Классный час на тему Ничек матур булырга?

Бу чараның максаты:       1) Балаларда  кеше белән аралашу, сөйләшү, үз - үзеңне тотудагы матурлыкны тәрбияләү;                 2) Үз-үзеңне тотудагы тискәре һәм матур сыйфатларны билгеләү;                    3) Өске кыяфәтне һәрвакыт матур, чиста тотарга өйрәтү. Матур булу өчен тәрбияле булырга да кирәк икән.   Матурлык ул – искиткеч әйбер: ул тышкы кыяфәттән, өс – баштан әкияттәге уңай геройларга охшаган. Ягымлы, әдәпле, тәртипле булган  балага без башка төрле карыйбыз. Аңа каравы да күңелле.
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: «Ничек матур булырга?»

Максат: 1) Балаларда кеше белән аралашу, сөйләшү, үз - үзеңне тотудагы матурлыкны тәрбияләү;

2) Үз-үзеңне тотудагы тискәре һәм матур сыйфатларны билгеләү;

3) Өске кыяфәтне һәрвакыт матур, чиста тотарга өйрәтү.

Җиһазлау: төрле өзекләр, презентация, ромашка таҗлары.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

- Исәнмесез, балалар!

Төп өлеш.

- Балалар, сезгә хәзер бер өзек сөйләп китәм.

"Борын-борын заманда яшәгән ди бер әби. Булган ди бу әбинең ике кызы. Көннәрдән бер көнне әби янына кызлары килгәннәр. Менә беренче булып әби янына олы кызы килгән. Ул әкрен генә ишекне шакып кергән, исәнләшеп хәлләрен сораган һәм шундук эшкә керешкән: идәнен юган, паласларын каккан, гөлләргә су сипкән. Ә икенче көнне кече кызы килгән. Ул киресенчә ишекне шакымыйча кереп, хәтта исәнләшмичә: "Әби мин килдем, ашарга юкмы?", - ди икән."

  • Балалар, сезгә кемнең тәртибе ошады? (Беренче кызның)

  • Ни өчен? Кемне начар кеше дип санар идегез? (Кече кызны)

  • Кемне бу очракта тәрбияле дип атый алабыз? (Олы кызны)

  • Ә икенче кызны ничек атарбыз икән? (Тәрбиясез дип)

  • Әйе, балалар, әбисенә олы кызы бик тәрбияле булган.

  • Бүген без сезнең белән "Ничек матур булырга?" дигән сорауга җавап эзләрбез.

  • Мин сөйләгән өзектә кешенең матурлыгы ничек күренә? (Аның сөйләшүендә)

  • Балалар, хәзер мин сезгә ике хикәя укып китәм:

1) "Ашыккан чакта"

Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда, Маратка бер апа очрады:

  • Вакыт күпме? - дип сорады малай. Апа сәгатьне караганчы китеп тә барды малай.

  • Уйлап карагыз әле, Марат ничә хата җибәрде?

  • Марат ничек итеп вакытны дөрес сорарга тиеш иде? (Ул башта гафу үтенергә, аннан соң гына вакытны сорап, апага рәхмәт әйтергә тиеш иде)

2) Ике малай ишектә очраштылар һәм бер-берсенә юл бирмиләр. Аларның кайсысы юл бирергә тиеш икән, әгәр берсенә 8,ә икенчесенә 12 яшь булса? (Кем тәрбияле, шул бирә)

- Менә балалар, матур булу өчен тәрбияле булырга да кирәк икән.

Матурлык ул - искиткеч әйбер: ул тышкы кыяфәттән, өс - баштан әкияттәге уңай геройларга охшаган. Ягымлы, әдәпле, тәртипле булган балага без башка төрле карыйбыз. Аңа каравы да күңелле.

  • Укучылар мәктәпкә ничек киенеп йөрергә тиеш? (Чиста, пөхтә итеп киенеп) Слайд №1

  • Сез төрле бәйрәмнәргә барасыз, анда ничек киенәсез? Слайд №2

  • Ә инде спорт белән шөгыльләнәсез ди, анда ничек киенәсез? (Спорт киеменнән) Слайд №3

  • Эшләгән вакытта ничек киенәсез? (Эш киеменнән) Слайд №4

  • Менә балалар, без кая гына барсак та сезнең белән төрлечә киенәбез. Шуны онытмагыз, сезнең киемегез һәрвакыт чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Татар халкында бик матур мәкаль бар: "Киемеңә карап каршы алалар." Слайд №5

  • Әйтегез әле, һәрвакыт чиста йөрү өчен иң элек нәрсә эшләргә кирәк?

  • Ә моның өчен нинди әйберләр кулланасың соң?

  • Табышмаклар ярдәмендә кроссовордны чишәбез.

Слайд №6


п



а

с



т


а


  1. Суга салсаң - агара, эченә өрсәң - кабара

Киемнәрне салсаң - матур итеп чистарта (Порошок)

  1. Тырнагы күп, үзе бер,

Һәркөн чәчне тырмалый.(Тарак)

  1. Озын- озын озарган

Ике башы кызарган.(Сөлге)

  1. Тешләр чиста булсын дисәң

Нәрсә эшләргә кирәк?

Аның өчен ни кирәк? (Теш щёткасы һәм паста)

  1. Суда изсәң - агара, эченә өрсәң кабара

Аллы-гөлле туплар ясый. (Сабын)

Слайд №7

- Тактага карыйбыз. Сезнеңчә, рәсемдәге кеше битләренең кайсы белән сөйләшергә күңелле булыр дип уйлыйсыз?(Беренчесе)

- Ни өчен? (Чөнки ул елмаеп тора)

- Димәк, балалар, кешенең матурлыгы сөйләшкәндә дә күренә.

- Менә бу сөйләшкәндә чыга торган билгеләр мимика дип атала.

- Тагын кешеләр төрле хәрәкәтләр белән дә сөйләшә алалар. Бу пантомимика дип атала.

- Пантомимикага бер уен уйнап алыйк әле. 3 укучы тактага чыга. Ромашка таҗларына биремнәр язылган. Эчтән генә укыйсыз һәм хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтәсез. Класс нишләгәнегезне әйтергә тиеш була.

- Әдәпле кешеләр барлык кешеләр белән дә әйбәт, ягымлы, дөрес сөйләшәләр, алар беркайчан да кычкырмыйлар. Сөйләшкәндә тылсымлы сүзләрне еш, кирәкле урында кулланалар.

- Нинди сүзләр икән соң алар?(Тылсымлы сүзләр әйтәләр)

- Нинди сүзләр төшеп калган?

Слайд №8

  1. Автобуста барганда Асия ялгыш кына үзенең күршесендәге утырган апаның аягына басты. Аннан соң апага борылып:

- Апа, (гафу итегез),- диде.

  1. Марат сатучы ападан ипи алгач. Аңа:

(Рәхмәт), - диде.

  1. Алсу һәр кич йокларга ятканда, әти-әнисенә (тыныч йокы) тели.

  2. Марат авылда иртән йокыдан торгач, әбисенә (хәерле иртә) тели.

  3. Якшәмбе көнне Айгөл юлда укытучы апасын очратты. Ул аңа карап: (-Исәнмесез!) диде.

Йомгаклау.

-Балалар, бүген без сезнең белән ничек матур булырга дигән сорауга җавап эзләдек. Кешенең матурлыгы нәрсәдә күренде, әйдәгез санап чыгабыз. (Тәртибендә,кешелеклегендә,эш сөючәнлегендә,киемендә, йөзендә, сөйләшүендә. Һ.б.)

© 2010-2022