Разработка конкурса Нәүрүз чибәре

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гомәр Гали исемендәге Иске Тинчәле төп гомуми белем мәктәбе







"Нәүрүз чибәре" конкурсы





















Гайнетдинова Фәридә Мөнир кызы



Их, син, Нәүрүз чибәре,

Язлар белән кил әле

Максат: 1. Укучыларга Нәүрүз бәйрәме турында төшенчәләр бирү, аларда бәйрәм хисе тудыру.

2. Мәктәпнең Нәүрүз чибәрен ачыклау.

3. Кызларны уңганлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә сынау.

4. Дусларга, көндәшләренә карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентацияләр, Нәүрүз бәйрәме турында слайдлар.

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Бәйрәм барышы.

А.Б. Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүген без мәктәбебездә "Нәүрүз чибәре" бәйгесен үткәрербез. Иң элек кызларыбызны түргә чакырганчы, Нәүрүз бәйрәме, аның каян килеп чыгышы турында таныштырып үтәрбез.

1 а.б. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Мәгълүм булганча, 18 гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.

2 а.б. "Нәүрүз" сүзе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. "Нәү" - яңа, "рүз" -көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган -тумачага, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.

1 а.б. Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелләрен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.

2 а.б. Бу бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе - Нәүрүзбикәне сайлау булган. Бу кыз - авылның иң чибәр, бар яктан да уңган-булган кызы булган.

1 а.б. Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет-куаныч, саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык, изгелек, матурлык чәчәк атсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!

2 а.б. Ә хәзер түргә мәктәбебезнең чибәр, уңган-булган кызларыбызны чакырабыз! Алар үзләрен тапкырлыкта, уңганлыкта сынатмаслар дип уйлыйбыз.

Музыка астында кызлар барысы да түргә чыгалар. Тезелешеп басалар. Җирәбә нигезендә аларга чыгыш ясау өчен номерлар бирелә. Номерларны алгач, алар әзерләнер өчен чыгып торалар.

  • Ә хәзер кызларыбызның чыгышларын бәяләр өчен жюри сайларбыз.

Концерт номеры

А.б. 1 нче конкурсыбыз "Әйдәгез, танышыйк" дип атала. Бу бәйгедә кызларыбыз яраткан фәннәре, мавыгулары, ирешкән уңышлары турында сөйләрләр.

А.б. Әнкәй! Нинди кадерле, зур мәгънәгә ия булган сүз . Ана - кеше тормышына ямь бирә. Без үзебезгә яшәү биргән олы җаннарны олыларга, кадерләргә тиешбез. Сез, кызлар, моны һәрвакыт истә тотып әниләрегезгә булышып, аларны матур эшләрегез белән шатландырып торасызмы? Ярый, инде хәзер икенче бәйгебезгә күчәбез.

Икенче бәйгебез - Ул "Әниемә рәхмәт хаты" диеп атала.

Җыр________________

А.б. Рәхмәт хатлары бик эчтәлекле булган кызларыбызның.

3 нче бәйгебез " Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе " дип атала.

Тапкырларга,зирәкләргә

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

1)Мәктәпнең президенты кем?(директор)

2)Дәрестә суырып утыра торган таякның исеме ничек?(ручка)

3)"2"ле алганда югалып тора торган документ нәрсә?(дневник)

4)бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә (шалкан)

5)Ашка салсаң-тәм кертә, борынга салсаң-төчкертә(суган)

6)Ашарга яраклы җимеше булган чәнечкеле куак (Гөлҗимеш, крыжовник)

7)Гел кояшка тартылучы үсемлекнең кәрзинендз нәрсә бар?(көнбагыш)

8)Ялгыш кына тәрәзәгә килеп бәрелүче әйбер (туп)

1)Син туктасаң туктый,

Син барсаң бара!

Нәрсә ул? Я уйлап кара! (күләгә)

2)Вак кынадыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре.

Бу ни була- эзләле! (йолдызлар)

3)Кечкенә генә абзый,

Сикерә-сикерә баз казый.

Шуны әйтсәң дә ярый. (тамчы)

4)Аягы юк, кулы юк,

Ишек ачуга, өй эченә йөгерә.

Бу ни була, кем белә? (суык)

5)Лампа түгел, яктырта

Мич түгел, җылыта. (кояш)

6)Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп)

А Б Табышмаклар күп беләсез, -

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез.

4 конкурсыбыз "Хобби" дип атала. Кызларыбыз җыр - биюгә дә бик оста, кирәк икән өздереп җырлыйлар, кирәк булса, йөрәкләрне җилкендереп бииләр. Хәзер алар үзләренең яраткан һөнәрләре белән таныштырырлар.

А Б Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көйләгән, дип язган Тукаебыз. Әйе, тел балага бишектә үк - милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача.

Татар халкы моңнан яралган,

Керсез хисен көйгә салалган.

Мәхәббәттән илһам алалган,

Җырлап туймас дастаннары

калган.

Татар халкы моңнан яралган!

Бишенче бәйге - бишек җырын җырлау.

Концерт номеры. ________________

А.б. 6 конкурсыбыз "Оста кулда һөнәр бар" дип атала. Өй эше буларак, кызларга үзләре әзерләгән ризыкларны алып килергә иде. Алар бу ризыкны әзерләү тәртибе белән дә таныштырып китәчәкләр. Ягез, карыйк әле, кайсыгызны хәзердән үк уңган хуҗабикә дип атап була?

А.б. 7 конкурсыбыз "Кызларым-гөлкәйләрем" дип атала. "Гөл" иҗеге кергән кыз исемнәрен язарга.

Бу вакытта Концерт номеры.

А.б. Бәйгебез ахырына якынлашып килә.

А.б. кызларыбыз чибәр, сылу булып үсеп җитәләр инде. Күз ачып йомганчы читкә дә китәрләр, кәләшләр дә булырлар. Кызларның уңган, сылу булып үсүе ата-ана өчен бер яктан зур сөенеч булса, икенче яктан зур сынау да. Чөнки кыз бала - ата-ана йортының дәвамчысы, татар халкының гореф-гадәтләрен киләчәк буынга җиткерүче дә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы да.

Кадерле һәм сөйкемле кызларыбыз! Сез бүген үзегезне бар яктан да булган, гүзәл туташлар итеп таныттыгыз.

Хәзер иң тантаналы минутлар җитте. Туташларыбызга мактаулы исемнәр бирү өчен сүзне жюрига бирәбез.

Жюри нәтиҗә чыгара:

Нәүрүз чибәре

Калган кызларга : "Иң зиһенле туташ", "Алтын куллы туташ", "Талантлы туташ", "Сөйкемле туташ" "Тыйнак туташ"," Иң тапкыр туташ", "Иң ягымлы туташ"

Бәйрәм ахыры.

Хөрмәтле, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Бүгенге бәйрәмдә без кызларыбызның һәрнәрсәгә сәләтле булуларын күрдек. Алар матур, белемле, уңган. Кызларыбызга киләчәктә бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.

Концерт номеры.

© 2010-2022