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә республика мәгариф хезмәткәрләренең алдында "Гомуми урта һәм профессиональ белем учреждениеләрендә инновацион эшчәнлекнең торышы һәм үсеше" дигән зур проблеманы чишү бурычы тора.

Дөньяны танып-белүдә рухи көчкә, кешенең рухи тормышына нигезләнгән яңа фәлсәфә барлыкка килә.

Укыту процессын планлаштырганда һәм оештырганда боларның барысы да безнең алга яңа, тагын да катлаулырак бурычлар куя. Яңа шартларда укыту өчен укытучы - югары дәрәҗәдә үсешкә ирешкән, иң кирәкле шәхес.

Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый.

Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән - техника үскән чорда информация бик күп һәм ул көннән - көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк прблемага әйләнде. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:

  • укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;

  • уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;

  • белем алуда балалар үзләре актив катнаша;

  • укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Мәгарифне информацияләү дигәндә белем бирүнең иске моделеннән яңача укытуга күчү күздә тотыла. Әлеге бурычны тормышка ашыру өчен уку йортлары компьютерлар һәм электрон информацияне кабул итү һәм тапшыру каналлары, заманча электрон ресурслар ( дәреслек, компакт - дисклар), квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Гадәти укыту технологияләре иҗади эшчәнлеккә тулысынча ачылырга мөмкинлек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөһим һәм тотырыклы тармагы - белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күпчелек предметлардан белем бирүдә компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология - компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар( компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары кулланып дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

  • Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук

  • шәхес тәрбияләү

  • фикерләү сәләтен үстерү

  • эстетик тәрбия бирү

  • информацион культура тәрбияләү

  • укытуның сыйфатын күтәрү

  • предметара бәйләнеш булдыру

  • укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә реферат, дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам. Мондый очракта алар үзләре татар телендә булган сайтлардан материаллар эзләп табып әзерләп алып киләләр.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинчелекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда "Кыш" темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу- киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда, курай чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күргәнегезчә, мөстәкыйль сүз төркемнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп, ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

  • үз-үзеңне тикшерү булдыру. Мин тест формасындагы бирем эшләтәм. Аннан соң укучылар, экранга карап, үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр. Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

  • индивидуаль белем бирү

  • дифференциаль белем бирү

  • эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге

  • мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү

  • мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү

  • укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү

  • үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программа чараларнын куллануны күз алдында тота.

  • электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Мин андагы элементларны дәресләрдә кулланам. Укучылар, дискка яздырып алып, өйдә үзаллы шөгыльләнәләр.

  • контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны, дәрес материалына яраклаштырып, укытучы да төзи ала. Ә инде укучыларга дифференциаль өй эше биргәндә, тест төзеп килергә кушсаң, күп кенә укучылар моны зур теләк белән эшлиләр. Мондый тестларны тематикасы буенча системага салып туплап киләбез.

  • информацион - белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

- күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар). Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацияләр бар.

Бүгенге көндә күпчелек мәктәпләрдә зур мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар, барлык мәктәпләрдә дә җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

"Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.







Дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар.

Тема:Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү. «Алсу» поэ-

масы. Әсәрдә яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хис-

ләренең чагылышы.(8нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 1. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру һәм

укучыларга язучы турында тулырак мәгълүмат бирү.

2. һ. Такташ иҗат иткән «Алсу» поэмасының асылына төшенде-

дерү һәм хатын-кыз матурлыгының Такташ әсәрендә чагылу

үзенлеген танып белергә күнектерү.

3. Укучыларның логик фикерләү, әдәби телдә эзлекле рәвештә

сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Һ.Такташ портреты, аның тормышын һәм иҗатын чагылдыр-

ган китаплар күргәзмәсе; магнитофон, видеоязмалар, плакат,

тест сораулары, компьютер, Һ.Такташ иҗатына багышланган

презентация.

Материал:Әдәбият дәреслеге, 8 нче класс 107 - 111 нче битләр; "Мәга-

риф" 2005, №3, 12 - 13 нче битләр; "Ачык дәрес" 2006, №12,

2010, №9; Ә.Б. Шакирҗанова "Татар әдәбиятыннан дәрестән

тыш эшләр", Казан - 2004; "Мин сине ничек яраттым", Казан -

2004; Такташ турында истәлекләр, Казан - 1980; "Совет Та-

тарстаны язучылары" 436 - 441 нче битләр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1. Уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

- Мин хәзер магнитофон язмасыннан шигырь тыңлатып үтәм. Сез бу шигырь белән башлангыч класслардан ук таныш. Шигырьне кем язган? Шуны искә төшерергә тырышыгыз. ( Магнитофон язмасыннан шигырь тыңлана.)

  • Шигырьне кем язган?

  • Әйе, укучылар, "Ак чәчәкләр"шигырен Һ. Такташ иҗат иткән. Дәресебезнең темасы: Һ. Такташ иҗаты турында тулырак мәгълү-мат бирү. "Алсу" поэмасын анализлау. Әсәрдә яшәү шатлыгы, опти-

мизм, үзеңне бәхетле тою хисләренең чагылышы.

Дәресебезнең максаты: Һ. Такташның тормыш юлын һәм иҗатын тулы күләмдә өйрәнү. "Алсу" поэмасының асылына төшенү. Әдип иҗатына мә-хәббәт тәрбияләү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Бүгенге дәресебезнең эпиграфы:

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга.

Әйе, миндә көчле Байроннар җаны.

Һ. Такташ.

Һ.Такташ - үз чорының иң күренекле шагыйрьләреннән берсе. Ул иҗат иткән 20 елларны һич икеләнмичә, татар шигърияте тарихында Һ.Такташ чоры дип атарга мөмкин. Һ.Такташ 31 яшен дә тутыра алмыйча дөньядан китте. Әле кыска гына вакыт эчендә дә ул мирас калдырырга өлгерде.

2.Хәзер алдан әзерләнеп килгән укучыларыбыз Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырырлар.( Компьютерда Һ.Такташ иҗатына багышланган презентация карау.)

Дахрутдинова Чулпанга сүз бирик.

3. Һ.Такташның әнисе-Шәмсениса апа, әтисе- Хәйрулла абзый истәлек-ләренә тукталып узыйк. Хаҗиев Зөлфәт чыгыш ясар.

4.- Укучылар, сезгә өй эше итеп, язучы биографиясен иң мөһим чорларга бүлеп хронологик таблица төзергә кушылган иде. Әйдәгез, кайсыгыз, хронологик таблица белән таныштырыр. ( Хронологик таблица төзегәндә "Совет Татарстаны язучылары" дигән библиографик белешмәдән файда-ландым.)

5.- Хронологик таблица төгәл төзелгән, шагыйрьнең һәр тормыш чоры ча-гылган.

Әйе, татар халкының сөекле улы, талантлы шагыйре Һ.Такташның тормышы җиңел булмаган. 20 нче еллар Такташ өчен авыр чор булган. Ә шул елларны әдипләр матурлап күрсәтергә , мул тормыш итеп язарга тиеш булганнар. Шулай язмасалар,әсәрләрен бастыра алмаганнар. Такташ та тормышны мактарга мәҗбүр , үз хәле аның бер дә яхшы булмаган.

6. Хәзер Һ.Такташның портреты аша тышкы кыяфәтен тасвирлыйк.

  • Һ.Такташның чәчләре нинди? (дулкынлы, калын, сары)

  • Күзләре нинди?(зәңгәр)

  • Күз карашы нинди?(уйчан)

  • Маңгаендагы сыр нәрсәне аңлата? (җитдилекне)

  • Димәк, Һ.Такташ сары, дулкынлы чәчле,зәңгәр күзле, уйчан, җитди, мәһабәт гәүдәле, бик күркәм кеше булган.

7. Хәбибуллин Фаил Риза Ишморатның Һ.Такташ турындагы сүзләренә тукталып узсын.

«Такташ ...Һади... Зәңгәр күзле, Сыркыды егете. Юк, гади егет кенә түгел Такташ. Ул бөтен бер дөнья шигърият дөньясы. Халкыбыз күңеленә бөек Тукай кебек үк тирән мәгънәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, сихри бер ләззәт белән шатландырырлык та әсәрләр иҗат итүче, аның таләпчән зәвыгына лаеклы җавап бирә алырлык бөек шагыйрь - халык шагыйре."

8. Һ.Такташның истәлекләр китабын барлап чыккач,аның замандашлары фикерләрен искә төшереп узу бик урынлы булыр.

Такташны яратам. Ул җиңел, матур яза. Аның шигырьләре корыч чәчәкләргә әйләнәчәкләр.

Ш.Усманов.

Һәр укыган саен яңа булып тоелган , һәрвакыт матур яңгыраган, кат-кат укыла торган чын шагыйрь-әдипләр бар.

Шагыйрь Һ.Такташ әнә шушындый бәхетле язучылар рәтенә керә.

Г.Кутуй.

9."Мин сине ничек яраттым" дигән китап буенча Һ.Такташ үзе исән чакта язып калдырган мәхәббәт һәм тормыш кыйссасына тукталыйк.

Бәхет ташып торган мәхәббәт бардырмы-юкмы, әмма йөрәкләргә ти-рән җәрәхәт ясаган фаҗигале мәхәббәт бар. Моңа мисал-Такташ мәхәб-бәте.

Чындырмы, түгелдерме, Такташ гомеренең төрле вакытларында 3 төрле Гөлчирәне очрата. Берсе-шагыйрь белән бергә «Азат хатын» журналында эшләгән Гөлчирә Гафурова, Такташ аңа чын күңелдән гашыйк була. Икенчесе Гөлчирә Хәмзинә - шагыйрьнең беренче хатыны, өченчесе - Гөлчирә (Мансурова)- Такташның икенче хатыны.

10.Ә хәзер Такташның беренче хатынына язган хатын тыңлап узыйк.

(Мөхәммәтгасимова Язилә чыгыш ясый).

11. Һ. Такташ балаларны бик яраткан. Хатыны Гөлчирә Хәмзинә Мәскәүдә укыгандаТакташ улы Рафаилне Казанда үзе караган. Аңа сеңлесе Хәнифә дә булышкан. Моннан без Такташның кайгыртучан әти булуын күр-дек.

Такташның истәлекләрендә Гөлчирә Хәмзинә турында болай дип языл-ган:бик энергияле, боерырга яратучан, үсәргә теләүче хатын -кыз затыннан. Әмма аларның гаиләләре ныклы булып чыкмый, аерылышалар.

12. Укучылар, хәзер Рафаил Такташның "Әтием белән әнием турында" дигән истәлекне тыңлыйк.(Насибуллин Динар укый)

13. Дәфтәрдә эш. Барлык белемнәрне сынау максатыннан Һ.Такташ иҗатына багышланган тест тәкъдим итәм. (Укучылар тарафыннан тест эшләнә, компьютерда җаваплар чыга һәм укучылар тестны тикшерәләр.)


Һ.Такташ тормышына һәм иҗатына багышланган тест

1. Һ.Такташ ничәнче елда туа?

а) 1901

б) 1902

в) 1903

2. Ул кайсы авыл малае?

а) Кызылъяр

б) Сыркыды

в) Иске Кармәт

3. Ул укырга-язарга кемнән өйрәнә?

а) әбисеннән

б) апасыннан

в) әнисеннән

4. Үсә төшкәч, аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?

а) Кушлавыч

б) Пешлә

в) Кармәт

5. 1919 нчы елның көзендә кая китә?

а) Казанга

б) Уфага

в) Оренбурга

6. "Юксыллар сүзе " газетасында кем булып эшли?

а) сәркатип

б) мөхәррир

в) мөдир

7. Һ.Такташ ничәнче елда үлә?

а) 1928

б)1929

в) 1931

Тест җаваплары

1. а)

2. б)

3. в)

4. б)

5. в)

6. а)

7. в)

1хата - "5"ле

2 хата - "4"ле

3 хата - "3"ле

14. Һ.Такташ турында тагын да тулы мәгълүмат алу өчен сезгә, шагыйрьнең әсәрләреннән һәм истәлекләреннән китап күргәзмәсенә куелды.

Һ.Такташның "Алсу"поэмасы өстендә эш.

1. Мәктәптә сәнгатьле уку бәйгеләре ел саен уздырылып килә. Бүген мин сезгә сәнгатьле уку остасы тарафыннан укылган "Алсу" поэмасын тәкъдим итәм. Поэманы укыганда дәреслектән күзәтеп карап барыгыз, әлеге поэманы икенче дәрескә яттан сөйлисе була.( Компьютердан шигырьне тыңлау.)

2.Поэмада Такташ Алсу образына үрнәк итеп, тормыш иптәше Гөлчирә Хәмзинаны алган. Поэманың тәрбияви әһәмияте зур: яшь татар хатынының тормыштагы ачык мисалы, эчке матурлыгы гәүдәләндергән.

3. Сүзлек эше. Сүзлек дәфтәрләренә плакаттагы вульгар- тупас, барабыз- атлы извозчик, рефрен-кабатлана торган юллар дигән сүзләрне язып куя-лар.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1."Алсу" поэмасының анализына күчик. Сезнең алда характеристика бирү схемасы, лирик әсәрләргә анализ үрнәге куелган. Хәзер схемаларларга таянып, анализларга керешик.

2.Дәреслек белән эш.

111 нче биттәге сораулар өстендә эш. 2 сорау: Шигъри юллардан файдаланып, Алсуның портретын сурәтләгез.

Үзе матур

Үзе усал

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле.

Портретын кем әйтә?

Бөдрә чәчле, матур,сөйкемле, һәрчак көләч итеп бирелгән.

Алсуның характеры?

Алсу, кияүдәге хатын булуга карамастан,чая, наян, җор телле, яшьлеге ташып торган , тиктормас, шат күңелле булып гәүдәләнә.

Чая, наянлыгына мисал китерегез?

Иптәш кызы Газзәне карга батыруы, ахирәтенә бәйләнүе, дәрес-лекциягә соңарып килүе, профессорның көлкеле рәсемен ясавы.

Усал да, шаян һәм акыллы , эчкерсез, бераз гына бала-чагарак та, үз-үзенә соклану кебек чибәр хатын-кызга хас гадәт тә аңа ят түгел. Ул яшәвеннән, тормышыннан канәгать.

Бәхетле Алсу тормышын сез ничек күз алдына китерәсез?

Алсу җәмгыятьнең ирекле әгъзасы, студент, Ләкин Алсуны нәрсәдер усал булырга мәҗбүр итә.Бәхетле Алсу тормышында да тирәнгә яшерелгән моң-сагыш бар.

Моң-сагышны кайсы поэма юлларыннан сиземли алдыгыз?

Аңа бүген әллә нәрсә булган

Бер җырлыйсы килә, бер көлә.

Бер онтылып, кинәт керфекләре

Бер ноктага килеп төртелә.

Дәреслектән 3 сорау: Иренә җибәрәсе рәсем артына Алсуның яз-ган сүзләрен табып укыйк.

Бу Алсуың синең

Күрәсеңме,

Нинди матур булып утырган

Кара, башкаларга мине алмаштырма,

Кадерен белеп яшә, чукынган!

Һ. Такташ бу юллар аша нәрсә әйтергә теләгән?

Бу юллардан Такташ хатын- кызның кадерен белеп яшәргә кирәклеген әйтә.

Һ. Такташ поэмасында бирелгән хаттан вульгар сүзләр нинди мәгънәдә кулланылган?

Тупас сүзләр ярым шаяру мәгьнәсендә кулланылган.

Дәреслектән 5 нче сорау: Әдәби әсәрдәге төп идеяне ачып бирегез:

Билгәнебезчә, төп герой - Алсу. Җәмгыятьтә гади кешегә юл ачылды ,

язмышын үзенчә кору мөмкинлеге туды. Яшьләргә дә үзләренчә итеп, белем алып, сөеп-сөенеп яшәргә мөмкинлек бирелде.

Поэма сурәтләү чараларына гаҗәеп бай. Шуларның берсе - рефренга тукталып узыйк. Әсәрдән рефренны табып укыгыз. Шагыйрь ни өчен еш кабатлаган. Үз фикерегезне әйтегез.

Үзе акыллы, үзе сөйкемле,

Үзе усал,

Үзе болай бер дә

Усал түгел кебек шикелле.

Поэмада шагыйрь бу юлларны 4 җирдә кабатлаган. Алсуның яшьлеге

ташып торганын, тиктормас, шат күңелле булып гәүдәләндерүен күрсәтә.

Димәк, укучылар «Алсу» поэмасында яшьлекләре зур елларга туры килгән студент яшьләрнең бәхәтле мизгелләре сурәтләнгән.

V. Нәтиҗә

- Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?

- Һ. Такташ тормыш һәм иҗат юлын өйрәндек. «Алсу» поэмасын анализладык.

Дәресебезне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.

Җуйдык сине Һади,

Утыз яшьтә -

Иртә киттең безнең арадан,

Юк китмәдең, шагыйрь,

Йөрәкләрдә

Терелттек без сине яңадан.

Гали Хуҗи

VI. Йомгаклау

1) Өй эше: «Алсу» поэмасын ятларга

Көндәлекләргә язып куябыз

2) Билге кую.

Көндәлек, китапларны яптык. Матур итеп бастык, дәрес бетте,

чыгарга мөмкин.



















Тема: Бөек милләт шагыйре.

( Мифтахетдин Акмулланың тормышы һәм иҗаты буенча 9 нчы сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.)

Максат: 1. XIX йөзнең II яртысында яшәп иҗат иткән шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, башка авторларның аның турында язылган әсәрләр турында мәгълүмат бирү.

2. Шагыйрь иҗатында XIX йөз өчен хас булган үзенчәлекләрне табу, әдәбият теориясе буенча өйрәнгән төшенчәләрне Акмулла иҗаты белән бәйләү.

3. Укучыларда татар әдәбиятына карата мәхәббәт , кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Тибы: Яңа материалны үзләштерү.

Методы: Өлешчә эзләнү, лекция.

Җиһазлау:

1."Мирас" журналы 2006 №12 "Бөек милләт шагыйре". Р.Әхмәт. 33-38 бит.

2.Татар әдәбияты тарихы. 2-нче том. Казан. 1985. М.Акмулла. 440-462 бит.

3.Карурманны чыккан чакта XIX гасыр поэзиясе Кадырова И.И., Файзрахманова Х.Т., Шакирова Т.Р. 310-311 һәм 40-42 битләр.

4.Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. М.Х.Гайнуллин. Казан. 1979. 389-403, 414-415 битләр.

5.М.Акмулла портреты

6.Афоризмнар, эпиграфлар.

Гыйлемне Кытайда улса да эзләңез.

Ризаэтдин Фәхретдин

Иң әүвәл пакъләү кирәк эчнең керен.

Мифтахетдин Акмулла

Акмулланы, хак һәм пакъ булганга

Халык саклый, укый, табына.

Үз чичәнен казакъ далалары

Урал тавы, Идел сагына.

Рәфис Әхмәт

7.М.Әгъләмов. "Иман тәрәз шакый".Шигырьләр, балладалар, поэмалар. Казан. 1996.

190-201 битләр.

8. Шагыйрьнең 175 еллыгына багышланган видеосюжет.

9. Татар музыкасы фонохрестоматиясе. "Казах вальсы" Л. Хәмиди муз. С. Муканов сүз. В. Ганиева башкара.

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү

  1. . XIX йөз татар әдәбиятына хас үзенчәлекләрне санагыз?

  • социаль мотивлар, тормышка тәнкыйть аша карау, публицистик аһәң, залим түрәләрне, ялган суфыйларны, надан һәм әхлаксыз руханиларны тәнкыйтьләү.

  1. Әдәбият теориясеннән мәрсия, мәдхия, газәл, мөнәҗәт,шигъри хат төшенчәләренә аңлатма бирегез, мисаллар китерегез.

  • мәрсия - вафат кешеләрне мактап , олылап искә алу, алар үлеменә елау, сыктау.

  • мәдхия - мактау җырлау,

  • газәл - мәхәббәт шигыре.

  • мөнәҗәт - дини шигырьләрне көйгә салу.

  • Шигъри хат - кемгәдер атап язылган тезмә әсәр

  1. Әдәбиятта бу жанрларны кем иҗатында күрергә була?

  • Мәдхия - Рабгузый " Кыйссасел Әнбия", Хәрәзми "Мәхәббәтнамә", Кадыйр Галибәк.

  • Газәл - Өмми Камал.

  • Мәрсия - Утыз Имәни "Хәмидә мәрсиясе".

  1. Яңа материалны аңлату.

Әдәбият иң элек әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирүче фән, тормышта кирәк фәннәр арасында иң кирәклесе, чөнки кеше никадәр генә белемле булса да,аның күңелендә усаллык хөкем сөрә икән , җәмгыятькә дә , кешеләргә дә аннан файда юк. Бу турыда өч тугандаш халыкның яраткан шагыйре, декабрь аенда 175 еллык юбилеен үткәргән Мифтахетдин Акмулла болай әйткән:

Иң әүвәл пакълау кирәк эчнең керен

Туры сүзле, хөр фикерле, күпкырлы талант иясе М. Акмулланы ,чыннан да , өч тугандаш халык - татарлар, башкортлар, казахлар үз әдибе дип саный.

Әтисе - казах Мөхәммәдьяр, әнисе - татар кызы Өммегөлсем Сәлимҗан кызы булу белән бергә, шагыйрьгә гомеренең күп өлешен казах далаларында үткәрергә туры килгән. Улы туганчы ук әтисе, туып күп тә үтми әнисе вафат булган ятим Мифтахетдиннең язмышы бер дә җиңелләрдән булмый. Шундый бәхетсез тормышлы шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?

  • Г. Утыз - Имәни , Г Тукай, шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәр .

Бу турыда ул бер шигырендә болай искә ала:

Үгәй ана кулында ятим калдым,

Андан да бик эрәтем китеп калдым.

Өстемдә керле күлмәк ,ертык чалбар,

Кайда мелла бар дисә, - йитеп бардым.

Шагыйрьнең уку еллары да шактый авыр уза. Аның иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган Риза Фәхретдинов белем алу турында мондый сүзләр әйткән:

Гыйлемне Кытайдан улса да эзләңез.

Әлбәттә, Акмуллага Кытайда белем алырга туры килми, шулай да укуга иртә сәләте ачылган Мифтахетдин башта Ябалактамак, аннан Менәүзтамак авылы мәдрәсәләрендә, соңыннан Әнәс авылында Әхмәтҗан хәзрәт мәдрәсәсендә белем ала.

Бәйсез характерлы, туры сүзле Мифтахетдин үги атасы Камалетдин белән тынышып яшәмәгән. Туган нигезеннән чыгып китеп , 13 елдан соң гына кире әйләнеп кайткан шагыйрьгә мөнәсәбәт барыбер үзгәрмәгән , бу турыда болай искә ала:

Әткәем, инде сезгә юк бүтән сүз

Бу дөнья малына туялмый күз...

Аңа Эстәрлебашта , Шәмсетдин Зәкидә дә укырга туры килә.

  • Кем ул Ш. Зәки? Акмулла белән мөнәсәбәтләре нинди була?

Ш. Зәки - тумыштан сукыр суфи шагыйрь, Эстәрлебашта мәдрәсә тота, шәкертләр укыта, Акмуллага да дәресләр бирә, аның белән бик дус булалар, сәхраларга чыгып , шигырьләр әйтешеп, күңелләрен бушатып кайтырга яратканнар.

Озакламый Троиц шәһәренә килә , шунда укый, укудан бушаган чакларда балалар укыта, чичәнлек сәнгатенә өйрәнә. Сорау: Чичән төшенчәсенә аңлатма бирергә, беренче үрнәкләрен татар әдәбиятында кемнәр иҗатында күрергә мөмкин?

-Чичән - сүз остасы, язма һәм сөйләм әдәбиятын бергә кушу , синтезлау нәтиҗәсендә барлыкка килә, хикмәтле сүз әйтүгә, импровизациягә корылган традиция. Казан ханлыгы чоры әдипләре иҗатында күренә: Казтуган, Дусмәмбәт, Чалгиз җырау, Хәсән Кайгы.

Акмулла уку- язу, белем бирүдән тыш , балта остасы, тимерче исемнәрен дә йөртә

Йорт салырга оста кулын көткән,

Юл салырга шигъри хикмәтен. М. Әгъләмов.

Җырлый, мавыктыргыч итеп сөйли, шигырьләрен укый.Үз аты белән Урал тауларын, казах далаларын, Көнбатыш Себер далаларын кат-кат урый.

Акмуланы ак һәм пак булганга,

Халык саклый, укый , табына.

Үз чичәнен Казах далалары

Урал тавы, Идел сагына. Рәфис Әхмәт.

Физминут. Якташыбыз , танылган композитор Латыйф Хәмидинең "Казах вальсы " яңгырый, шул көйгә вальс әйләнәбез.

Әйтүләренә караганда, аның өч бүлкәле арбасы булган. Шуларның берсенә - китап-дәфтәрләрен, икенчесенә - балта-пычкыларын салып, өченчесенә үзе утырып йөргән.

Бу арба турында халык шагыйре М. Әгьләмовның."Акмулла арбасы" дигән поэмасы бар.

Кайсы якка гына юл алмасын,

Кайсы гына якка бармасын.

Көтеп алган халык Акмулласын,

Өч бүлектән торган арбасын.

"Минем кебек булыр микән бәхетсез" дип башлый ул бер шигырен.Чыннан да , аның өстенә бәлаләр болыт кебек явып кына торалар. Ятимлек, ачлы-туклы яшәү, бер урыннан икенчесенә күчүләр, ике тапкыр гаилә корып та уңышсыз чыгулары, нахак гаепләр аркасында ике тапкыр төрмәдә утырып чыгуы. Шулай да ул бәхетле.Үзе исән чагында ук аны өч халык үз шагыйре итеп таный, яратып, олылап "Акмулла"( ягъни, саф, керсез, туры сүзле галим, остаз).дип дәшә. Аның фаҗигале үлеменнән соң,( 1895 нче елның октябрендә Златоусттан Миасска барганда, Ат караклары тарафыннан үтерелә ) халык "Акмулла бәете" чыгарган.Татар поэзиясендә бу бәеттән кала, Тукайның үлеменә багышланган бәетләр генә мәгълүм.

  1. Материалны ныгыту.

Бу чорга хас булган үзенчәлекләр Акмулла иҗатында ни дәрәҗәдә чагыла соң?

  1. Социаль мотивлар бармы? Кайсы шигырендә?

- Әйе, бар."Тышкы ялтырауга карашы язган шигырьләре"

2. Кайсы шигырендә тормышка тәнкыйть белән карау аеруча ачык күренә?

-Төрмәдә язган шигырендә.

3. Нинди жанрга караган әсәрләр иҗат итә?

"Дамелла Шиһабетдин хәзрәт мәрсиясе", "Нургали хәзрәткә"- касыйдә, "Хатимә"- газәл, бәетләре , мөнәҗәтләре, мәдхияләре бар.

  1. Йомгаклау.

Шагыйрьгә декабрь аенда 175 яшь тулды. Бу дата бәйле рәвештә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Өфедә Акмулла көннәре игълан итте, безнең республикада да бу вакыйга игътибарсыз калмады. Шул турыда видео сюжет карап үтик.( Яңа гасыр каналыннан Хәбәрләр чыгарылышы язмасы ).

5.Өй эше.

Китаптагы материалны укырга, сорауларга җавап әзерләргә.


ТУКАЙ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

(Әдәби-музыкаль кичә)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнә түренә Габдулла Тукайның портреты эленә, әсәрләреннән, китапларыннан күргәзмә оештырыла. Бер почмактагы өстәлгә Г.Тукай әсәрләренә иллюстрация итеп ясалган рәсемнәр, балалар язган шигырьләр куела.

Залның сул ягына мультимедиа экраны урнаштырыла. Кичә барышында экраннан Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп барыла.

Сәхнәгә "Сандугач" халык уен кораллары ансамбле чыга. «Бәйрәм бүген» дигән (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) җыр башкарыла.

Залга кичәне алып баручылар чыга.

  1. нче алып баручы. Әйе, бәйрәм бүген,халкыбызның сөекле улы - бөек шагыйребез,
    Тукаебызны искә алу көне.

  2. нче алып баручы. Әйдә, дускай, шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән
    кичерик әле.

Экранда Г.Тукайның кечкенә чагы, әнисе-әтисенең рәсемнәре, туган авылы күренешләре күрсәтелә.

  1. нче алып баручы. Габдулла Тукай 1886елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы
    Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф муллагаиләсендә дөньяга килә.

  2. нче алып баручы. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе
    Мәмдүдә вафат була.

1 нче алып баручы. Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетелүләр...

Курайда «Тәфтиләү» көе яңгырый. Сәхнәгә кечкенә Апуш булып киенгән укучы чыга.

Нәни Тукай. Мин, кышкы көннәрдә, төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Әмма ишекне ача алмыйм, аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Шуннан әби-карчыкның: «Кадалмас әле, килмешәк!»-дигән сүзләрен ишетәм. Ул мине үзе теләгән вакытта, орыша-орыша кертә икән...

Әни үлгәч, мин бөтенләй ятим булып калдым. Беркөнне, Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, мине Казанга озаталар.

Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән. (Кечкенә Апуш, башын аска игән хәлдә, әкрен генә кереп китә.)

Магнитофон тасмасында салмак кына «Тәфтиләү» көе ишетелә. Музыка бераздан туктый. Сәхнә артында «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дигән тавышлар ишетелә. Сәхнәгә 2 укучы чыга.

1 нче укучы.

Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

2 нче укучы.

Үксез ятим -

Кемгә бала кирәк? -

Дип, язмышың сине рәнҗеткән.

Ул чак язмыш - үзе тере ятим;

Кемнәрдәндер җылы сүз көткән.

1 нче укучы.

«Асрамага бала бирәм! -дип,

Кем ала?» - дип сатып йөргәннәр.

Әй язмышның шомлы агышы!

Бөеклекнең алтын ярлары...

Гомерендә - халкы язмышы,

Җырларында - халкы моңнары.

  1. нче алып баручы. Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйның алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле.

  2. нче алып баручы. Кырлай аны җылы каршы ала. Бала чагының иң матур көннәре шунда үтә дисәк тә дөрес булыр.

(Магнитофон тасмасында салмак кына «Туган авыл» (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) җыры яңгырый.)

Сәхнәдә Ләбиб Леронның «Нәни Апуш әкият сөйли» дигән шигыре сәхнәләштерелә.

Арткы планда авыл күренеше. Анда авыл малайлары янында, читек-кәләпүш, камзул кигән Нәни Апуш та бар. Апуш аларга кызып-кызып нәрсәдер сөйли, балалар көлешә.

1 нче алып баручы.

Нәкъ Казанның артында -

Әтнә, Арча ягында,

Яшәгән, ди, бер малай

Кырлай дигән авылда.

Исем-аты Габдулла

Булган икән малайның:

Үз итеп, Апуш дип тә

Йөрткәннәр бу баланы.

Габдулла әкиятләр

Сөйләргә яраткан, ди:

Тыңлаучыларның барсын

Авызына караткан, ди...

(Алып баручы сөйләп бетерүгә, балалар алга килә, берничә бала эскәмиядә утыра.)

Габдулла (Апушалга чыгып). Баллы икән алмагыз, Әче икән тормагыз!.. Чын әкият сөйлим - Авыз ачып тормагыз!

Бер бала (Гали). Сөйлә, син, Апуш, сөйлә, Безнең тыңлыйсы килә.

Габдулла (Апуш).Беркөнне барам шулай, Баскан эздән пар чыга... Кинәт шулчак биш куян Килде-чыкты каршыма! Гүя минем килүемне Көтеп торган куяннар: Миңа «куян күчтәнәче» Әзерләп үк куйганнар... - Синең, Габдулла дускай, Беләгең тимер, - диләр, - Мә, сиңа - кишер, - диләр, - Бик тәмләп кимер! -диләр...

(Ул сөйләгәндә бер малай аны үчекләп, куян кебек сикереп ала, икенчесе беләген тотып карый.)

Икенче бала (Сабит).Булыр, булыр, ышанам, Бу хәл - чынга охшаган!

Өченче бала(Фатыйма, исе китеп). Габдулла, тагын әйдә, Күргәннәреңне сөйлә!

Габдулла(Апуш, горур басып, мактанып).

Эһем... Эһем... Бервакыт

Карурманда йөрдем мин...

Гаҗәп хәлләр күрдем мин!

Барам шулай җай гына...

Тукта! Ни бу? Күр әле! -

Килеп чыкты каршыма...

Килеп чыкты... Шүрәле!

Дүртенче бала(куркыпартка чигә). Кит аннан! Булмас, булмас. Арттырмале шулчаклы!

Бишенче бала.Син, Апуш, күзгә карап, Күп сибәсең борчакны!

Сабит.

Булыр, булыр ышанам,

Бу хәл - чынга охшаган!

Габдулла (Апуш).

Борчак сипмим, алдашмыйм -

Сүземдә юк һич ялган:

Чын әкият сөйлим, дип

Әйтеп куйдым ич алдан...

Гали.

Сөйлә, син, Апуш, сөйлә,

Безнең тыңлыйсы килә!

Габдулла (Апуш).Борын-борын заманда Булган икән бер малай... Сөйләп тә тормам әле Тавышлансагыз алай!

(Балалар шаулашалар, ризасызлык белдерәләр.)

Бишенче бала. Бетте, бетте, Габдулла, Тавышланмыйбыз бүтән!

Фатыйма.

«Шүрәлең»нең дәвамын Көтәбез инде күптән!

Габдулла (Апуш).

Шуннан шул... Шүрәлегә

Мин әйтәм: «Мин - Былтыр! -дим, -

Менә шушы ярыкка

Бармагыңны кыстыр?» -дим...

Бер агарды Шүрәле,

Бер кызарды Шүрәле,

Бер кабарды Шүрәле,

Авыз ачты Шүрәле.

«Кети-мети уйныйк!» -дигәч

Куркып качты Шүрәле.

Шүрләде!

Гали. Вәйт, әкәмәт!

Фатыйма. Вәйт, мәзәк!

Ләмига. Гаҗәп дисәң дә гаҗәп!

Сабит. Булыр, булыр, ышанам, Бу хәл - чынга охшаган!

Бишенче бала. Шыттырасың, Габдулла, Арттырмасаң да була!

Габдулла (Апуш)(бишенче балага карап).

Борын-борын заманда,

Яшәгән, ди, бер торна...

Әкият сөйлим, дидем бит -

Игътибар белән тыңла!

Барам шулай бервакыт

Базарга - Мәкәрҗәгә...

Шулчак юлда юлыктым

Сарык белән Кәҗәгә!

Кәҗәсе ябык иде,

Сарыгы арык иде.

Сарыгы капчык аскан -

Капчыгы ярык иде.

Гайрәтләнеп, мактанып,

Капчык авызын ачтылар:

Бер-бер артлы бүреләр

Шуннан чыгып качтылар.

Иренмәдем, санадым:

Унике бүре иде...

Унысы - исән иде,

Икесе тере иде!

Сабит. Бу хәл - чынга охшаган!

Гали. Хәтта мин дә ышанам!

Габдулла (Апуш).Сине дә тыңлыйк әле - Әйдә, син сөйлә, Гали!

Гали.

Мин бүген кәҗәбезгә Бер кочак печән бирдем. Ул, сакалын селкетеп: «Зур рәхмәт, Гали! -диде. - Ашап, йоклап алгачтын, Икәү балык тотарга Барабыз әле!» - диде...

Сабит. Гали, син дә - молодис! Борчак сибә беләсең...

Ләмига. Габдулла шәбрәк сөйли!

Фатыйма. Әйдә, Апуш сөйләсен!

Габдулла (Апуш).Борын-борын заманда, Булган икән бер мичкә. Ярар инде - җитеп торыр, Сөйләрмен әле кичкә. Мин сөйләрмен бер әкият - «Су анасы» турында. Хәзер, әйдә ял итик - Туктыйк шушы урында...

Балалар теләр-теләмәс кенә таралыша.

2 нче алып баручы.

Нәни Апуш әкиятләр

Сөйләр әле тагын да...

Дәү булгач та, ул еш кайтыр

Шул самими чагына.

Хыял аша еш кайтыр ул -

Бала чагын сагынып:

Күңелендә сагыш-моңнар

Шигырь булып кабыныр.

Еллар узар... Нәни Апуш

Зур шагыйрь - Тукай булыр:

Халкыбызның йөрәгенә

Тоташыр гомер юлы.

1 нче алып баручы. Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта.

1 нче укучы «Таз» шигырен укый.

  1. нче алып баручы. Ул авыл малайлары белән - су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә - ул да печәндә; урагы җитсә, ул да уракта була.

(Экранда авыл күренеше күрсәтелә. «Печәнчеләр» биюе башкарыла.)

  1. нче алып баручы. Рухи яктан авыл,крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенеңдусты эзләп таба да, Җаек (Уральск) шәһәренәалып китә.

  2. нче алып баручы. Җаек бер ук вакытта Тукайга олы белем һәм иҗат дөньясына юлача.

1 нче алып баручы. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта.

(Кичәне әзерләүче бу урында шагыйрьнең башка шигырен дә куллана ала.)

  1. укучы «Пар ат» (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре) җырын җырлый.

  2. нче алып баручы. Ни кызганыч, шагыйрьгомере кыска була.

1 нче алып баручы. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итә.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык булып киенгән 2 укучы чыга. Кулларында капчык.

Сарык. Мә-ә-ә! Без кая килеп чыктык? Урман да түгел бу, алан да түгел. Ә бу нинди балалар?

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! И надан сарык! Күрмәдеңмени! «Татар гимназиясе» дип язылган иде бит!

Сарык. Мә-ә-ә! Исәнмесез, балалар?Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы?

Балалар. Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне, бүген - бәйрәм!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны. Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит.

(Сарык капчыкны чишә башлый.)

Сарык. Мә-ә-ә! Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балалар куркып качарлар. Бәйрәм бит бу!

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыкта китаплар күп, залдагы балаларның барысына да җитәр.

Сарык. (Капчыктан китап ала.) Менә бу - «Бәхетле бала» китабы. Күргәнегез бармы, балалар?

(Ике бала йөгереп чыга.) Бар, бар, без аны укыдык. Анда «Кызыклы шәкерт» шигыре бар.

(Алар «Кызыклы шәкерт» (Г. Тукай сүзләре, К.Хөснуллин көе) җырын башкара.)

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! Капчыктагы китап саны 12 ки-ки! Менә бу нинди китап?

Балалар. «Суанасы»!

Кәҗә.

...Сачын тарап алтын тарак белән

И бизәнә, ясана.

Вә шуннан соң кинәт суга чума -

Нәрсә кала басмада?

Балалар. Алтын тарак!

Сарык.(Капчыктан китап ала.) Мә-ә-ә! Менә бу нинди китап? Мин укый белмим.

Балалар. «Бала белән Күбәләк»!

Залга Бала белән Күбәләк булып киенгән ике укучы чыга.

Кәҗә. Мә-ә-ә! Үзләре дә килеп җиткәннәр. Әйдәгез, аларны тыңлыйк әле.

Ике укучы «Бала белән Күбәләк» (Г. Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын җырлый.

Кәҗә. Ми-ки-ки-ки! (Капчыгын актара.) Капчыкта ниләр бар икән?..

(Сәхнәгә Шүрәле киеменнән укучы чыга. Кәҗәне кытыклый.)

Кәҗә. Хи-хи-хи! Кытыгым килә! Шүрәле ич бу!

(Сәхнәдә «Шүрәлеләр биюе» башкарыла.)

Сарык.Китаплар бетте, карын ачты, китик тизрәк.

Кәҗә белән Сарык сәхнәдән чыгып китәләр.

1 нче алып баручы.

Тукай исән. Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

(Ә.Маликов. «Тукай исән»)

2 нче алып баручы.

Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,

Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.

Ишетсен ул,

Үзенең алгы сафта

Безнең белән атлап барышын.

(Х.Хөснуллин.«Тукай»)

Кичә мәктәпнең "Сандугач" халык уен кораллары ансамбле башкаруында«Тукай маршы» (З.Хәбибуллин көе) белән тәмамлана.


Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне

(Җиңү бәйрәмен үткәрү өчен сценарий)

Җиңү мәйданында патриотик һәм сугыш тематикасын чагылдырган җырлар агыла. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән. Халык мәйдангаҗыела. Мәйданда ветераннар утырып тору өчен урындыклар әзерләнгән. Сәхнәдә - район һәм авыл җитәкчеләре, бәйрәмне алып баручылар.

Фонограммада Җиңү көненә багышланган җыр яңгырый, зур экранда сугыш чорын чагылдырган кинофильм фрагментлары бара.

Бер куплеттан соң әкренәя.

Беренче алып баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Икенче алып баручы. Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне ... нче тапкыр бүләк итә.

Фонограмма көчәя. Ярты куплеттан соң әкренәя.

Әнә алар - безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып, безнең янга килгәннәр. Кызганычка каршы, сугыш ветераннары сафы бик нык сирәгәйде. Бүгенге бәйрәмебездә бердәнбер ветераныбыз - Сафин Гарифулла абый гына катнаша. Аның янәшәсендә сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган тыл ветераннары утыра.

Икенче алып баручы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

Беренче алып баручы. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды.

Икенче алып баручы. Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе көтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе иде.

Беренче алып баручы.Бүген авылда - Сабантуй!

Фонограммада Сабантуй турында җыр яңгырый. Фонограммага кушылып җырлап үзешчәннәр мәйданны тутыралар. Мәйданга бер малай керә. Ул сугыш башланганын әйтә. Фонограммада Левитан тавышы. «Священная война» көе яңгырый.

Икенче алып баручы. Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

Көй дәвам итә. Мәйданда халык ир-атларны сугышка озата. «Герман» көе яңгырый.

Беренче алып баручы.

Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

Басу капкасында яшь кенә ир белән хатынның саубуллашуы.

Икенче алып баручы. Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта - Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды. (Сүз авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинның кызы Гөлия апага бирелә)

Беренче алып баручы.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

Икенче алып баручы. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

Икенче алып баручы. Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

Беренче алып баручы. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Районыбыз хезмәт ияләре бу елларда тынычлык фондына дип зур суммаларда акча җыеп тапшырдылар.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

(Тыл ветераннары исеменнән Газизова Хөснурый апа чыгыш ясый)

Икенче алып баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

Фонограммада - Левитан тавышы. Капитуляция турындагы хәбәрне укый.Мәскәү радиосы тавышын ишетү белән халык мәйданга йөгереп чыга.

Кочаклашалар, елашалар.

"Сандугач" халык уен кораллары ансамбле башкаруында «Җиңү көне» җыры яңгырый. Җыр барганда,мәйданга солдат киеме кигән укучылар чыга.

Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне - бу дөньяның

Яңадан туган көне.

Беренче алып баручы.

Җиңү көне иң зур бәйрәм -

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн - горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Икенче алып баручы. Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,

Җирдәге башаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,

Аяклар талса да, тынмагыз.

Мендәргә күчмәгез, медальләр,

Йөрәкләр катында чыңлагыз.

Беренче алып баручы.

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге - бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

Фонограммада көй туктый.

Икенче алып баручы. Бөек Ватан сугышы беткәнгә нәкъ ... ел. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 22 июненә барып тоташа.

Фонограммада кошлар сайраган тавыш.

Тантаналы өлеш

Икенче алып баручы.Ә хәзер Бөек Җиңүнең... еллык юбилеена багышланган митингыбызның тантаналы өлешен башлыйбыз.

Беренче алып баручы. Тәбрикләү өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы Әкбәров Хамис Гаян улына бирәбез.

Сугыш ветераннары, тыл батырлары исеменнән котлаулар.

Икенче алып баручы. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле дә киселә.

Беренче алып баручы.

Ветераннар! Чал чәчле ветераннар -

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

Алсу таңнар - сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

Икенче алып баручы. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын

ишетәсез икән, белегез - бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән - белегез - ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез - бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

Беренче алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

Чәчәкләр, гирляндалар салу.

Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!




Укучыларның белем сыйфатын тикшерү өчен тестлар.

Борынгы әдәбият

1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?

а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;

ә) дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;

б) аерым - аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү.

2. Туран (һун) язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?

а) каберташлар;

ә) савыт - саба, алкалар;

б) язма әдәбият.

3. Рун алфавиты кайсы чорларда гамәлдә йөри?

а) V - X гасырда;

ә) XII йөзләрдә;

б) VII, VII - XIV йөзләрдә.

4. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?

а) язма әдәбият;

ә) савыт - саба, алкалар;

б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;

5. "Диване лөгатет төрек" ("Төрки телләр сүзлеге") җыентыгының авторы кем?

а) Йосыф Баласагунлы;

ә) Мәхмүт Кашгарый;

б) Әхмәт Йүгнәки;

6. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" дастаны кайсы чорга карый?

а) Алтын Урда чоры;

ә) Иң борынгы язма әдәби мирас;

б) Болгар чоры;

7. "Кыйссаи Йосыф"ның төп өлеше ничә фасылдан тора?

а) 15;

ә) 8;

б) 18;

8. Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатлар?

а) укымышлылык;

ә) сабырлык, тугрылык;

б) шәфкатьлелек;

9. Кол Галинең фикеренчә бәхетле тормышның нигезе -

а) бердәмлектә, татулыкта, кешелекле мөнәсәбәтләрдә;

ә) Йосыф кебек һәрьяктан камил затларда;

б) матурлыкта, көчтә, алдан күрүчәнлектә;

10. "Хөсрәү вә Ширин"ның авторы?

а) Хәрәзми;

ә) Котб;

б) Сәйф Сараи;

11.Рәдиф нәрсә ул?

а) шигырь төзелеше;

ә) Сәйф Сараи әсәренең исеме;

б) газәлдә кабатланып килүче аерым сүз яки сүзләр төркеме;

12. Сәйф Сараи кайда туган?

а) Казан шәһәрендә;

ә) Камышлы шәһәрендә;

б) Сарай шәһәрендә;

13. Сәйф Сараиның әсәрләре?

а) "Идегәй"; "Кодатгу белек";

ә) "Гөлстан бит-төрки", "Сөһәйл вә Гөлдерсен";

б) "Хөсрәү вә Ширин", "Күңел";

14.Газәл жанрына хас сыйфатлар?

а) тартмалы композиция;

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) икеьюллык строфалардан - бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

15. "Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

Җир әйләнгән төсле кояш тирәли." Бу өзекләр кайсы әсәрдән алынган?

а) "Хөсрәү вә Ширин",

ә) "Сөһәйл вә Гөлдерсен";

б) "Идегәй";

16. "Идегәй"нең жанры?

а) поэма;

ә) дастан;

б) әкият;

17. "И Идел йорт, Идел - йорт

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт,

Иелеп хөрмәт кылган йорт;

Анам килен булган йорт,

Иелеп сәлам биргән йорт; ..." Бу юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) "Котадгу белек";

ә) "Сөһәйл вә Гөлдерсен";

б) "Идегәй";

18. Идегәйнең чын исеме?

а) Идегәй;

ә) Котлыкыя;

б)Туктамыш;

в) Кобыгыл;

19. Дастанга хас сыйфатлар?

а) икеюллык строфалардан - бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара.

Ачкыч

1 - а; 2 - ә; 3 - а; 4 - б; 5 - ә; 6 - а; 7 - б; 8 - ә; 9 - а; 10 - ә; 11 - б; 12 - ә;

13 - ә; 14 - б; 15 - ә; 16 - ә; 17 - б; 18 - в; 19 - б.




Лексикология бүлеген кабатлау өчен тестлар.

1.Лексикология фәне нәрсәне өйрәнә?

а)телнең сүзлек байлыгын

б)телнең сүзлек составын

в) сүзнең лексик мәгънәсен

2.Лексика сүзенең аңлатмасын тап

а)сүзләр төзү турындагы фән

б)авазларны өйрәнә торган фән

в) нинди дә булса бер телдәге яки диалекттагы барлык сүзләр.

3.Килеп чыгышы ягыннан сүзлек составына керә.

а)гомумтөрки сүзләр,алынма сүзләр,интернациональ сүзләр

б)гомумхалык һәм һөнәрчелек сүзләре

в)актив ,пассив сүзләр

4.Фонетика,грипп,водород,доход-бу нинди сүзләр7

а)гомумхалык сүзләре

б) һөнәрчелек сүзләре

в)диалект сүзләр

5.Пассив сүзләрне табыгыз.

а)матур ,яхшы

б)ипи,әни,чәй

в)күмхуҗ,гаскәри,олтан

6.Ошбу сүзенең бүгенге көндә кулланганын табыгыз

а) бу

б)шушы

в)монда

7.Фразеологизмның (Күз ачып йомганчы) дөрес мәгънәсен табыгыз

а) ялганлау

б) шатлану

в) бик тиз

8.Кайсы җөмләдә фразеологизм очрый?

а)Суган әчесеннән кечкенә кыз чыраен сытты

б)Әхәт бабай пычакларны кайрап утыра иде.

в)Кичә бик күңелле узды

9.Сүзлекләр төзү турындагы фән.Бу билгеләмә кайсы фәнгә туры килә?

а)лексикология

б)лексикография

в)морфология

10."Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"н кем беренче төзи?

а)Г.Тукай

б)М.Гафури

в)К.Насыйри

11.Кекс,торт,сумса,өчпочмак,ипи-бу сүзләр кайсы һөнәр ияләре куллана?

а)табиб

б)пешекче

в)повар

12.Офис,бизнесмен,спонсор,имидж-бу нинди сүзләр?

а)фразеологизмнар

б)терминнар

в)неологизмнар




Морфология буенча тестлар.

1 вариант

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен

б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Фәннур ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече

а) -нар/-нәр

ә) -лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) алты

ә) биш

б) җиде

10. - лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12. Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме

а) рәвеш

ә) сыйфат

б) фигыль

13. Сыйфат ачыклап килгән исем

а) аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

14. Татар телендә сыйфатлар

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

15.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар

16. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

17. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала

ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала

18. Сан нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеме

ә) бәйләгеч һәм модаль сүз төркеме

б)дөрес җавап бирелмәгән

19.Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның санын

ә) сыйфатның санын

б) эш яки хәрәкәтнең санын

20. Кайсы сан төркемчәләренең саналмышлары бар?

а) микъдар, бүлем, җыю, чама

ә) микъдар, бүлем, тәртип, чама

б) микъдар,тәртип, җыю, чама

21. Өлеш һәм вакланмалы саннар кайсы төркемчәгә керәләр?

а) чама саннары

ә) микъдар саннары

б) бүлем саннары

22. Парлы саннар кайсы төркемчәгә керәләр?

а) чама саннары

ә) җыю саннары

б) бүлем саннары

23. Унберенче (сыйныф) санына дөрес билгеләмәне тап

а) - сан, кушма сан, тәртип саны, саналмышы сыйныф

ә) - сан,тамыр , тәртип саны, саналмышы сыйныф

б) - сан, кушма сан, җыю саны, саналмышы сыйныф

24. Рәвешкә дөрес билгеләмәне тап

а) эш яки хәлнең, предметның билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

ә) эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

б)эш яки хәлнең билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

25.Ясалышы буенча бүген нинди рәвеш?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

26. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, артыклык

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

27. Билге рәвешләренә

а) урын, вакыт, саф, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

ә) урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре керә

б) саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

28. Хәл рәвешләренә

а) дөрес җавап бирелмәгән

ә) урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре керә

б) саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

29. Җиңелчә (дулкынлану) рәвешенә дөрес билгеләмәне тап

а) - рәвеш, тамыр рәвеш,билге рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

ә) - рәвеш, ясалма рәвеш,билге рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

б) - рәвеш, ясалма рәвеш,хәл рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

30. Алмашлыклар мәгънәләре ягыннан ничә төркемчәгә бүленә?

а) биш

ә) алты

б) җиде

31. Билгеләү алмашлыкларын күрсәт

а) әллә сорау алмашлыгы, сорау алмашлыгы+дыр/дер

ә) бар. үз, бөтен, һәр, һәммә

б) минеке, синеке. аныкы

32. һич+сорау алмашлыгы, бер+сорау алмашлыгы

а) билгесезлек алмашлыгы,

ә) юклык алмашлыгы,

б) сорау алмашлыгы

33. Кем? ни? нәрсә? сорау алмашлыклары кайсы очракта куела?

а) рәвешләрне ачыклаганда куела

ә) зат һәм предметларны ачыклаганда куела

б) билгене һәм санны ачыклаганда куела

34. Нәрсә белдерүләренә карап ияртемнәр ничә төркемгә бүленә?

а) ике

ә) өч

б) дүрт

35. Яктылыкны, төсне, хәрәкәтне, кыяфәтне, характерны, эчке сиземләүне белдергән ияртемнәр ничек дип атала?

а) образ ияртемнәре

ә) аваз ияртемнәре

б) дөрес җавап бирелмәгән

36. Кеше тавышы, кеше хәрәкәте тудырган тавышны, кош-корт тавышын, табигатьтәге тавышларны белдергән ияртемнәр ничек дип атала?

а) образ ияртемнәре

ә) аваз ияртемнәре

б) дөрес җавап бирелмәгән

37. Образ ияртемнәре кергән төркемне табыгыз

а) пип-пип-пип, ялт-йолт, һау-һау, дер-дер (килү)

ә) җем-җем (килү), тырт-мырт (итү), сулык-сулык (итү)

б) келт-келт, шыбыр-шыбыр, келтер-кертер, тып-тып

2 вариант

1.Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган фәне:

а) фонетика

ә) морфология

б) синтаксис

2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре:

а) сөйләмдә тойгы белдерүгә булышлык итә торган ярдәмче чаралар

ә) мөстәкыйль сүзләргә ияреп кулланыла торган сүзләр

б) телдә аерым кулланылышта йөри торган тулы мәгънәле лексик берәмлекләр

3. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

ә) билгенең билгесен

б) предметны

4. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?

а) барлык җанлы әйберләргә

ә) кешеләргә

б) кешеләргә һәм хайваннарга

5. Ялгызлык исемнәре дип нинди исемнәр атала?

а) төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә бирелә

ә) төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак атамалар

б) географик атамалар

6. Ясагыч кушымча ялганып ясалган исем

а) кушма исем дип атала

ә) ясалма исем дип атала

б) парлы исем дип атала

7. Фәннур ясалышы буенча нинди исем?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

8. Берлек санның күрсәткече

а) -нар/-нәр

ә) -лар/-ләр

б) дөрес җавап бирелмәгән

9. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 6

ә) 5

б) 7

10. - лары/ -ләре исемнәрдә нинди кушымча?

а) Иялек килеш кушымчасы

ә) 3 зат күплек сан тартым кушымчасы

б) Баш килеш кушымчасы

11. Авылыңның исеменә нинди кушымчалар ялганган?

а) 2 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше кушымчалары

б) 2 зат тартым һәм төшем килеше кушымчалары

12. Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме

а) рәвеш

ә) сыйфат

б) фигыль

13. Сыйфат ачыклап килгән исем

а) аерылмыш дип атала

ә) саналмыш дип атала

б) сыйфатланмыш дип атала

14. Татар телендә сыйфатлар тартым, килеш белән кайсы очракта төрләнә?

а) исемнәре төшеп калса төрләнә

ә) төрләнми

б) дөрес җавап бирелмәгән

15.Ясалышлары буенча сыйфатлар

а) тамыр, кушма, парлы булалар

ә) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булалар

б) тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма булалар

16. Сыйфат дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, кимлек, кечерәйтү

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

17. Исемләшкән сыйфатлар дип

а) үзе ачыклап килгән исемнән ераклашкан сыйфатлар атала

ә) ачыклап килгән исеме төшеп калган сыйфат атала

б) исемнән соң килгән сыйфат атала

18. Сан нинди сүз төркеменә керә?

а) мөстәкыйль сүз төркеме

ә) бәйләгеч һәм модаль сүз төркеме

б)дөрес җавап бирелмәгән

19.Сан нәрсәне белдерә?

а) предметның санын

ә) сыйфатның санын

б) эш яки хәрәкәтнең санын

20. Кайсы сан төркемчәләренең саналмышлары бар?

а) микъдар, бүлем, җыю, чама

ә) микъдар, бүлем, тәртип, чама

б) микъдар,тәртип, җыю, чама

21. Өлеш һәм вакланмалы саннар кайсы төркемчәгә керәләр?

а) чама саннары

ә) микъдар саннары

б) бүлем саннары

22. Парлы саннар кайсы төркемчәгә керәләр?

а) чама саннары

ә) җыю саннары

б) бүлем саннары

23. Унберенче (сыйныф) санына дөрес билгеләмәне тап

а) - сан, кушма сан, тәртип саны, саналмышы сыйныф

ә) - сан,тамыр , тәртип саны, саналмышы сыйныф

б) - сан, кушма сан, җыю саны, саналмышы сыйныф

24. Рәвешкә дөрес билгеләмәне тап

а) эш яки хәлнең, предметның билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

ә) эш яки хәлнең, билгенең билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

б)эш яки хәлнең билгесен белдергән мөстәкыйль сүз төркеме

25.Ясалышы буенча бүген нинди рәвеш?

а) тамыр

ә) ясалма

б) кушма

26. Рәвеш дәрәҗәләре

а) гади, чагыштыру, артыклык

ә) гади, чагыштыру, кимлек, артыклык,

б) дөрес җавап бирелмәгән

27. Билге рәвешләренә

а) урын, вакыт, саф, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

ә) урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре керә

б) саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

28. Хәл рәвешләренә

а) дөрес җавап бирелмәгән

ә) урын, вакыт, сәбәп-максат рәвешләре керә

б) саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру рәвешләре керә

29. Җиңелчә (дулкынлану) рәвешенә дөрес билгеләмәне тап

а) - рәвеш, тамыр рәвеш,билге рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

ә) - рәвеш, ясалма рәвеш,билге рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

б) - рәвеш, ясалма рәвеш,хәл рәвеше, саф рәвеш, гади дәрәҗәдә, ачыклаган сүзе - дулкынлану фигыле.

30. Алмашлыклар мәгънәләре ягыннан ничә төркемчәгә бүленә?

а) 5

ә) 6

б) 7

31. Билгеләү алмашлыкларын күрсәт

а) әллә сорау алмашлыгы, сорау алмашлыгы+дыр/дер

ә) бар, үз, бөтен, һәр, һәммә

б) минеке, синеке. аныкы

32. һич+сорау алмашлыгы, бер+сорау алмашлыгы

а) билгесезлек алмашлыгы,

ә) юклык алмашлыгы,

б) сорау алмашлыгы

33. Кем? ни? нәрсә? сорау алмашлыклары кайсы очракта куела?

а) рәвешләрне ачыклаганда куела

ә) зат һәм предметларны ачыклаганда куела

б) билгене һәм санны ачыклаганда куела

34. Нәрсә белдерүләренә карап ияртемнәр ничә төркемгә бүленә?

а) ике

ә) өч

б) дүрт

35. Яктылыкны, төсне, хәрәкәтне, кыяфәтне, характерны, эчке сиземләүне белдергән ияртемнәр ничек дип атала?

а) образ ияртемнәре

ә) аваз ияртемнәре

б) дөрес җавап бирелмәгән

36. Кеше тавышы, кеше хәрәкәте тудырган тавышны, кош-корт тавышын, табигатьтәге тавышларны белдергән ияртемнәр ничек дип атала?

а) образ ияртемнәре

ә) аваз ияртемнәре

б) дөрес җавап бирелмәгән

37. Образ ияртемнәре кергән төркемне табыгыз

а) пип-пип-пип, ялт-йолт, һау-һау, дер-дер (килү)

ә) җем-җем (килү), тырт-мырт (итү), сулык-сулык (итү)

б) келт-келт, шыбыр-шыбыр, келтер-кертер, тып-тып



ӘДӘБИЯТТАН ТЕСТЛАР

1.Халык авыз иҗатына кергән кайсы әсәрне кеше үзе өчен генә дә башкарырга мөмкин?

а) табышмакныә)җырныб)әкиятне

2.Казан ханлыгының яшәгән еллары

а) 1445-1552 ә) 1236-14456)1445-1553

З.Бу чорда Казан шәһәренең халкы күпме булган?

а)20 мең ә)25 мең б)30 мең

4.Сөембикәнең улы Үтәмешгәрәйнең әтисе

а)Шаһгали ә)Җангали б)Сафагәрөй

5 «Үги кыз» пьесасы

а)халык әкияте ә)Абдулла Әхмәтнеке б)Абдулла Алишныкы

6. «Үги кыз» әкиятендә кайсы мәкаль очрамый?

а)Тырышкан табар, ташка кадак кагар.ә)Кыңгырэш кырык елдан соң да беленә.б)Ни чәчсәң, шуны урырсың.

7.Урман карчыгының чормасында

а)алтыннар ә)борчаклар б)тары ярмасы

8)3өһрәгә бирелгән сандыкның ачкычлары

а)көмеш ә)алтын б)бакыр

9)Муса Җәлилнең туган елы

а) 1908 ә) 1909 б)1906

10.М.Җәлил ничә яшендә беренче шигырен язган?

а)13 ә)16 б)9

Кайсы операларның либреттоларын М. Җәлил язган?

а) "Алтынчәч", "Илдар"ә) "Тукай", "Беренче факел"б) "Сания", "Эшче"

12.Кайсы шигырь Муса Җәлилнеке түгел?

а) "Тәүфыйклы песи" ә) "Карак песи"б) "Бакчачы бабай"

13.Муса Җәлилнең төрмәдә язылган шигырьләр җыентыгы ничек атала?

а)Моабит дәфтәре ә)Кечкенө дусларга б)Җәлил шигырьләре

14. Бу сүзтезмәләр кайсы шигырьдән? Тамды бу кырларга, хуш ислеләр, чәчәккә төренде.

а) "Чәчәкләр"ә) "Кызыл ромашка"б) "Бакчачы бабай"

15.Сал их Сәйдәшев кемгә җырчы һөнәрен сайларга киңәш ите?

а)3өләйха Хисмәтуллинагаә)Азат Аббасовкаб)Мөнирө Булатовага

16. 450 дән артык романс һәм җыр язган композитор

а)Салих Сәйдәшевә)Җәүдәт Фәйзиб)Рөстәм Яхин

17.Рөстәм Яхинның зур күләмле әсәре

а) "Концерт" ә) "Сюита"б) "Шүрәле"

18.Абдулла Алишның беренче китабы

а) "Дулкыннар"ә) "Отряд флагы"б)"Якты күл буе"

19. «Ялкаулык - хурлык , тырышлык - зурлык» әкиятендә беренче булып кунак итүче бөҗәк

а) бал кортыә)шөпшәб)төклетура

20.Мәскәүдә Г. Әпсәләмов йөргән әдәби түгәрәкне кем җитәкли?

а) Һ. Такташ ә) А.Алиш б)М.Җәлил

21. Малик исемле егет кайсы әсәрнең герое?

а) «Алтын йолдыз» ә) «Мәңгелек кеше»б) «Миңа унтугыз яшь иде»

22.Маликның яраткан кызы

а)Мөслимәә)Сәлимәб)Хәлимә

23 .Кайсы җыр Маликка бик авыр вакытларда көч, дәрт өсти?

а) «Сагыну» ә) «Сандугач»б) «Сарман»

24 «Иптәшләр» шигыренең авторы

а)Г. Кутуй ә)М.Җәлил б)Һ.Такташ

25.Лирик геройның иптәше кайсы милләттән?

а)чуашә) мишәр б)мордва

26.Ибраһим Гази яшәгән еллар

а)1908-1944 ә) 1910-1973 б)1907-1971

27. Илгизәр кайсы әсәрнең герое?

а) «Йолдызлы малай» ә)«Бүләк»б) «Минем туган көнем»

28.Ни өчен фашистларавыл халкыннан чокыр ка-зыталар?

а)аэродром төзер өчен ә)Кызыл Армия танкларынуздырмас өчен б)бер сәбәпсез

29.Театр артистлары

а)Җәүдәт Фәйзи, СалихСәйдәшев ә)Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов б)Фоат Халитов, ШәүкәтБиктимеров

30. «Яңа шәһәр» шигырен кем язган?

а)3әки Нуриә)Сибгат Хәким б)Равил Фәйзуллин

31. «Яңа шәһәр» шигырендә нинди шәһәрләр турында сүз бара дип уйлыйсыз?

а)Бөгелмә, Минзәлә, Мамадышә)Яр Чаллы,Түбән Кама, Әлмәтб)Казан, Алабуга, Чистай

32.Сибгат Хәким

а)прозаик ә) драматург б) шагыйрь

33. "Җырларымда телим" шигырендә нинди тема яктыртыла?

а) Тукай темасы ә)Туган як темасы б)Сугыш темасы

34. "Бакчачылар" әсәре

а)поэмаә)шигырь б)җыр

35.Мәктәп елларының бер мизгеле сурәтләнгән әсәр

а) «Лачын кыз»ә) «Бүләк»б) «Йолдызлы малай»

36.Ләбибә Ихсановага нинди премия бирелде?

а)Абдулла Алиш ә)Гаяз Исхакый б)Габдулла Тукай

37.Рәшиткә бирелгән бүләк

а)сәгать ә) фотоаппарат б)компьютер

38.Рәшит иптәшләре белән кайда эшләгән?

а)чөгендер басуында ә)комбайнда б)көтү көткән

39.Рәүфә кем кызы?

а)колхоз рәисе ә)агроном б)каравылчы

40. «Күмәч пешерүчеләр җыры» авторы

а) Равил Фәйзуллин ә) Шәүкәт Галиевб) Сибгат Хәким

41. «Күмәч пешерүчеләр без» дигән сүзләр әсәрдә ничә тапкыр кабатлана?

а)5 ә)7 6)6

42.Радик Фәизовның «Ә Җирдә тереклек бармы» әсәре

а)әкиятә)фантастик хикәя б)повесть

43. Риф көтүдә ашарга нәрсәләр ала?

а)чәй, печенье, тавык ите, ипиә)бөрәңге, колбаса,ипи, чәйб)аш,йомырка, ипи

44.Риф кайсы күк җисемебелән аеруча кызыксына?

а)Марс ә) Айб)Венера

45.Риф ерак планетага нәрсәләр җибәрмәде?

а)термос, эт, биштәрә) китап,сәгать, бинокльб)имән чикләвеге, чәчәкләр, чыршы күркәсе

46.Кешелек акылы тудырган иң бөек нәрсә

а)космик корабльә) бинокльб)китап

47.Нур Әхмәдиев язган хикәя

а) «Минем туган көнем» ә)»Ана тавышы»б) «Шомырт чәчәкләре ак кына»

48.Әдип кайчан туган?

а)җәй көне ә)кыш көне б)көз көне

49.Әдип малайлар белән өйгә кайтуга

а)әнисе коймак пешереп көтеп тора идеә)ишек бикле, өйдә кеше юк идеб)өйдә абыйсы гына иде

50.Классташлары арасыннан иң кыю малай

а) Рәхмәтуллаә)Салихб)Мәхмүт

51 .Туган көнгә бирелгән иң кадерле бүләк

а)сәгатьә) чигелгән кулъяулыкб)фотоаппарат

52. «Дәү әнием туган телгә

Өйрәтте мине көн дә...»

Бу юллар кайсы әсәрдән һәм аны кем язган?

а) « Илнар теләге».Илгизәр Солтан.ә) «Туган якта кунакта». Илгизәр Солтан.б)«Телләр белүче каләм». Шәүкәт Галиев.

АБДУЛЛА АЛИШНЫҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ.

1. Абдулла Алиш кайда, ничәнче елда, кайсы айда туып үсә?

а) 1918-15 сентябрендә Спас районы Көек авылында;

ә) 1908-15 сентябрендә Спас районы Көек авылында.

2. Язучының әтисе ниләр белән шөгыльләнгән?

а) умартачылык;

ә)балыкчылык;

б) игенчелек.

3. Абдулла Алиш укырга кемнән өйрәнә?

а) Әтисеннән;

ә) әнисеннән;

б) апасыннан.

4. Ул башлангыч белемне кайда ала?

а) Үз авылларында;

ә)күрше авылда.

5. Башлангыч белемне алганнан соң кайсы авыл мәдрәсәсендә белем ала?

а) Ямбакты мәдрәсәсендә;

ә) Көек авылы мәдрәсәсендә.

6. Кечкенә чагыннан булачак язучы нәрсәләр белән шөгыльләнергә яраткан?

а) Китап укырга;

ә) әкиятләр укырга;

б) шигырьләр укырга;

в) балык тотарга;

г) бернәрсә дә яратмаган.

7. Язучының таланты нинди жанрда киң ачыла?

а) хикәя жанрында;

ә) роман жанрында;

б)әкият жанрында.

8. Язучының әсәрләре арасыннан әкият жанрында язылганнарын дөрес билгелә.

а) "Нечкәбил";

ә) "Сертотмас үрдәк";

б) "Якты күл буе";

в) "Ялкаулык-хурлык, тырыш-лык-зурлык";

г) "Дулкыннар".

9. Абдулла Алиш Бөек Ватан сугышына ничәнче елда китә?

а) 1941 елның октябреннән;

ә) 1942 елның октябреннән.

10. Аны ничәнче елда җә-лилчеләр белән бергә җәзалап үтерәләр?

а) 1945 елның 25 августында;

ә) 1944 елның 25 августында.

11. А.Алишны халкыбыз хөрмәт итә, олылый, онытмый. Моны нәрсәләрдән күреп була? Кыскача язып бир.

12. Аның "Ялкаулык-хурлык, тырышлык-зурлык"

әкиятендә бөҗәкләр арасында ярышны кем оештырган?

а) урман башлыгы;

ә) чәчәкләр башлыгы;

б) умарта башлыгы.

13. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Агач-җимеше белән, кеше….

Данны эзләүче түгел,...

Ялкаулык-....

Эшле кеше

Кешенең кешелеге төсеннән түгел,...

ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ.

1. Г.Әпсәләмов кайда һәм ничәнче елда туып үскән?

а) 1911-28.12. Мордва Республикасының Иске Аллагол авылы;

ә) 1911-28.12. Мари Республикасының Иске Аллагол авылы.

2. Аның яшүсмер еллары кайда үтә?

а) Казанда; ә) Мәскәүдә.

3. Кайда яшәгәндә әдәбият белән кызыксынып китә?

а) Казанда; ә) Мәскәүдә.

4. Кем җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри башлый?

а) Абдулла Алишш; ә) Абдулла Әхмәт;б) Муса Җәлил.

5. Аның беренче шигыре нинди журналда басыла?

а) "Октярь баласы"журналы; ә) "Октябрят баласы" журналы.

6. Г.Әпсәләмов Мәскәүдә һөнәр мәктәбен тәмамлагач, кем булып эшли?

а) токарь; ә) слесарь;б) техник.

7. Ул Мәскәүдәге кайсы югары уку йортына укырга керә? Ничәнче елда тәмамлый?

а) педагогия институты -1940 ел;ә) әдәбият институты -1940 ел;б) медицина институты -1940 ел.

8. Язучының Бөек Ватан сугышына кадәр ничә китабы басылып чыга?

а) бер китабы; ә) ике китабы;б) еч китабы.

9. Ул фронтта кайсы җирләрдә сугышы?

а) Карелия фронтында; ә)Курск дугасы фронтында.

10. 1943-1945 нче елларда нинди исемле газетада җаваплы сәркатиб булып эшли?

а) "Ил өчен сугышка"; ә) "Ватан өчен сугышка".

11. Язучы үзенең әсәрләрендә нинди темаларга яза? Шуларны билгеләп чык.

а) сугыш турында;ә) тыныч хезмәт кешеләре турында;б) әкиятләр;в) фантастик вакыйгалар турында.

12. Язучының ил кешеләренең явыз дошманга каршы көрәштәге тиңдәшсез батырлыклары турындагы әсәрләрен билгеләп чык.

а) "Яшел яр";ә) "Алтын йолдыз";б) "Ак чәчәкләр";в) "Мәңгелек кеше";г) Тазинур";д) "Агыла болыт".

13. Аның "Агыла болыт" романында кайсы әдипнең тиңдәшсез батырлыгы сурәтләнә?

а) Абдулла Алишның; ә) Фатих Кәримнең;б) Муса Җәлилнең.

14. Аңа 1959 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге кайсы әсәре өчен бирелде?

а) "Сүнмәсутлар"романы өчен; ә) "Ак чәчәкләр"романы өчен;б) "Агыла болыт"романы өчен; г) "Миңа унтугыз яшь иде"повесте өчен.

15. "Миңа унтугыз яшь иде" повестенең төп геройлары кемнәр? Исемнәрен язып чык.

16. Түбәндәге сүзләрнең синонимнарын язып чык.

әпәй-

сәркатибе-биштәр -

ҺАДИ ТАКТАШНЫҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ.

1. Һади Такташның туган җирен дөрес билгелә.

а) Мордва Республикасы Тор-беев районы Сыркыды авылы;

б) Мари Республикасы Торбе-ев районы Сыркыды авылы.

2. Булачак шагыйрьнең әти-әниләренең исемнәрен дөрес билгелә.

а) Шәмсебану апа - Хәйретдин абый;ә) Шәмсениса апа - Хәйретдин абый;б) Шәмсекамәр апа - Хәйрулла абый;в) Шәмсениса апа - Хәйри абый.

3. Кечкенә Һади хәреф танырга кемнән өйрәнә?

а) әтисеннән; ә) әнисеннән.

4. Һ.Такташ нинди мәдрәсәләрдә укып белем ала?

а) Сыркыды авылы мәдәрәсәсе; ә) Пешлә авылы мәдрәсәсе;б) Кырлай авылы мәрәсәсе.

5. Мәдрәсәдә укыганда аның күңеленә кайсы шагыйрьләрнең шигырьләре тирән эз калдыра?

а) Мәҗит Гафури; ә) Сәгыйтъ Рәмиев;б) Габдулла Тукай;в) Муса Җәлил.

6. Һади Такташ яшьтән үк нәрсә белән кызыксына?

а) әдәбият белән; ә) ат саклау белән;б) җир тырмалау белән;в) печән чабу белән.

7. Һади ничә яшьләрдә үзендә шагыйрьлек сәләте барлыгын тоя?

а) 73-74 яшьләрдә; ә) 12-13 яшьләрдә.

8. Аның беренче шигыренең исеме ничек атала?

а) "Соры күзләр"; ә) "Кара күзләр";б) "Зәңгәр күзләр";в) "Яшел күзләр".

9. Абыйларына ияреп чыгып киткән Һади байларга ялланып эшли башлый.Кем булып эшли?

а) хезмәтче; ә) игенче.

10. Һади Такташ Бохарада яшәгәндә нәрсәләр белән шөгыльләнә? Шуларны билгеләп чык.

а) Әдәби иҗат белән шөгыльләнә;ә) спектакльләрдә катнаша;б) әдәби иҗат белән шөгыльләнми.

11. Туган якларына Такташ тагын ничәнче елларда кайта? Анда кем булып эшли?

а) 1918 ел -укытучы; ә) 1917 ел -укытучы;

12. 1920 елларда Һади Такташ кая китеп урнаша?

а) Казанга;ә) Оренбургка;б) Бохарага.

13. Оренбургта яшәгәндә нинди газетада сәркатип булып эшли?

а) "Әйтер сүз";ә) "Юксыллар сүзе".

14.1922 елда Урта Азиядән кайткач, ул кайсы шәһәргә кайтып урнаша?

а) Мәскәү; ә) Казан;

б) Оренбург.

15. "Җир уллары трагедиясе" дип аталган беренче җыентыгы кайда һәм ничәнче елда басыла?

а) 1923 ел - Казан;ә) 1923 ел - Оренбург;б) 1923 ел - Ташкент.

16. Шагыйрьнең әсәрләрен дөрес билгелә?

а) "Югалган матурлык"; ә) "Күмелгән кораллар";б) "Иптәшләр";в) "Дуска".

ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ.

1. Ибраһим Гази ничәнче елда, кайсы айда, кайсы район һәм авылда туа?

а) 1907-4 февраль,Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылы;

ә) 1907-4 февраль, Түбән Кама районы Олы Карамалы авылы.

2. Яшүсмер елларында ул кайда тәрбияләнә?

а) Түбән Кама балалар йортында;

ә) Тәтеш балалар йортында.

б) Олы карамалы балалар йортында.

3. Балалар йортында белем алгач укуын кайда дәвам итә?

а) Казанда; ә) Тәтештә;

б) Олы Карамалыда.

4. 1929 нчы елларда Казанда чыга торган газеталарның берсендә эшли. Нинди газета ул?

а) "Татарстан яшьләре"; ә) "Кызыл яшьләр",

б) "Авыл яшьләре".

5. "Бригадир кыз", "Кичке алтыда", "Көмеш сулы Нур-минкә" кебек әсәрләре ничәнче елларга кадәр язылган?

а) Бөек Ватан сугышы елларына кадәр;

ә) Бөек Ватан сугышы елларыннан соң.

6. Ибраһим Гази Бөек Ватан сугышында катнаша, анда нинди эш башкара?

а) хәрби редактор;

ә) хәрби корреспондент.

7. Ул иҗат иткән жанрларны билгеләп язып чык.

а) хәбәр; ә) очерк;

б) мәкалә;

в) повесть

г) хикәя;

д) роман;

е) легенда; җ) поэма.

8. И.Газиның "Йолдызлы малай" хикәясендә төп геройның исеме ничек?

а) Наил; ә) Илдар;

б) Илгизәр.

9. "Йолдызлы малай" хикәясендә ни өчен фашистлар авыл халкын җир казырга

куып чыгардылар? Берничә җөмлә белән язып бир.

10. Язучыга нинди әсәрләре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә?

а) "Без әле очрашырбыз"; ә) "Алмагачлар чәчәк ата";

б) "Онытылмас еллар";

в) "Гади кешеләр».

СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ

1. Сибгат Хәким Татарстанның кайсы рйонында дөньяга килә?

а) Әтнә районы Күлле Киме авылы;

ә) Арча районы Күлле Киме авылы.

2. Ул җидееллык мәктәпне кайда тәмамлый?

а) үз авылларында; ә) күрше авылында.

3. Әдәбиятны әйбәтрәк белү теләге белән 1931 елда кая кипеп урнаша?

а) Казанга; ә) Әлмәткә;

4. Казанда нинди югары уку йортында белем ала башлый?

а) авыл хуҗалыгы институтында;, ә) педагогия институтында.

5. Укуын тәмамлагач кайнарда эшли?

а) китап нәшриятында; ә) китапханәдә;

б) әдәби журналда.

6. Габдулла Тукайга багышлап нинди поэмалар иҗат итә?

а) "Пар ат"; ә) "Ике ат"

б) "Шагыйрьнең бала чагы"

7. Бөек Ватан сугышы башлангач ул да сугышка китә. Анда ул кайда сугыша һәм кем булып?

а) Курск дугасы - взвод һәм рота командиры;

ә) Курган дугасы - взвод һәм рота командиры.

8. Сибгат Хәким нинди жанрларда иҗат итә?

а) поэзия; ә) повесть;

б) роман;

в) поэма.

9. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Түгел, кирәк, врач, авыруыма, дәвасын, беләм, йөрәгемнең,

Һавасын,чиста, авылыбызның, киләм, иснәп, кайтып, ел, саен, һәр.

- Әлеге юллар шагыйрьнең нинди шигыреннән алынган? Исемен яз.

10. Шагыйрь нинди югары исемгә лаек булды?

а) халык шагыйре; ә) Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге.

11. Шагыйрь ничәнче елда вафат була. Аның кабере кайда урнашкан?

а) 1986 ел - Казан; ә) 1986 ел - Күлле Киме.

ЛӘБИБӘ ИХСАНОВАНЫҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ

1. Ләбибә Ихсанова 1923 елның 23 августында Түбән Шөн авылында нинди гаилдә туа?

а) эшче гаиләсендә;

ә) укытучылар гаиләсендә;

б) очучылар гаиләсендә.

2. Мәктәптә укыганда ул нинди оешмаларга җитәкчелек итә?

а) колхоз оешмасына; ә) балалар оешмасына.

3. Урта мәктәпне тәмамлагач, аны кайда эшкә билгелиләр.

а) колхоз бирагадиры ярдәмчесе;

ә) колхоз председателе ярдәмчесе.

4. Ул нинди югары уку йортын тәмамлый?

а) Казан дәүләт уиверсите-тын;

ә) Казан дәүләт педагогия институтын.

5. Язучының әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителгән?

а) башкорт; ә )чуваш;

б) кыргыз; в)рус;

г) эстон;

д) немец.

6. Ләбибә Ихсановага балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен нинди мактаулы премияләр бирелде?

а) Абдулла Алиш исемендәге премия;

ә) Муса Җәлил исемендәге премия;

б) Габдулла Тукай исемендәге премия.

7. Өзекне игътибар белән укыгыз. Сорауларга җавап бирегез һәм биремнәрне үтәгез.

7942 елның 3 декабре - беренче мәртәбә дошман өстенә очкан төн - аның хәтерендә бик нык саклана. Бу төнне Моздоктагы дошман гаскәрләрен бомбага тотарга бардылар алар. Дүрт мәртәбә очарга туры килде. Күнекмәгән шартларда эшләү бик ардырган, баш авырта, җитмәсә генералның сүзләре "авыр бит, авыр бит!" дип колак төбендә чыңлап тора. Астан дошман зениткалары бәрә, ә анда пыран-заран килгән тимер юл станциясен, дошманның тимер юл эшелоннарын ялкын чолгаган.

- Әлеге өзек кайсы әсәрдән алынган?

- Әлеге юллар кемгә багышланган?

- Ул нинди батырлыклар эшли, Ватан аның батырлыкларын ничек бәяли?

8. Ләбибә Ихсанованың "Бүләк" хикәясендә төп геройның исеме ничек?

9. Тормышта максатка ирешер өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк?

АБДУЛЛА ӘХМӘТНЕҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ.

7. Абдулла Әхмәт ничәнче елда һәм кайсы айда туа?

а) 1903-25 март; ә) 1904-25 май;б) 1905-25 март.

2. Ул кайсы өлкәдә һәм нинди гаиләдә туа?

а) Курган өлкәсенең Прито-больный районы Звериный авылында крестьян гаиләсендә;

ә) Курск өлкәсенең Прито-больный районы Звериный авылында крестьян гаиләсендә.

3. Язучы башлангыч белемне кайда ала?

а) район үзәгендә; ә) күрше авылда;

б) үз авылларында.

4. Аның беренче тапкыр кулына каләм алып яза башлавы ничәнче елларга туры килә?

а) егерменче елларга;

б) унтугызынчы елларга.

5. Ул Казанга килеп яши башлагач, кайсы институтка укырга керә?

а) Авыл хуҗалыгы институтына;

ә) педагогия институтына;

6. Институтны тәмамлагач кайда эшли?

а) Мәктәптә балалар укыта; ә) китапханәдә эшли;

б) Татарстан китап нәшриятында эшли;

в) "Пионер" исемле балалар журналын чыгара.

7. Бөек Ватан сугышы башлангач ул сугышка китә. Язучы анда яраланамы?

а) яралана; ә) яраланмый.

8. Язучы сугышның азагына кадәр нинди газетада эшли?

а) фронт газетасында; ә) тыл газетасында.

9. Сугыш вакытында ул әсәрләрне нинди темага яза?

а) батырлык турында; ә) мәхәббәт турында;

б) авыл кешеләре турында.

10. А.Әхмәт сугыштан соң нинди жанрларда эшли?

а) хикәя; ә) проза;

б) драматургия;

в) очерк.

11. Санап үтелгән әсәрләрне кайсысы Абдулла Әхмәтнеке түгел? Шуларны күрсәт.

а) "Үги кыз";

ә) "Мәктәптә булган вакыйга";

б) "Әнием гаебе";

в) "Серле балдак";

г) "Камыр батыр"; е) "Зирәк карт".

12. Язучы балаларны үзенең әсәрләрендә нәрсәгә өйрәтә?

а) ялганнарга;

ә) намуслылыкка;

б) хезмәт сөюгә;

г) һөнәрле булырга;

д) хезмәт яратмаска.

13. Абдулла Әхмәт шөгыльләнгән халык авыз иҗаты әсәрләренең төп төрләрен язып чыгыгыз.

14. Аның иҗатына кайсы язучылар уңай бея бирәләр?

а) Абдулла Алиш; ә) Муса Җәлил;

б) Гадел Кутуй.

15. "Үги кыз" әкиятендәге персонажларны язып чык.

16. Сихерче, һикмәтле, валлаһи сүзләре дөрес язылганмы? Язылмаса кайсысы дөрес язылмаган?

(1 вариант)

1. Татар халык авыз иҗатының төп төрләрен атагыз.

2. Абдулла Әхмәтнең "Үги кыз" әкиятендә катнашкан персонажларны санап чык? Бу әсәрдә сезгә кайсы образлар ошады? Ни өчен?

3. Текстны игътибар белән укып чыгыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Оренбергта "Хөсөения" мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый.Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче шигыре унөч яшендә басыла.

1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый.

- Бу юллар кайсы шагыйрь, язучы язмышы турында? Тормыш юлы һәм иҗаты турында ниләр беләсез? Дәвам итеп языгыз.

4. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Нурыннан, иртәнге,таң, Ромашкалар, уянды, Сорашып, хәл, елмаеп, Караштылар, күзгә - күз.

- Әлеге юлларның авторы кем?

- Өзек кайсы әсәрдән алынган?

5. Тест. Әсәр исемнәре янына авторларын язып чыгыгыз.

- "Ялкаулык-хурлык, ты-рышлык-зурлык".

- "Чәчәкләр".

- "Үги кыз".

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Агач - җимеше белән, кеше

Данны эзләүче түгел, эш... Эшчөннөн игелек... Ялкаулык - бәхет...

7. Боларны таныйсызмы? (Зөләйха Хисмәтуллина, Габдулла Тукай, Рөстәм Яхин, Абдулла Әхмәт портретлары эленә.)

(2 вариант)

1. Татар халык иҗатынының төп төрләрен атагыз?

2. Абдулла Әхмәтнең "Үги кыз" әкиятендә катнашкан персонажларны санап чык? Бу әсәрдә сезгә кайсы образлар ошамады? Ни өчен?

3. Текстны игътибар белән укып чыгыгыз һәм сорауларга җаваплар бирегез?

Малай укырга иң өүвөл әтисеннән өйрәнә. Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Ямбакты мәдрәсәсендә укый. Китап укырга ярата, бигрәк тә аңа әкиятләр һәм шигырьләр ошый. Үзе дә халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя башлый. Тора-бара шигырьләр язарга керешә.

Ул - балалар язучысы. Үзенең иҗаттагы урынын ул шул кызыклы һәм мавыктыргыч өлкәдә таба.Аның язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла.

- Бу юллар кайсы шагыйрь, язучының тормышы турында? Тормыш юлы һәм иҗаты турында ниләр беләсез? Дәвам итеп языгыз.

4. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Аларны, җил, тирбәтә,

көйләп, Нурлары, кояшның, иркәли, Җир-ананың, изге, бит,

алар,

Уллары, кызлары, сөекле.

- Әлеге юлларның авторы

кем?

- Өзек кайсы әсәрдән алынган?

5. Тест. Кайсы әсәрләр әкият жанрында язылган?

- "Кызыл ромашка".

- "Үги кыз".

- "Чәчәкләр".

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетәр.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә ...

Эшләгәнгә ышан, ялкаудан ...

Эшле кеше - көчле ...

Ялкаулык - бәхет ...

7. Боларны таныйсызмы? (Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Әхмәт, Азат Аббасов портретлары эленә).

Икенче чирек. 1 вариант

1. Тест. Әсәр исемнәре янына авторларын язып чыгыгыз.

- "Миңа унтугыз яшь иде"

- "Йолдызлы малай"

- "Урман кызы".

2. Мөнир, Малик, Мөслимә кайсы әсәр геройлары? Әсәрнең төп герое кем? Аңа сугыш башланганда ничә яшь була?

3. Бу өзек кайсы әсәрдән ? Авторы кем? Төп герое турында ниләр беләсең?

Аларны җир казырга алып чыктылар. Алып түгел, куып. Фашистлар бөтен авылны куып алып чыкты. Картлар, хатын-кыз, балачага... Барысының да кулында көрәк. Барысы да җиргә таба бөгелеп төшкән. Уттай кызган ташлы туфракны казыйлар. Кичә дө казыдылар. Өченче көнне дө ... Бер атна инде, һөҗүм итеп килүче Кызыл Армия танкларын уздырмас өчен, немецлар тирән чокырлар казыталар.

4. Тест. Фронтовик язучыларны билгелә.

- Һади Такташ.

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Җәүдәт Фәйзи.

- Ибраһим Гази.

5. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Калырсың, моңсу, күк, аерылган, туганыңнан, Ча-

кыру, өчен,

килсә, саклау,

илне, беләм, Барсам, беренче, мин, Барырсың, элек, дө,

миннән, син,

- Әлеге юлларның авторы кем?

- Өзек кайсы шигырьдән алынган?

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Дуссыз башым - тозсыз...

Начар дустан сөрем...

Дусың нинди- кадерең....

Иптәшең үзеңнән...

Дуссыз кеше тамырсыз......

2 вариант

1. Тест. Автор янына эсер исемнәрен язып чыгыгыз.

- Ибраһим Гази.

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Һади Такташ.

2. "Йолдызлы малай" әсәрендә төп герой кем? Сез аны нинди итеп күз алдына китердегез? Үз фикерегезне языгыз.

3. Малик һәм аның иптәшләренә нинди сугышчан бурыч йөкләнә? Аны ничек үтиләр? Тулырак языгыз.

4. Тест. Бу әдипләр арасында Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булганнары бармы?

- Габдрахман Әпсөлөмов.

- Һади Такташ.

- Ибраһим Гази.

5. Әлеге сүзләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, тыныш билгеләрен куеп, шигырь юллары языгыз.

Үзеңне, кочакларга, әзер,

Үзебез, да, түгел, танышлар,

Синнән, ләкин,

Күземне, карыйм, алмый, ала.

- Әлеге юлларның авторы кем?

- Өзек кайсы шигырьдән алынган?

6. Мәкаль һәм әйтемнәрне язып бетер.

Кош- канаты белән, кеше

Дусың булмаса - эзлә,... Дуслык ... ала. Йөрәк үз ... таныр. Дустың булса, сукмагына

1. Татар халык авыз иҗатының жанрларын атагыз.

2. Кеше тормышында җыр нинди роль уйный?

3. "Чын халык телен, чын халык рухын бездә тик халык җырларыннан гына табып була". Бу сүзләр кем тарафыннан әйтелгән?

4. Җыр турында 5 мәкаль яз.

5. Абдулла Әхмәт халык әкиятләренә нигезләнеп нинди пьеса язган?

6. "Бу пьеса балаларга аңлаешлы,, гади, җиңел һәм образлы тел белән язылган. Язучы яшь буынны намуслы-лыкка, хезмәт сөюгә, һөнәрле булырга өйрәтә", - дип кем әйткән?

7. Зөһрәне нәрсә бәхетле итә?

8. "Ни чәчсең, шуны урырсың" мәкален әсәрдән мисаллар китереп аңлатыгыз. Әсәрнең идеясе нинди?

9. Әсәрдә нинди мәкальләр бар?

10. Герой -шагыйрь, "Җырларым", "Кызыл ромашка" шигырьләре авторы.

11. Күрсәтелгән даталар буенча М. Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләгез. 1906,1919,1922,1923-1925, 1925, 1939, 1942, 1944, 1947, 1956.

12. А. Алишка багышлап Муса Җәлил нинди шигырь яза?

13. Бу юллар кайсы шигырьләрдән алынган?

а) "Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын".

б) "Җил көйләп тибрәтә аларны, Иркәли кояшның нурлары"

в) "Кайгырма, дус, яшьли үләбез, дип, Без алмадык сатып гомерне..."

14. Бирелгән сүзләр һәм сүзтез-мәлөр белән җөмләләр төзергә. Иленә тугрылыклы, көрәштәшләре, фашизмга нәфрәт хисләре уята, әсирлеккә төшә, рухландырган, хыянәтче.

15. Туры китереп әйтегез. Чулпан сеңлесе Зәйнәп әнисе Әминә кызы Ибраһим абыйсы Рәхимә сеңлесе Хәдичә хатыны

16. Дөреслеккә кертелгән кайсы җырчыларның язмышы Татар дәүләт опера һәм балет театры белән бәйләнгән?

17. "Әсәрләрен зур осталык белән үзе башкарган композитор", - дип Әнвәр Бакиров кем турында әйткән?

18. Дәүләт гимны ничек атала? Аның авторы кем?

19. Аның исемен Казандагы балалар иҗат үзәге йорты йөртә. Бөтен иҗатын балаларга багышлый. Әтисе игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнергә яраткан. Сүз кем турында бара?

20. А. Алиш әкиятләренең төп геройлары кемнәр?

21. Әкиятләренең теле, интонациясе турында нәрсә әйтер идегез?

22. Төшеп калган сүзләрне әйтегез. Бу юллар кайсы әкияттән?

Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ә шөпшәләр... аркасында... калганнар.

23. Бу мәкальләрдә нинди сүзләр төшеп калган? Ата-анасын ... - адәм булган, ... - өрәм булган. Агач- ... белән, кеше- ... белән.

24. "Утлы йомырка" әкиятендә әбинең иләгендә ничә йомырка бар иде?

1. Г. Әпсәләмов кайсы әсәрләрендә сугыш хәлләрен сурәтли?

2. "Миңа унтугыз яшь иде" әсәрендә Малик кем була? Алар алдында нинди бурыч тора?

3. Ул укырга-язарга башта өти-өни-сеннән өйрәнә. Аннан соң авыл мәдрәсәсендә укый. Үсә төшкәч, аны Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Тормышлары авырлашып китү сәбәпле, ул бу мәдрәсәне ташларга, Бохарага барып, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Бохарада ул үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша.

Бу юллар кайсы әдип язмышы турында?

4. Бу өзек кайсы шигырьдән? "Нинди охшаганбыз бер-беребезгә Икебез дә соры шинельле..." Шигырьнең ахырын сөйлә.

5. Егетләр кайсы яклары белән бер-берсенә охшаганнар?

6. Илне саклау өчен алар әзерме?

7. Мәкальләрнең ахырын тап. Юлга чыксаң иптәшең... Дустың нинди ...

8. Кайсы композитор университетның юридик факультетын тәмамлый, ләкин композитор булу теләге көчлерәк булып чыга?

9. Җ. Фәйзинең М. Җәлил белән бергә балалар өчен иҗат иткән әсәрләрен атагыз

.









Файдаланылган әдәбият

  1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989

  2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Казан, "Мәгариф", 2000

  3. С.Сәүбанова "Бәйрәмнәр, туйлар, йолалар өчен" Казан, 1999

  4. Пассов Е.И. Коммуникативный метод обучения языку - М., 1991г.

  5. Гайфуллин В. Педагогик технологияләр. Мәгариф, 2000 №4

  6. Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар.Алабуга, АДПУ нәшрияты, 2010

  7. Харисов Ф.Ф. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр.Мәгариф, Казан 2002 №8



















Кушымта

Заманнан калышмыйча...

«Балагызны үзегезнең заманыгыздан башка
заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең
заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен
дөньяга килгәннәр» (Аллаһының киң күңелле,

хөрмәтле кешесе - Гали хәлифә).

Бүгенге мәктәп... XXI гасырда... Нинди булырга тиеш ул? Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, нинди булырга тиеш бүгенге көн укытучысы? Бу сораулар турында минем күп тапкырлар уйланганым бар.

«...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», - дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Бу уку елыннан республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормыша ашырыла башлый. 2010-2015 елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы?

Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

Гыйздәтуллин Илфир Рахимша улы - мәктәптә яңа педагогик технологияләрне актив кулланып эшли торган тәҗрибәле укытучы. Ул үз эш тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша: даими рәвештә ачык дәресләр үткәрә, хезмәттәшләре алдында чыгышлар ясый. Укытучының "Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән" дигән хезмәте төптән уйланып, тел укыту методикасының яңа казанышларын исәпкә алып эшләнгән. Хезмәттә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану, тестлар эшләү, укучылар белән индивидуаль эшләү күз алдында тотылган һәм дәрес конспектларына әлеге алымнар эзлекле рәвештә кертелгән. Укытучы үзе куйган максатларга ирешүнең отышлы юлларын яхшы белә, аларны иҗади куллана, теоретик әзерлеге һәм тәҗрибәсе зур булуы күзгә ташланып тора.

Бу хезмәтендә укытучы фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда коммуникатив һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану бик отышлы дип исбатлый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.Болар барысы да коммуникатив һәминформацион-коммуникатив технологияләрне кулланганда

укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү,тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә, инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала. Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Дәрес эшкәртмәләре фәнни , гамәли, тәрбияви-педагогик максатларга тулысынча җавап бирә. Фәнни хезмәт буларак, бу эш дөрес формалаштырылган, башка укытучылар тарафыннан куллану өчен аңлаешлы һәм уңайлы итеп эшләнгән. Бу җыентыкта укытучы максатка ирешү юлларын күрсәтә һәм үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Мәгълүмат-методик үзәк директоры______________ Ефимов А.М.



Мәгълүмат-методик үзәк методисты _______________Каюмова Г.Ф.

25


© 2010-2022