Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Очрашулар

Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән , җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле......
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

Тыл ветераны белән очрашу.

10 Б сыйныф укучылары, тәрбиячеләре Маканова М.М. белән даими рәвештә сугыш ветераннары, тыл ветераннары белән аралашып, алар белән очрашулар үткәрәләр. Шундый очрашуларның берсе - Олы Арташ авылындагы тыл ветераны Мухаметзянов Хәмит абый белән булды.

"Сугыш башланганда, мин 4 нче сыйныфны тәмамлаган идем, - дип сүзен башлады Хәмит абый. Сугыш башланган дигән сүзне әниебез, көтү куган җирдән ишетеп кереп әйтте. Бу сүзне ишетү бик авыр булды.Минем өч абыем һәм бер апам сугышка киттеләр. Әни аларны елый-елый бераз ашарлык ипи хәстәрләп озатты. Өйдә мин олы булышчы булып калдым, бөтен авыр эшләр бала-чага җилкәсенә төште. Авыр көннәр башланды. Ашарга юк,кияргә булмады, ягарга утын юк. Шулай булса да, тырышып укыдык. Язарга дәфтәрләр булмады, сугышка кадәр алдырган газета-журналларның буш калган кырыйларына яздык.Укытучыларыбыз җиде-сигез класс белемле кызлар иде, Сабадан килеп укыттылар.Мәктәптә озак утырып булмый иде, куллар күшегеп яза алмый башлагач, ике-өч сәгать укыйбыз да, кайтабыз. Укудан кайткач, колхоз эшенә алып китәләр.Ат җигеп икмәк ташыдык. Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып керә идек. Бөек Җиңүгә тылдагы халыкның да өлеше күп керде. Балачагыбызда күп авырлыклар күрергә туры килде, сугыш бик күпләрне бәхетсез итте. Сезгә андый бәхетсезлекләрне күрергә язмасын инде", - дип тәмамлады үзенең чыгышын Хәмит абый.

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Очрашулар.

Герой әти белән горурлану .

2015 нче елның 9 мае -1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне ил күләмендә зурлап билгеләп үтеләчәк.

Безнең Икшермә кадет интернат - мәктәбендә дә бу уңайдан зур чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Түбән Очнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар. Узган атнада 10нчы "Б", 7 нче "А" сыйныфларында укучы кадетлар тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөләшеп сугыш чорындагы язмышларын тыңладылар һәм язып алдылар.

Кайсы Ветеран белән генә сөйләшсәң дә , үткәннәрен хәтерләрендә яңартып елап алсаларда, "Күргәннәр калмады инде, сугыш чорларын искә алсаң йөрәкләр йомарланып килә. Сезгә аларны күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, күгебез аяз булсын, сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын.", - дип яшь аша елмаялар. Ветераннар күргән михнәтләрнең ачы шаһите булып алар сөйләгән язмышлар, күкрәк тулы орден-медальләр тора.

Кадетлар өчен, Советлар Созы Герое Гали Закировның кызы, Улюшева Нурган Галиевна, белән очрашу зур тәэсир калдырды. "Сез, әтиегезнең Герой булуы белән горурланасызмы?" дигән сорауга ул, үзе дә горурланып, "Горурланам!",-дип җавап бирде. Әйе, аның әтисе, Закиров Гали Закировичка Герой исеме,СССР Югары Совет Президиумы Указы нигезендә, 1944 нче елның 10 нчы январендә бирелгән. Ул , Төньяк - Көнбатыш фронтта 8 нче һава-десантының укчы полкы гвардеясендә отделение командиры була. Фронттан җиңүгә ышаныч һәм күңелле очрашуларга өметләнеп, семьясына җылы хатлар салган. 1944 нче елның февраль аенда һәрби бәрелешләр вакытында һәлак булган.

Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек.


Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Очрашулар.

Сугыш ветераны Миннегали абый үзенең күргәннәрен яшь аралаш сөли.

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Очрашулар.

Гөлсинә апа-сугыш чоры баласы. "Күргәннәр калмады инде, сугыш чорларын искә алсаң йөрәкләр йомарланып килә. Сезгә аларны күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, күгебез аяз булсын, сугыш афәтләре бүтән кабатланмасын.", - дип яшь аша елмая. Оныкларының сау-сәламәт булып үсүләрен тели.

Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Очрашулар.

Советлар Созы Герое Гали Закировның кызы, Улюшева Нурган Галиевна, белән очрашу зур тәэсир калдырды.







Хәбәрсез югалган әти..

Бөек Ватан сугышы. Шушы өч суз… Ә анын артында купме күз яше, ятим сабыйлар, тол хатыннар, хәсрәтле аналар.

Әлеге язманы минем сугыштан исән кайткан ветераннарга да, гомумән сугыш барышына да багышлыйсым килми. Минем сүзем сугыш кырларында ятып калган, яисә хәбәрсез югалган һәм гомерләрен җиңү өчен салган солдатлар турында булыр.

Әйе, сугыш тәмамланды. Кемнәрдер исән-имин килеш әйләнеп кайтты, алар белән бергә гаиләләргә бәхет, киләчәккә өмет кайтты. Ә хәбәрсез югалган, үлеп калган солдатларның гаиләләре?.. Алар үзләренең газиз әтиләре, уллары, ирләре турында хәбәр ала алдылармы соң?.. Җаваплар төрле.

Без Икшермә кадет мәктәбе укучылары белән шушы сорауга җавап эзләп Татар Икшермәсендә яшәүче Бакирова Гөлҗиһан әби янына бардык. Ул сугыш чоры баласы, 1932 елда туган, балачактан гарип калган. Гөлҗиһан әби үзенең балачагын еламыйча сөйли алмый. Әтисе Губайдуллин Әбүбәкер сугышның беренче көненнән үк сугышка китә. Әнисе дүрт бала белән кала, кояш чыкканнан алып кояш батканчы кырда эшлиләр, колхозның бөтен эше хатын- кызлар, үсмер малайлар, яшь кызлар өстендә була. Аягы гарип булсада Гөлҗиһан әби дә әнисеннән бәйләргә өйрәнеп , куллары белән тырыша-тырыша носкилар, бияләйләр бәйли.

Гөлҗиһан әби үзенең әтисен бүгендә көтә. Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Әтисенең хәбәрен,әтисе белән бергә сугышта булган Нотфулла абый алыт кайта. "Әтидән дүрт-биш кенә хат ала алдык. Ул көннәрдә әти кайткан кебек була иде. Исән калган солдатлар кайтуын дәвам итте, без өметне өзмәдек, әтинең кайтуын көттек , бүгендә көтәм. Мин дүрт баладан бер үзем исән. Ходайга шөкер итеп, рәхмәт әйтеп ,әтиләргә-әниләргә дога кылам. 80 яшемә кадәр носки, бияләйләр бәйләдем, яшь чагымда шәлләр бәйләп сатып көн күрдек"- дип искә алды сугыш чорларын Гөлҗиһан әби.

"Сеңелләрем басудан алабута, каз үләннәре җыеп алып кайталар иде. Көз көне кар төшкәч ,өшегән бәрәңге җыеп шуны пешереп ашый идек. Аны ашап, бик куп балалар үлде. Ипи күрмәдек, шикәр конфетның нәрсә икәнен белмәдек. Ходай гомерне биргәч, исән калдык. Ул вакытта халыкның күңеле көр булды, без барыбыз да бер кайгы белән яши идек. Ул вакытлар " Күз яшьләре" дигән роман язарлык булды инде. Ә балалар сезгә, сугыш чоры михнәтләрен күрергә язмасын"- дип, Гөлҗиһан әби күз яшьләрен сөртә-сөртә безне озатып калды.



© 2010-2022