Тәмәке белән бергә тартучы да яна (Сыйныф сәгате)

Тарта торган үләнне Европада яшәүче “табак” (ул үсә торган Табаго провинөиясе атамасыннан) дип исемләгәннәр.   Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда иглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.   Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәуләт башлыкларын тартучылар белән каты көрә...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык сыйныф сәгате

23.11.05.

Тәмәке белән бергә тартучы да яна

Максат: тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлауларына ирешү.

Дәрес барышы

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.


  1. Уку мәсьәләсен кую.

Төркемнәрдә тикшерегез:

  • Нәрсә ул гадәт?

  • Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре.

  • Чир китәр, гадәт китмәс. Мәкаль.

  • Кешеләрдә нинди гадәтләр була?

  • Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре) гадәтләр.

  • Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.

  • Бер сүзле булу. Әйбернең кадерен белү. Олыларга да, кечеләргә дә ихтирам белән карау һ.б.

  • Нинди начар (тискәре) гадәтләр бар?

  • Иптәшләрнең фикере белән хисаплашмау, әти-әнинең сүзен тыңламау, тәмәке тарту, аракы эчү, сүгенү һ.б.

  • Әле санап үткән начар (тискәре) гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?

  • Аракы эчү, тәмәке тарту, дорфа сүз әйтү.

  • Сәгать саен кабатлана торганнары нинди?

  • Тәмәке тарту.

  • Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

  • Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.

Үз-үзеңә бәя кую.


  1. Уку мәсьәләсен чишү.


Төркемнәрдә тикшерегез:

1нче бирем.

  • Нәрсә ул тәмәке?

  • 1. Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек. Хәзер бакчаларда тәмәке утыртучылар сирәк очрый. Шул үсемлекне үстерү, эшкәртү яки сату белән шөгыльләнә торган. - Тәмәке кибете бездән ерак түгел. Шул үсемлектән ясалган.- Бакча корткычларына каршы көрәштә тәмәке төнәтмәсе кулланам.

2. Шул үсемлекнең тарту, суыру, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп, бик ваклап тутырылган, төелгән яфраклары һәм сабаклары. - Аның яратып тартканы - яфрак тәмәке иде.

Папиростан аермалы буларак, шул үсемлекнең турап пачкага салынган хәлендәгесе. - "Әйдәле бер тәмәке төреп тартыйк", - дип тәкъдим ясады Зәкәриягә отряд командиры. В.Казыйханов.

Үз-үзеңә бәя кую.

2нче бирем

  • Тәмәке кайдан килеп чыккан?

Җаваплар.

Укытучы: тарта торган үләнне Европада яшәүче "табак" (ул үсә торган Табаго провинөиясе атамасыннан) дип исемләгәннәр. Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда иглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән.

Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәуләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән.

Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар, танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән.

1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19нчы гасыр уртасында папирос, ә XX гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

  • Нәрсә ул никотин?

  • Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.

Укытучы: никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә керткән.

Бер сигарет төтене тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчык та шундук үлә.

  • Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  • Тәмәке белән бергә тартучы да яна. Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке тартсаң, каты тарт: тизрәк өзелсен. Тәмәке теләнергә өйрәтер...

  • Күрүегезчә, татар телендә мәкальләр күп түгел. Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?

  • Тәмәке - мөселман халкына ят нәрсә.

  • Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?

  • Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар. Кеше организмы, аеруча яшь, формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.

  • Үзегезнең таныш-белешләрегез, туганнарыгыз арасыннан тәмәке тартучыларны хәтерләгез. Алар тәмәке тартулары белән канәгатьме? Бу гадәттән котылырга телиләрме?

Җаваплар.

Үз-үзеңә бәя кую.

3нче бирем.

  • Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз?

  • Тәмәке, тикшерүчеләрнең исәпләвенчә, кеше гомерен 5-15 елга тиклем кыскарта. Бер сигарет гомерне уртача 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра.

Укытучы: С витамины - сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе. Ул, зәңгелә (цинга) авыруын дәвалаудан тыш, турыдан-туры тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә. Алардан кан китсә, йөрәккә яисә баш миенә кан савып, кан юллары томалауны (закупорка), шуның нәтиҗәсендә кешенең дөнья белән саубуллашуы ихтимал. Аякларда кан юллары томаланса, гангрена авыруы башлануы мөмкин. Ахырда аякны кисәргә туры килә.

Тәмәке исә С витаминының тәэсирен бетерә, ягъни сезнең гомерегезне саклаучыны "урлап китә". Канада белгече доктор Маккорник С витаминын җентекләп өйрәнә һәм бер сигаретның бер әфлисунда булган кадәр витаминны юк итүен ачыклый. Лаборатор тикшеренүләр менә шуны раслый: димәк, бер пачка сигарет тартучы кеше, организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен, 20 әфлисун ашарга тиеш.

  • Кызганычка каршы, бу гадәт хатын-кызларда да очрый башлады. Аны аларга аеруча зарарлы, диләр. Ни өчен?

  • Хатын-кызлар - булачак аналар. Алардан балалар зәгыйфь яисә гарип булып туулары мөмкин.

  • Тәмәке тартучының, кеше организмыннан тыш, тагын нинди зыяннары бар?

  • Төрле бәлаләргә китерә, фаҗигалар тудыра. Әйтик, урманда тәмәке утыннан янгыннар еш чыга. Йортларда, исерекләр сүндерелмәгән тәмәке кабып йоклау сәбәпле, үлү, газ плитәләре шартлау очраклары да юк түгел.

  • Тәмәкенең эш урынында зыяны бармы?

  • Бар. Эш калдыра. Галимнар исәпләвенчә, 7 процент эш вакыты тәмәке тартуга китә.

  • Гаиләгә нинди зыян ясый?

  • Гаиләнең акчасын киметә. Һәр тартучы ай саен 300-400 сумны җилгә яндыра.

  • Тәмәкегә киткән еллык акчаны берәр газета яисә журналның еллык суммасы белән чагыштырыгыз.

Җаваплар.

Үз-үзеңә бәя кую.

4нче бирем.

Ничек итеп бу начар гадәттән котылып була?

Көтелгән план үрнәге:

  1. Ихтыяр көче тәрбияләргә.

  2. Ныклы режим белән яшәргә.

  3. Спорт белән даими шөгыльләнергә.

  4. Физик эш эшләргә.

  5. Тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга.

Укытучы: Поль Брэгг "Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга" дигән китабында тәмәкедән котылу өчен түбәндәге киңәшләрне бирә.

  1. Иң башта тәмәкенең сәламәтлек өчен ифрат зыянлы икәнлегенә үз-үзеңне ышандырырга кирәк.

а) "Тартуны ташларга", - дип берничә мәртәбә кабатлагыз һәм шул ук вакытта аның сезне акрынлап үтерүе һәм иң явыз дошманыгыз икәне турында гына уйлагыз;

б) Һәм яңадан: "Тәмәкенең һәр төре минем җанны алучы, мин бу агудан барыбер котылачакмын", - дип кат-кат кабатагыз.

в) Тагын берничә мәртәбә: "Мин тәмәке тартмаячакмын. Мин тәмәке тартмаячакмын.", - дип әйтегез.

г) Алкоголь,тозлы, майлы ризыклар һ.б. да кулланмаска.

Тәмәке тарту күзнең челтәр катлавының җитди зарарлануына китерә. Шуның аркасында олы яшькә җиткәндә сукыр калу куркынычы өч тапкыр арта. "Челтәр катлавының үзәк өлешенең зарарлануы олы яшьтәге кешеләрдә еш очрый,- дип искәртә Лондонның офтальмология институты хезмәткәре, доктор Ричард Уорманд. - Бу авыруның күз тукымасындагы тамырларның үзгәрүе (деформация) белән бәйләнешле үзенчәлекле формасының берсе тәмәке тартудан барлыкка килә.

Кеше озаграк һәм иртәрәк тәмәке тарткан саен, ул тизрәк авырый башлый һәм аңа күбрәк сигарет таләп ителә.

50 яшьтән алып 69 яшькә кадәр тәмәке тартучылар арасында сукыраю куркынычы өч тапкыр артыграк.

Үсемлек азыгында сакланган микроэлементлар челтәр катламын зарарлы тәэсирләрдән саклый. Ләкин тәмәке тарту аркасында микроэлементларның канда әйләнеп йөрүе туктатыла. Бу еш кына сукыраюга китерә".

Үз-үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.

Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Дәрестән нинди сабак алдыгыз?

V. Өйгә эш бирү.

  1. Тәмәке тарту гаиләгә нинди зыян ясый? - Шул хакта йортта әңгәмә корыгыз.

  2. Тәмәке тартуны ташлаган кешедән сораштырып, "Мин бу зәхмәттән ничек котылдым" дигән темага инша языгыз.


© 2010-2022