Дастан жанры (фәнни эш)

Раздел Классному руководителю
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Эчтәлек

Кереш.............................................................................................................................................2

I бүлек. Дастан жанры эволюциясе............................................................................................5

II бүлек. Татар халкы иҗат иткән дастаннарның эчке структур түзелеше.............................8

III бүлек. Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәре - әлеге төр әдәби жанрның халыкка таныш булган төрләренең берсе.............................................................................................................12

Йомгак...........................................................................................................................................18

Әдәбият исемлеге.........................................................................................................................20









Кереш

Дастан жанры халык тормышын киң эпик планда сурәтли. Шуңа күрә ул һәр халыкның аеруча кыймәтле иҗади мирасыннан санала.

Татар дастаннары хәзерге көндәге яшәеш формалары һәм башкарылу үзенчәлекләре, сюжет составы һәм поэтикасы, функцияләре һәм характеры белән гомумән эпос жанры тарихына хас табигый бер этапны күрсәтеп тора. Бу этапта безнең дастаннарның күбесе гомумтөрки эпос традицияләрен саклый. Шул ук вакытта дөнья халыклары әдәбияты, бигрәк тә көнчыгышта таралган китап сюжетлары, татар дастаннары өчен зур роль уйнаган. Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизация һ. б. иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби традицияләр билгели. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәешләрен дәвам итәләр. Мондый икенче гомерләрендә инде аларда әкиятләргә хас маҗаралылык, бәет-баллада төсмерләрен хәтерләткән трагизмны табарга мөмкин.

Татар телендә дастан сүзе ике мәгънәгә ия. Борын-борыннан ук халык арасында телдән иҗат ителгән зур күләмле әсәрләрне дастан дип атаганнар. Шул ук вакытта болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1312 ел), фарсы һәм таҗик шагыйре Фирдәүсинең «Шаһнамә» әсәрләре поэма дип тә, дастан дип тә йөртелә.

Татар халык эпосы турында сүз башлауга, мәшһүр «Идегәй» дастаны хәтергә килә. Һәм бу бик табигый дә. Дистәләрчә еллар дәвамында катгый тыелган дастан сиксәненче еллар ахырында яңадан халыкка кайтты: ул татар һәм урыс телләрендә берничә тапкыр басылып чыкты. Дастан сюжеты нигезендә Ю. Сафиуллинның «Идегәй» трагедиясе, язылып, сәхнәгә менде. Шул ук дастаннан алынган «Идел-йорт» җыры халык арасында зур популярлык казанды.

Татар халык дастаннарын, гадәттә, берничә төркемгә бүлеп өйрәнәләр: 1) Борынгы әкияти-мифологик эпос (алыплар турында хикәяләр: «Түләк», «Йиртөшлек»); 2) Батырлык дастаннары (тарихи дастаннар: «Идегәй», «Чура батыр» һ. б.); 3) Мәхәббәт дастаннары («Сәйфелмөлек», «Ләйлә белән Мәҗнүн», «Дастаны Бабахан» һ. б.)

Татар халык дастаннарының күбесе Себер татарларыннан язып алынган. Бәлки шуңа күрәдер, әлеге әсәрләрнең күбесен Идел буенда гомер кичерүче татарлар белми диярлек.

Тик мәсьәләнең тагын да әһәмиятлерәк ягы бар. Югарыда саналган дастаннарның барысы да Идел буе татарларының язма чыганакларында яисә халык арасында элек-электән киң таралган китапларда сакланып калган. Бу гүзәл традиция , һичшиксез, Болгар чорыннан ук башлана. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәрләре нигезендә барлыкка килеп, халык арасында гаять киң таралган «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә»се - моның ачык мисалы. Алар әле хәзер дә татарлар яшәгән һәрбер төбәктә диярлек халык китаплары буларак мәгълүм.

Бик борынгы чорларда халык эпосының тәүге үрнәкләре - әкияти мифологик дастаннар барлыкка килә.

Болгар чорында (IX - XIV йөзләр) эпик батырлар турында күпсанлы риваять-легендалар иҗат ителеп, шулар нигезендә болгар-татарларда Алпамыш турындагы дастанның милли версиясе туа. Еллар, гасырлар узгач, ул әкияти дастан формасын ала.

Алтын Урда дәверендә (1342-1502 еллар) татар халык эпосының барлык төрләре, тулысынча формалашып, югары әдәби-эстетик дәрәҗәгә күтәрелә. Бу чорда халык эпосының тагын бер үзенчәлеге алгы планга чыга: вакыт узган саен, дастаннар халык тарихына якыная бара. Әнә шул нигездә тарихи дастаннар барлыкка килә. Мәхәббәт дастаннарының классик үрнәге һәм бик күп төрки халыкларда билгеле булган «Кузы Күрләч белән Баян-сылу» дастаны да шул ук чорга карый.

Болгар һәм Алтын Урда чорларында югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән уңай эпик традицияләр Казан ханлыгы дәверендә дә (1438-1552) дәвам иттерелә. Тарихи героик эпос үрнәкләреннән бу елларда «Җиз Мәргән», «Чура батыр хикәяте» кебек әсәрләр, туып, татар һәм башка кайбер төрки халыклар иҗатында киң таралалар.

Шул рәвешчә, халык эпосының үсеше халык тарихының иң мөһим этаплары белән бергә бара, халыкның иҗтимагый тормышында булган катлаулы, еш кына каршылыклы һәм фаҗигале процессларны чагылдыра. Аларның әдәби-эстетик һәм тарихи әһәмияте шуның белән билгеләнә дә.

Фәнни эшемнең максаты : татар әдәбиятына хас дастан жанры турында тулырак мәгълүмат туплау.

Фәнни эшемне язу барышында алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

  1. Халык аваз иҗаты әсәренең бер төре буларак дастаннарда бирелгән бәяләмәләр һәм фәнни тәгълиматлар белән танышу.

  2. Дастан жанрының үзенчәлекләрен, төрле характердагы формаларын барлау, эчке структур төзелешен ачыклау

  3. Әдәбиятта урын алган дастаннарны уку, тикшерү.

  4. Өйрәнү барышында аерым әсәрләргә тукталып, чагыштырма анализ ясау, аларның матур әдәбиятта тоткан урыннарын билгеләп, нәтиҗәгә килү.

Югарыда әйтелгән максатларга ирешү юлында түбәндәгеләр эшләнде:

- тиешле фәнни әдәбият өйрәнелде;

- материаллар тупланды һәм классификацияләнде.

Фәнни эш түбәндәге хезмәтләргә таянып язылды: Ф. И. Урманчеевның «Энҗе чәчтем - Энҗе җыям» китабы, Т. Галиуллинның «Еллар юлга чакыра» җыентыгы, Г. Базарованың «Сайадинең «Дастаны Бабахан язмыш мәсьәләсе»» мәкаләсе, татар халык иҗаты «Дастаннар» китабындагы хезмәтләр.

Фәнни эш теманың актуальлеген яктырткан кереш, ике бүлек, төп нәтиҗәләрне чагылдырган йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлеген үз эченә ала.









Төп өлеш

Дастан жанры эволюциясе

Татар эпосларын дастан дип атау өчен тулы нигез бар. Чөнки алар эчтәлекләре белән халык дастаны терминының гомум мәгънәсенә туры киләләр. Бер яктан, дастан эпосның бары бер төре - героик эпос дип кенә каралса, икенче яктан, урта гасыр әдәби әсәрләре дә дастан дип йөртелгән. «Дастан - халык тарихының шигырьләштерелгән чор елъязмасы» дигән караш та таралган. Дастанны «шигырь белән язылган кыйсса» дип тә атыйлар. Кыйсса - үзе дә дастан сүзенә якын, үтә күпмәгънәле сүз: вакыйга, хәл, тарих, хикәят, әкият һ. б. мәгънәләрдә йөри.

Хикәят сүзе белән без хәзер әкияткә якын, ләкин әкият үк булмаган мәгънәдә, алып кешеләр турындагы дастаннарны атыйбыз. Ул күбесенчә прозаик яисә тезмә аралаш чәчмә әсәрләрне аңлата.

Бездә «дастан» сүзенең тарих бәян итү мәгънәсе дә киң таралаган. Ул, төрек һәм фарсы телләреннән кереп, тарихка караган кайбер чыганакларда сакланган һәм хәзерге хезмәтләрдә дә шул мәгънәдә кулланыла. Татар тарихчысы Ш. Мәрҗәни дастаннарның нәкъ шул тарих бәян итү мәгънәсен алга куйган. «Таһир-Зөһрә», «Йосыф» китапларын «кечкенә чагында укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер», дигән Г. Тукай да, «Бүз егет», «Сәйфелмөлек», «Сәет Баттал» кебек әсәрләрнең сәнгатьчә әйткән башка авторлар да ул әсәрләрне дастан дип атаудан ерак торганнар. Әмма әлеге китаплар хәзер телдән сөйләнә торган дастан жанрына күчте.

Шулай итеп, «дастан» атамасының эчтәлеге үзгәрә барган һәм ул хәзер дә шактый күп мәгънә сыйдыра: коллектив иҗат нәтиҗәсендә туган эпос әсәрләре: урта гасырлар әдәбияты әсәрләренең телдә яшәгән варианты; кайчандыр тарих бәян итүне күздә тотып, хәзер тәмам фольклорлашкан әсәрләр.

Дастан жанрының бездә өйрәнелү торышы һ. б. жанрлар белән мөнәсәбәтләренә тукталып үтик.

Татар дастаннарының, халык авызыннан җыелып, беренче тапкыр матбугат күрүе рус галиме академик В. В. Радлов хезмәтләре белән башлана. Ул, узган гасыр урталарында төрки халыклар иҗатыннан әсәрләр җыеп, аларның тел үзенчәлекләрен саклап, Петербургта ун томлык җыентык бастырган.

Г. Сәгъди, татар әдәбиятының төп нигез ташы - шул халык әдәбияты тарихы: халык батырлары җырлары, халык дастаннары, әкиятләре тарихы, дигән фикер дә әйтә. Бу фикерләр язылып ничәмә-ничә еллар үтсә дә, «дастаннар һәм шулар кебек башка әсәрләр күптәннән инде җитди фәнни тикшеренүне көтеп яталар» дигән сүзләр татар фольклористикасы өчен әле дә актуаль булып калалар.

Узган гасырда бу жанрны өйрәнү якынча җитмешенче елларга кадәр бик акрын барган. Чөнки алар әдәби әсәр буларак каралмаган. Бары җитмешенче еллардан башлап Татарстан районнарында элек әдәби әсәр дип язылмый калган халык әдәбияты әсәрләрен интенсив рәвештә җыю эшләре алып барыла башлады. Бу экспедицияләр нәтиҗәсендә «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Кузы Көрпә һәм Баян Сылу» кебек әсәрләрдән дистәләрчә вариант дастаннар җыелды.

Соңгы елларда «Казан утлары» журналларында Ф. Урманчеев, М. Госманов, Л. Ибраһимованың мәкаләләре басылып чыкты. Ф. Урманчеев үз мәкаләләрен җыентык итеп тә бастырды.

Дастан жанры тарихыбызның кайсы чорында формалашкан соң?

Борынгы болгарларның, утраклыкка күчеп, үз заманының алдынгы дәүләтләреннән булган Идел-Кама Болгар ханлыгының куәтле үсеш алуына мең елдан артык вакыт үткән. Бу дәүләт төзелгән вакытта болгарлар әле борынгы төрки бабаларыннан артык ерагаймаганнар, аларның культура традицияләрен дәвам иттергәннәр. Мондый зур дәвер эчендә конкрет фактлар һәм шәхесләр, сугыш-орышлар, баскынчылыклар һ. б.лар онытылуы, гомумләштерелүе мөмкин. Ә халык үсеше, гаилә институты ныгу, ыругара мөнәсәбәтләр кебек зур тарихи-иҗтимагый темалар эпик планда ничә мең еллар аша да саклана.

Казан ханлыгы төзелеп һәм җимерелеп, татар милләте туа башлаган заманнарда эпосның, героик төреннән бигрәк, лирик төре үсеш ала, героика исә эпос жанрыннан әкият жанрына күчә бара. Дастаннарның эпик киңлегеннән тыш аларның формулаларын, хәтта шигъри өзекләрен үзләштергән әкият жанры татар халык иҗатында бик тиз колач җәя, нык алга китә. Әкиятчеләр зур күләмле шигъри эпик әсәрләрне дә кыскартып, чәчмә рәвешендә сөйли башлыйлар.

Безнең дастаннар да - батырлар турындагы әкиятләргә якын жанр. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, героика уйный. Батырлык һәм алыплык дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Алып - ыруның бердәнбер герое, ул туганнан бирле батырлыклар күрсәтә. Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Халык үзе дә алда сөйләнгән хәлләргә ышанмый.Ә эпик әсәрләр бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләүгә дәгъва итәләр.

Дастаннардагы фантастика да әкият һәм мифология фантастикасына якын. Тылсым көче героик эпоста «ата-бабалар тарихын каһарманлаштыручы универсаль адым» булып тора. Бу «башлыча, зур эпосларда да очрый торган» башка бер затка әйләнү,геройның төрле кош-кортлар, зәгыйфь -гарип кешеләр я гайре табигый бер көчкә ия булган башка батырлар белән туганлашу кебек чаралардан гыйбарәт.









Татар халкы иҗат иткән дастаннарның эчке структур төзелеше

Татар дастаннарын сюжет составы һәм темалары, функция һәм башкарылу формалары, шулай ук, поэтик үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүләргә мөмкин:

  1. Алыплар турындагы хикәятләр;

  2. Тарихи дастаннар;

  3. Мәхәббәт дастаннары.

Алыплар турындагы хикәятләр - иң борынгы чорларны чагылдырган героик-мифологик дастаннар. Алыплар турындагы хикәятләр батырлар турындагы әкиятләргә якын, әмма героика характеры, тылсым роле аз булу бу төр дастаннарны героик эпосның архаик төре дип карарга мөмкинлек бирә. Тарихи һәм мәхәббәт дастаннары белән чагыштырганда, алыплар турындагы хикәятләрдә архаик элементлар, эпик фон һәм эпик чигенешләр саклануы, зур көчле кешеләр образы үзәктә торуы игътибарны җәлеп итә.

Алыплар турындагы хикәятләрнең геройлары - пәһлеваннар, батырлар, аучы мәргәннәр, баһадир кешеләр. Гәрчә бер дастан да батырсыз булмаса да, бу төркем дастаннардагы геройлар аеруча олы көч-гайрәт ияләре булып тасвирлана. Алар, гадәттә, я ялгыз, я аналары белән генә яшиләр. Кайвакыт, баласыз карт белән карчыкның бердәнбер уллары булып, могҗиза белән генә туалар. Үзләренә бәрабәр көчле, сөйләшә торган ярдәмчел һәм дус ат табалар. Батырлыкларын күп вакыт аның ярдәме белән башкаралар. Алар ауга йөриләр, киек, поши аталар, өйләнер өчен кыз эзләп чыгып китәләр, дошманнары белән көрәшәләр.

«Алып» сүзен борынгы рудник язмаларда һәм Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә укырга мөмкин. «Борынгы төрки сүзлектә» аның «мәргән, батыр, герой; кыюлык, батырлык» һ. б. мәгънәләре китерелгән.

Алып - татар риваятьләрендә һәм топанимикасында әле дә саклана торган образ. К. Насыйри әйткәнчә, «Безнең Болгар йортында кайсы авылга барсаң да, алып хакында бер хикәят бар. Күп авылларның кырларында бер күркәлерәк тау булса, алып чабатасын каккан дип хикәя кылалар». Әлеге хикәятләрдәге геройлар Тимер алып, Чуен алып, Кучкар алып, Йәр-кара алып исемнәре белән рәттән мәргән, батыр, баһадир, пәһлеван исемнәрен дә йөртәләр. Аларның дәүлеген, көчен мондый сурәтләр аша күрергә мөмкин: Алып дәрья акылы бер сыйрагын сузса, аның өстеннән янәшә җигелгән өч ат үтә имеш; кырык куй тиресеннән башлык кия... Атының алты җиреннән тартып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп сәфәр чыгу - алыплар өчен уртак тасвирлау сүзләре.

Алыплар турындагы хикәятләрнең тематикасы архаик эпосларга хас. Аучылык-сунарчылык темасы борынгы кешеләрнең яшәү чыганакларын эзләүдә, табигать көчләрен танып белүдә, табигатьне буйсындыруда ирешкән уңышларын сәнгатьчә чагылдыра. Бу тема геройның көчен, батырлыгын күпертеп күрсәтү омтылышына бәйле.

Бу дастаннарда икенче төп тема - кыз алу, кәләш табу темасы. Ул, аучылык-сунарчылык кебек үк, иң борынгы темалардан санала. Баласыз кешедән көлү, аны мыскыл итү, сиксән-туксан яшьләрендәге карт һәм карчыкларның могҗизалы рәвештә балага ирешүләре ыруны дәвам иттерү, көчәйтергә теләү белән бәйле.

Гаилә кору безнең күп кенә дастаннарның төп эчтәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, «Йир-төшлек»тә егетнең кайнатасы илен дошманнардан азат итүе, йорт-җирен, өен корыр өчен диңгез төбеннән асыл сөякләр табуы, өй кыегын алтын йонлы киек тиресе белән каплавы, алтын һәм көмеш мөгезләр белән тәрәзәгә терәүләр ясавы - һәммәсе аның төрле батырлыклар, героик эшләр башкаруын таләп итә. Шул юлда ул үзенең дошманнарын җиңә, максатына ирешә.

Алып кешеләр хикәятләренең тематикасы, мотивлары һәм поэтик бизәкләре вакыт үтү белән үзгәргәннәр, аларга төрле яңа катламнар өстәлгән. Телдән сөйләнмәсәләр дә, язылып калу аркасында алар безнең заманнарга хәтле килеп җитә алганнар.

Дастаннарның икенче төре - тарихи дастаннар. Аларга кайчандыр конкрет тарихи шәхесләрдән булган каһарманнарның шигъри образлары һәм коллектив иҗат, чичәннәр фантазиясе тудырган мәхәббәт, мәгърүр ил батырлары да сүрәтләнә. Татар дастаннарның андый геройлары фольклорлашу процессында чын тарихчылыкларын югалтканнар, күбесе халык теленнән дә җуелган. Шулай да, төрле язма чыганакларда һәм телдә, өзек-өзек хәлендә булса да, мондый тарихи дастаннар очраштыра әле.

«Мәргәннәр җыруы», «Картлар җыруы» дигән өзекләр - табигатьне, Илне, тормышны ярату идеяләре белән сугарылган халыкчан әсрләр. Биредә бик борынгы заманнарда, аркасына авыр туз тубая асып, «җәй белән кыш унике ай» буена ханнар, биләргә ясак түләү өчен кыйммәтле җәнлекләр яулап йөрүче мәргән образы сакланган. Ул алы сазлар, кара урманнарда «ябалак йонлы ук атып - кеш», «кама йонлы ук атып, болан» тоту, яхшы иярле атларга ия булу турында хыялларын җырлый. Мондый әсрләргә картларның «ике яман берекмәс, ике яхшы ирекмәс; ике яман бер булса, ачыдан ачы булыр арасы, ике яхшы бер булса, татудан татлы булыр арасы»

кебек хикмәтле сүзләре дә ялгалып китә.

Туган Ил, Идел буйлары табигате лирик Һәм эпик җырларда да матур тасвирлана. Эпос тарих әсәре түгел, ул - сәнгать әсәре. Эпик шигърият тарихи шәхесләрне эпик образларга әйләндерә һәм, киресенчә, тарихи булмаган, чичәннәр фантазиясе белән генә уйлап чыгарылган образларны тарихи фактлар белән бәйли.

Язма җыентык «Дәфтәри Чыңгызнамә»дән алынган «Гайсә углы Аләт» дастанын карыйк. Ул әсәрдәге тарихи шәхесләр эпик образ буларак нугай фольклорында да сакланган. Нугай фольклорында инде бу образлар тагы шомарып, халыкчан идеяләр кебек персонажлардан башка Гайсә, Амәт, Салчы һ.б ларның да конкрет тарихи шәхесләр, XIV гасыр кешеләре булулары ачык төсмерләнә. Чөнки биредә, беренчедән , татар дастаннарның хосусияты, әлеге «тарих бәян итү» үзенчәлеге алгы планга басса, икенчедән, ядкарьнең язма рәвештә саклануы , шулай таралуы персонажлар системасын стабильләштерә, язма чыганакта үзгәрешләр кертүгә юл калмый. Шул ук вакытта, дастанчы күзлегеннән вакыйгаларга карата халык карашлары да гәүдәләнә: хан йортындагы вакыйгалар кискен, драматик киеренкелек белән тасвирлана.

Мондый әсәрләрнең тарихлыклары җуелу белән бергә сюжет бөтенлеге, идея үткенлеге, композиция төгәллеге кебек жанр үзенчәлекләре дә югала төшкән. Шигъри өзекләр калуы, кайберсенең көйләре әлегә хәтле җырлануы белән бу әсәрләр тарихи җыр һәм бәет жанрына якыная.

Алып кешеләр хикәятләре - әкият жанрына, ә мәхәббәт дастаннары әдәбиятка ничек якын булсалар, тарихи дастаннарның да тарихи җыр яки бәеткә якын булуларын татар дастаннарының бер жанр үзенчәлеге дип карарга кирәк. Бу хәлне «сүнеп бару чоры кичергән һәрбер жанрының башка төр әсәрләргә якынаю аркасында жанр чикләре җуелуы» белән аңлатырга мөмкин.

Мәхәббәт дастаннары - лиро-эпик, лирик-фәлсәфи дастаннар. Андый әсәрләрне фольклористикада романик, яисә романтик дастаннар дип тә йөртәләр.

«Таһир белән Зөһрә», «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Бүз егет» - яшьләрнең саф, керсез мәхәббәтләре турындагы үлмәс әсәрләр. Аларда мәхәббәт белән рәттән шәхес азатлыгы, эстетик гүзәл идеалга омтылу кебек гуманистик идеяләр алга сөрелә. Вакытсыз һәлак булган яшьләр образларында татар халкы үз хыялында саклаган батырлык, үз күңелендә йөрткән тугрылык, пакълек хисләрен һәм үзе идеал дип уйлаган матурлыкны тасвирлаган.

Татар фольклоры һәм шигъриятендә «Йосыф матурлыгы», «Ягкуб түземлелеге», «Зөләйха мәхәббәте» кебек гыйбарәләр «Йосыф китабы»ның идея-эстетик йогынтысына бәйле. Алай гына да түгел, гомумән, матурлык, мәхәббәт, дуслык, туганлык, әхлак, тормыш-көнкүреш проблемаларын укучы алдына сәнгать дәрәҗәсендә куеп, бу китап үзе халыкны гасырлар буе тәрбия итә. XIII гасыр башында шагыйрь Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән бу поэманың дөньяга билгеле булган йөзләп кулъязмасыннан һәммәсе татарлар тарафыннан эшләнгән.

Язылуы һәм укылып йөртелүе - бу эпик әсәрнең үзенчәлекле ягы. Ул татар халкының борын-борыннан дөнья әдәбияты белән бәйле булганын күрсәтә. Дөньяның иң мәшһүр шагыйрьләре Фирдәүси, Әнсари, Җами, Толас Манк һ. б. Йосыф темасына үлемсез поэмалар, чәчмә әсәрләр иҗат иткәннәр. Кол Гали үзе дә Әнсари һәм Фирдәүси иҗаты белән таныш булганын галимнәр исбат итә. Ә татарлар һәм башкортлар авызыннан җыелган фольклор вариантлары - Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ыннан таралган әсәрләр.

Әлеге вариантларны аерым әсәр буларак тикшергәндә фольклорның әдәбияттан аермасын истә тоту зарури. Иң әүвәл биредә һәр сөйләүче - автор урынында. Әмма ул аны үзенчә үзгәртә алмый. Димәк, әсәр я бик яхшы итеп ятланырга, я укып кына бирелергә тиеш була.













Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәре төр әдәби жанрның халыкка таныш булган төрләреннән берсе.

Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәрендә язмыш мәсьәләсе.

Борынгы татар төрки әдәбиятларында лаеклы урын алган Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәте вакыйгаларын тасвирлаган «Дастаны Бабахан» романтик шигъри романы бүгенге көндә дә күңелләребезне җәлеп итә. Тарих дәвамында татар халкы Таһир-Зөһрә мәхәббәте хакында дастаннар, әкиятләр, җырлар иҗат иткән, аларны телдән телгә сөйләп, буыннан буынга тапшырган. Дастанның сюжеты, әсәргә нигез булып ятканчы, берничә гасыр буе фольклор әсәре булып, халык дастаны рәвешендә йөргән.

Күп кенә әкиятләрдәге кебек, дастаннарда да баласызлык темасы күзгә ташлана. Баласызлык барлык халыкларда да бәхетсезлек булып санала. Бала булмау, димәк, синең эшеңне, нәселеңне дәвам итүче юк дигән сүз. «Шәһренең шәһре татар» булган бер җирдә Бабахан дигән шаһ яши, аның Баһир исемле вәзире була. Аларның кайгысы - баласызлык. Бабахан белән Баһир күп елыйлар. Вәзир Бабахан белән үзенә дә бала тели, күп кенә догалар, мөнәҗәтләр укый, юынып, йокыга тала һәм төш күрә. Шул рәвешле, әсәргә төш күрү мотивы килеп керә. Төшләр - серләр дөньясы, әмма аның әһәмияте шунда: алар киләчәкне һәм үткәнне берьюлы чагылдыра. Төшендә вәзир Баһир Бабахан белән бергә Аллаһының тупсасына, ягъни каршысына киләләр... Аларның теләкләрен Хак Тәгалә кабул итә. Шулай итеп, бала туасын автор төш ярдәмендә кисәтә һәм геройның могҗизалы тууын алдан белдереп куя.

Хан белән вәзир «әгәр дә балаларыбыз булса, аларны һич тә бер-берсеннән аермабыз» дип вәгъдәләр бирешәләр. Дастандагы балаларны сабый чактан ук ярәштереп кую эпизоды дастаннарның гомуми сюжетыннан алынган.

Бабахан белән вәзир сүз бирешәләр. Сүз бирешү - Ислам динендәге киң таралган һәм хупланган гамәл. Әмма бирелгән сүз үтәлергә тиеш. Үтәлмичә, хәерсез буласың,Вәгъдә - иман дип юкка гына әйтмиләрдер. Ислам дине буенча, биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү - дини бер вазыйфадыр. Дастанда исә вәгъдәдә тормау күренә. Ханның кыз баласы туа, ләкин ул кызын вәзир улына бирергә теләми. Ничек инде хан «кызын вәзир улына, ягъни «кара улына» кияүгә бирсен». Димәк, вакыйгалар олуг ханга буйсынган ханлыкларның берсендә бара.

Балалар тумаган әле, алар сүз бирешәләр. Шушы юллардан ук аларның язмышлары хәл ителә. Монда каршылык алдан ук сизелә, берсе хан, икенчесе вәзир, димәк, алар туганлаша алмый. Балаларны киләчәктә авыр язмыш көтә.

Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, биш яшьлек вакытта Таһирның әтисе үлеп китә. Бабахан биргән вәгъдәсеннән баш тарта.

Тәвәккәл кылды солтан, бераз торды,

Онытты антларын һәм гамьсез булды.

Бабахан кызының чибәрлеге әсәрдә купшы детальләр белән сурәтләнә, хәтта аның чибәрлеге мифологик элементлар белән баетыла. Бу бала, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш тә бит, әмма кызның атасы вәзире Баһирга биргән антыннан ваз кичәргә алдан ук ниятләп куйган. Вәзирнең улы туса, башына җитәрмен, дип күңеленә беркетеп куя:

Угыл бирсә аңа, фикер итәрмен,

Ятим калса, башыннан мин җитәрмен.

Таһир белән Зөһрәне бер үк мәктәпкә укырга бирәләр. Алар монда Коръән өйрәнә, әмма күп вакытын бер-берсен күзләп утыралар, мәктәп аларның шигырь язышу урынына әйләнеп китә. Таһир Зөһрәгә атап бер газәл укый һәм үзенең мәхәббәтен белдерә. Зөһрә дә сөю утында көя башлый. Бу хәлләрен бөтен халык белеп тора.

Көннәрнең берсендә Таһирга бер диндар хатын очрый һәм гарипләр догасына колак салуын үтенә. Таһир сөяк белән уйнап килә икән, ул аны бу диндар хатын ягына тибә, сөяк аңа барып тия. Шунда ул гарибә хатын Таһирга Зөһрәсе белән шаярырга куша, минем белән уйнама, ди. Аның ни өчен алай әйткәнен Таһир белергә тели, әмма хатын әйтми, үз әнисеннән сорарга куша. Таһир өенә кайта, кыздырылган бодай ашыйсым килә, дигән сәбәп белән учыңнан ашыйсым килә, дип иркәләнгәндәй итә. Әнисе аның кулларын ачтырмыйча кысып, теге диндар хатынның Зөһрә хакында ни әйтергә теләгәнен сөйләмәсә, ычкындырмаячагын белдерә. Кыздырылган бодайдан кулы пешкән ана чарасыз кала. Таһирга серне әйтмәсә, учы пешүдән котыла алмаячагын аңлап, әнисе барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр була. Зөһрә - хан кызы, син аңа тиң була алмыйсың, дип кисәтеп тә куя.

Менә ике яр күркәм бакча почмагында очрашалар. Таһир үз әнисеннән ишеткән хәбәрне сөйләп бирә. Мәзхәббәтен аңлата һәм соңыннан бер газәл укый. Аңа җавабында Зөһрә, әтием антыннан кире кайтса да, мин сүздән чыкмыйм, дип белдерә һәм үзләрен ләйлә белән Мәҗнүнгә тиңли.

Аларның шулай утырганнарын бакчачы күреп ала һәм Бабаханга барысын да сөйләп бирә. Бу хәбәрдән соң Бабахан шаһ Таһирдан ничек булса да котылырга уйлый. Сандык ясатып, аңа бераз су һәм ризык куялар. Таһирны шунда салып, дөньяга ташлата. Таһир газап һәм җәберләр күреп, сандык эчендә төрле маҗаралар кичереп, ниһаять, ике олы кошка юлыга. Алар аны үз ояларына алыпменәләр, агач башында калдыралар. Егет шунда язмышның авыр булуына зарлана, Аллаһыдан ярдәм сорый. Җилдән Зөһрә сәлам җибәрүен һәм хәленнән хәбәр бирүен үтенә. Күренгәнчә, монда җил җанлы бер мифологик образ итеп бирелә, эпик геройга ярдәмгә килә. Әмма моның белән каһарман үзенең көчен һәм дәрәҗәсен югалтмый. Аның догалары кабул була. Язгы җил аны кош оясыннан суга төшерә, ул тагын язмыш сынавын үтәп исән кала.

Кошларның ярдәме һәм җилнең хәбәр җибәрүе - әкият мотивы. Билгеле булганча, безнең борынгы бабаларыбыз кешеләрне генә түгел, дөньядагы һәрнәрсәнең җаны, теле, аңы бар дип уйлаганнар. Халык иҗтында чагылыш тапкан гөреф-гадәтләр, карашлар һәрнәрсәнең җаны бар дип ышануга барып тоташа.

Дастанда могҗизалы, тылсымлы төшләр белән бәйле күренешләр гаҗәеп дәрәҗәдә зур роль уйный. Алар геройның киләчәген алдан ук билгеләп куялар.

Багдад патшасының Маһым исемле бик чибәр кызы бар икән. Ул төш күрә. Төшендә бер шаһзадә белән сөйләшеп утыра, имеш, аның кай тараф кешесе булуын, нәселен, кемнең яры икәнлеген сораша. Аңа җавабында егет үзенең Таһир булуын, Татар шәһәреннән мосафир икәнлеген, әмма монда килүе Маһымга җәбер - җәфа китерәчәген белдерә. Маһым шунда йокысыннан уяна, елый, тәрбиячесенә төшен сөйли. Әнкәсе бу егетнең чыннан да киләчәген, әмма Маһымның күңеленә газап салып китәчәген юрап бирә. Төш символикасы урта гасыр әдипләре тарафыннан әсәр каһарманнарының киләчәк язмышын алдан ук белдереп кую өчен хезмәт итә.

Сандык Таһирны Дәрья буйлап Багдад шәһәренә китерә һәм ул шулай итеп Маһым кулына барып эләгә. Кызлар аның сандыкка ничек керүен һәм кайдан килгәнлеген сораштыралар.

Күземне ачтым исә - бер яхшы сандык,

Җиде алма һәм бүтән ни - нәрсә юк.

Җиде санына килгәндә, ул халык иҗатына, аеруча дастан-әкиятләрдә киң таралган эпик сан. Аны изгеләштерү, эпиклаштыру катлаулы һәм бик борынгы карашлардан килә.

Таһир Маһымга никахлаша. Менә кыз белән егетне бергә калдырып китәләр. Маһым шунда Таһирга ни өчен чыгуын аңлата, ул аны күреп намусын югалтакан, гашыйк булган, шуның сәбәпле халык арасында бик күп гайбәтләр таралган икән. Әмма Таһир сөеклесе Зөһрәне оныта алмый, аны гыйшык уты көйдерә. Шунлыктан ул Маһымга синең белән җиде ел торырмын, аннан соң китәрмен, дип белдерә, араларына һәрвакыт үткен кылыч куеп ята.Кайчан аларның тәне тәнгә якын килсә, Таһирның Зөһрәгә булган мәхәббәте урталарына керә. Маһым сабыр итергә мәҗбүр. Ләкин алар кыз һәм егет килеш калалар, әмма бу серне һичкемгә дә белдермиләр, шулай ел артыннын ел уза.

Таһир да, Зөһрә дә һаман бер-берсен сагыналар, көйләп шигырьләр укыйлар. Баласын югалту хәсрәтеннән Таһирның әнисе Хубан да үлеп китә. Аның җеназасына килгән Зөһрә, мине ялгыз калдырып киттең, дип зар елый.

Мәхәббәте сагышыннан Зөһрә атасын һәм анасын да оныта. Әмма көннәрнең берендә аны әтисе Бабахан чакырта. Кызының аны күрәсе дә килми, мондый хәлләрдән соң мин аның каршысына ничек барыйм, үтерсен мине, ди. Бу сүзләрне ишетеп, Бабахан Зөһрәне сөт карендәше Кара Баһадурга бирергә ниятли һәм димли. Кара Баһадур моңа бик сөенә, әмма Зөһрә бу хәбәрдән кайгы-хәсрәткә кала, диванага әверелә. Күңеленнән һаман да Таһирны сүрәте китми. Аны эзләтеп, җырчы касыйдне җибәрә. Ул шәһәрдән - шәһәргә күчеп, мәхәббәт хакында базарларда касыйдәләр сөйләп йөри. Ахырда Багдадка килә. Монда бәйрәм икән. Аһзадәләр арасында Та1ир да бар. Зөһрәдән килгән хәбәрче, халык алдында:

Бар микән миндәй гашыйк булган кеше,

Көлгә әйләнеп йөрәге янган кеше?

Бу шәһәрдә торып калган мосафир,

Гариплектә миңа юлдаш булар кеше?

дип җырлый. Үтенеп, аның янына Таһир килә.

Алар үзара сораштырып белешәләр. Таһир аннан Зөһрәсе хакында хәбәрләр ишетә. Кочаклашып елашалар. Шаһтан Таһир китәргә рөхсәт ала. Маһым сыкрап булса да ризалык бирә. Зөһрәдән килгән җырчы Багдадта кала. Таһир, падишаһтан бүләкләр алып, ялгызы гына Татар шәһәренә дөя өстендә кайтып китә. Юлда төрле каршылыкларга, каракларга, гаскәрләргә очрый, аны гашыйк булганлыгы өчен таламый-кимсетми җибәрәләр.

Көттергән кавышу көннәре килеп җитә. Зөһрә белән Таһир очрашалар һәм кичне бергә уздыралар, максатларына ирешәләр.

Сөйгәне янына ашкынып кайтып та, язмыш аларга кавышу - бергә яшәү насыйп итмәгән. Күрәчәк күз йомдыра , дип хак әйтә халык мәкале. Үлем аны туган җирендә сагалап торган икән. Шаһ Таһирның башын кистерә.

Таһирның җәсәден алып кайтып, юып күмгәннән соң, Зөһрә тагын да зуррак хәсрәткә төшә. Кара Баһадурга туйга әзерләнергә куша. Таһирның каберенә килә һәм, күкрәгенә хәнҗәр кадап, үз-үзен үтерә. Зөһрәнең дус кызлары һәм ата-анасы канлы яшьләр түгәләр, каберләре янына Кара Баһадур килә, ул да Зөһрәне яраткан икән - үз-үзен чәнчеп үтерә. Таһир белән Зөһрә уртасына Кара Баһадурны күмәләр, тагын ике гашыйкны аералар.

Гашыйклар үлеменнән соң чәчәккә әверелүе хакында миф бүтән язма әдәби әсәрләрдә очрамый. Бу бәлки бик борынгы ышануларга барып тоташадыр. Әсәрдә ул миф шигъри-поэтик алым буларак аклана һәм шактый символик мәгънәгә ия. Димәк, Кара Баһадур Зөһрәне чын күңелдән яратмаган, кыз өчен җанын фида кылыргы әзер торса, ул Кара тигәнәк сурәтләнмәс иде.

Бабаханның төшенә кызы керә һәм ул үзе Таһир арасында күмелгән Кара Баһадурны урталарыннан алырга, дөньялыкта булмаса да, инде Ахирәттә яратканы белән кавышырга комачауламавын үтенә.

Бабахан шушы төшеннән соң кызының каберенә килә һәм тигәнәкне йолкып ташлый, Кара Баһадурның җәсәден Зөһрә белән Таһир арасыннан алдыра.

Бабахан күңелле, явыз ата булып сурәтләнә. Аны кабат баласызлык, ачы язмышлы тәкъдир көтә. Аллаһы яраткан иң өстен зат - кеше. Кеше - вәзир улымы, колмы ул - кем генә булса да яшәргә хокуклы. Адәм баласын ярату да, үтерү дә - Аллаһы эшедер. Егет белән кызның фаҗигале язмышы тормыштагы гаделсезлекләрнең, каты күңеллелекнең аяныя нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Таһир бер тапкыр үлемнән котылып кала, икенчесендә башын чабалар. Димәк, аңа шулай язылган булган, язмыштан качып котылып булмый. Язмыш - ул өстен көч. Ислам мифологиясе буенча кеше үзе туганчы ук аның язмышы күптән Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләп куела. Борынгы әдәбиятта язмыштан узмыш юк дигән фикер еш чагыла.

Таһир белән Зөһрәнең мәхәббәт трагедиясе гасырлар буена татар халкының күңелен тетрәндергән. Аның төрле вариантлары мәйданга чыгарылган. XIX гасырда шагыйрь Әхмәт Курмаши «Таһир белән Зөһрә кыйссасы»н иҗат иткән. 1874 нче елдан әсәр аерым китап буларак Казанда бик еш бастырылып таратылган. Кыйсса тиз арада халыкның күңелен яулап алган, шигырь һәм проза белән үрелеп баруы аркасында ул әле җыр кебек яңгырый, әле талгын гына сөйләнеп барыла. 1917 нче елда Фәтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрә» драмасын иҗат итә, һәм әсәр еллар буена татар сәхнәсеннән төшми уйналып килә.

































Йомгаклау

Дастаннар, татар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Кайберләре дистәләрчә еллар дәвамында катгый тыелып та килделәр.Кайчандыр сөйләп тә, көйләп тә әйтелгән дастаннарның кайберләренең өзекләре генә килеп җиткән. Әмма шуңа да карамастан, алар безнең тарихыбызда, әдәбиятыбызда тирән эз калдырганнар. Дастаннарны укыганда без үз хыялыбызда Түләк һәм Сусылу белән бергә Су асты дөньясында, Йиртөшлеккә ияреп, Җир асты дөньясында - Еланнар патшалыгында булып кайтабыз. Ак Күбек, Җик, Мәргән, Чура батырлар катнашкан вакыйгалар аша Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихын күздән кичерәбез. Кузы Күрпәч һәм Баян-сылуның эчкерсез, тугрылыклы, әмма фаҗигале мәхәббәте күңелләребезне тетрәндерә.

Болгар-татарлар мең ел тирәсе китаплы халык булып яшәгәннәр. Бу халыкның легендар Әсән Кайгы, Җирән Чичән, Карачәчсылу, Субра җырау кебек илаһи талант ияләре - чичән шагыйрьләре булган. Танылган шагыйрьләр иҗат иткән дастаннар, китаплар аша халыклашып, әлеге чичәннәр телендә яңа вариантлары барлыкка килгән. Тәүрат һәм Коръән - Кәриннән башлап дөнья әдәбиятында һәм фольклорыеда иң популяр каһарманнарның берсенә әверелгән Йосыф пәйгамбәргә, шулай ук тирән мәхәббәт юлында коточкыч үлемгә дучар булган Сәйфелмөлеккә һәм Бүз егеткә багышланган дастаннар - болгар-татар мәдәниятенең Борынгы үскәнлеген раслыйлар. Шул рәвешчә, татар халкының күпсанлы мәшһүр дастаннары аның гасырлар тирәнлегеннән - дөньяны бик тә үзенчәлекле күзаллаудан башлап урта гасырларга - Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына хәтле дәвам иткән катлаулы, каршылыклы, еш кына фаҗигале тарихын күз алдына китерергә ярдәм итә. Шуңа күрә алар энҗе дип атала да.

Дастан жанры язучыларыбыз иҗатына да йогынты ясамый калмаган. Барыбызга да таныш булган «Кисекбаш» дастаны ничәмә-ничә атаклы язучыларыбызны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән. Г. Тукай «Печән базары яки Яһүд Яңа Кисекбаш»ны иҗат иткәннән соң 1918 елда Г. Камал «Өр Яңа Кисекбаш» китабын бастыра. 1928 елда Н. Исәнбәт «Өр Яңа Кисекбаш», 1939 елда И. Баян «Карәхмәт», 1959 елда Ә. Камал «Кисекбаш», ә 1965 елда Ә. Исхак «Мещан базары яки киселгән шәл» әсәрен яза. Бер дастан никадәр язучыны иҗатка этәргән бит! Бу бердәнбер мисал түгел. «Җик Мәргән» әсәренең төп идеясы - эстетик көчен иҗади үстереп, шулай ук тарихи әсәрләр файдаланып, шагыйрь М. Җәлил беренче татар операсы «Алтынчәч» өчен либретто язды. Әдәбиятыбызның аксакалы Н. Исәнбәт хакында аерым әйтү зарурдыр. Бер яктан, без аны халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыручы икәнен белсәк, икенче яктан, ул - аларны әдәби эшкәртеп, яңа әсәрләр тууга сәбәпче атаклы әдип тә.

Алда аның «Өр Яңа Кисекбаш» әсәрен иҗат итүен әйтеп үткән идек инде.

Нәтиҗәгә килеп, шуны әйтергә кирәктер:бу эшебездә без «Дастан жанры эволюциясе» темасын тулысынча ачтык. Татар халкы иҗат иткән дастаннарның эчке структур төзелешен ачыкладык. Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәренә тукталдык. Анда егет белән кызның фаҗигале язмышы, тормыштагы гаделсезлекләрнең, каты күңеллелекнең аяныч нәтиҗәләргә китерүе тасвирлана.

XX гасыр башында фольклорны өйрәнү көчәя, ләкин һәрнәсәгә сыйнфыйлык ягыннан карый торгач, күп кенә дастаннар бөтенләй тыела. Шул сәбәпле, дастаннарны җыю һәм туплау бөтенләй туктала.

Бары соңгы елларда «Казан утлары» журналында Ф. Урманчеев, М. Госманов мәкаләләре басылып чыга. Дастаннар кабат халыкка әйләнеп кайта башлады. Әмма бу өлкәдә эшлисе эшләр бик күп. Тема актуаль.





















Әдәбият исемлеге

  1. Татар халык иҗаты. Дастаннар. Казан - Татарстан китап нәшрияты 1984.

  2. . Сайади «Дастаны Бабахан». Казан, «Раннур» нәшрияты 1998.

  3. Ф. И. Урманчеев «Энҗе чәчтем - энҗе җыям». Казан, «Мәгариф» нәшрияты 2001.

  4. Л. Ибраһимова «Дастаннарда халык язмышы». «Казан утлары» №10, 2000, 167 -170 б.

  5. Г. Базарова «Сайадинең «Дастаны Бабахан» әсәрендә язмыш мәсьәләсе». «Казан утлары» №7, 2004, 164-168 б.

  6. Т. Галиуллин «Еллар юлга чакыра». Казан, 1975, 102 б.

  7. К. Насыйри. Сайланма әсәрләр, I том. Казан, 1974, 81-88 б.

  8. М. Җәлил. Әсәрләр дүрт томда, Т. 2. Казан, 1976, 253 б., 465 б.

  9. Татар әдәбияты тарихы, I том. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.

  10. Жирмунский В. М. «Сказание об Алпамыше и богатырская сказка». М., 1962

  11. М. Госманов «Каурый каләм эзеннән».

~ 21 ~


© 2010-2022