Доклад по татарской литературе на тему Салих Батталның “Сигезенчесе кем?” повестена әдәби анализ

Повесть васыятьнәмәдән  башланып китә. Ул ахырга кадәр укучы игътибарын билгеле бер мәсьәләдә бәйләп бара, аны ияртә, мавыктыра, кызыксындыра.“Сигезенчесе кем?” повесте – психологик сюжетлы, үкенечле язмыш әсәре. Җитеп килгән кыз чагында, 13 яшендә, Валя Якимова үз авылларында гражданнар сугышы герое, Ким Вашкелисны очрата, һәм алар арасында романтик мәхәббәт кабынып китә. Ләкин шулай да ул чагында әле аларга кавышу насыйп булмый. Юллары аерылыша. Валя Рәфикъ Баймурзинга кияүгә чыга. Ким белән у...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Салих Батталның "Сигезенчесе кем?" повестена әдәби анализ























Әсәр 1965 нче елда языла. Повестьне кулга алу белән аның стиле, оригинальлеге күзгә ташлана. Салих Баттал аны документлар стиленә җайлаштырып корган. Монда билгеле бер язмышка кагылышлы рәсми беркетмәләр, карарлар, белешмәләр, газета хәбәрләре, васыять, гаризалар, хатлар, телеграммалар, истәлекләр, көндәлекләр тупланган. Шуларны мәгълүм тәртипкә салып укысаң, күз алдыннан шактый гыйбрәтле хәлләр узып китә. Аларны укыганда ниндидер серле тарихи документлар актаргандай буласың.

Повесть васыятьнәмәдән башланып китә. Ул ахырга кадәр укучы игътибарын билгеле бер мәсьәләдә бәйләп бара, аны ияртә, мавыктыра, кызыксындыра."Сигезенчесе кем?" повесте - психологик сюжетлы, үкенечле язмыш әсәре. Җитеп килгән кыз чагында, 13 яшендә, Валя Якимова үз авылларында гражданнар сугышы герое, Ким Вашкелисны очрата, һәм алар арасында романтик мәхәббәт кабынып китә. Ләкин шулай да ул чагында әле аларга кавышу насыйп булмый. Юллары аерылыша. Валя Рәфикъ Баймурзинга кияүгә чыга. Ким белән ул кабат хәтсез еллардан соң гына, инде ике бала анасы булгач кына күрешә. Ләкин ул аны, беренче мәхәббәтен, бервакытта да онытмаган, күңеленнән чыгарып ташламамаган була. Валя үзенең ире Рәфикъ Баймурзиннан аерыла, Ким Вашкелис белән кавыша. Шулай итеп, Валя, бераз соңлабрак булса да, үзенең тулы бәхетен, мәхәббәтен таба. Таба, ләкин бу көтелмәгән үзгәреш кинәт кенә балалар язмышын катлауландырып җибәрә. Алар ике ут арасында калалар. Рәфикъ Баймурзин сабыйларны үз янына алырга һәм аларны тәрбияләр өчен нормаль шартлар тудырырга тырыша. Гаилә ике кисәккә ярылгач, тулылык бетте. Теге якта калсалар да, бу якка күчсәләр дә, балалр барыбер гаилә гармониясе таба алмыйлар, үзләрен сыңар канатлы кош сыманрак хис итәләр. Өстәвенә әниләре дә озак тормый, чирләп үлеп китә. Мондый хәлдә тигез, бөтен гаилә проблемасы инде берничек тә хәл ителә алмаса да, үз әтиләренең канаты астына сыену балалар өчен табигыйрак булыр иде. Рәфикъ Баймурзин үзе балаларына кайнар мәхәббәтен, ата-анага итагатьле булуны, хезмәткә, Ватанга тирән мәхәббәт -хөрмәт рухында тәрбияләүне күздә тота.

Әмма повесть сюжетына трагик төс биргән аяныч хәл дә шунда ки, балалар язмышына бер генә яклы, табигый йогынты гына ясалмый, икенче көч тә тәэсир итә, ягъни әбисе, кулак туганнары Татьяна Николаевна Якимова һәм Евгений Чепчиковлар йогынты ясый. Алар балаларны үзләрендә калдыру чарасын күрәләр. Чөнки бу ниятләренә ирешкән тәкъдирдә әлеге кешеләр фатирлы булалар. Алар кулында сабыйлар. Шулай итеп, ордер вазифасын үтиләр. "Ордер" кулдан ычкынмасын өчен, балаларны атасына, аның милләтенә каршы котырталар.

Бу уңай белән сорау туа. Безнең илнең законы баланы табигый оядан аеруга юл куймый ич. Дөреслекнең Рәфикъ Баймурзин ягында икәнлеге бик ачык күренеп тора. Чыннан да, ул берничә мәртәбә максатына ирешүгә бик якынаеп кала. Әмма үрелеп, үз кочагына алып сөйим дигәндә генә балалар аннан тагын да ныграк ерагайтылалар. Монда, бер яктан, әлеге шовинистларның соң чиккә җиткән мәкерлекләре роль уйнаса, икенче яктан совет оешмаларында эшләгән кайбер хезмәткәрләрнең кеше язмышына, рухи тәрбиясенә бюрократларча битараф караулары, мәсьәләнең асылына төшенергә теләмәүләре ярдәм итә, - әлеге көндә дә тормышта төрле формада очрый торган хәл.

Шуның белән бергә балаларны әтисенә якынайтып куюның сюжетны мавыктыргыч итүдә эстетик әһәмияте булуын да истән чыгармаска кирәк. Әгәр дә язучы нарасыйлар язмышын башта ук я теге, я бу якка бөтенләй хәл итеп, өзеп, кисеп куйган булса, шуның белән сюжетүсеше дә тукталып калыр иде. Ә болай ул үсеп, логик нәтиҗәсенә таба бара. Акция реакция тудыра, хәрәкәт барлыкка китерә. Балаларның үз әтиләреннән аерылуы, чыбык очы саналса да, ләкин асылда чит- ят кешеләр кулында калулары укучыда ризасызлык, үкенеч тудыра.

Сюжетның ахыргы ягында кабаттан васыятьнәмә калкып чыга һәм үзенең гыйбрәтле серен ачып җибәрә. Язучы әлеге чит-ятлар кулындагы, динчелек, шовинизм, хезмәт ияләренә, аларның властена сыйнфый дошманлык атмосферасындагы тәрбиянең нәтиҗәсен сугыш шартларына - кешенең физик, рухи халәте мәрхәмәтсез сынала торган шартларга куеп күрсәтә. Батырлык та, куркаклык та кыен вакытта күренә бит.

Әскәр үзенең әтисе Рәфикъны фашистлар концлагеренда эзләп таба. Ләкин алар ата белән ул булып түгел, дошманнар буларак очрашалар. Чөнки Рәфикъ Баймурзин яу кырында да, тоткынлыкта да илебезнең намуслы, пакъ күңелле патриоты булып кала, ә Әскәр фашистларга сатыла, иленә хыянәт итә. Әтисен ул фашистлар кушуы буенча эзли. Ул әтисенең юлына аркылы төшә, әтисен, иптәшләрен тоттыра, һәм үлемгә хөкем иттерә.

Атаның балага, баланың атага мәнәсәбәте фонында бу повестьта башлыча ике язмыш, ике образ яктыртыла: берсе - Рәфикъ Баймурзин, икенчесе - Әскәр Баймурзин. Гаиләгә, балаларына мөнәсәбәттә, сабыйларны үз тәрбиясенә алырга йөргән чагында һәм яу кырында Рәфикъ Баймурзинның бик матур сыйфатлары табигый рәвештә ачыла. Ул бик кешелекле, кече күңелле, кешеләр белән аралашучан, тиз арада якынаеп, дуслашып китүчән, мәхәббәт хисен олылый торган шәхес. Ул Валя белән аерылышуны, аның үлемен бик авыр, газаплы кичерә. Бу төзәлмәс яра аның өйрәгендә гомере буе саклана.

Валяның фаҗигасендә төп гаепле кеше- кара рухлы әнисе Домникия Ивановна - "кабаниха". Ул Валяның үлемендә Рәфикъ Баймурзинны гаепли. Валя вафатыннан соң, Рәфикъ Баймурзин Әскәр белән Розаны үз тәрбиясенә законлы юл белән алдырырга тели. Рәфикъ бу тормышта зур түземлелек, сабырлык күрсәтә. Аның уңышка ирешә алмавы укучыда ризасызлык, килешмәүчәнлек тудыра. Хәрби хезмәтен сурәтләгәндә автор Рәфикъның аеруча эзләнүчән, иҗади характерына, конструкторлык өлкәсендәге уйлап табуларына, мөһим тикшерү-сынаулар алып баруына басым ясый. Сугыш башлангач, бу тикшерү-сынаулар тагын да киңрәк масштаб ала. Радио белән идарә ителә торган снарядлары, ягъни хәзерге ракеталарның тәүге яралгылары, дошман командованиесенең дә игътибарын җәлеп итә, икенче төрле әйткәндә, бу җитди ачышның нәтиҗәләре дошман күзенә дә сизелерлек була.

Кыскасы, автор Рәфикъны әнә шулай уйланучан, эзләнүчән, үзенә һәм кул астында очучыларга таләпчән авторитетлы командир итеп тасвирлый. Ул -физик таза, көчле рухлы, саф күңелле һәм таләпчән кеше. Ватан өчен гомерен биргән батырларның берсе. Бүгенге яшьләргә үрнәк - өлге итеп алырдай сыйфатлар бик күп анда. Әмма аеруча үкенечлесе һәм газаплысы -шушындый көчле ихтыярлы, горур кешенең үлеменә үзенең улы, хыянәтче сәбәп була. Әскәр дөньяга саф рух, пакъ күңел белән килә. Ул башкалардан аерылып тормый. Бәләкәй вакытында әнисе аңа яңа матрос формасы алып бирә. Әскәр тота да аны идәнгә салып таптый. Ни өчен диген? Авылдагы бергә уйнап йөрүче иптәш малайларының күлмәк-ыштаннары бик үк яңадан түгел икән, Әскәрнең алар арасында ак күгәрчен булып күренәсе килмәгән. Әмма хезмәт кешесенең иң изге, саф тойгыларына дошманлык рухында тәрбияләнеп, ул бөтенләй үзгәрә, ахыр килеп хыянәтчегә, илнең иң явыз дошманына әйләнә. Аның соңгы адымы әтисенең һәм башка күп кенә совет кешеләренең үлеменә сәбәпче булуы - элеккеге тормыш юлының логик нәтиҗәсе ул. Әскәр тормышының бөтен юнәлешен, аның совет кешесеннән дошманга әйләнүен чагылдыра. Әскәр тормышының менә шушы үкенечле финалына мөнәсәбәтне билгеләү җәһәтеннән дә әлеге документлар стиленең әһәмияте бар. Документлар артында аларның авторлары тора. Алар җәмгыятьнең төрле профессия, төрле социаль катлам вәкилләре. Шуларның һәммәсе дә әлеге четерекле мәсьәләне ачыклауда катнашалар. Моның белән автор әлеге язмышка гүяки \зенең генә мөнәсәбәтен түгел, бәлки әлеге вәкилләр йөзендә бөтен җәмгыятьнең мөнәсәбәтен чагылдыра. Җәмгыять Рәфикъ Баймурзин кебекләрне олылый, хөрмәт итә.

Җәмгыять шул ук вакытта хыянәт юлына кереп киткән Әскәр ишеләрне, моңа этәрүче Якимоваларны, рәсми эшенә бюрократларча карап юл куйган Салаховларны, прокурор ярдәмчесе Калининаларны кискен гаепли.

Повесть мохитнең яшь буынга бик зур уңай, сәламәт, тәрбияви йогынты ясаганлыгын күрсәтә. Әскәрнең сеңлесе Роза Баймурзина, Якимовның улы Игорь Чепчиков, әлеге агулы атмосферадан котылгач, саф күңелле кешеләр булып үсәләр. Татьяна Якимова хәтта үзе казыган базга үзе мәтәлеп төшә. Үзенең улы, Совет Армиясе офицеры Игорь Чепчиков, хөкем вакытында үзенең әнисенә - соры корт булып яшәүче әрәмтамакка каршы чыга. Шулай итеп, явыз эшнең ике яклы булуын күрсәтә язучы.

Повестьта тагын хатлар, көндәлекләр дә катнаша. Бу - борын-борыннан ук эчке дөньяны тасвирлау өчен уңайлы саналган форма. Хатлар, көндәлекләр аша без баш герой Рәфикъ Баймурзинның эчке дөньясын,уй-кичерешләрен аеруча ачык күрәбез. Моннан тыш тагын икенче , өченче планда торган башка уңай һәм тискәре геройларның да уй сөреше, хис-тойгылары теге яки бу дәрәҗәдә ачылып китә. Ә истәлекләр кешенең тышкы эш-хәрәкәтләрен эпик рәвештә сурәтләргә булыша. Шулай итеп, документларның күптөрлелеге, стильнең документларга корылуы образны гәүдәләндерүне чикләми генә түгел, бәлки, киресенчә, аны төрле яктан яктыртуга мөмкинлек бирә. Ул документлар стиле белән психологизмны кушу мөмкинлеген раслый.

Түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин: Әсәр барыннан да бигрәк куелган проблеманың мөһимлеге, гуманистик характеры, замандаш яңгырашы белән игътибарны тартты. Ул мәсьәлә шактый дәвамлы сюжет барышында, кеше тормышындагы байтак вакыйгалар тезмәсе аркылы үткәреп күрсәтелде. Алар нигезендә бер сызык буенча үсәләр. Сюжет сызыгы җентекләп сурәтләнгән кешеләр язмышына карап йөри. Әлеге әсәрдә бер гаилә язмышы, аның эчендәге бәйләнешләр һәм каршылыклар сурәтләнде, ягъни сюжет башлыча бер сызык буенча үткәрелде. Таралып китү ихтималы булган төрле эш кәгазьләрен дә үз тирәсенә шул язмыш, сюжетның үзәге берләштерде. Тирә-юньдәге хәлләр шуңа бәйләнешле рәвештә генә, шуны ачыклау өчен кирәк булган кадәр генә яктыртылды. Әсәрдә персонажлар күп, ләкин бик азлары гына калку итеп, образ дәрәҗәсенә җитеп гәүдәләндерелгән. Әгәр шулай да кайбер эпизодик геройлар да хәтердә кала икән, бу язучының зур индивидуаль осталыгы белән, сәнгать детальләренең үтә җегәрле булуы белән аңлатыла.






© 2010-2022