Шушы яктан, шушы туфрактан без. .. отчет концерты эшкәртмәсе

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сәламләү.

-Хәерле кич, хөрмәтле райондашлар! Тормышыбызга нигъмәт, яшәешебезгә ямь бирүче урман-кырларыбыздан

-Бөрсет елгасының киң тугайларыннан

-Үсәли төбәгенең уңган-булган кыз һәм улларыннан

-йөзьяшәр әби-бабайларыннан

-бишектәге сабыйларыннан КАЙНАР СӘЛАМ!

Әдел. -Исәнмесез?! Җыелыштыкмы? Иптәшләр районның иң соңгы яңалыгы. "Нократ" газетасы өр яңа конкурс тәгъдим итә. (газетаны күрсәтә)

- Кая, кая (бөтенесе район газетасына ябырыла).

Дания.- "Аулак өй", "Җырлыйк әле" тапшыруларына алмашка яңа тамаша оештырмакчылар икән. Яңа проект. Кызыксынырлык нәрсәләр күп монда....

кич утыручылар арасыннан:

  • -Әйдәгез, көчебезне сынап карыйбыз.

  • Ә кем алыныр икән соң ппроектны якларга ?

  • Аны кеше аңларлык итеп күрсәтә дә белергә кирәк бит.

  • Олыларны да, кечеләрне дә җәлеп итәрлек булырга тиеш диелгән.

Д.- . Менә . Үзе. Мәктәптә соңгы елын укый. Үз мөмкинлекләремне сынап карыйм дип җәй буе радиода эшләп алды. Мамадыш радио тыңлаучылары ан Әдел Әхмәтҗанов дип белә. Менә Казан киңлекләренә чыгу өчен дә җай чыкты.

Ә.- Да. Идея. Хыяллансаң ярый. Ә проектны ничек башларга ?



  • Җиңеп чыкмас эш булмас.

  • Кич утырырга дип чакырдылар да, башка уй салдылар.

  • Әле район газетасы призына ия булмабызмы.

  • Кая инде ул безгә...

  • Ник. Лилияләр, Зөбәрҗәтләр газетага язылып әллә ни хикмәт бүләкләр алдылар бит.

Ә.- Ярар , хафаланмыйк. Сез кул эшләрегезне эшләгез. Ә без, Дания апа, планлаштырыйк.

***Кул эшләре тоткан х-кызлар җырлый. (Эштә үткәндер көнегез, ямьле булсын кичегез) Алып баручылар планлый

---------------------------------------------------------------------------------------

-«Аулак өй!, "Җырлыйк әле" тапшыруларына тиңдәш булгач, монда җырлы уен, тамаша булуы шарттыр.

-Нигезләмәдә шулай диелгән дә. Менә кара, шушы ук кич утыруны, бераз эшкщртеп, кертә алабыз.

- Карагыз әле, гармунчылар төркемен алсак...

- Берәр уен алыйк...

-Йолаларга урын бирсәк тә ярыйдыр...

-Билгеле шулай. Тик алар узара бәйләнгән, алар арасында уртак бер фикер булырга тиеш.

- Ә нәрсә?

-Ник район газетасы бу проектны тәгъдим итә икән, ник соң әле район газетасына язылу буенча реклама куймаска.

-Яхшы фикер...

-Район газетасы район яңалыкларын ирештерүче, димәк Мамадышыбыз, аныә башка төбәкләрдән өстенлеге турында сөйләү дә урынлы.

-Әйе, безнең сөйләсәк сөйләрлек, күрсәтсәк күрсәтә алырлык эшләребез , тырыш халкым бар.

- Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына.Кара , менә төп фикеребез дә газета үзе биредә.(газета битендәге юлларны күрсәтә).

-Шәп, бик шәп.

А.-Ярар. Проектның кысасы әзер . Төп фикерне тамашачыга сез җиткерегез.

Д.-Халыкта "Һәр сандугач үз талын мактар дигән әйтем бар. Үз туган ягыбызны, уртак йортыбыз -Мамадышны зурлыйк.

Әдел - Әйе. Без Мамадышлылар. Матур табигате, тырыш халкы белән мактала безнең як. Кырларында иген үсә, елга -күлләрендә каз-үрдәкләр йөзә, абзар-кураларда терлек үрчи. Кул эшенә оста минем халкым.

Дания.-Үзләрен тыңлыйк әле. Сез бу кул эшләрен кем өчен әзерлисез?))))))

  • Ярминкәгә, ярминкәгә. Менә оекбашларым, башмакларым әзер

  • Теге юлысы теткән йон сорадылар. Камскийда мини цех бар дигәннәр иде. Анда төшәсе, чират көтәсе. Бер кич утырганда 3 кадак йонны мин үзем дә шаплыйм.

  • Белә хәзер сала халкы әйбер сыйфатын. Эрләгән йоннарынымны махом алып бетерәләр.

  • Карале, Раилә апа, син кулъяулык чигеп утырасың түгелме?

  • Ник гаҗәпләндегез , узган базарга уйнап кына 3 кулъяулык алып килгән идем . Хәзер заказга чигәм. Егетләребезне армиягә ала башладылар бит. Бик хадавай товар.

Дания. Армия димәктән 1 нәрсә искә төште . Элек , юллар юк заманада, Үсәлидә маслозавод бар иде бит, хәтерлисезме? Шул чорны 1 төркем егетләрне военкоматка чакырганнар. Авылда читкә чыгып карамаган 1әүдән врач "Как зовут?" дип сорый икән. Каушавыннан "Усалинский маслозавод" дип җавап биргән теге.

Әдел.- Менә сиңа мә. Карагыз әле монда да Үсәлинский маслозаводлар бар. Бу кадәр гармунны каян җыеп бетердегез? Гармун төймәләрен саныйсызмы әллә?

  • Санап кына калмыйбыз. Уйнап та күрсәтә алабыз.

Д.- Кул чабып каршы алыгыз-Үсәли авылының гармунчы егетләре

---------------------------------------------------------------------------------

Әдел . -Апалар, барыгыз да район газетасы алдырасызмы? Бик шәп. Бер уен уйнап алабыз.. (Район газетасын өләшә) . Кем иң тиз Мамадыш яңалыкларын таба.

  • М. Лимонады рәсәй конкурсында 2 урынга лаек булган.

  • Мотыйгуллин колбасасын ашап туймаслык дигәннәр.

  • Мамадыш сыры беренче диелгән монда.

Дания -"Кече шәһәрләр арасында барган "Иң төзек шәһәр" бөтенрәсәй конкурсында М. Икенче тапкыр беренчелекне яулады.

Әдел. -Юкка гына Л.Н. Толстой " Сез бәлки ышанмассыз : Венециядә, Римда, Неапольдә яшәгәнче, мин Мамадышта яшәр идем димәгән.

Дания-Сюрприз. Бездә кунак кызлары бар. Кич утыручыларга күчтәнәчкә җырлары да әзер. Каршы алыгыз -апалы-сеңелле Зилә һәм Флүзә Сабировалар

----------------------------------------------------------------

Җырлый ---------------------------------------------------------------------

  • Галина, яңа өй ничек соң?

  • Җылымы?

  • Ай, һай хәзер өй салулар...

Галина: Районыбыз көннән көн үсә. Халкыбызның яшәешен яхшырту максатыннан Республикабызда күпләгән программалар эшләп килә. Безнең Үсәли төбәгендә ничәмә гаилә, шул исәптән үзебез дә, яңа йорт салып чыктык.

Чит төбәкләрне дә кызыктырган Нократ яр буйлары, җырчы фонтаннар, ял парклары, мәһабәт йортлар, төзек юллар- районыбыз күрке. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Петровичка рәхмәт.Шигырь укыла (Галина)

Әйдәгез..Барчагызны үзебезгә - чәйгә чакырам. ( Кич утыручылар чыгып китәләр)

-----------------------------------------------------------------------------

Мари бию кое яңгырый.

Ә.- Мамадыш-күп милләтле район. Үзара дуслык, үзара хөрмәт безне бәхетле итә. Бер милләтнең көен - икенчебез көйли, беребез биюен - икенчебез башкара.

Д. Карагыз. Алкышлагыз. Экранда -пингвиннар, сәхнәдә -"Сәйлән" бию төркеме.

---------------------------------------------------------------------------------------

Әдел. Галина апа район башлыгыбыз Анатолий Петровичка рәхмәтне шәп әйтте.

Д. Патшасы нинди- гаскәре шундый диләрме әле. Безнең Үсәли авылы җирлеге башлыгы Алмир Имаметдинович та тынгысыз кеше. Булсын дип йөрүче. Шуңа да бездә мәктәпләр ачыла, өйләр салына , күперләр төзелә, чишмәләр төзекләнә.

Әдел. Әйе. Эшең нинди-ялың шундый. Бездә үткән сабантуйлары гына да ни тора!

Районым - син нурлы төбәгем,

Тормыш җебем синнән башлана.

Картаймасын диеп , мәңге-мәңге

Сиңа яшьлек теләп мин калам.

Рәхмәтебезне җыр аша барлык райондашларыбызга

Дания Газизова җиткерә

---------------------------------------------------------------------------------

Йола-өзек

Шаулашып балалар керә. Татар биюе, уен "Алырмын кош"

Әби - Менә кайда икән болар. Каурый таратып кайтырга көтеп утырам. Әй, кычыткан чыпчыгы. Ярар инде, теге тилгән куган әйтемеңне безгә дә сөйлә дә , аннан бергәләп таратырбыз.

(77 кара күз, 88 ала күз. Әллә малай , әллә кыз. Әллә тилгән, әллә кош Бәпкәләргә тимәсен. Бу тирәгә килмәсен. КӨШШШ.



Д.Көмеш суың бәреп ярларыңа

Серле генә Нократ чайкала.

Мамадышым, гүзәл Мамадышым

Тарихларга бик тә бай кала.

Ә. Халкым тырыш, җирең искиткеч бай,

Табигатең күреп туймаслык.

Саф һаваңны кайтып сулаганга

Сөенечем эчкә сыймаслык.

Д.Бездә генә бары ямьле җәйләр

Җездә генә шундый гүзәл кыш.

Кемнәр генә сине оныта алсын

Сихри шәһәр-гүзәл мамадыш.

Сәхнәдә апа-сеңел дуэты дуэты

--------------------------------------------------------------------------------

Дания.-Хөрмәтле тамашачылар, тиздән Әниләр көне якынлаша. Барлык залдагы әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Сез тудырган балалар миһербанлы, шәфкатьле , игелекле булсыннар.

Әдел.- (Нәсер сөйли)

Дания.- Хөрмәтле тамашачылар! Әгәр сезнең күңелегездә без җырлаган җыр сакланса, кушылып җырлагыз. Сәхнәдә иң яшь артистыбыз Фирүзә Исмагилова

="Кояш гомере"?????? Фирүзә

Хөрмәтле тамашачылар!Туган җиребезгә булган ярату хисебез безне берләштерсен, дуслык җепләребез өзелмәсен.

(Родина моя биюе)

Д.-Илләр тыныч, көннәр имин торсын . Кабат очрашулар нысыйп булсын.

Бәхет читтә түгел Бәхет үз илемдә

Тәнемә җан иңгән җиремдә.

Тормышымның тәме, яшәвемне яме-

Туфрагыма тамган тиремдә.

Ә.

Чыгышыбызны Владимир авылында туып, Үсәлидә яшәп иҗат иткән укытучы Валерий Алексеевның "Мамадышыш-туган ягым " җыры белән тәмамлыйбыз.



Үсәли авыл җирлеге үзешчәннәренең

"Мамадыш -уртак йортыбыз"

дип исемләнгән отчет концерты программасы

Чыгыш төре

исеме

башкаручы

1.

Күмәк җыр

"Күңелле ял итегез"

Кич утыручылар

2.

Гармунчылар егетләр чыгышы

Авыл көйләренә тезмә

Гармунчылар егетләр

3

Җырчылар дуэты

Зилә һәм Флүзә Сабировалар

4

шигырь

"Шушы яктан - шушы туфрактан без"

Галина Михайлова

5

бию

Мари биюе

"Сәйлән бию " төркеме

6

Җыр

"Сагындыра туган як"

Азат Нәҗмиев көе

Т. Җиһангирова сүзләре

Дания Газизова

7

Йола (өзек)

Каурый чәчү

Кече бию төркеме

8

Җырчылар дуэты

Зилә һәм Флүзә Сабировалар

9

җыр

Бишек җыры

Диләрә Нуриева


10

Күмәк бию

"Родина моя"

"Сәйлән бию " төркеме

11

Йомгаклау

Күмәк җыр

""Мамадышым-туган ягым" Валерий Алексеев көе һәм сүзләре

Барлык катнашучылар





Д.-Әдел, проектның исемен "Мирас" дип ата. Әби-бабаларыбыздан отып алган , югалмыйча сакланып калган , киләчәк буын вәкилләренә тапшырырлык рухи мирасыбыз - безнең иң кыйммәтле байлыгыбыз . Шуны югалтмыйк. Туган төбәгебезне яратыйк. Һәр туар таңны өмет белән каршы алыйк.

© 2010-2022