Внеклассное мероприятие «Ут белэн шаярырга ярамый»

«Ут белән шаярырга ярамый!» темасына класстан тыш чара конспекты башлангыч класслар өчен тәкъдим ителә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тоту, янгыннан саклана белергә өйрәтү максат итеп куелды. Мероприятиегә торле уен формалары да кертелде: янгын вакытында төрле ситуацияләрдә үзенне ничек тотарга ,шуны тикшереп карау,янгын чыгу сәбәпләрен һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен белү, бүлмәдә янгын чыккан очракта чыгу юлын күрсәтү, 1 кешене янгын сүндерүче ...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класс сәгате

Тема. Ут белән шаярырга ярамый!

Максат. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән

таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга,

янгыннан саклана белергә өйрәтү.

Барышы.

1 укучы. Саклана белсәң, ут- дус ул,игътибарсыз булсаң дошман-

га да әверелеп куя.

2 укучы.Янгын- нинди авыр сүз,

Дәһшәтле һәм дә ямьсез.

Күз алдына ут баса

Ялкыны шундый гамьсез...

(Музыка тавышы,сәхнәгә Утлы күмер керә.)

Утлы күмер.Шундый күңелсез.Тагын ничек кенә шаярырга,кемне

алдарга икән?

Кыз.Минем бит күлмәгем бөгәрләнгән.Мин нәрсә киям инде?

( Елап килеп керә.)

Утла күмер.Нигә елыйсың?Елама.Әйтерсең лә,дөнья беткән.Аны

Бит үтүкләп була.Бар,алып кил үтүгеңне!

Кыз.Әни үтүккә кагылырга кушмады.Өстәвенә аның электр чыбыгы төзек түгел.

Утлы күмер.Төзек булмаса соң ,безгә күп әйбер үтүкләргә кирәк-

ми бит.Кабызабыз да тиз генә үтүкләп алабыз.

Кыз.Шулай да,өлкәннәр өйдә булмаганда үтүккә кагылырга

ярамый.

Утлы күмер.И,син бигрәк куркак кыз икәнсең.Имеш әни кушмады

ярамый .Алайса утыр инде елап.

Кыз.Ярый,мин риза.(Үтүкләргә керешә)

Кыз.Аһ,күлмәгем яна.Ярдәм итегез.Нигә генә тыңладым икән синең сүзне?Инде кая барыйм?

Утлы күмер.Курыкма.Бар,карават астына кереп ят.Ут анда барып җитмәс.


Кыз.Мине әни карават астына качмаска өйрәтте.Минем анда тө-

тен исенә тончыгып үлүем дә мөмкин.Нишләргә икән миңа?

Коткарыгыз.

(Ике бала килеп керә)

1 бала.(Кызны юрганга төреп ,урамга алып чыгып китә.)

2 бала.(Телефоннан пожарникларга шалтырата.)

- Алло,янгын сүндерү хезмәтеме?Илүсәнең йортында янгын чык-

ты,зинһар ярдәм итегез.Адресы: Арча районы

Ашытбаш авылы

Пионер урамы,2 нче йорт.

  • Нәрсә яна дисезме?

  • Үтүк һәм өстәл яна.Ә мин Илүсәнең дусты Гөлфия булам.

( Машина тавышлары,янгын сүндерүчеләр керә)

Янгын сүндерүче.Хәзер мин бу явыз утны сүндерәм.Ә син.явыз күмер кисәге,кая качтың ? Мин беләм,син судан куркасың.Без сиңа киләчәктә балаларны рәнҗетергә ирек бирмәбез.

2 нче янгын сүндерүче.-Сез балалар,явыз күмер кисәгенең ярама-

ган эшләрен кабатламассыз дип уйлыйм.Чөнки ут шаяручыларны

яратмый,ул саксызларны пешерә,хәтта гомерләрен дә алып китә.

1 нче укучы. Күпме кайгы,күпме бәла килде,

Сүндерелмәгән кайнар үтүктән.

Ут ул һәрчак дус та түгел,

Моны кеше белгән элек-электән.

2 нче укучы. Булмасын иде янгыннар,

Күгебез аяз булсын.

Кояш чыксын елмаеп,

Шатлыклы көннәр тусын!

Алып баручы. Ә хәзер сезнең алда Ашытбаш урта мәктәбенең

яшь пожарниклары.(Музыка астында балалар залга керә.)

Сәламләү.

Безнең отрядның исеме: Ялкын.

Безнең отрядның исеме: Очкын.

Безнең девиз: "Очкыннан ялкын кабына".


Алып баручы. Хәзер бу командалар көч сынашачак.Аларны бәя-

ләү өчен жюри тәкъдим итәбез:

1 нче конкурс.

Сезнең каршыгызда телефоннар .Һәр командадан берәр кеше те-

лефон янына йөгереп килә ,01 номерын җыя,үзенең адресын,исем,

фамилиясен әйтә һәм үз урынына килеп баса.Ул килеп баскач икен-

че кеше шуны ук эшләргә тиеш.

Арча районы

Ашытбаш авылы

Тукай урамы,12 нче йорт

.

2 нче конкурс.

Алып баручы. Янгын вакытында төрле ситуацияләрдә сез үзегезне

ничек тотарга тиеш,шуны тикшереп карыйк.

  1. Сезнең өйдә телевизор яна башлады.Сез нәрсә эшләргә тиеш?

(Электр челтәреннән өзә,одеяло каплый.)

  1. Плитәдә таба кыза,кинәт табадагы майга ут каба.Сез нишлисез?

(Газны сүндерә,юеш сөлге белән каплый.)

  1. Сезнең өстегездәге киемгә ут капкан очракта нишләрсез?

(Җиргә ятып тәгәри.)

  1. Әгәр дә сез киеменә ут капкан кешене күрсәгез,аңа ничек ярдәм

итәрсез? (Өстенә дымлы тукыма каплый.)

Музыкаль тәнәфес. Башкорт биюе.

3 нче конкурс.

Алып баручы. Укучылар,сез янгын чыгу сәбәпләрен һәм янгын имин-

леге кагыйдәләрен беләсезме?Менә монда балалар шаяру аркасын-

да янгын башланган.Янгынны сүндерү өчен ялкын телләренә языл-

ган сорауларга җавап бирергә кирәк.(Укучылар ялкын телен алып

артындагы сорауларга җавап бирәләр.)

  1. Ни өчен янгыннан саклану хезмәтенең телефоны 01?

Җавап: гади,истә калдырырга җиңел,бу номерны караңгыда да җы-

ярга мөмкин.


  1. Янгын чыгуның төп сәбәрләре.

Җавап: шырпы белән уйнау,ватык электр приборларын куллану,ут

белән сак эш итмәү,яшен һәм башкалар.

  1. Өйдән чыкканда янгын чыкмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Җавап: утны сүндерергә,электр приборларын уттан өзәргә,кечкенә

балалардан шырпыны яшерергә)

  1. Төтен эченнән ничек чыгарга?

Җавап: юеш сөлге яки кием белән авыз-борынны каплап чыгарга.

  1. Өегездә газ исе чыкса ут яндырырга яки сүндерергә ярыймы?

Җавап: юк.Бу янгын чыгуга яки шартлауга сәбәп булачак.

  1. Янгынны ничек сүндереп була?

Җавап: янгынны су,ком,балчык,одеяло,огнетушитель ярдәмендә сүндереп була.

4 нче конкурс.

Алып баручы. Ә хәзер алдагы конкурска күчәбез. Бүлмәдә янгын

чыккан очракта чыгу юлына мүкәләп яки шуышып барырга кирәк.

Сезнең дә җитезлекне сынап карыйк.Билгеләнгән урынга кызлар мүкәләп,малайлар шуышып барып килә. Бер кеше килгәч,икенче

кеше китә.

5 нче конкурс.

Алып баручы. Янгын сүндерүчеләр турында сез инде беләсез.Алар-

ның эше бик җаваплы,куркыныч.Сез җитез янгын сүндерүче була

аласызмы икән?Һәр командадан 1 кешене янгын сүндерүче костю-

мына киендерергә,калганнар аңа ярдәм итә.

Алып баручы. Молодцы!Хәзер жюри нәтиҗә ясаганчы,ял итеп алыйк.

Музыкаль тәнәфес. Җыр"Хәерле көн"

Жюри нәтиҗә ясый.Җиңүчеләргә бүләк тапшырыла.


© 2010-2022