Татар теленнән Хуснуллина Алия язган шигырьләр: “Бабай васыяте” “Болын чәчәкләре” “Туган шәһәрем” “Чын дус” “Энемә”

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Хөснуллина Алия Минфазыл кызы 89874103980

9нчы сыйныф

Номинация: шигъри әсәрләр

Шигырьләр: "Бабай васыяте"

"Болын чәчәкләре"

"Туган шәһәрем"

"Чын дус"

"Энемә"

Укытучы: Гыйльметдинова Гүзәлия Мисбах кызы, Түбән Кама шәһәре 10нчы урта мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 89047150123



















Бабай васыяте

Бабайның рәсменә карап,

Уйланып басып торам.

Ватан өчен зур сугышта

Ул батыр солдат булган.

Илебезне азат итеп

Европага җиткән ул,

Яраланса да дошманнарны

Тагын куа киткән ул

Сынатмаган,сыгылмаган,

Бабам илен саклаган.

Бу тыныч тормышны безгә

Васыять итеп калдырган.

Бабай васыяте бүген дә

Буыннарда саклана.

Тыныч йокла,әнием дип,

Солдат абыем хат яза.


Болын чәчәкләре.

Авыл янында болында

Үсә төрле чәчәкләр.

Түҗларына кунып уйный

Ак,чуар күбәләкләр.

Ромашкалар, кыңгыраулар-

Барысы да бар монда.

Әкрен искән җил белән

Тибрәләләр аланда.



Туган шәһәрем.

Безнең шəһəр бик матур

Урамнары- гөлбакча.

Эшкə халкы бик батыр,

Ялларда күңел ача.

Шәһәремнең туган көнен

Халкым зурлап үткәрә.

Уңган, булган кешеләре

Аның данын күтәрә.

Түбән Камам-туган калам,

Сине мин бик яратам.

Китмим синнән,әй шәһәрем,

Мәңгегә синдә калам.

Чын дус.

Дус-иптәшләр күп булса да

Чынын табу бик кыен.

Алып булмый шул аларны

Агачтан гына кыеп.

Чын дус сиңа авыр чакта

Ярдәменнән ташламас.

Сиңа булыштым, диеп ,ул

Беркайчан кабатламас.

Чын дустың синең артыннан

Әллә кайларга барыр.

Кирәк булса синең өчен

Күктән йолдызлар алыр.

Менә шундый чын дускайны

Үзенә һәркем эзли.

Кайберәүләр бу дуслыкның

Кадерен генә белми.


Энемә

Яшибез без бу дөньяда бер генә,

Яхшы аңла син моны, бел генә.

Ялгыш юлга кереп китү тиз генә,

Чыгу юлы сикәлтәле, бел генә.

Кыенлыклар бик күп булыр тормышта,

Баш имә син авырлыкка бер генә.

Әти-әни сүзен тыңла гел генә,

Алар сүзе - иң изге сүз, бел генә.

Гомер үтә сизелми дә тиз генә,

Дөньяда без бары тик кунак кына.

Яхшы исмең калсын синең, бел генә,

Кыл яхшылык кешеләргә гел генә.


© 2010-2022