Тәрбия эшендә информацион технологияләр куллану

Бүгенге социаль-культура шартларында тәрбия өлкәсендә инновацион процесслардан файдаланмыйча гына көн таләпләренә җавап бирүче шәхес тәрбияләү мөмкин түгел. Хәзерге укучы инициативалы, мөстәкыйль, алган информацияне анализлый һәм тиешле нәтиҗә чыгара белергә тиеш. Әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашып, үз сүзен әйтә белүче һәм үзенең фикерен яклаучы яшьләр тәрбияләү, әлбәттә, авыр. Соңгы 10 елда тәрбия системасы зур үзгәрешләр кичерде. Аның максаты, бурычлары, эчтәлеге һәм педагогик технологияләре дә үзгәрде. 5 нче сыйныфка укучылар кабул итеп алгач, мин шушы класс өчен инновацияләр банкын төзеп куям, ягъни бу сыйныф белән тәрбияне нинди формада алып барырга икәнлеген билгелим. Яңа технология, иҗади мохит тудырам. Укучыларның инновациягә нинди мөнәсәбәттә булуларын билгеләү һәм альтернатив фикерләрен белү мөһим. Һәр баланың шәхси мотивациясен ачыкларга, гаиләсенең педагогик-психологик культура дәрәҗәсен билгеләү. Шулай ук ата-аналар арасында анкета уздырам. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән ... Тәрбия өлкәсендәге төп принцибым - тәрбиянең барлык юнәлешләрендә укучы шәхесенең кешелек сыйфатларын ихтирам итү. Яңача эшләүче педагогның төп сыйфатлары- үзенә генә хас эш алымнары, шәхси фәлсәфи доктринасы булу, үзенең бөтен мөмкинлеген иҗади педагогик эшкә сарыф итү. 20 ел эшләү дәверендә минем шәхси тәҗрибәмдә үземә генә отышлы һәм файдалы алгоритм барлыкка килде. Урындагы шартларны һәм мөмкинлекләрен истә тотып, мин информацион технологияләрдән-компьютер, Интернет челтәреннән файдаланам. Тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш эшләрдә әлеге чаралар алыштыргысыз. Укучы эзләнә, таба, чагыштыра, нәтиҗә ясый.... Һәр тәрбия сәгате (хәзер без аны аралашу дәресе дип атыйбыз) укучыларның психик, физик һәм акыл үсеше үзенчәлекләрен искә алып үткәрелә. Бу дәресләрдә мин төркемнәрдә эш һәм информацион минутлардан файдаланам. Кызыклы информацион минут белән башлап җибәрү укучыларның аралашу мөмкинлекләрен арттыра. Укучыларга эстетик, патриотик, әхлак-тәрбиясе бирергә тырышам. Бүгенге көн укучысы тулы тормыш белән яшәсен дисәк, яңа технологияләрдән файдаланмыйча мөмкин түгел. Шул уңайдан бер ничә сыйныф сәга... Компьютерлар куллану, эшне яңача оештырырга ярдәм итә. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларны рухи, әхлакый яктан сәламәт итеп тәрбияләү-безнең алда торган бурычыбыз
Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Тәрбия эшендә информацион технологияләр куллану








Эшләде: Зарипова И.Б.



2010ел


Бүгенге социаль-культура шартларында тәрбия өлкәсендә инновацион процесслардан файдаланмыйча гына көн таләпләренә җавап бирүче шәхес тәрбияләү мөмкин түгел. Хәзерге укучы инициативалы, мөстәкыйль, алган информацияне анализлый һәм тиешле нәтиҗә чыгара белергә тиеш. Әйләнә-тирәдәгеләргә яраклашып, үз сүзен әйтә белүче һәм үзенең фикерен яклаучы яшьләр тәрбияләү, әлбәттә, авыр.

Соңгы 10 елда тәрбия системасы зур үзгәрешләр кичерде. Аның максаты, бурычлары, эчтәлеге һәм педагогик технологияләре дә үзгәрде.

5 нче сыйныфка укучылар кабул итеп алгач, мин шушы класс өчен инновацияләр банкын төзеп куям, ягъни бу сыйныф белән тәрбияне нинди формада алып барырга икәнлеген билгелим. Яңа технология, иҗади мохит тудырам. Укучыларның инновациягә нинди мөнәсәбәттә булуларын билгеләү һәм альтернатив фикерләрен белү мөһим. Һәр баланың шәхси мотивациясен ачыкларга, гаиләсенең педагогик-психологик культура дәрәҗәсен билгеләү. Шулай ук ата-аналар арасында анкета уздырам. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән тестлар җыелмасыннан файдаланам. Әлеге анкета нәтиҗәләреннән чыгып, класста укыячак балаларымның тәрбиялелек дәрәҗәсен ачыклыйм.

Тәрбия өлкәсендәге төп принцибым - тәрбиянең барлык юнәлешләрендә укучы шәхесенең кешелек сыйфатларын ихтирам итү.

Яңача эшләүче педагогның төп сыйфатлары- үзенә генә хас эш алымнары, шәхси фәлсәфи доктринасы булу, үзенең бөтен мөмкинлеген иҗади педагогик эшкә сарыф итү. 20 ел эшләү дәверендә минем шәхси тәҗрибәмдә үземә генә отышлы һәм файдалы алгоритм барлыкка килде.

Урындагы шартларны һәм мөмкинлекләрен истә тотып, мин информацион технологияләрдән-компьютер, Интернет челтәреннән файдаланам. Тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш эшләрдә әлеге чаралар алыштыргысыз. Укучы эзләнә, таба, чагыштыра, нәтиҗә ясый. Белем, Ышаныч һәм Мәгънә дөньясына алып керүгә юнәлештә әнә шул юл белән башкарыла.

Һәр тәрбия сәгате (хәзер без аны аралашу дәресе дип атыйбыз) укучыларның психик, физик һәм акыл үсеше үзенчәлекләрен искә алып үткәрелә. Бу дәресләрдә мин төркемнәрдә эш һәм информацион минутлардан файдаланам. Кызыклы информацион минут белән башлап җибәрү укучыларның аралашу мөмкинлекләрен арттыра. Укучыларга эстетик, патриотик, әхлак-тәрбиясе бирергә тырышам. Бүгенге көн укучысы тулы тормыш белән яшәсен дисәк, яңа технологияләрдән файдаланмыйча мөмкин түгел. Шул уңайдан бер ничә сыйныф сәгатен әйтеп үтәсе килә:

Компьтерлар куллану, эшне яңача оештырырга ярдәм итә. Булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучыларны рухи, әхлакый яктан сәламәт итеп тәрбияләү-безнең алда торган бурычыбыз.


© 2010-2022