Классный час на тему: В мире чудес, посвященный творчеству Г. Тукая

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Набиева Р.Р. учитель начальных классов

Методическая разработка

МКОУ ООШ с. Угузево

октябрь 2015 года


" В мире чудес"

(Г. Тукай атналыгында ял итү кичәсе өчен уен үрнәге)

Максат: Дәресләрдә алынган белемнәрнең тирәнлеген капшап карау.

Логик фикерләү сәләтен үстерү, белемне гомумиләштереп кабатлау. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Туган телне сөю хисен тирәнәйтү.

Җиһазлау: Кичә телеуенга охшаш оештырыла. Түгәрәк өстәл (яки түгәрәкләнгән фанера подшипник өстенә урнаштырыла, әйләнү өчен җайлаштырыла). Кире ягы белән магнитлы тактага эленгән хәрефләр. Турларда катнашучылар өчен истәлекләр, уенда җиңүчегә бүләк һәм «серле тартма". Түргә шагыйрь Габдулла Тукай портреты эленә. Искәрмә: Плакатлар"

Дөньяда бик аз булган чын шагыйрь Габдулладай";

Ул - караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай". (Ш. Бабич).

"Гомер буе юлдаш булып,

Ир-хатынга иптәш булып, чордаш булып,

Җиребездән атлап, Тукай, барасың син,

Йөрәкләргә туры юллар ярасың син..." (Сәлисә Гәрәева).

"Яшәсен халык әдәбияты!

Яшәсен туган тел!" (Г. Тукай).

Өч турда катнашучы, әмма финалга чыга алмаган ярышучы укучыларга бер үк төрле бүләкләр тапшырыла (тышына әдип - Г. Тукай рәсеме төшерелгән блакнот, яки ,мөмкин булса, китабы). Финалда җиңүчегә "әдәбияттан 5 билгесе" куела бу көнгә һәм "Тукай телен белүче" яки "Туган телен сөюче" тасмасы белән бүләкләнә, ә туплаган балларына тактада күрсәтелгән бүләкне үз теләге белән сайлый (төрле уку әсбаплары, тәмле сый-хөрмәт ашамлык һ.б. - оештыручы һәм мәктәп карамагында).

Иң зур бүләк: ярышта катнашучылар төркеме фотога төшерелә һәм истәлек альбомына тапшырыла (ул тел-әдәбият кабинетында саклана).

Уен-дәрес барышы. Уен оештырылган зал темага ярашлы бизәлә безнең мәктәптә Тукай залы бар - фотолардан карарсыз (автор искәрмәсе). Әдипләрнең Г. Тукай турында әйткән ялкынлы сүзле берничә плакат эленә һәм шагыйрьнең портреты. Тукай шигырьләренә язылган җыр көйләре, магнитофон. Китаплар яки укучыларның Тукай шигырьләренә эшләнгән рәсем күгәзмәсен оештырырга мөмкин.

Берничә көн алдан «Тукайның тормыш юлы», «Шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге», «Әдип хакында истәлекләр» дигән викторина эленә һәм «Могҗизалар кыры уены алдыннан җиңүчеләр билгеләнә. Уенда Һәр өч җиңүче һәр өч турга берәрләп урын ала. Һәр класстан яхшы билгеләренә өлгәшүче берәр укучы билгеләнә һәм рәсемнәр ярышы җиңүчеләре дә чакырыла. Шул рәвешле уенга катнашучылар туплана ( һәр укытучы үзенчә командалар төзи ала ).

I тур. Сораувы:

Габдулла Тукайның Уралскида укыган мәдрәсәсенең исеме.

м

о

т

ы

й

г

и

я

II тур. Сораувы: Г. Тукайга Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы кем?


н

о

в

о

с

е

л

о

в

III тур. Сораувы: Тукай яратып йөргән кызның исеме ничек?

з

ә

й

т

ү

н

ә


Финал соравы
: Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте,- дип язды шагыйрь.

Бу юлларның авторын билгеләгез. (Сәйфи Кудаш).

Супер уены соравы тәкъдим ителә.

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,

Күңлем минем япь-яшь калыр һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас,- дип язды Тукай. Ул нинди шигыреннңн алынган? ("Шагыйрь")


Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатларны балаларда тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаганнар. Татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре (моны берләштереп мин «халык мирасы» дип кенә атыймын) туган телебезгә ихтирам, милли горурлык хисләре тәрбияләргә булыша. Шуңадыр инде, һәр дәрестә һәм аннан тыш оештырылган эшләрдә дип әйтерлек - педагогик эшчәнлектә - «рухи мирасыбыз»ны өйрәнү мәсьәләсе алгы планга куела.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыга чын мәгънәсендә әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлдерү өчен иң уңайлы фән нигезләреннән гыйбәрәт. Аларда милли төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, аңлату-тәрбия эшен укучыларның туган җире, яшәгән төбәге, тормыш-көнкүреше белән тыгыз бәйләнештә оештырырга мөмкин. Мирас байлыгын үзебез яшәгән төбәк үзенчәлеге байлыгына таянып өйрәнү тормышка якынрак китерә. Соңгысы инде әхлакый тәртип-кагыйдәләрне үзләштерүне җиңеләйтә. Гомуми алганда, милләттәш-якташлар белән горурланырга, җирле тарихны яхшырак аңларга таяныч була.

Мәктәпләрдә туган теле һәм әдәбияты кабинетлары булдыру тәрбияви яктан иң әһәмиятле күренеш булса. Икенчедән, укытучының иҗади эш лабораториясе дә ул. Анда класстан тыш уку китаплары библиотекасы һәм туган телдәге газета-журнал (мөмкинлек була калса) тупланмасы, өстәмә эшләр эшкәртмәләре дә саклана. Техник чаралар, күрсәтмәлелек һәм дидактик материаллар да тиешле урыннарын ала.

Уку процессында һәрчак кирәкле булган эшкәртмәләр стендлар буларак эленә: сүз төркемнәре һәм аларның категорияләре, сүз ясалыш һәм төзелеш формалары, грамматик анализ таләпләре үрнәкләрдә, язма эшләргә куелучы таләпләр бер стенада булса; икенче стенада әдәбият өлкәсендәге кирәкле эшкәртмәләр белән җиһазлау сорала. Әдәби әсәрләргә тулы анализ үрнәге төрле жанр типлары нигезендә, М. Җәлил һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары исемлеге, Татар халык язучылары фотостенды һәм классик язучыларның портретлары эленә. Аерым шкафларда библиотека һәм дәрестә кулану өчен һәр язучы хакындагы материаллар тупланган папкалар, «Мәгариф» журналының соңгы битендә бирелщ торган библиографик белешмәләрдән эшләнгән картотека. Классның алга ягына, такта астында, тел буенча таблицалар ящикларга номерлап тутырыла, «өстәмә уку» һәм «бүген дәрестә» кебек кечкәй белешмәләр дә үзләрен аклый.

Мөмкинлек булса, «Якташлар» стенды (Республика картасы, кайсында Башкортстаннан чыккан әдипләрнең районнары күрсәтелә), «Хәрефләр-авазлар» алфавиты да элетрощит итеп эшләнә. Һәр сүз төркеме категорияләрен мисаллар ярдәмендә үзләштерү өчен «әйләнгеч» сымак модульләштерелгән кулланма эшләп була. Болар укучылар өчен һәрчак ирекле куллану өчен кирәкле.

Мәктәптә музей булмаса, патриотик тәрбия максатыннан «Муса Җәлил һәм көрәштәш әдипләре»нә багышлынган почмак җиһазлау кирәкле. Анда М. Җәлинең һәйкәле макеты һәм китаплар күргәзмәсе өчен җайланма куела. Туган як һәм туган телгә сөю рухы, милләтлек горурлыгы тәрбияләү максатыннан «Г. Тукай - милли поэзиябез горурлыгы» почмагы да булдыру бик әһәмиятле. Биредә лауреатлар исемлеге, «Тормыш сабаклары», «Күңелле балачак» һәм «Милли киемнәр» стендларын урнаштыру сорала. Яки администрация белән берлектә залда «Тукай залы»н аерым рекреациягә җиһазлау да үзен аклый. (Безнең мәктәптә нәкъ шулай эшләнгән дә инде).

«Тукай залы»нда ачык дәресләр, очрашулар, кичәләр, уеннар үткәрелә. Хәтта күпләр мондагы стендлар фонында истәлеккә фотога да төшәләр. Залда укчыларның иҗади эшләре күргәзмәсен оештыру өчен уңай шартлар тудырылган, халык авыз иҗаты тупланмалары да яңартыла, үсә бара. Ата-аналар җыелышлары да еш кына бу рекреациядә үткәрелә.

Җыеп әйткәндә, тел-әдәбият кабинетларын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазлаганда гына укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкка куярга булла. Бу эш зур игътибар итүне, тырышлык, теләк һәм көч сорый!


© 2010-2022