Классный час 70 лет победы

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

Фасил Әхмәт исемендәге Кәркәүч урта гомуми белем бирү мәктәбе




Сыйныф сәгате


Тема: Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык.







Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Земфира Назимовна



2014-2015 уку елы

Максат: балаларда өлкән буын вәкилләре - Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү.

Материал: Мәгариф №4, 2009, Ачык дәрес №4, 2006, М. Хөсәен " Ветеран" шигыре, "Сабантуй" һәм "Ватаным Татарстан" газеталарыннан материаллар.

Әңгәмә барышы: 1) Әңгәмәне оештыру.

2) Актуальләштерү, уку проблемасын кую.

1. Кереш әңгәмә.

Быел ил күләмендә нинди истәлекле даталар билгеләп үтелә?

2. Җиңү көне нинди бәйрәм ул?

3. Сугыш сүзен ишетүгә, сезнең күз алдыгызга нинди вакыйгалар, күренешләр килеп баса? (балаларның җаваплары тактага язып барыла)

3) Уку проблемасын чишү.

Укытучы: Әйе, укучылар, сугыш ул, җимерүче, күз яшьләре түктерүче, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзүче.

Укучы: Сугыш....

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

Укучы: Сугыш....

Монан зуррак хәвеф, зуррак афәт

Булдымы икән җирдә тагын да?

Ач балалар килә күз алдыма

Шул сүз ишетелгән чагымда.

Укытучы:Таң атып килә. Илебез халкы тыныч йокыда. Әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Кояш бар җиһанга яңа көч тууын белдереп, үзенең алтын нурларын сибәргә җыена. Бу 1941 нче елның 22 июнь таңы иде.

Бу тарихта тиңе булмаган, 1418 көнгә сузылачак Бөек Ватан сугышы башлануы иде.

Германиянең, сугыш игълан итмичә 190 коры җир дивизиясе, 5000 самолеты һәм 200 хәрби корабле безнең илебезгә һөҗүм башлады. Дошманнар Советлар Союзын ярты ел эчендә басып алып, аның турында бары тик истәлекләр генә калырга тиеш дип саныйлар.

Германия СССР га һөҗүм башлаганчы Европаның барлык танк, самолетларын, заводларын һәм эшче көчләрен басып алган була. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы бердәм рәвештә дошманга каршы еөрәшкә күтәрелде. Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде, һәм ул беренче көннән үк Бөек Ватан сугышы дип аталды.

Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 69 ел вакыт аерып тора.69 нчы тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә.

Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен Җиңү көненең әһәмияте халкыбыз хәтерендә тагын да арта бара. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Совет халкы үз Ватанының азатлыгы, киләчәк буынның тынычлыгы өчен 47 ай буена яки 1418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм Сталинград янында, Курск дугасында, Днепрда һәм Ленинград тирәсендә, Белоруссиядә, Молдавиядә һәм Заполярьеда, Кырымда һәм Кавказда, Висла, Дунай, Одер һәм Эльба буйларындагы дәһшәтле сугышлар совет халкына җиңү алып килә. Әмма без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугышның һәр тәүлегендә уртача 20869 кешенең гомере өзелгән яки сугыш юлының һәр метрында 15 солдатыбыз ятып калган. 1418 тәүлеккә сузылган әлеге сугыш 22 млн кв м мәйдандагы тереклекне көйдергән, 1710 шәһәрне, 70 мең авылны көл иткән, 27 млн кешенең гомере өзелгән, берничә миллионын гарип калдырган, 32 меңгә якын сәнәгать предприятиесен хәрабә хәленә китергән!

27 миллион баласын

Югалтты яуда Ватан...

Әй, дөнья, булма битараф,

Күңелгә текәп кара:

27 миллион җөй анда,

27 миллион яра.

Әйе, 1941-1945 еллардагы сугышта 27 млн ватандашыбыз яу кырында ятып кала, шуларның 350 меңе-безнең якташлар.

Бөек Ватан сугышы бөтен халык сугышына әверелә, һәм анда дошманны җиңү дә бөтен халык җиңүе булды. Соңгы ут сызыкларында солдатлар батырларча тора, күкрәкләре белән дошман дотлары амбразураларын каплый, очучылар һәм танкистлар, уйлап та тормастан, таранга бара. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен 7 млн нан артык кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 11633 сугышчы Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була, ә 104 кешегә бу мактаулы исем ике тапкыр бирелә, шуларның берсе -атаклы очучы Николай Столяров - Казаннан . Ул, барысы 185 сугышчан очыш ясап, дошманның бик күп хәрби техникасын һәм җанлы көчен юк итә. Советлар Союзы Геройлары арасында 200 дән артык Татарстан егете һәм кызы булуы белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Сугыш елларында республикабыздан фронтка 560 мең кеше озатыла. Шуларның 100 меңнән артыгы орден һәм медальләргә лаек була.

3 мең километрга сузылган фронт сызыгының төрле юнәлешләрендә командылык иткән Советлар Союзы Маршаллары да татар егетләренең тиңдәшсез, какшамас рухи ныклыгын, кыюлыгын-чыдамлылыгын, Ватанга чиксез бирелгәнлеген югары бәяләгән. Менә шуларның берничәсе:

Советлар Союзы Маршалы Г.Жуков: "Татарлар Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керттеләр".

Советлар Союзы Маршалы И. Конев: "Татар егетләре арысланнардай сугышты".

Советлар Союзы Маршалы К. Рокоссовский:"Татарлар курку белмәс, кыю һәм оста сугышчылар иде".

Советлар Союзы Маршалы Р. Малиновский: "Мин, карт солдат буларак, сугышта татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем, һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүенә, корычтай нык ихтыярына гел соклана идем. Бөек көрәштә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды".

Шушы фактлар үзләре үк татарларның яу кырында, чыннан да, "арысланнар кебек сугышуларын" ышандырырлык итеп раслый. Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгән. "Тәмуг оясы" нда да сынатмаганнар. Әйтик, Советлар Союзы Геройларыннан Моабит төрмәсе тоткыны, легендар шагыйрь Муса Җәлил, Брест крепосте каһарманы, көрәшен татары Петр Гаврилов, Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлау төркеме командиры Николай Орлов (чын исеме-Гатаулла Минаев) иң авыр чакларда да коелып-югалып калмаулары белән бик күпләрне таң калдырган.

Әйе, Татарстан 1945 елның Җиңүле мае хакына зур корбаннар биргән. Республикабызның 350 мең улы һәм кызы туган нигезенә әйләнеп кайтмаган. Фронтка киткән һәр ике кешенең берсе һәлак булган дигән сүз бу! Һәрберсенең исеме, килер буыннарга матур ядкарь булып, 26 томлык "Хәтер китабы" на кертелде. Татарстанда туып үскән 15 хәрби очучының дошман самолётларын таранга тотуы, 24 кыю егетебезнең үз күкрәге белән дошман амбразурасын каплавы да легендага тиң батырлык!

Яу кырында татар чын мәгънәсендә татар булып кала белгән! Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Александр Мотросов татар: Шакирҗан Мөхәммәтҗанов! Брест крепостен саклаган Петр Гаврилов та, 1942 елның салкын кышында немецлардан иң беренче генералны - фельдмаршал Паулюсны әсир итеп алган Гани Сафиуллин да, рейхстаг түбәсенә беренче булып кызыл әләм кадаган Гази Заһитов та - татар милләтеннән! Илебездә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты дигән ике иң зур дәүләт бүләгенә лаек булган бердәнбер шагыйрь дә - татар: ул-патриот-шагыйрь Муса Җәлил! Дошман өнендә Үлемсезлеккә атлаган, палач балтасы астында да Туган илен, халкын сатмаган 11 кормашчы-җәлилче кебек каһарманнар башка бер генә халыкта да юк, бары тик татарда гына.

Гитлерчылар белән сугыш башлангач, Муса Җәлил фронтка китә. Әсирлеккә төшә - немецлар кулына эләгә. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта.

Муса Җәлил белән бергә аның ун көрәштәше дә үлем җәзасына хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк! Алар - Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев, Әхмәт Әднәшев, Фәрит Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Сәлим Бохаровлар.

Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 нче елның чәчәкле язы алып килде. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.

Гайрәтле һәм хезмәт сөючән халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы һәм фидакарьлеге кешелек дөньясын фашизм коллыгыннан коткарып кала. Бу җиңү илебезнең яу кырында мәңгелеккә ятып калган 27 млн асыл ир - егете бәрабәренә яулана. Сугыштан соң тән һәм җан яраларыннан, авыр хезмәттән вакытсыз гүргә кергәннәр күпме?! Гомергә онытылмас шушы сугышның билгеле һәм билгесез геройлары, аның изге корбаннары безнең күңелләрдә мәңгегә яшәргә хаклы.

Укучы:

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч

Булсын бөтен ил тыныч.

Укучы:

Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш

Безнең теләк якты, матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Укытучы:Укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә алган белемнәребез буенча " Кем иң игътибарлы?" дигән уен уйнарбыз.( дөрес җавап бирүчеләргә йолдызлар биреп барыла, соңыннан нәтиҗә ясала.)

1) Сугыш башланганнан соң ничә ел үтте? 1) 69, 2) 70, 3) 65

2) Ил күләмендә ничә кеше сугыш кырларында ятып калган? 1) 29 млн. 2) 7900 3) 27 млн.

3) Бүгенге көндә төбәгебездә ничә ветеран яши? 1) 10 2) 9 3) 3

4) Сугыш ничәнче елда беткән? 1) 1945 2) 1947 3) 194

Һ.б.

Укытучы: Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, аларның сугышчан юлларын өйрәник. Батырлар исеме буыннан-буынга күчсен.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

"Һәрвакыт булсын кояш" җырын күмәк башкаралар.


© 2010-2022