Яшь хокук белгече

"Описание материала: Материал содержит сценарий внеклассного мероприятия «Закон и подросток» Мероприятие проводится в средних классах с целью, профилактики преступлений среди несовершеннолетних. На мероприятие приглашаются сотрудники органов внутренних дел. Они оценивают выступления команд. Конкурс состоит из 6 туров. 1 тур- знакомства с командами, 2 тур- блиц- опрос, 3 тур называется- «Соблюдай законы», 4 тур- «Кто быстрее», 5 тур-на вопросы отвечают капитаны команд, 6 тур- спортивные соревнова...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Яшь хокук белгече"

( интеллектуль уен)


Максат: укучыларга хокук тәрбиясе бирү, законнарның аерым маддәләре белән таныштыру, хокук бозу очракларын булдырмау, яшүсмерләрдә шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Музыка

Нинди мирас кала бездән

Дәвам итсен өчен

Килер буын без башлаган

Юлдан китсен өчен.

Аера бел ак-караны

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Кеше булып яшим . дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Бүгенге тәрбия сәгате " Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал" дип атала.

Дәреснең эпиграфы " Көчсезләр генә җинаятькә бара, көчлеләргә һәм бәхетлеләргә ул кирәк түгел"

Без кызыклы да, катлаулы да заманда яшибез.

Тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек, изгелек белән янәшә яманлык та бар. Әйләнә-тирәбездә яхшы һәм тискәре куренешләр бергә үрелеп бара. Бүген сезнең белән шул хакта сөйләшербез дә.

Әйе, якты дөньяга туган һәр сабый сөттән ак,судан пакь була. Бала комсыз булып та, кансыз булып та, шәфкатьсез булып та тумый.

Ул яхшылыкка да , начарлыкка да кешеләрдән , әти- әнисеннән , гаилә әгъзаларыннан , дус һәм дошманнарыннан өйрәнә. Яхшылык та , начарлык та тора- бара шәхеснең га-дәтенә әйләнә. Кызганычка каршы ,көндәлек тормышыбызда комсызлык . шәфкатьсезлек күренешләрен әле шактый еш очратырга туры килә.

Бүгенге класстан тыш чарабызда без шәфкатьлелек , кешелеклелек , миһербанлылык , хокук тәртибен бозу , законнар турында сөйләшербез.

Шундый катлаулы тормышта яшибез. Ата улны , ана кызны белми торган заманда . эшләмичә генә күп итеп акча аласыбыз килә ,матур киенеп , тәмле ашыйсыбыз , рәхәт тормышта яшисебез килә . Берәр кайгы килсә, аны җиңү өчен кулларыбыз рюмкага үрелә , бөтенләй кешелеклек сыйфатлары калмасын дисәк , наркотиклар кулланабыз . Ә инде тормыш кабаласына төшеп , аннан чыгу юлын таба алмасак , үз- үзебезгә кул салабыз .

Законнарны яхшы белгән кеше җәмгыять өчен файдалы . Ул кирәк чакта хокукларны һәм ирекләрне кысуга каршы тора , үз хокукларын гына түгел , җәмгыять ,дәүләт мәнфәгатләрен яклый ала . Юридик мәгьлүматле кеше үзе дә закон бозмый , башкаларны да моннан тыеп кала .

1 тур. Ул "кем өлгер " дип атала . Сораулар ике команда өчен дә уртак Сезнең алдыгызда сигналлар. Кем өлгер , шул җавап бирә .Дөрес җавап 1 балл белгән бәяләнә.


  1. Дәуләтнең Төп законы - .../ конституция /

  2. Хокук җаваплыгы билгеләнә торган тәртип бозу - / җинаять /

  3. Куркытып, ачыктан-ачык чит кеше әйберен үзләштерү - / талау /

  4. Җинаять белән җитәкчелек итүче зат ?- / оештурычы /

  5. Көч кулланмыйча гына чит кеше әйберен үзлештүрү - / урлау /

  6. Шәхси мәнфәгатьләренеңне кайгыру йөзеннән кылган гамәл - / үз-үзеңне яклау /

  7. Хокукның гаилә мөнәсәбәләрен җайга салу өлкәсе / гаилә хокукы /

  8. Бала хохукын яклаучы халыкара документ / бала хок. Тур. Конвенция /

2 тур. "Законны бел һәм үтә".

1.Командалар игътибарына сәхнәләштергән күрнеш тәкъдим ителә. Аны караганнан соң, сорауга җавап бирергә кирәк. Дөрес җавап 3 балл белән бәяләнә.

1 күренеш.

Ике егет мәктәп юлында бер яшүсмерне туктатып, тартырга сорыйлар. Уңай җавап ишеткәч, аның кесәсен актарып, 50 сум акчасын алалар. Бу турында берәр кешегә әйтсә , кыйнау белән куркыталар.

Сорау. Егетләрнең әлеге гамәленең ничек бәяләп була? Алар җаваплакка тартыларга тиешле?

Җавап . Куркытып талау. Җинаять җаваплылык таләп ителә.

2 күренеш.

Караңгыда 14 яшьшлек яшүсмерләр үтеп баручы берәунең баш киемен салдыра, качмакчы була, ләкин тотыла.

Сорау. Бу гамәл җинаятьнең кайсы төренә керә? Яшусмерләр җазасын күрерме?

Җавап. Әйе, 14 яшьлек тулган яшүсмер һөҗүм итү юлы белән әйбер талаган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

3 күренеш.

Әнисе: "Улым, ничә тапкыр аңлатырга була : кичке 11:00 дән соң син үзеңнең кунакларыңны өйләренә озатырга тиеш.Сезңен көчле музыка тавышы бөтен кешенең дә тынычлыгын боза."

Улы: "-Ну, әни! Син бит барыбер сәг. 11 дә йокларга ятмыйсың. Шуның өстенә , минем иптәшләрем белән ирекле аралушыга хохукым бар.

Сорау. Әнием тыңлаусыз улына ничек җавап бирергә тиеш?

Җавап. Конвенциянең 15 статьясында баланың ирекле аралушыыга хокукы бар диелсә, аның билгеле бер чикләуләр каралган 2 нче пункты да бар. Бу очракта малайның тәртибе башкаларның хокукларын чикли, ягъни бу фатирда, шулай ук бу йортта яшәүчеләрнең тынычлыгын боза, җәмәгать тәртибен бозу булып санала.

4 күренеш.

Төнге 12 ләр тирәсендә бер кеше өенә кайтып бара. Аның тирән ермак аша чыгасы бар. Үзенә һөҗүм итүләреннән куркып, саклану чарасы буларак, ул кесәсненнән пычак чыгара. Алда ике ир-ат шәүләсе күренә.Берсе ялгыш кына аңа бәрелеп китә, ә ул, үзенә һөҗүм итәләр дип куркып,ир кешегә пычак кадый.

Сорау. Бу кешенең гамәлен саклану чарасы дип бәяләп буламы?

Җавап. Бу очракта саклану чарасы күрәләтә арттырылган.

Нәтиҗә ясала.

"Теләк" җыры башкарыла. (З. Билалов көе һәм сүзләре)

3 тур " Кем көчле "дип атала. Әлеге турда капитаннар ярышачак. Билгеләнгән вакытта капитаннар сорауларга җавап бирәләр. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.

  1. Кеше үтерү очрагын ( җинаять җаваплылыгы )

  2. Үйлап табуда авторлыкны үзләштерү. ( гражданлык җаваплылыгы)

  3. Урамда агач сындыру ( административ җаваплылык)

  4. Мәктәп укучысыннан куркытып акча алу. (җинаять җаваплылыгы )

  5. Чит илгә яшерен сер җиткәрү (җинаять җаваплылыгы )

  6. Наркотик сату. (җинаять җаваплылыгы)

  7. Сәбәпсез эшкә чыкмау. ( дисциплина җаваплылыгы )

  8. Сүгенү.( административ җаваплылык)

  9. Шәхси мөлкәт урлау (җинаять җаваплылыгы )

  10. Телефон-автоматны вату. (җинаять җаваплылыгы )

4 тур."Хәрәкәттә -бәрәкәт"

Хокук белгече белемле , һәр яктан мәгълүматлы, җитез,кыю,шул ук вакытта спорт белән дә дус булырга тиеш. Ә хәзер командаларны җитезлектә сынап карыйк.(Туп белән ярышу)

Жюри нәтиҗә ясый.

Бию башкарыла.

5 тур. Белгеч белән күзгә - күз.

Чакырылган кунаклар командаларга 2 шәр сорау тәкъдим итәләр. Ә командалар үз чиратында белгечләргә 1әр сорау бирәләр.Бу тур баллар белән бәяләнми.


  1. Яшүсмерләргә җәзаның нинди төрләре каралган?

  2. Яшүсмер ничә яшьтән һәм нинди җинаять өчен җаваплылыкка тартыла?

Җаваплар . 1 нче сорауга:

  1. штраф

  2. аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү

  3. мәҗбүри эшләр

  4. төзәтү эшләре

  5. кулга алу

  6. билгеле бер срокка иректән мәхрүм итү.

2 нче сорауга:

Җинаять кылу вакытында 16 яше тулган зат нинди җинаять җаваплылыгына тартыла.?

  • Аеруча авыр җинаять (үтерү, көчләү өчен )14 яшьтән дә җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Музыкаль пауза.

6 тур "Алга- җиңүгә таба"Сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк

1 нче командага сораулар

1. Хәрби хезмәткәрләр кылган җинаять эшләрен тикшерүче суд. (трибунал)

2. Күп тапкыр хөкем ителеп тә, җинаятьне яңадан кабатлаучы ( рецидивист)

3. Әхлак турында фән (этика)

4. Кешене законсыз рәвештә җәзага тарту. (судсыз хөкем итү)

5. ТР флагында төсләр һәм аларның урнашу тәртибе. (яшел, ак, кызыл)

6. Халык хакимияте (демократия)

7. Транспортта кеше әйберен урлаучы (кесә карагы)

8. Тикшерү барышы теркәлә торган документ (беркетмә)

9. Техник чаралар ярдәмендә җинаятьченең сурәтен ясау (фоторобот)

2 нче командага сораулар.

1. Вак хулиганлык кылган өчен акча түләү (штраф)

2. Ниндидер чара өчен матди керем күчерүче зат яки оешма (спонсор)

Пошлина салынган яки чыгаруы тыелган товарларны, байлык яки кыйммәтле кәгазьне бер илдән икенче илгә яшерен рәвештә чыгаручы зат (контрабандист)

4. Дәүләт гаепләүчесе.(прокурор)

5. Гаепләнүчене яклау вазыйфасын башкаручы юрист

(адвокат)

6. Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән җанвар

(барс)

7. Танылган инглиз тикшерүчесе (Шерлок Холмс)

8. Судка яклау сорап мөрәҗәгать итүче зат (дәгъвачы)

9. Юридик һәм физик затлардан җыела торган мәҗбүри түләү (салым)

Нәтиҗә ясау,бүләкләү

"Юкка түгел" җыры башкарыла

Кеше булып яшим дисәң,

Бул син кешелекле.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле.

Дога белмим дисең, нигә?

Яхшылык - үзе дога.

Бар кеше изгелек кылса,

Яктырыр иде дөнья.

Ни мәңгелек икән җир йөзендә?-

Бар да бетә, бар да югала...

Кеше килә, яши. Китеп бара

Ни кала соң аннан, ни кала?

Дан, дәрәҗә, байлык, югары пост-

Вакытлылар бар да дөньяда

Мәңге китмәскә күк килгәннәрдән

Ни кала соң Җирдә, ни кала?


© 2010-2022