Доклад на тему Татар телен укытуда инновация төшенчәсе

Раздел Классному руководителю
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар телен укытуда инновация төшенчәсе.

Нуртдинова Гөлнар Салихҗан кызы,

Сарман районы Җәлил икенче урта

мәктәбе укытучысы

Бүгенге дөнья катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара.. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш.

Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре булган, һәр буын шуларны сакларга, камилләштерергә тиеш. Балага туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә ата-ана, укытучының роле зур.Шулай да бала телне белсен өчен иң беренче гаилә җаваплы. Аннан соң мәктәп. Кеше никадәр тел белә-рухи яктан шулкадәр баерак дигән гыйбарә бар.Чынлап та, ике тел белгән баланың фикерләү дәрәҗәсе бер тел белгән баланыкына караганда күпкә көчлерәк. Күп телләр белгән кеше хәтерле,эрудицияле була.

Безең республика инде берничә инновацион үсеш стратегиясен һәм программасын гамәлгә ашыра. Мәгарифне инновацион үстерү-республикабыз һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе.

Яңа нәтиҗәләргә ирешү, конкурентлыкка сәләтле, социаль яктан җаваплы, инициативалы һәм компетентлы гражданнар тәрбияләү-инновацион белем бирүнең төп бурычлары шулар. Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш.Укучыга булган мөнәсәбәт белән бергә,укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләр дә уңышлы файдаланыла.

«Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.

Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады.

Фәнни әдәбиятта «яңалык» һәм «инновация» төшенчәләре төрлечә аңлатыла.

Яңалык-укыту процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип йөртәләр. Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану-белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра,укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә.Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына,телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин. Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөнәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.

Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә,тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.

Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.

Хәзер татар теле һәм әдәбиятын укыту күпкә катмарланды. Укытучы алдында җаваплылык артты: мәктәптә укытылган дистәләгән фәннәр арасында балага татар телен абруйлы итеп өйрәтү, балада шушы фәнгә карата гомер буена җитәрлек горурлык хисе тәрбияләү, туган тел матурлыгын онытылмаслык итеп күңеленә сеңдерү. Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш. Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга)җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра. Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла.

Шулай итеп, инновацион технологиянең төп максаты итеп укучының белем алу эшчәнлеген активлаштыруны күз алдында тота дип әйтү дөрестер.

Әдәбият:

1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. -Казан: Мәгариф, 2004.

2. «Мәгариф» журналы.-Казан, 2008, №6.

3. «Мәгариф» журналы.-Казан , 2002, №6.


© 2010-2022