Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Раздел Классному руководителю
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Үткәрде: V класс укучылары

Класс җитәкчесе: Садыева Илсөяр Әминовна

Хор 5 класс укучылары "Бер кыз бала җыр чыгарган!"

В.Анжелика Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Элина Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

Гөлназ Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез - Аналар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Залда утыручы һәрбер әни булган хатын-кызга да балалары белән горурланып һәм аларның хөрмәтен тоеп кына яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, нык тазалык, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Бүген без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.

Элвир Ишетелсен безнең сәламебез

Ана торган барлык йортларга.

Килдек, әниләр, без сезне

Бәйрәм белән котларга.

Сез карагыз безгә!

Һәрбер йөздән

Елмаю һәм көлү сизелә.

К.Анжелика Йөрәгемнең иң кадерле хисе,

Күңелемнең ул иң түрендә;

Ул-салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

Сокланып карап торырлык-

Күзне ала алмыйбыз.

Әнкәйләрнең бөеклеген

Яши-яши аңлыйбыз.

Айдан, кояштан кадерле

Бергә: Син ул, әнием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Бергә: Син ул, әнием!

Ранис"Әни",- диеп телем ачылган,

"Балам",- диеп кулга алгансың.

Туган йорттан чыгып китсә дә

Онытмый шул ана баласын.

әнкәйләргә булган мәхәббәт,

Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.

Рәнҗетмәгез берүк, балалар,

Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

Винарис Алар бирәләр иң дөрес киңәш

Алар булалар иң якын сердәш.

Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк,

Иң кайнар сөю, иң изге теләк.

Иң җылы куен тик әнкәй синдә.

Бәхет бар әнкәй син булган өйдә.

Яшәү яме син бирдең бит миңа.

Әнкәем рәхмәт, мең рәхмәт сиңа.

Гөлназ Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә -

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

В.Анжелика Читкә китми, әниләрне

Һаман саклап йөрербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без - балалардан!

Бергәләп: Бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез!

Гөлназ Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.

Хәзер була КВН -

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең әниләр

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Менә өстәл артында жюри әгъзалары утыра (таныштыра). Жюри әгъзаларына безнең үтенеч шул - әниләрнең берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.

Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. Күрәсезме, дуслар, сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә. Һәр очрашу танышудан башлана.

I бәйге. Ул "Таныш булыйк!" дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!" (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

II бәйге. "Бигрәк тәмле бәрәңге". Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Әйдәгез әле, кем бәрәңгедән пешерелә торган ризыкларны күбрәк искә төшерә? (Язып әзерләнәләр)

III бәйге. "Тәм-том рекламасы". Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын "тәмле" сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

IV бәйге. Бу бәйгебез "Тапкырлар бәйгесе" дип атала. Сорау-табышмаклар әйтү:

  • Һәркемдә бар (исем)

  • Күңелсезгә юаныч,

  • Күңеллегә куаныч (җыр)

  • Ялгыз гына ашалмый,

  • Аннан башка эш бармый (тоз)

  • Үзе су, үзе каты (боз)

  • Тәмле әзерләнгән ризык нәрсә барлыкка китерә (аппетит)

  • Су түгел - сыек,

  • Кар түгел - ак (сөт)

  • Җиңе бар - күлмәк түгел,

Бавы бар - алъяпкыч түгел (халат)

  • Алды да койрык, арты да койрык (шарф)

  • Кешенең яшәү һәм ял итү урыны (өй)

  • Ябыкты исә ята, симерде исә тора (мишек)

  • Бер башы, унике күзе бар (сәгать)

  • Җиде яшь тулгач кәҗә нишли? ( 8 гә китә)

  • Иң туймас, иң явыз, иң гадәтсез җан иясе? (кеше)

  • Күлмәкне ни өчен сатып алалар? (тикли бирмәгәнгә)

V бәйге. "Кем күбрәк?" дип атала.Кем өч иҗекле кызлар исемен күбрәк язар

VI бәйге. Ә хәзер әниләребезнең сәләтләрен тикшереп карыйк. (Әниләр җыр, бию номерларын башкаралар, шигырь сөйләргә, гармунда уйнарга мөмкин) әниләр әзерләнгәнче … (Концерт номеры)

VII бәйге. «Кем җитезрәк?» Озын җепкә тигез итеп ручка бәйләнгән. Җепнең ике башыннан ручкаларга җепләрне урыйбыз. Кем беренче уртага килеп җитә, шул җиңүче.

Жюрига сүз бирәбез.

Хөрмәтле әниләребез! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз. Тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен. Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сау булыгыз!

28 ноябрь 2008 ел

28 ноябрьдә, кичке сәгать 6 да

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

үткәрелә.

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарийӘниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

___________________________________ ______________________________________

Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий Әниләр көненә багышланган кичәгә сценарий

© 2010-2022