Классный час Что такое счастье

Көннәр якты булсын өчен,Йокы татлы булсын өченӘни кирәк, әни кирәк.Йокы татлы булсын өчен әни кирәк!Без сезнең белән бүген бәхет турында сөйләшербез. Без еш кына: “Бәхетле булырга телим!”-дибез. Ләкин һәрберебез аны үзенчә күзаллый. Бәхет...Аның турында күп сөйлиләр. -Нәрсә ул бәхет? -Бәхеткә ничек ирешергә? -Бәхетле булу өчен ничек яшәргә?
Раздел Классному руководителю
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сыйныфтан тыш тәрбия сәгате. 3 сыйныф

Тема: "Нәрсә ул бәхет?"

Максат: Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен, тырыш хезмәтнең бәхеткә илткәнен аңлату, әти-әниләр белән балалар арасында бер-берсенә карата кешелеклелек сыйфатлары, җылы хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар: "Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган", "Ярата белү үзе зур бәхет", һ. б., магнитофон.

Тәрбия сәгатенең барышы.

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә ул- җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге-ир-ат,әти кеше. Ә әни кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Әти, әни, әби, бабай- безгә бик якын кешеләр. Алар үзләренең бөтен өметләрен, хыялларын сезгә багышлаганнар. Ә сез, үскәч, аларга бик күп эшләрдә ярдәм итәрсез, сез- аларның ышанычлы терәкләре булырсыз. Кадерле балалар! Сез бик бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әниегез бар, һәрчак шулай бәхетле, сау-сәламәт булыгыз. Бүген бик күп сабыйлар ана назыннан мәхрүм. Алар балалар йортларында яшиләр. Аларның да бәхетле буласы, гаилә җылысын татыйсы килә. Кызганыч, мондый балаларның саны елдан-ел арта.

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен әни кирәк!

Без сезнең белән бүген бәхет турында сөйләшербез. Без еш кына: "Бәхетле булырга телим!"-дибез. Ләкин һәрберебез аны үзенчә күзаллый.

Бәхет...Аның турында күп сөйлиләр.

-Нәрсә ул бәхет?

-Бәхеткә ничек ирешергә?

-Бәхетле булу өчен ничек яшәргә?

Хәзер сүз укучыларга бирелә. (Укучылар өй эше итеп бирелгән, алдан язып киленгән иншаларын укыйлар, рәсемнәрен күрсәтәләр.)

Классный час Что такое счастье

Классный час Что такое счастье

Классный час Что такое счастьеКлассный час Что такое счастье

-Бигрәк матур бердәм, күркәм гаиләләрдә яшисез икән. Һәрберегез төрле гаиләләрдә яшәсәгез дә, һәрберегез үз гаиләгезне яратасыз икән.

-Ә хәзер укучылар якын кешеләре турында шигырьләр сөйләрләр

1. Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

2. Бер ягымда әтием,

Бер ягымда әнием.

Уңымда да, сулымда да

Таянычым бар минем.

3. Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

-Әти-әниләрдән тыш безнең гаиләләребездә әби-бабайларыбыз да бар, без аларны да яратабыз.

4. Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

5. Ул бик күпне күргән,

Сугышта да булган.

Йөзе нурлы айдай...

Кем дисезме? Ул минем бабай.

-Ә хәзер әниләргә сүз бирик.әле. Алар бәхетне ничек аңлый икән? (Әниләрнең фикерләре һәм балаларга теләкләре тыңлана.)

-Гаилә дус булса, өйдә бәхет була;

-Яраткан кешеләрең, балаларың, туганнарың, дусларың булу-бәхет түгелмени;

-Балаңның мәктәптән "5"ле алып сөенеп кайтуы, һәрвакыт тыңлаучан булуы;

-Якын кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итүләре, бер-берсен аңлашып яшәүләре;

-Кеше үз җирендә, үз өендә генә бәхетле;

-Яраткан эшең булу, балалар мохтаҗлык кичермәсен өчен акчаң да булу;

-Тулы бәхет өчен саулык кирәк;

(Әти-әниләрнең теләкләре)

-Әти-әниләрнең сүзләрен тыңлагыз.

-Тырышып укыгыз, тырыш кеше бәхетле була.

-Сау-сәламәт булыгыз, начар гадәтләргә өйрәнмәгез, начар кешеләргә иярмәгез, һәркемнең бәхете үз кулында.

-Бүгенге тәрбия сәгатен йомгаклап, сезгә шуны әйтәсем килә: һәрбер кешенең бәхете үз кулында диләр. Әти-әниләрегезгә кайгы-хәсрәт китермичә, шатлыкларга гына күмсәгез иде, әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, сөендереп яшәсәгез иде.


Шулай итеп, бу тәрбия сәгате ахырында "Нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга бик күп җаваплар таптык. (Плакат эленә.)

Бәхет ул,минемчә.....

Әти-әниең, туганнарың булу,

аларны ярату, хөрмәт итү;

Сәламәтлек;

Шатлык, сөенеч;

Акча, байлык;

Яраткан эшең булу, һ. б.

(Динә һәм Рафаэль Латыйповлар башкаруында "Бәхет алмагачы" дигән җырны тыңлау.)




© 2010-2022