Планирование родительского собранияАта-аналарга киңәшләр

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Балалар һәм олылар арасында мөнәсәбәтләр гел ал да гөл булып тормый. Әмма һәрвакыт шундый мөнәсәбәтләргә омтылу кирәк.

Ата-аналарга киңәшләр

1нче киңәш. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

* Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

* Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге - белем!

* Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

2нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

* Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

* Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

* Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

Ата - аналар көндәлегенә.

Кайбер ата - аналарның телләреннән түбәндәге сүзләр төшми: "Мин нәрсә әйттем?..", "Нәрсә кушсалар, шуны эшлә" һ.б. Бу гади сүзләр генә түгел. Бу -тәрбияләү методлары (алымнары). Әти - әниләр үзләрен боерык бирүче дип, ә баланы гаепләргә кирәк дип уйлыйлар.

Гаилә "колы"н ирекле шәхес булып формалаша алмавын алар белмиләр, яки уйлап та карамыйлар.

Җәза бирү һәм аны мәҗбүр итү тәрбия өлкәсендә бары тик начарлык кына китерә. Аңа боерык биреп буйсынса да, ул үзенең фикерендә кала. Ул чын күңеленнән эшләмәсә, алдар, үзенең чын йөзен яшерер (битлеген билгеле бер вакытка кадәр салмас).

Шулай итеп ул тормыштан ямь, тәм таба алмас, ул үз туган йортында барысыннан да үзенең серен яшерер; яшерен, астыртын булыр, иптәшләре белән аралашудан качар, укытучыдан читләшер (ялгыш сүз әйтермен дип курка).

Тәрбия өлкәсендә төп алым - ул ышандыру. Моның өчен аны ышандырырлык итеп, үзегезнең яхшы якларыгызны күрсәтергә тырышыгыз, аның белән аралашыгыз. Шул вакытта гына сезнең уегыз аның уе белән, сезнең теләкләрегез аныкы белән тәңгәл киләчәк.

Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итергә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, «Бу груша түгел, алма" дип кискән итеп әйткәнче, аны "Груша ашыйсы киләме әллә?"- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның үсешендә җитешсезлекләр юк.


© 2010-2022