Табигатьһәм без

Бу материалны класс җитәкчеләренә тәкъдим итәм. Бу класс сәгатен мин башлангыч класслар өчен кулландым. Аларга табигатне яратырга,сак караш тәрбияләргә, Кызыл китапка кергән үсемлек, җәнлекләргә,кошларга сак караш тәрбияләү алымнарын кулландым. Кызыл китапның һәр төсе,һәр бите ниләр аңлатуы турында фикер алышынды. Укучылар бу дәрескә берсеннән - берсе матур рәсемнәр ясап килгәннәр иде. Әгәр дә без баллар белән бергә күбрәк табигать кочагына булсак, алар белән үсемлекләр, җәнлекләр, кошлар турынд...
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат:Сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү.

Кызыл китапка кертелгән табигать байлыкларына сак караш тәрбияләү.

Укучыларда экологик аң,экологик мәдәният тәрбияләү алымнары куллану.

Табигатькә сак караш тәрбияләү,табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.

Материал:И.Х.Мияссарованың "Табигать һәм балалар"китабы,газета-журналлар, картина һәм рәсемнәр,ноутбок.

План.

I.Исәнләшү.

II."Табигать һәм кеше" әкиятен сөйләү.

Борын-борын заманда яшәгән ди ике дус-Табигать һәм кеше. Бик тату яшәгәннәр. Табигать кешене ашаткан-эчерткән,киендергән,дошманнардан саклаган.Дусты авырса аны үләннәр, җиләк-җимешләр белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп Кеше Баһадир булып җитлеккән. Көннәрдән бер көнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган,агачларын кискән,урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. "Дөньяга хәзер мин хуҗа!" -дип кычкырган Кеше.Табигать,бу явызлыкны күреп,артка чигенгән. "Мин табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына", дип мактанган Кеше.Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыгын тартып алган: эчә торган суын киптергән, аны буш аланда калдырган.Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән,ул бик елаган, Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган,төн барган. Ниһаять, тапкан һәм Табигатьтән гафу үтенгән. Сез ничек уйлыйсыз, Табигать Кешене гафу итәрме? (Укучыларның җавапларын тыңлау, әңгәмә үткәрү)

III. Төрле бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрү. (Укучыларның фикерләрен тыңлау.)Балалар менә безнең табигатьтә дә бәйрәмнәребез бар. Игътибар белән карасак аларның күбесе сезгә таныш.

22 март - Су көне.

1 апрель- Кошлар көне.

22 апрель - Җир көне.

5июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне.

26сентябрь - Диңгез көне.

4октябрь - Хайваннарны саклау көне. (Һәр истәлекле көн турында кыскача аңлатма биреп бару.)

IV. Безнең илебездә бик күп кенә хайваннар, бөҗәкләр, үсемлекләр юкка чыгып бара. Алар Кызыл китапка кертелгән. Кызыл төс сак булырга кирәклене белдерә. Кызыл китап СССРда 1974 елда булдырла, ә Россиядә 1983 елда булдырыла. Кызыл китапныҗ битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калырга мөмкин түгел. Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән.Әмма алар да бик аз санда сакланып калган.

V. Мин сезгә хәзер Равил Фәйзуллинның "Кызыл китап"дигән шигырен сөйләп үтәм.

Яшел китап... Бәрхет китап...

Чыкты Кызыл китап та!

Югалуы мөмкин төрләр

Анда барсы хисапта.

Җәнлеге дә, киеге дә,

Үләне дә, бөҗәге дә...

"Саклап калыйк" дип куелган

Игътибар үзәгенә.

Китаплар күп. Бусы-кызыл.

Кызыл төс юкка димә!

Кызыл төс сискәндерә дә,

Кызыл төс"Тукта!"-ди дә.

Димәк, яшәр Җиребездә

Хәлләр бар шомланырлык.

Табигатьтән ни алдык та

Аңарда ни калдырдык?

Бар соңгы кат очкан кошлар...

Соңгы чәчәкле гөлләр...

Килер буынга калырмы

Алар рәсемдә генә?

Димәк, иртәгә бер аваз,

Бер төс-ямь җитмәячәк...

Беркөн үзенең хөкемен

Әйтер бит ул Киләчәк!

VI. Укучылар әйдәгез әле "Кызыл китап" турында презентация карап үтик. (Укучыларның фикерләрен тыңлау,әңгәмә үткәрү).

VII. Алга таба без әңгәмәбезне төрле кызыклы фактлар белән дәвам итәрбез.

Агач яфракларыбик күп суны парга әйләндерәләр. Мәсәлән каен агачы көненә 6 чиләк,имән 5 чиләк суны парга әйләндерә.

Җәй буена төрле урман төрлечә: 1 гектар чыршы урманы 2240 тонна,имәнлек 1200 тонна, нарат урманы 470 тонна суны парга әйләндерә.

Бер гектар мәйданны биләп торган агачлык җәй көне 1 сәгать эчендә 8 кг, яки 200 кеше сулап чыгарган кадәр углекислый газны үзенә тота.

VIII. Агачлар безнең тормышыбызда бик зур роль уйныйлар . Алар турында халык сынамышлары да бик күп. Әйдәгез әле берничәсен тыңлап, мәгънәләрен ачыклап үтик.

Каен суы татлы булса ашлык уңар.

Чыршының күркәләре очында булса-ашлыкны иртә чәч, әгәр төбендә булса-соң чәч.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.

IX/ Укучылар без сезнең белән табигать турында һәрвакыт сөйләшеп торабыз. Табигатьне саклыйк, суның да табигый байлык булуын, кошлар, хайваннар, бөҗәкләр,үләннәрне дә сакларга кирәклеген онытмыйк. Мин сүзләремне шигъри юллар белән тәмамлыйм.

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

Урманданы агачларны

Калдырмыйча киссәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр?

Табигатькә һәркөн шулай

Гел зыян китерсәләр,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бетә бит

Шуңа күрә уйлан ныклап

Алда сине ни көтә?





Арча районы Яңа Кенәр лицее филиалы

Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы

Бәйрәмова Ләйсәннең

"Табигать һәм без"

дигән темага үткәргән ачык класс сәгате эшкәртмәсе.































Январь,2014ел.

© 2010-2022