Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

"Описание материала: Бу сыйныфтан тыш чара планы буенча балалар бакчасында Һәм башлангыч мәктәп укучылары белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә була. Балалар Шүрәле кызы белән урманнан шәһәргә килеп чыгарлар. Шүрәле кызы шәһәр урамында юл хәләкәтенә очра масын өчен, балалар аны светофор, юл билгеләре белән таныштырырлар.   Кызыклы табышмакларга җавап табарлар, юл билгеләренең бик әһәмиятле нәрсәләр икәненә төшендерерләр. Балалар Шүрәлене "Юл хәрәкәте хезмәткәре "белән таныштырырлар, аның файдалы киңәш "ләрен истә тотарга кирәклеген аңлатырлар.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 күренеш


Урман аланы. Шүрәле кызы Куян малаен куып тотып кети-кети уйнамакчы була.

Шүрәле.Туйдым шушы кара урманнан. Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, кан эчкеч бөҗәкләр. Искелек, караңгылык.

Эх! Күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен. Нинди була икән ул?

Күптән инде хыялланам

Мин шәһәрдә булырга

Сөйләгән иде саескан

Матур кала турында.

Тик әтием Шүрәле

Һаман мине кисәтә

"Анда яши кешеләр,

Явыз Былтыр кебекләр"

Тик, барыбер хыялланам

Килә шәһәр күрәсем.

Дөнья белән танышасы.

Мин бит замана баласы!

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

2 күренеш

Шәһәр урамы.Машиналар чаба, Шүрәле дә чаба. Шул вакыт чак кына машина бәрдерми кала..

Шүрәле.Йөгерә-йөгерә бара идем,

Килеп чыкты бер машина.

Торам мин аңламыйча

Мине бәреп китә язды

Көчкә читкә тайпылдым.

Зур бәладән котылдым ,- дип.

Бик озак өнсез тордым.

Шофер. Әллә яшәп туйдыңмы?

Шүрәле. (елый).

Юл хәрәкәте хезмәткәре. Кем гаепле? Нигә мондый фаҗигаләр еш була? Чөнки күп балалар юл кагыйдәләрен бозалар.

Балалар сөйли:

Карап-карап торам да мин

Уйлап-уйлап торам да

Куркып куяп: ай-хай кыен

Йөрүләре урамда

Урамның теге ягына

Мөмкин түгел үтүе

Урам тулы троллейбуслар,

Машиналар көтүе

Әллә кайсы җирдән генә

Трамвай я машина чыга

Йә булмаса, мотороллер,

Килеп чыга каршыңа.

Я сызгырта сыбызгысын

Милиционер абый

Йөри белмәсәң урамда

Ул әллә каян таный.

Ялт чыгасың тратуарга,

Сизелми дә калына.

Бигрәк авыр шул шәһәрдә

Авыл балаларына

Шүрәле. Нишләргә соң инде? Минем бит шәһәрне бик тә күрәсем килгән иде.

Юл хәрәкәте хезмәткәре.

Мин ЮХИДИ хезмәткәре

Юлларда сакта торам

Юлларда сез йөрисез

Һәрвакыт исән-имин.

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара


3 күренеш

Тавык малае Чиччи юлда уйнап йөри.

1 бала.

Тавык малае Чиччи

Олы юлда уйнаган.

Чиччи. Миңа беркем дә тими!

2 бала.

Ул шулай, дип уйлаган.

Күбәләкләр куган, ди.

Шул арада кич җитеп,

Караңгы да булган , ди.

Фара утын кабызып,

Уза, ди, машиналар.

3 бала

Бер-бер артлы "пип-пип", дип

Олы юлдан "кит-кит", дип

Тавык малае Чиччи

Бер дә колак салмаган

Уйламый йөри-йөри

Машинага тапталган.

Ашыгыч ярдәм машинасы Чиччины алып чыгып китә.

4 күренеш

Шүрәле. Ай-хай, Шәһәрдә бигрәк тә куркыныч икән.

Мин урманда туйганчы уйныйм. Бер дә куркыныч нәрсә сагаламый.

5 күренеш

Шүрәле белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан бара. Юлларында светофор очрый.

Шүрәле. Ә монысы нәрсә инде?

Басып тора багана.

Бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага

Менә сиңа багана?!

1 бала

Багананың 3 күзе

3 күзендә 3 сүзе

Берсе - аның кызыл күз

Икенчесе - сары күз

Өченсесе сары күз

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

Светофор.

Урамнарны күзәтәм

Узганнарны кисәтәм

Янып тора 3 күзем

Күрепторам ич үзем

Әйтеп тора 3 сүзем

-Кузгалма!- ди кызыл күз

-Сабыр!- дия сары күз

-Ярый!- дия яшел күз.

Шүрәле. Моннан соң мин дә гел светофорга гына карап йөрермен.

6 күренеш

М. Дунаевскийның "Күңелле балачак" маршына юл билгеләре тотып тезелеп басалар.

Шүрәле. Кара әле абый, сездә агачлар да әллә нинди сәер, үзләре ботаксыз.

Юл хәрәкәте хезмәткәре. И-и-и Шүрәле, бу бит агачлар түгел, ә юл билгеләре. Алар халыкны, шоферларны төрле хәвеф-хәтәрдән кисәтә.

Балалар юл билгеләре тотып сөйлиләр.

1 бала 4 бала

Бу билгегне күрсәләр

Шоферлар уйланалар

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Иъгтибарга алалар.

2 бала

-Тукта!- дип әйтә билге

Хәвеф-хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас та, бар алга!

Әй, шофер, уйла ачык,

Синең өчен юл ябык!

3 бала

Яратсам да мин чабарга сәпиттә

Туктата бу билге , әлбәттә

Аңлата ул миңа: ярамый!

Бу юлда чабарга сәпиттә

Алга барсаң , ярый,

Уңга барсаң да, ярый,

Бу билге рөхсәт бирә,

Алга, уңга барырга.

5 бала

Бу билге шундый билге,

Сине саклый җәяүле

Чыгабыз бергә-бергә

Бу юлны шушы җирдә.

6 бала

Бу билгене күрүгә

Барысы да шатлана

Димәк кирәк вакытта,

Мөмкин тамак ялгарга.


Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара



Шүрәле. Юл билгеләрен белү , чыннан да бик кирәк икән шул.

"Шофер буласым килә" җыры башкарыла.


7 күренеш.

2 бала табышмак әйтә. Укучылар җавабын таба.

Тыр, дисәң, туктамый,

На!- дисәң , атламый,

Печән салсаң, ашамый.( трактор)

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба,

Теләсә кая. (Трамвай)

Өйләрдән дә биек ул,

Йортлардан да биек ул

Бер кул белән авыр йөкне

Күтәреп кенә йөртә. (кран)

Әкрен генә юл буйлап,

Ни йөри , дисәң, эзләп

Үтеп киткән арада

Юлны куйган тигезләп (Шугалак-каток)

Нәрсә соң бу! Ни соң бу?

Монда бер хитмәт бардыр?

Узып бара урамнан,

4 тәгәрмәчле яңгыр.( су сиптерү машинасы)

Бу машина еш кына,

Кинәт бәйдән ычкына

Йөрәкләргә шом салып,

Елый-елый кычкыра (Янгын сүндерү машинасы)

Ә бу нинди машина!

Җир казырга ашыга

Йөрми ул кирәксезгә

Җир казый көрәксез дә (экскаватор)

Ә монысы нишләп йөри?

Урамнан карны көри

Ашыкмый, кабаланмый,

Артыннан кар да калмый ( кар чистарту машинасы)






Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

Шүрәле. Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.

8 күренеш

Балалар тезелеп басалар. Презентация буенча эш. Ике командага бүленеп юл билгеләрен танып әйтү.

Шүрәле. Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да адашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк. Машиналарның иге-чиге юк! Әмма мин яхшы төшендем: " Сау-сәламәт булу өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк"

1 бала.Әти- белән әниеңне

Кайгылардан сакла син!.

" Юл йөрү әлифбасының."

Һәр билгесен ятла син!

2 бала. Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син иртә-кич

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә!















Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

























й


Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы -

Түбән Оры башлангыч мәктәбе.

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

Юлда йөрсәң, йөр яхшы! Сыйныфтан тыш чара

Ачык сыйныфтан тыш чара сценариесы




Уздырды: I квалификацияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Мортазина С.Н.



2013 ел.

11

© 2010-2022